Литература
29 Мая 2022, 07:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

30 өлеш Алансуда яңа мәчет салдылар. Мәчет манарасын күтәрү бәйрәменә Сәетне дә чакырып, телеграмма килде. Телеграмманы мәчеткә имам итеп билгеләнгән әтисе суккан: «Сәет, җыйнаулашып кайтыгыз. Бу җомгада мәчет манарасын күтәрәбез. Әтиең».

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

Алансуда яңа мәчет салдылар. Мәчет манарасын күтәрү бәйрәменә Сәетне дә чакырып, телеграмма килде. Телеграмманы мәчеткә имам итеп билгеләнгән әтисе суккан: «Сәет, җыйнаулашып кайтыгыз. Бу җомгада мәчет манарасын күтәрәбез. Әтиең».
Гаиләләре белән кайттылар. Мәчетне мәхәллә җыйган акчага салганнар. Сәет тә саллы гына өлешен керткән иде. Инде менә Корбан гаете алдыннан җомга көнне, авылга нур өстенә нур өстәп, мәчет манарасы күтәрәселәр.
Картайган әти-әнисе сөенеп каршы алдылар, куандылар. Буй җиткән оныгын күреп, бабасы шаккатты. Инсаф тиз генә оныгы Хәятне әбисе Хәятнең дивардагы сурәте янына алып килде.
– Кил әле монда, кызым! Син бит чат әбиең икәнсең. Икегезне янәшә бастырсаң, аерып та булмас иде. Дөньядан киткәндә, әбиең синнән берничә яшькә генә өлкәнрәк иде. Әбиеңнең яшәп бетермәгән гомерен дә яшә, балам. – Инсафның күзләреннән яшьләре тәгәрәп төште.
Хатынының шулай кыска гомерле булуында үзен гаепләвеме, узган хәлләрне ничек тә үзгәртә алмавына газаплануымы иде Инсафның.
Сәет, әтисенә уңайсыз булмасын дип, читкәрәк китте. Чыннан да, кызы Хәят әбисенә шулкадәр охшаган. Сәет әнисенең салкын кулларын һәм йөрәк тибешен генә хәтерли. Ул әнисенең туктап-туктап тибүче йөрәге типми торган вакытта аңа үзенең тонык кына йөрәк тибеше белән көч биреп торган вакытны оныта алмый. Һәм әнисен, күтәреп, мәңгелеккә зиратка илткәндә, аның өстенә ябылган кызыл җәймәнең бер почмагы яралы кош канаты кебек җилдә җилфердәп баруы хәтерендә уелып калган.
Аллага шөкер, тигез ата-аналы, әби-бабайлы булып үсте кызы. Сәет белән Мәрьямгә бернинди борчу-хәсрәт китермәде. Медицина институтында уку авыр. Төннәр буе дәрес әзерләп, китаплар арасында утыра торган иде Хәят.
Авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, озаклап чәй эчтеләр. Менә-менә гаиләсе белән апасы да кайтып төшәргә тиеш.
– Һәрбер йортта кунак бар бүген. Авылдашлар мәчетнең идәненә шулкадәр күп келәмнәр алып кайтканнар, ике кат итеп җәярлек булды, намаз укырлык кеше генә булсын инде. Зариф бабай саклаган айны мәчетнең капкасына куйдык. Манарасы биек, ул ай кечкенә булыр, дидек. Манара башына менгерәсе айны сугышка кергән көндә һәлак булган Мәхмүтнең малае Айрат ясатып, алтынга мандырып алып кайткан иде, рәхмәт яугыры! Авылдашларның барысы да бик булыштылар инде. Әнә Мәскәүдән Хәния дә ире, улы һәм кызы белән кайткан. Алар да мәчет төзелешенә бик күп акча бирделәр. Бөтен авыл белән салдык мәчетне. Аллага шөкер, берәү дә читтә калмады. Имансызланып күп йөрелде. Инде кешеләрнең йөрәгенә иман нуры кайта башлады. Шулай гына була күрсен, Раббым, бер Аллам!
Инсаф җыйнак кына сакал-мыек җибәргән, үзенә килешеп тора. Башында бәрхет түбәтәй. Матур итеп, сүзнең тәмен белеп, калын тигез тавыш белән сөйли. Коеп куйган имам инде! Хатын-кызлар табын җыйган арада бакчага, алмагач төбендәге өстәл янына чыгып утырдылар. Ата белән улның сөйләшәсе сүзләре күп иде.
– Әле теге атнада гына Хәбибулланы күмдек. Җитмеш биштән узып бара иде инде, яше бар иде. Озак авырып ятты. Урын хастасы булып яту әйбәт түгел, балаларың да туя, үзеңә дә авыр. Котылды мәрхүм, урыны җәннәттә булсын.
Хәбибулла Инсафтан ике яшькә яшьрәк.
– Хәниянең әнисе дә хәзер еш авырый. Бергә гомер иттек. Улым, кереп хәлен белеп чык. Хәния кергән иде, әнине алып китәбез, монда үзе генә яши алмый, – диде. Ничекләр генә ияләшер Мәйсәрә кордаш Мәскәүләренә. Казан гына да түгел, Мәскәү хәтле Мәскәү бит ул! Кайда гына йөртми ризык адәм баласын!
Мәйсәрә сөйләп утырды: кызыма әйттем, әгәр мине авылга алып кайтып күмсәгез генә барам Мәскәвегезгә. Минем җәсәдемне җәһәннәм тишегендә, Кызыл мәйданда калдырасы түгел, дип әйтеп әйттем, ди. Хәния тынычландырды – Кызыл мәйданга Алансудан килгән карчыкларны күммиләр, диде. Мәйсәрә Мәскәүнең бөтен халкын Кызыл мәйданда Ленин мавзолее янына күмәләр дип белә икән.
Әңгәмә гел үлем-китем турында, инде Алансу зиратында берәм-берәм үз урыннарын тапкан авылдашлары турында барды.
– Безнең Рәфыйкны да яз башында алып кайтып җирләделәр. Төрмәдән чыгып тормады ул малай. Холыксыз булгач, анда да кеше шикелле генә утырмаган. Үзе белән бергә утырган иптәшен чәнчеп үтергән. Шунда кыйнап үтергәннәр үзен, карар җирен калдырмаганнар. Җүнсезнеке гел җүнсез була инде ул! Теге вакытта битендә зәңгәрсу җөй калган иде бит. Ә монда бөтен тәненә нәрсә генә төшертмәгән?! Үзем юып кәфенләдем. Нәрсә генә юк тәнендә: шәрә хатыннар дисеңме, әллә нинди җәнлекләр, язулар. Тәненә энә белән зәңгәр кара сеңдереп яздырткан. Ничек итеп үзеңне-үзең шулай җәзаларга кирәк?! Шаккатмалы.
Әнисен табып алып кайта алмадылар. Эчәргә сабышты бит Маһинур. Аның турында беркем берни белми.
Капка төбендә кешеләр шаулашкан тавыш ишетелде. Фираялар кайткан икән. Шау-гөр килеп, аларны каршы алдылар. Барысына да рәхәт, күңелле иде.
Түбәтәйле ирләр, ап-ак яулык япкан хатын-кызлар мәчеткә агыла. Яулыкларын озын итеп япкан авылдашларын аккошларга тиңли Хыялый Сәет. Күпме гомер имансызлыкта узган… Динне сөрем, наданлык дип тәрбияләнгән кавем, ниһаять, аңына килде.
– Их бабай, син исән булсаң, һичшиксез, мәчеткә беренче булып атлап керер идең. Сөенеп туя алмас идең. Бу көннәрне күрә алмадың шул.
Ләкин Сәетнең иманы камил, бабасы бу хәлләрне белеп, күреп ятадыр.
«Менә, улым, әйттем бит мин, яңа мәчетләр салырсыз, имансыз булып озак яши алмый адәм баласы. Дин барыбер кайта ул. Тагын да ныгып, көчәеп, куәтләнеп кайтачак әле ул дин. Сез менә бу айны яңа мәчетнең манарасына менгереп куярсыз. Дин өчен корбан булган авылдашларыбызның якты рухларына дога булып балкып торыр бу изге ай», – ди торган иде бабай. Кешелекнең үзенә карата ясалган җинаятенә шаһит булган айны – Сәетнең бабасы, аннан соң Сәет, Сәет читкә китеп баргач, Фатыйма белән Инсаф саклаган айны мәчетнең капкасына беркетеп куйганнар. Беркемнән куркасы юк хәзер. Сәет өчен манара башына беркетелгән алтынланган айга караганда бу кечкенә ай мең кат кадерлерәк. Ул кайчандыр айны, кача-поса гына, Зәйтүнәгә күрсәткән иде. Еллар үткәч, кешеләргә иман кайткач, күпне күргән айны яңа мәчет манарасына куярбыз дип вәгъдәләр бирешкәннәр иде Сәет белән Зәйтүнә.
Яңа мәчетне элеккеге урынына салганнар. Матур итеп, зур итеп! Авылга кергәндә үк, ерактан күренеп тора ул. Хәзер инде мәчет, бу авылда динле, иманлы, укымышлы кешеләр яши, андый кешеләр яшәгән авыл бетмәячәк дип, сөенеп, куанып тора кебек.
Менә кран белән мәчет манарасын күтәрә башладылар. Халык тәкъбир әйтә:
– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!
Күзләрдә – яшь. Авыл өстендә әллә ничә еллар тынып торган азан тавышы яңгырый – Сәетнең әтисе Инсаф азан әйтә.
Җанга рәхәт, җиңел. Әллә нинди, моңарчы җан, тән татымаган җиңеллек бу! Тәннең һәр күзәнәгенә, җанга кагыла бу азан тавышы! Сәет үз гомерендә нинди генә илләрдә, нинди генә җирләрдә булмады, нинди генә дин йортлары күрмәде, ләкин мондый рәхәтлекне татыганы булмады. Самими, гади, эшчән авылдашлары аның өчен шулкадәр якын, барысын да озаклап кочаклап торасы килә. Беркемнән оялып тормыйча, тавыш-тынсыз гына, күз яшьләрен беркемнән яшермичә генә елыйсы килә.
Намаз укыдылар. Ләкин намаз укый белүчеләр аз иде. «Булыр, өйрәнерләр», – дип уйлады Сәет, азрак күңеле кителеп. Намаздан соң халык шактый вакыт таралышмыйча торды.
Сәет авылдашлары белән берәм-берәм кул биреп, исәнләшеп чыкты. Яшьләрнең күбесен танымый. Кайберләрен әти-әнисенә охшатып төсмерли генә. Әнә, айның ундүртенче кичәсе кебек балкып, Хәния басып тора. Янында улы, кызы, мәһабәт гәүдәле, затлы ире. Болар башка кешеләрдән аерылып торалар. Ирнең зыялылыгы, укымышлылыгы күренеп тора. Мәскәүдә институтта укыта икән хәзер «теге алтын сыман күзлекле егет». Инде иллене узып барса да, битендә бер җыерчык әсәре юк. Хәния – затлы ирнең иркә хатыны, күрәсең, бәхете йөзенә чыккан. Ул Сәетне ире, кызы һәм улы белән таныштырды. Кызы иренә охшаган, озын, зифа буйлы. Ә улын күргәч… Сәет сискәнеп китте. Аңа, коңгырт күзләрен тутырып, үзенең яшьлеге карап тора иде!
– Йә Хода, минем яшьлектә кылган гөнаһымнан туган улым лабаса бу! Никадәр көтеп, Мәрьям белән төннәр буе хыялланып та көтеп җиткерә алмаган улы менә каршында басып тора. Ләкин Сәетнеке түгел ул! Алтын сыман кысалы күзлек кигән, шома битле, укымышлы ир белән Хәниянеке. Сәет Хәниягә күтәрелеп карады. Хәния:
– Әйе, ул – синең улың, ләкин синеке түгел. Аның әтисе башка, теге вакытта киләм дидең дә килмәдең. Ләкин ул бала туды. Мин, сине яратканга, үзем теләп таптым ул улымны. Һәм без аны ирем белән инсафлы, матур итеп үстердек, – дигән кебек, Сәетнең күзенә карап тора иде.
– Мин синең гаиләң белән танышуыма бик шат, – диде Сәет, уңайсызланып. Сәеткә бөтен авыл халкы аны гына күзәтә кебек тоелды. Һәм ул тизрәк китәргә ашыкты.
Авыр иде Сәеткә.
Ялантау итәгендә: «Сез бәхетле, пар канат белән очып була ул. Менә, ялгыз канат белән очып карагыз! Сине яратканга гына ялгыз калдым мин», – дип, калтырана-калтырана елап, Сәетнең күкрәгенә капланып басып торган Хәния, бүген Мәскәүдән хәтле кайтып, үзенең гаиләсе белән:
– Менә мин кем! Үтермәдем мин синең улыңны, бу якты дөньяга китердем, ирем белән тәрбияләп, аякка бастырдык. Ләкин ул сине белми. Аның әтисе – Мәскәүнең танылган профессоры. Ул ирне мин бәхетле иттем. Әгәр мине яраткан булсаң, һичшиксез, син дә бәхетле булыр идең, – дигән кебек басып тора.
Шундый улы булсын өчен, Сәет белән Мәрьям нинди генә докторларга йөрмәделәр, чөнки Мәрьям Хәяттән соң балага узмады.
Тукта, бу малай Хәят белән бер елгы булырга тиеш бит. Димәк, аңа да егерме өч яшь. Исемен Искәндәр диде бугай. Сәет каушавыннан юньләп исендә дә калдыра алмады. Йөзе, кыяфәте белән охшаш кына түгел, җанына бик якын иде Хәниянең улы. Йөрәге кысылып, еш-еш типте. Балачакта әтисенә рәнҗеп, ятимлектә үскән Сәет үзе дә әтисенең язмышын кабатлаган түгелме соң?! Ләкин бу егет бер дә интегеп үскән балага охшамаган. Әти-әнисе яратып, иркәләп үстергән, укымышлы егет, үз дәрәҗәсен белеп кенә исәнләште.
Хәния белән очрашып сөйләшергә кирәк, дип уйлап куйды Сәет. Ә нәрсә турында сөйләшергә? Мин теге вакытта сиңа килә алмадым, килгән булсам, үз кызым ятим калырга тиеш иде, дип әйтсенме? Шуннан нәрсә була? Искәндәргә әйтеп, Хәниянең тормышын бозсынмы? Ул малайның аныкымы, юкмы икәнен генә ачыкларга кирәк. Ә калганы… Аның башка бер нәрсәгә дә хакы юк.
Инсаф корбан чалган иде. Хатын-кызлар табын әзерләделәр. Хәят, апасының кызы белән көлешә-көлешә, өстәлгә тәм-томнар тезә. Шау-гөр килеп тора Инсаф белән Фатыйманың өе! Умарта оясы кебек гөж килә.
Табынга утырдылар.
– Әтием, – диде Хәят, – мин бүген бер егет белән таныштым, к соседям приехал. Мәскәү егете. Вечером бергә клубка барырга сөйләштек. Ул егет Искәндәр исемле. Шундый да сиңа охшаган инде. Помнишь, я тебе говорила, что мне муж нужен такой, как ты? А он – твоя копия.
Сәет дәшмәде.
– Безнең авылда кешеләр күптән туганлашып беткәннәр инде, – дип, сүзгә кушылды Фатыйма. – Чөнки балалар үсеп, өч-дүрт буын алмашынгач, бер-берсен яратышып өйләнешәләр. Ни бит… Бала җиде буын әби-бабасына да охшап туарга мөмкин ди. Әле күрше Гөлйөзем сөйләп торганые. Казанда бер хатын негр баласы тапкан, ди. Ире татар булган. Бер дә гөнаһым юк, дип елаган теге хатын. Ире шунда ук ташлап чыгып киткән. Хатынның әбисе әйткән шунда, безнең нәселдә булган бер негр. Әллә кайчан әбисенең әнисенең ире кара тәнле, бөдрә чәчле булган икән. Әбисе дә, әнисе дә ак тәнле булып туганнар, ә оныгының баласы – кап-кара, бөдрә чәчле негр! Тәкъдирнең шаяруы инде бу!
– Ие, кызым, кайчагында шулай да була, – дип, чынаяк тәлинкәсенә генә карап, чәй эчә башлады Фатыйма әнисе.
Аңлады Сәет: Фатыйма әнисе барысын да белә. Әллә кайчаннан белә, ләкин дәшми. Әгәр чит илләргә илче итеп Фатыйма әнисен куйсалармы?! Бу дөньяда беркайчан да сугышлар, орышлар булмас иде. Ул, барып, патшалар белән татарча сөйләшеп булса да, теге калай әтәч шикелле сугышырга гына торган патшаларны, табын янына утыртып, Инсафының бал кәрәзеннән ачыткан балын, кырлы стаканнарга салып эчәрлек итеп, дошманнарны дуслаштырып кайтыр иде.
Менә хәзер дә хәлнең шәп түгеллеген, ситуациянең катлаулана баруын сизеп, сүзне тиз генә әллә туган, әллә тумаган кара тәнле, бөдрә чәчле негр баласына таба борып җибәреп, Сәетне коткарды ул.
Хәят – доктор кеше, ул инде генетиканы өйрәнгән. Мондый хәлләр булуы мөмкин икәнен үзе дә белә, сүзне озайтып тормады. Мәрьям генә бөтнек, карлыган яфраклары салып пешергән чәйне болгатты да болгатты.
– Әтием, хәзер Айдар абый белән Искәндәр Мишәгә балыкка төшәләр, мин дә барыйм әле. Без бит синең белән балыкка йөрергә яратабыз. Может, син дә барырсың?
– Йөрмисең, кыз кешегә алай килешми. Безнең авылда балыкны малайлар гына тота. Буй җиткән башың белән кеше көлдереп йөрисең юк! Ул Искәндәр тирәсендә дә йөрмә, сиңа кирәк кеше түгел ул. Бер-берегезгә ияләнеп китәрсез. Бердәнбер кызымны Мәскәүгә җибәрә алмыйм, – дип кырт кисте әтисе.
– Странно, разве рыбу ловить позорно? Ты же в Башкирии меня сам в каждую субботу на рыбалку приглашаешь! Әтием, син бүген әллә нинди, странный. Я тебя не узнаю. Я же за него замуж не собираюсь, просто хотели погулять.
– Әйттем бит, аның белән бармыйсың, – дип, табын яныннан торып чыгып ук китте Сәет. Алла сакласын, андый эшләр азмыни дөньяда, үзенең бертуганына гашыйк булып куйса?! Бүген үк кереп, Хәния белән сөйләшеп чыгасы булыр.
Мәрьям дә балтасы суга төшкән кебек йөри. Ашамады, эчмәде, бакчага чыгып утырды. Искәндәрне күрүгә аңлады хатыны. Сәетнең авыз суларын корытып көткән улын Мәрьям түгел, Хәния алып кайткан! Сүз куертып торуның мәгънәсе юк.
Әнә, Фатыйма әнисе дә өтәләнеп йөри. Ничек кенә булмасын, Сәет белән Мәрьямне аннан да яхшырак аңлый алучы юк. Сәет янына, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды.
– Мин бит Хәния Казанга чыгып киткән көнне үк барысын да сиздем, Сәет. Ничектер йөрәгем сизде. Инде син кайгырма, буласы булган, тузаны тузган. Кызның иң курыкканы күршебез Мәйсәрәнең хурлыкка калуы иде. Аллага шөкер, кеше-кара белми калды. Шулай да авыл халкы арасында, Хәниянең улы нәкъ Сәет инде, әллә күршеләр булгач, аның җиле кагылганмы, дип сөйләүчеләр булды. Бәлки, Хәния бәхетенә булгандыр бу хәл. Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас, кияве бигрәкләр дә әйбәт кеше булды күршекәемнең! Үзе акыллы, үзе укымышлы, прафисырмы, әкәдимерме ди шунда. Мәскәүнең үзендә студеннар укытып җата ди. Мәйсәрәне дә алып китәләр инде. Күршемнән башка ничекләр итеп гомер итәсе булыр? Башы бутала башлады шул Мәйсәрәнең, үзе генә ничек яшәсен? Алар әле берар атна торырлар, ял көне китәбез дип сөйләп торды Хәния. Искәндәрне бер яше тулгач алып кайтканнар иде. Шунда күрдем дә, йөрәкләрем өзелеп төшкәндәй булды, тач синең бала чагың инде, суйган да каплаган. Инде менә Хәятең очынып йөри. Иртә белән дә койма аша Искәндәр белән сөйләшеп торалар иде. Гашыйк булып маташа кызың! Бик тирәнгә киткәнче китегез сез. Шуннан башка чараң юк.
Сәет әнисен иңнәреннән кочып алды:
– Рәхмәт, әни, аңлавың өчен рәхмәт! Хәзер Мәрьямгә әйтәм, җыенсын.
– Мәрьям – акыллы, төпле хатын. Ул мәчеттә Искәндәрне күрүгә аңлады, ләкин сүз куертып тормады. Чөнки тавыш чыгарудан фәтвә юк. Акыллы хатын ире белән парә-парә кычкырышып тормый ул. Андый катлаулы мәсьәләне әкрен генә, тыныч кына хәл итәләр. Үзе дә… Шунда апаңның туена кайткан булса соң! Ирләрне ялгыз йөртергә ярыймыни? Алар барысы да бер чыбыктан сөрелгән, кәҗә кебек, кәбестә басуына керергә генә торалар! Ярар, мин әйтәсемне әйттем. Син, улым, үзеңә кара инде, яме. Баш ярылып күз чыкмаган.
– Шулаен шулай, әни, ләкин без Мәрьям белән ул малайны шулкадәр тилмереп көттек. Малайлары белән балыкка төшкән әтиләрне күреп, үзәкләрем өзелә иде. Их, минем дә шундый бер малаем булса, тормышым түгәрәк булыр иде, дип, күпме хыялландым?! Ә шул вакытта Хәния Мәскәүдә минем улымны үстереп яткан. Үз улыма «мин синең әтиең» дип әйтерлек хокукым да юк лабаса!
– Улым, син бу турыда оныт! Югыйсә үз тормышың да, Хәниянеке дә чәлпәрәмә килер. Ярар, мин керим әле.
Фатыйма кереп китәргә өлгермәде, Мәйсәрәләр капкасыннан, кармакларын күтәреп, Айдар белән Искәндәр килеп чыкты. Аталы-уллы башта Фатыйма белән, аннан соң Сәет белән кул биреп күрештеләр дә, сөйләшә-сөйләшә, Мишәгә төшеп киттеләр.
Хәниянең ире һәм Сәетнең улы. Сәетнең йөрәгеннән, күкрәгеннән актарылып, сызлану өне чыкты.
Өйгә кергәч, Сәет Мәрьям белән Хәяткә әйтте:
– Җыеныгыз, телефоннан хәбәр иттеләр, иртәгә иртүк эшкә барып җитәргә кирәк.
Мәрьям шунда ук әйберләрен җыя башлады. Ә Хәят аптырап калды:
– Зачем? Мы же на неделю приехали, можно я останусь, әтием

Дәвамы бар

Равилә Шәйдуллина-Морат.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас