Литература
27 Мая 2022, 07:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

26 өлеш Хәния нәрсәгәдер өйгә кереп киткән иде. Айдарның бер кулында пычак, икенче кулында аяклары бәйләнгән әтәч. Аптыраган Айдар әтәчне канатларыннан тотам дигәндә, тегесе ычкынып китте дә, йоннарын тузгытып, яшел чирәм өстендә бер урында зыр-зыр әйләнә башлады. Аның тирәсенә котлары алынган берничә куштан тавык килеп җитте. Алар хуҗабызны харап итәләр дигән кыяфәттә мәрҗән күзләрен әтәчкә төбәгәннәр.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

Хәния нәрсәгәдер өйгә кереп киткән иде. Айдарның бер кулында пычак, икенче кулында аяклары бәйләнгән әтәч. Аптыраган Айдар әтәчне канатларыннан тотам дигәндә, тегесе ычкынып китте дә, йоннарын тузгытып, яшел чирәм өстендә бер урында зыр-зыр әйләнә башлады. Аның тирәсенә котлары алынган берничә куштан тавык килеп җитте. Алар хуҗабызны харап итәләр дигән кыяфәттә мәрҗән күзләрен әтәчкә төбәгәннәр.
Айдар, пычагын кырыйга куеп, әтәчкә ташланды. Ике аягыннан эләктереп алуга, әтәч ике канаты белән Айдарның кулына бәрә-бәрә җилпенде. Егет аптырап торган арада өйдән Хәния килеп чыкты да, йөгереп килеп, әтәчне кулына алды.
– И әни, нишлисең соң син?! Нәрсәләр майтарасың? Каян килеп әтәч суя белсен ул Мәскәү егете, ә? Аның бит тере әтәчне зоопаркта гына күргәне бар. Әнә, күршеләр суеп бирер, – дип, әнисен битәрләде ул.
– Соң, әтәч тә суя белмәгәч, нинди ир инде ул, җә? Андый ирнең булганыннан булмаганы артык. Җебегән нәрсә. Болай да гомерем буе әтәч суярга кешегә ялындым. Булмый инде булмагач, Марускәдән тумагач, дип кабатлый-кабатлый, Инсафка суйдырырмын дип, әтәчне алып чыгып китте.
Мәскәү татары Мәйсәрә түтинең йөрәгенә ятмады. Шулай да әтәч шулпасы пешкәнче, мунча өлгергәнче, кулына чүкеч белән кадак алып, җилкапканың каерылган күгәнен, рәшәткәнең сынган урыннарын яңага алыштырып йөргәнен күргәч, бераз тынычланды. Кулы хәйран гына эш белә икән.
Айдар Мәйсәрәнең үзенә тавык суярга кушканын аңлап бетермәде.
– Зачем губить птицу? Петух такой красивый был. Я ведь не живодёр, и петух тоже жить хочет, – дип, бу кансызлыкка бик аптырады.
Хәния белән мунча кереп чыккач, әтәч итеннән пешкән шулпаның, кулдан кискән авыл токмачының тәмлелегенә сокланды. Теге чуар әтәчнең «тоже жить хочет» икәнен дә исенә төшереп тормады. Яшь хатын белән мунчага кереп чыккач, шулай инде: бу сиңа Кызыл мәйданга карап торган квартираның ваннасы түгел. Яңа суйган әтәч шулпасын ашап утыралар иде, Инсаф белән Фатыйма килеп керделәр.
– И-и, кунаклар кайткан икән. Әле Инсафның кайтканын көттем дә, керәсе иттек. Иртәгә китәсездер, күрми калмыйк дип кердек менә.
Инсаф пакеттан бер шешә тартып чыгарды.
Инсаф белән Айдар уртак телне бик тиз таптылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Фатыйма апасы тормышлары турында озак итеп сөйләде. Апрель айларында Сәет белән Мәрьямнең балалары туарга тора, диде.
Хәниянең башыннан «минем балам да шул чамарак туарга тиеш» дигән уй яшен тизлеге белән үтеп китте.
Таң атканчы утырдылар алар.
– Хәниянең бәхете булырга тора, – диде Инсаф, хатынының юантык биленә кулын салып, – бик укымышлы, зыялы егет. Безнең авылда әле андый Мәскәү кияүләренең күренгәне юк иде.
– Мәйсәрә түтигә дә бәхет елмаерга тора. Зарлануын зарланды, әтәч тә суя белми, ничек торыр моның белән Хәния? – ди.
– Әтәч суя белмәсә белмәс, но кияү шәп күренә. Бер «урыс малаен» икебезгә бөкләдек. Бер күзенә дә чыкмады! Сез, ди, монда рәхәттә яшисез, шәп мунча, двор зелёный, куры, петухи, дом как музей. В такой дом мы по билетам заходим, ди. Мин әйтәм, син давай татарча өйрән, ату Мәйсәрә түти с тобой дружить не будет, дим. Мин уранам, ди бу. Мама очень понравилась. У меня теперь две мамы, одна в Москве, одна в деревне. И весной, в апреле у нас родится ребёнок, ди. Мин әйтәм, бездә кызның әнисен әби дип йөртәләр, ә син әни дисеңме, дим. Нет, нет, ди бу. Мин ани атам. Хания же моим родителям ати-ани ата. Я тоже ани атам.
– Алай икән, балалары апрельдә туа икән, – диде Фатыйма, апрель сүзенә басым ясап. – Баласы Сәетләрнеке белән бер чамада туасы икән, Аллага тапшырдык.
Шулай итеп Мәйсәрә түти кияүле булды. Авыл халкы шаккатты.
– Хәния прафиссыр малаена кияүгә чыккан. Мәскәүдә Кызыл мәйданда Ленин мавзолее янында торалар икән. Киләсе елга Мәскәүгә китәселәр икән. Мәйсәрә түтине дә Мәскәүгә алып китәләр, ди. Яз көне балалары туачак икән. Түлке, кияү әтәч тә суя белми икән. Әтәч тә суя белмәгән ир белән Хәния ничекләр торыр икән? Мәскәү татарының күзлек кысасы алтын икән!
Күзлегенең бер як канаты аерылып төшкән, шул сынган күзлек канатын хатыны Гыйззинең тузган зәңгәр рейтузыннан суырып алган падмискы белән бәйләп куйган, балалар җилдән туарга не имеют право дип закон чыгарып, пичәт басып куйган Хәтмулла әйтте:
– Кит аннан, алтын ук димени? Әйтәм аны авылга такси белән кайтканнар дип ишеттем. Ничә тәңкә сукты икән Казаннан Алансуга кадәр? Шактыйдыр! Ай-яй, бәхете була инде Мәйсәрәнең, Мәскәүдә Красный плушатта тора калса! Кешеләргә әллә нинди бай кияүләр табыла. Әнә безнең кыз фермыда ат караучы Ринатка гына чыкты. Үзе дә сыер савып чиләнә, каенанасы да – җавызның җавызы. Мәйсәрәнең кызы утыздан узган иде бит инде, дүртенче дистәне ваклаган иде. Бәхете Казанда көтеп торган икән. Аннан соң аның аты-даны чыкмады, тәртипле йөрде. Шуңа Мәскәү татары аласы иткәндер, аңа да инсафлы, чиста кыз кирәк булгандыр. Әтәч суя белмәсә белмәс, – дип сүзен бетерде Хәтмулла, авызындагы тәмәкесен җиргә ташлап, төпчеген кирзовый итеге белән таптап куйды.
* * *
Апрель ахырларында, җиһанны нурга төреп, әти-әнисен, әби-бабаларын куандырып, Сәет белән Мәрьямнең кызлары дөньяга аваз салды. Дөньяның инде әллә нинди нурларга төренеп, күңелләрне алгысытып торган көннәре иде бу. Төнлә белән Мәрьям авыртып уянды, аннары Сәетне уятты:
– Сәет, әйдә, «скорый» чакырт, мин бәбигә авырыйм, ай-ай, – дип сыгылып төште ул. Азрактан, авыртуы тынып торган арада акрын гына әйберләрен җыя башлады. Кичә соң гына Венециядән килгән делегацияне каршылап кайткан Сәетнең арыган баш миенә Мәрьямнең сүзләре барып җитә алмады.
– Ник, иртә белән иркенләп барырбыз, нәрсәгә төн уртасында кузгалабыз?
– Җүләр син, Сәет! Ну җүләр дә инде син! Ул туасы бала таң атканны көтеп торамыни?! Бер юл алгач, туа инде ул. Әйдә, тизрәк кыймылда, – дип, Мәрьям тагын бөгелеп төште. Сәеткә шуннан соң гына барып җитте. Сикереп торып, күлмәген, чалбарын киде. Чалбар кигәндә, каушавыннан ике аягын бер балакка тыгып азапланды.
Аның бүген йә улы, йә кызы туачак! Аларның бертөрле тормышына сабый яңа мәгънә салачак. Кичләрен, эшем күп дигән сылтау белән, өйгә кайтасы килмичә, кабинетында утырмас, нәние янына ашыгыр. Дөнья үзгәрер, яшәүгә яңа төсләр өстәлер. Югыйсә кайтып керүенә Мәрьямнең аһ-зарлары, үзенә игътибар җитми дип зарланып елаулары Сәетне бөтенләй эштән чыгарды. Инде менә аларның никахларын саклап калган сабый дөньяга килергә ашкына. Сәет, үзе җыенып беткәч, «скорый»га шалтыратты. «Скорый» килеп җиткәндә, Мәрьям караватта ауный-ауный ухылдый, нәрсә эшләргә белмичә бәргәләнә иде инде.
Эсселәтми-суытмый дигәндәй, Мәрьямнең әти-әнисе дә килеп җитте. Кайдан белгәннәр? Бабасының шәһәрдә абруе зур шул. Сәет «скорый»га шалтыратуга, әби-бабасына шундук хәбәр салганнар.
Әти-әнисе, Мәрьям тирәсендә нәрсә эшләргә белмичә аптырап, кызларына булыша алмауларына газапланалар иде.
– Кызым, уты-ялкыны бер көн инде аның, – дип юатмакчы булды әтисе.
– Бар, ачу китереп торма әле монда, үзең бала табып караган кеше сыман. Шунда белер идең. Уты-ялкыны бер көн, имеш! Менә шулай газаплана-газаплана бала тапкан хатын өстеннән чуваш-мордвалар белән йөреп, үзәккә үтәсез. Ирләрнең үзләреннән таптырыр идем мин баланы. Уты-ялкыны бер көн, имеш!
Бабасы читкәрәк китеп басты. Эшли башлаганнан бирле, хатыны бик үзгәрде. Бер сүз әйтер хәл юк, кабынып китәргә генә тора. Әллә җен алыштырды инде үзен! Ә бабайның шундый хәтәр чакларда бәрергә уен тузы юк, күптән оттырган инде ул уен тузын. Шуңа күрә сүз куертып тормады. Хатыны әйтмешли, бала табып караган кеше түгел, рәтен-чиратын, утын-ялын каян белсен?! Әбисенең сөйләгәнен генә ишетеп белә бит ул сүзне.
– Уты-ялы бер көн инде аның, бала табуның. Без әнә бала таптык та, икенче көнне үк уракка чыгып киттек. Синең атаң урак өстендә туды. Шундый да эссе көн иде. Кошлар эсселектән әлсерәп, авызларын ачып, интегеп агач башларында утырдылар ул елны. Инешебез кипте, су эчәргә елгага хәтле очарга кирәк. Ә син бала да имез, урак та ур. Менә шулай яшәлде инде, – дип сөйләгән иде туган елын да белмәүче әбисе. – Мин, көннәр суыткач, бәрәңге алган вакытларда туганмын. Ерак әбиең – минем әни әйтер иде: «Син җитлекмичә тудың. Аягыңны шырпы тартмасына салып караган идем, тартмада бер бармак сыярлык урын калды. Инде үлә, инде үлә, дип тордык. Әни мич ягар иде дә, бераз суына төшкәч, сине, агач көрәккә салып, мичкә тыгар иде. Мичкә тыккач, тычкан баласы чыелдаган аваз чыгарыр идең. Җылы җитмәгән инде сиңа. Менә шулай кеше иттек без сине. Әни, ашка баргач, чәйгә салган җимешне ашамыйча, сиңа алып кайта иде. Шул җимеш суларын тамызгалап, тәрбия күреп кенә кеше булдың син. Әни туган елымны әйткән иде инде, онытылган».
Белә әбисе туган елын, кеше күз тидерер дип кенә әйтергә курка. Инде туксаннан узганына да шактый, көзгә әллә туксан сигез буласы.
«Скорый»га утырып, Мәрьямнең әнисе дә китте. Сәет белән бабасы служебный машинада киттеләр. Юлда ләм-мим бер сүз сөйләшмичә, һәрберсе үз уена батып барды.
Исән-имин генә туа күрсен!
Дүрт саны төгәл булсын!
Игелекле бала булсын!
Шул иртәдә Сәет белән Мәрьямнең кызы, бу якты дөньяга килеп: «Мин тудым», – дип аваз салды.
– Тавышы каты, яңгырап тора, җырчы булыр, – диде табиблар.
Коданың беренче оныгы, Сәет белән Мәрьямнең беренче балалары туды. Рәхәт иде барысына да, шундый рәхәт иде!
Мәрьямгә баласын китерделәр. Кап-кара күзле, туганда ук, кара җитү чәчле, кап-кара керфекле, кып-кызыл йөзле бу баладан да матуррак җан иясе юк иде бәхетле хатын өчен. Иреннәрен имигә тидерүгә, мес-мес итеп, Мәрьямнең әле сөт төшәргә өлгермәгән күкрәген авырттырып имә башлады.
– Әй балам, балакаем минем, мин сине шундый озак көттем. Әтиең белән икәү көттек, – диде Мәрьям, сөенечтән күзләренә яшь җыелып.
Бер елдан исә Алансуга бабалары бәби туена бүләк иткән машинада Сәет белән Мәрьям кайтып төштеләр. Сәетнең кулында курчак, чыннан да, курчак кебек киенгән кызчыгы да бар иде.
Кочаклашып күрештеләр, сагынышканнар иде.
– И балакайларым, бәхетегез арткыры! Ничекләр генә кайтасы иттегез?! Әле апаң да монда. Илдар ике атнага калдырып китте. Декрет ялында әле апаң. Тагын бер-ике атнадан бәбие туарга тиеш. Исән-имин генә тусын инде, – дип гөрелдәде тәмле телле Фатыйма.
Күчтәнәчләрне мул итеп алып кайтканнар иде. Ишектән декрет ялындагы апасы ишелеп килеп чыкты. Сәет белән оялып кына күреште.
– Ай-яй, апа, монда синең берәү генә түгелдер, икедер! – диде Сәет.
– Үзем дә шулай дип уйлап торам. Аллага тапшырдык, сау-сәламәт балалар булсын! Әй, нәни кызны күрми дә торам. Үсеп беткән ләбаса бу кыз. Тере курчак ич бу! – дип күтәреп алмакчы булды Фирая. Бала, елап, әтисенә ябышты.
– Ятсына ул, апа. Өйдә әнисе белән әбисеннән башка кеше күргәне юк, кеше арасында үсмәгәч.
– Әйдә, Хәят кызым, дәү әниеңнең дә яшәмәгән гомерен яшәргә язсын сиңа. Күзләрең нәкъ дәү әниеңнең күзләренә охшаган, кап-кара икән. Әниеңә тартым якларың да бар. Тфү-тфү, күз тимәсен, наным, – дип, тирә-ягына төкеренеп куйды Фатыйма.
– Әйдә, әни-әти, өйгә керик, – дип кузгалды кунаклар. Шау килеп, гөрләшеп ашап-эчтеләр. Фатыйма әниләренең ризыкларын мактый-мактый ашадылар да, машинага төялешеп, чишмәгә, Ялантау буена төшеп киттеләр. Күрше-күлән шаккатты.
– Инсаф малае ак Жигули алган! Авылда машина хәтле машина алган кеше юк иде әле. Ну, уңды да соң Фатыйма үги малаеннан! Алай дисәң, ул малайны Фатыйма үз баласыннан да артык күреп тәрбияләде, кеше итте бит. Хәзер шуның рәхәтен күрә. Әле теге кайтканында Фатыймага акчаны төргәге белән биргән. «Өф» итсәң, очып китәрдәй оренбург шәле алып кайтты улым, дип сөйләп торганые, көтү куганда. Инде машина хәтле машина белән кайтканнар, ди. Бер яшьләр бардыр кызларына. Исемен әнисе хөрмәтенә «Хәят» дип кушканнар. Әнисе күрсә, нәрсә уйлаган булырые икән? Сөенеченнән йөрәге ярылыр иде! Бар инде ул бәхетле кешеләр, – дип сөенде авылдашлары.
Ярый әле, Инсаф вакытында акылына килде. Әнә, үги малае Рәфыйкның төрмәдән чыкканы юк. Айгыр Маһинур да тапканнарын юкка чыгарганчы типтерде дә әллә кая китеп олакты. Өен дә Үзбәкстан ягыннан кайткан кешеләргә юк бәягә сатып җибәргән. Тегеләр, кыш көне утыннары беткәч, абзар-кураны сүтеп якканнар. Ярый, вакытында Маһинурны аерып, Фатыймага өйләнде. Хәзер әнә, кеше кызыктырып яшәп яталар. Сәетләре тиздән завод директоры буласы, ди. Менә әйтте диярсең, директор булырлыгы бар, булыр да.
Авыл халкы шулай сөйләнде. Кайсы көнләшеп, кайсы куанып әйтте бу сүзләрне.

Дәвамы бар.

Равилә Шәйдуллина-Морат

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас