Литература
28 Мая 2022, 11:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

29 өлеш Сәетне Илфат Абдуллаевич урынына заводның баш инженеры итеп куйдылар.Язларны язлар алыштыра торды, яңа җәйләр килде, көзе, кышы… Шулай да күңел нидер көтте, өмет итте. Нидер үзгәрер, алда әле гомернең моннан да матуррагы, нәтиҗәлерәге көтәдер кебек.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

Сәетне Илфат Абдуллаевич урынына заводның баш инженеры итеп куйдылар.
Язларны язлар алыштыра торды, яңа җәйләр килде, көзе, кышы… Шулай да күңел нидер көтте, өмет итте. Нидер үзгәрер, алда әле гомернең моннан да матуррагы, нәтиҗәлерәге көтәдер кебек. Алансуның «Эх, кайдан гына чалбарлык акча юнәтергә?» дип хыялланып йөргән малае инде, Сәет Инсафовичка әйләнеп, кемнәрнеңдер төшенә дә керми торган затлы киемнән, зур кара машинада йөри башлады. «Хыялый Сәет», соңыннан «Чатан Сәет», җиде яше тулганда, ятим калган, бабасы ясап биргән фанер букчасын тотып, елый-елый беренче сыйныфка укырга барган Алансу малае бүген зур заводта баш инженер вазифасын башкара.
Гаиләсендә дә тынычлык. Хатыны – табиб, кызы – чибәр Хәят – шулай ук табиб булырга укый. Инде Зәйтүнә дә онытылып, гомер тәгәрмәче туздырган ак тузаннарга күмелә бара. Шулай да, болытсыз төннәрдә күккә карап ятарга ярата Сәет. Зәйтүнә белән икесенең бәхетләрен чумырып салу өчен генә күккә ашкан Чүмеч йолдыз янында нәни генә, тонык кына, ләкин аның җанын җылытып, күңелен җилкендереп, татлы, назлы өметләр уятып янып торучы сихри йолдызы белән сөйләшә.
– Менә, Зәтүнгөл, йолдызыбыз белән сөйләшергә дә вакыт юк, гомер уза. Олыгаям бугай, чәчләрдә чал күренә башлады. Биттә дә һәрбер узган ел үзенең эзен калдыра бара. Безне яшьләр алыштырды. Инде синең дә оныкларың туган дип ишеттем. Әби булгансың икән.
Кара күзле, кыска итәкле, суы түгелгәнгә дә елый торган кызны әби итеп күз алдына китереп карый Сәет. Ул аны берничек тә иллегә җитеп килүче хатын итеп күзаллый алмый. Сәет өчен ул – гомере буе күңеленнән китми торган хыял кызы – Зәйтүнгөл – саф мәхәббәтнең үзе.
«Йөрәк чире аларның нәселдән килә торган чир икән. Улын да вакыты-вакыты белән йөрәк өянәге тота икән. Бәхете булмады инде нанымның!» – дип язган иде Фатыйма әнисе.
Әтисе белән Фатыйма әнисе дә картайдылар шул. Яшьтән авыр эш эшләп, ватылып, интегеп яшәгән Фатыйма бөкрәеп йөри башлады. «Менә, соңга таба, яшьлегемне эзләп, гел җиргә карап йөри башладым әле. Тик таба гына алмыйм каһәр суккырыны! Әтиең әйтә, карчык, туры гына басып йөреп булмыймыни соң, ди. Булмый икән шул, Каракай әбиең әйтмешли, картлык җиргә таба сөйри икән. Адәм баласы балчыктан яралган, җиргә, балчыкка кереп ятасы, шул җир тарта торгандыр инде, күрәсең».
Ул Сәеткә күбрәк үлем турында яза:
«Урынны Каракай әбиең янында алып куйган идем. Анда әтиеңә урын юк. Инде бергә шактый гомер иттек. Аның белән яшәгән гомерем, шөкер, бик бәхетле булды. Зиратта да бергә ятасыбыз килә. Әтиең дә беркөнне шулай сөйләнеп утырды».
Үлем турында шулай тыныч кына итеп яза Фатыйма әнисе, кунакка барып, бер түшәктә икесе бергә ятып йоклау турында язган кебек. Әйтерсең икенче көнне, уянып, өйләренә кайтып китәсе! Бер киткәч кайту юк икәнен белә, ләкин ул турыда язып тормый.
«Яшәгез әле, җаннарым! Сугыш вакытында, аннан соңгы авыр еллардагы яшәү яшәү идемени соң ул? Инде менә җитеш, тыныч, матур тормышта яшисез. Апаның өч баласы үсеп буйга җитте. Дүрт тапкыр әби-бабай булдыгыз. Балаларыгыз, оныкларыгыз, Каракай әбинең васыятен тотып, тату булып, аралашып, хатлар алышып яшиләр. Хат дигәннән, хәзер кәрәзле телефон дигәне чыкты бит. Хат язулар сирәгәя бара. Ләкин мин сезгә хат язарга яратам. Чөнки беләм: хат ташучы Саниянең өй түрегездән үтеп китүенә, чыгып, почта тартмасын карыйсыздыр. Хат килсә, әти белән, сөенә-сөенә, кабат-кабат һәр җөмләдән үзегез өчен берәр яңалык эзләп һәм табып, ләззәтләнеп укый торгансыздыр. Аннан соң күршеләр белән сөенечегезне уртаклашасыз:
– Менә Сәетемнән хат килгән әле. Аллага шөкер, исән генә яшәп яталар икән. Кызлары Хәят – дөньяның бер чибәре – духтыр булырга укый. Иллә дә акыллы бала инде. Бәхете генә булсын нанымның!
Бу сүзләрне, хат килгән саен, күршеләрегез Рәйхана һәм Гөлйөзем белән утырып чәй эчкән саен, тәмен белеп, рәхәтләнеп сөйлисез. Мактанып түгел, горурланып. Чөнки күңелегездә энә очы кадәр дә кер юк. Икенче юлы ападан хат килгәч тә кабатлана торгандыр теге сүзләр:
– Менә, Фираямнан хат бар әле…
Бәхет шушы буладыр!
Озак, бәхетле итеп яшәсәгез иде әле», – дип кабатлады Сәет эченнән генә. Ата-ана өчен балаларның бәхетле булуы кирәк. Тәүфыйксыз, димәк, бәхетсез баланың ата-анасыннан да бәхетсезрәк адәм җир йөзендә юктыр!
Зариф карт әйтер иде:
– Үзеңнән соң тәүфыйксыз бала калдырсаң, яшәп тә торасы юк. Чөнки яшәү мәгънәсе – нәсел калдыру. Нәсел агачының тамыры черек булса, нинди кәүсә, нинди яфрак, нинди чәчәк, нинди җимеш инде ул?! Нәсел тамырлары нык булырга тиеш!
Акыллы, укымышлы, зирәк иде шул Сәетнең бабасы Зариф карт. Югыйсә университетлар бетермәгән, бары тик тормыш, яшәеш дигән дөньядагы иң зур институттан үзенә кирәген генә алып, кеше рәнҗетмичә, үзе артыннан Сәетне калдырып дөньядан китте. Әле бүген дә авылдашлары сагынып искә алалар үзен. Сәетнең исә бабасын искә алмаган көне сирәк. Зур заводның җитәкчесе булгач та, бабасының яшәү рәвеше үрнәк булып калды Сәеткә.
– Улым, кешеләрне дәрәҗәләренә карап бүләргә ярамый. Адәм балалары, анадан туганда, барысы да бер булып, ыштансыз булып туалар. Ата-ана өчен баладан да татлы, кадерле зат җук! Рәнҗетә күрмә кеше баласын.
Сәет үзе өчен бабасының бу сүзләрен шигарь итеп алды. Һәм ул бабасының васыятенә дә, Мәрьямгә дә тугры булып яши.
Мәрьямгә биргән вәгъдәсен бозмады ул. Дөрес, Сәет кырыенда йөрүче озын аяклы, елтыр күзле, кызыл тырнаклы кызларның аның янында чытлыкланып торганнары күп булды. Ләкин Сәет бабасына, Мәрьямгә, кызына биргән антына хыянәт итмәде. Инде менә аның да шәп чаклары узып бара. Тиздән кызлары кияүгә чыгар, Зәйтүнәнеке кебек, аларның да оныклары туар. Алда өметләнеп көткән бәхет шулдыр. Сәет намазын калдырмады. Илфат Абдуллаевич утырган кабинет артындагы бүлмәдә намазлыгын җәеп, өйлә намазын укый торган булды. Тастымалга төргән Коръәнен шунда тотты. Мәрьям белән Хәят тә Сәетнең биш вакыт намаз укуына күнектеләр. Елга бер тапкыр зурлап, күрше-күләнне җыеп, мулла чакырып, Коръән ашы үткәрделәр. Шулай матур гына яшәп ятканда, Сәетнең тормышы асты-өскә килде.
* * *

Дәвамы бар

Равилә Шәйдуллина - Морат

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас