Литература
26 Мая 2022, 07:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

24 өлеш Хәниягә Акком асты урамында яшәүче түтәсе үзләре янындагы тегү фабрикасыннан эш белешеп кайтты.– Хәния, үзебездә генә торырсың, акчаң да янга калыр. Бездә вак-төяк эшләргә булышырсың, бала да карашырсың. Эшең дә якында гына, җәяү генә барасы, – дип, кызны сөендерде.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
Хәниягә Акком асты урамында яшәүче түтәсе үзләре янындагы тегү фабрикасыннан эш белешеп кайтты.
– Хәния, үзебездә генә торырсың, акчаң да янга калыр. Бездә вак-төяк эшләргә булышырсың, бала да карашырсың. Эшең дә якында гына, җәяү генә барасы, – дип, кызны сөендерде. Сәетнең хыянәтен, киләм дип тә килми калуын шулкадәр авыр кабул иткән, йөрәге менә өзелеп төшәм, менә туктыйм дип типкән, җаннары елап, әнисен, Алансуны өзелеп сагынган кызның күңеленә бу сүзләр сары май булып ятты.
Аллага шөкер, сораганнары кабул булды. Авылга нинди йөз белән кайтып күренер иде! Инде менә ничә көннәр үзендә әллә нинди үзгәрешләр сизә. Акком асты урамыннан колхоз базарына җәяүләп кенә барып, сары чәчле, каш урынын кара карандаш белән сызып куйган юан марҗадан көн саен бер тозлы кыяр сатып алып, шундый да тәмле итеп ашый.
Кызыл иренле юан хатын, йөрәгенә тоз салып:
– Женщина, малышку ждёшь, да? – дип, котын алды.
Әле Хәниянең башына да килеп караганы юк. Нинди бала? Бер мәртәбә яратышып бала була димени? Әгәр шулай булса, оятын кая куярсың? Авылга бала күтәреп кайтса, әнисе бу хурлыкны күтәрә алмас! Алай дисәң, киләсе күреме вакытында күренмәде.
– Нәрсә эшләдем мин, нәрсә эшләдем?! – дип елады кыз, Сәеткә рәнҗеп, «киләм, кичкә көт» дип китте дә «не жди» дип телеграмма сукты. Аннан: – Сәеткә рәнҗергә ни хакың бар соң синең? Үзең бит хатынлы иргә сагыз кебек ябыштың! – дип орышты ул үзен.
Хәниянең башында ике фикер тарткалаша: берсе аны яклый, икенчесе әнисе сүзләре белән битәрли:
– Ирләр алар – түмгәккә килеп пес иткән этләр кебек. Эт тә әнә түмгәккә пес итә дә китеп бара. Икенче юлы икенче түмгәк төбенә килеп пес итә ул. Шуңа күрә сак бул, балам, намусыңны сакла! Ул-бу була калса, кеше хатын-кызны гаепли, тик кыз баланы гына. Зинһар, йөземә кара яга күрмә! Ил-көн алдында рисвай итмә. Мәңге риза булмам, – дигән иде әнисе. Бу хәлләр чыгасын кайдан белгән диген?! Ана күңеле сизә торгандыр инде.
Хәния әнисенең ябык гәүдәсен, авыр эштән ярылып, тупасланып беткән кулларын, гомер буе берүзе тормыш арбасын сөйрәп, вакытыннан алда сулган гөл шикелле саргылт, вак җыерчыклар белән капланган йөзен күз алдына китереп, бөтен җаны-тәне белән сулкылдап куйды. Гомере буе чирле әтисен яшь баланы тәрбияләгән күк караган әнисен кызганды.
«Кичерә күр, әни җаным! – дип уйлады ул. – Син бит мине, бердәнбер кызыңны, игелекле бала бул, дип кадерләп, салкын төннәрдә куеныңда җылытып, үзеңә таяныч булсын, дип үстергәнсеңдер».
Беренче эш көненә кыз курка-курка гына барды. Ничек итеп эшли башлар, коллективта ниндирәк кешеләр эшли икән? Ничек итеп тегәргә өйрәнер? Әгәр татар кешеләре булмаса, рус телен дә бер чама гына белә.
Курыккан эш хәерле була, диләр. Беренче көнне үк нормасын тутырды. Егерме беренче маркалы калын тукымаларны да тегә торган аяк машинасы өйләрендә дә бар иде. Хәния үзенә кирәкле кием-салымнарны үзе текте. Фатыйма апасына да алъяпкычлар, күлмәкләр тегеп бирде. Тегәргә дә аннан өйрәнде.
– Үземнең «Зингер» машинам ватылды: җеп өстенә җеп өя, дип, Хәниягә керер иде күрше апасы.
– И Фатыйма апа, монда да синең ярдәмең тиде, – дип уйлады кыз, куанып.
Кулына кара папка тоткан, озын гәүдәле, алтын сыман кысалы күзлек кигән, утыз-утыз биш яшьләрдәге мастер үзен «Айдар Каримович» дип таныштырды. Хәния яныннан әллә ничә урады, үзенең киңәшләрен бирде. Җөйне ничегрәк туры итеп җөйләү серләренә төшендерде.
– Вы большая молодец, в первый же день выполнили норму, это не каждому дано. Вы большая молодец! – дип кабатлады ул, күзлек пыялаларын ялтыратып.
Хәния соңыннан белде: Мәскәү татары икән Айдар. Мәскәүдә институт тәмамлаганнан соң, Казанга җибәргәннәр. Закон буенча Плеханов институтыннан соң хөкүмәт кая җибәрсә, шунда эшләргә тиеш икән. Бу алтын күзлекле, чибәр, хатыннар белән «сез» дип кенә сөйләшүче егет өч елга, ил алдындагы бурычын үтәргә дип, Казанга җибәрелгән икән. Ул үтә дә чибәр, итагатьле икән. Үзе өйләнмәгән, ялгызак, ди.
Өйләнеп аерылгандыр әле, утызга чаклы өйләнмичә йөрмәс инде. Шундый чибәр кеше үзенә яр тапмыйча калмас иде, берәрсенә бала ясагандыр да Казанга чыгып качкандыр. Мәскәү хәтле Мәскәүдән Казанга килмәс, башкалада калырга бер җаен табар иде. Шулай уйлады Хәния.
Тегү машинасының келтер-келтер бертуктаусыз текелдәгән тавышына уйлары, тип-тигез җөйгә салынып, солдат киеменә әйләнделәр. Менә ул теккән гимнастёркаларны, чалбарларны Алансудан армия сафларына киткән берәр егет кияр. Ул аларны авылдашы Хәния теккәнен белмәс, билгеле. Ләкин кыз белә: Хәния туган иленә хезмәт итә. Бишьеллык планнарын үтәүгә аның да өлеше керә. Шуларны уйлап сөенә кыз. Ул ара теге алтын күзлек, көненә берничә тапкыр килеп, кызга тегү серләрен өйрәтеп китә.
– Менә, җиң утыртканда, болайрак итеп эшлә, кесә теккәндә, шулайрак итеп.
Хәниянең битенә егетнең чәчләре тиеп-тиеп китә. Үзеннән сизелер-сизелмәс кенә булып ниндидер затлы бер хушбуй исе килә. Шомырт чәчәге исеннән башка ислемай исен белмәгән Хәния тора-бара бу исне башка барлык ислемайлардан аерып ярата башлады. Теге вакытта Зәйтүнә сөрткән шомырт чәчәге исен яратып, үзе дә ничә еллар кулланган хушбуйдан да тәмлерәк әллә нинди затлы ислемай бар икән. Бу Айдар исемле Мәскәү татары кай җире беләндер Сәеткә охшаган икән. Акком асты урамында, колхозчыга бодайлата, арышлата түләгән заманда, аена ике тапкыр шактый гына акчалата түли торган тегү фабрикасы бар икән. Мәскәү татары Хәниядән әллә ни ерак та булмаган «Меховой»да тора икән. Кайта торган урамы Акком асты урамы аркылы үтә икән. Кайту вакыты нигәдер гел Хәния кайта торган вакытка туры килә икән. Дөнья әллә ни кара түгел икән! Яшәү үзенә бертөрле матур икән!
Менә шуларны уйлады Хәния. Ләкин, көннәр узган саен, Хәниянең бөтен җанын-тәнен ут ала барды. Чөнки, буласы булган, чабатасы тузган иде кызның. Инде ике айлап йөрәк астында Сәетнең улынмы, кызынмы йөртә Хәния. Ояла-ояла гына хатын-кызлар консультациясенә баргач, яшь кенә гинеколог кыз әйтте:
– Язларда кулыңа бәби алырсың. Ул йә кыз, йә малай булыр, – диде. – Ник сөенмисең, нигә аптырап калдың? – диде. Үзе әллә нинди кәгазьләр язды.
– Кайда эшлисең?
– Юк, эшләмим, әлегә эш юк, – дип алдады кыз.
– Ничек декрет ялына чыгарга җыенасың, эшләмичә ятарга оят түгелме? – дип әрләде аны табиб. – Әллә ирең күп акча эшләп, син үзең өй эшләрен генә карап ятасыңмы? Алай булса, ирең эшләгән җирдән белешмә китер. Тору урының кайда, пропискаң бармы?
Тагын әллә нәрсәләр сорап җанына тиде Хәниянең теге яшь табибә. Кәгазьләргә кул куйдырды да кайтарып җибәрде.
– Тагын бер айдан кил, мин сораган кәгазьләрне алып кил, – диде.
Хәния урамга чыкты да карт каен төбендәге буяулары кубып, купшакланып беткән иске эскәмиягә килеп утырды һәм битен куллары белән каплап елап җибәрде. Нишләргә? Әгәр әтисенең апасы – кырыс Хәмидә түтәсе белсә, бер көн дә тотмас. Болай да әнисен – Мәйсәрәне чагарга гына тора:
– Әтиеңне бик санлап тормады инде анаң. Әтиеңә җүнләп тәрбия күрсәтмәде.
Әнисенең каен апасы бит, кадалырга гына тора. Хәнияне тотуы да шул тавык чүпләп бетерә алмас өй эшләрен карашкан өчен генә. Тагын әле төннәр буе елап чыга торган Илһам белән Илһамияне карый. Шуңа гына сүз әйтми.
Анысын хәл итеп булыр. Хәзер менә эшли башлады. Әнә Габдулла Тукай китабы эчендә инде аз-маз маясы да бар.
Ә эштә нәрсә дип әйтер? Атасыз бала тапкан Хәниягә Айдар Кәримович, хушбуй исләрен аңкытып, ефәк чәче белән башка иелмәс. Юлы да Акком асты урамыннан узмас, башка кайту юлын табар. Хәнияне урап узар.
– Юк, – диде Хәния, – бу баланы табарга ярамый.
Гомере буе Фатыйма апасының Фираясы кебек, «Зинадан туган, җилдән туган» дигән сүзләрдән үртәлеп үсмәсен.
Акрын гына кузгалып өйләренә таба атлады. Ә аннан соң баласы булмаса?
– Әгәр беренче балаңны төшерсәң, бөтенләй баласыз калу куркынычы бик зур, – дигән иде гинеколог, Хәния инде ишек тоткасына үрелгәндә.
Акрын гына, өенә кайтасы килмичә генә атлады кыз. Күзе гел балалы хатыннарга төште. Әнә кыска итәкле аклы күлмәк кигән, зәңгәр сандалилы, бөдрә чәчләренә ак бантик таккан кыз, әтисе белән әнисенә нидер сөйли-сөйли, чырык-чырык көлә. Әтисе, күтәреп алып, иңнәренә утыртып куйды кызын.
– Бәхетлеләр, – дип уйлады Хәния. Нинди бәхеттер ул ирең белән улыңны йә кызыңны җитәкләп бару! Бу бит бәхетеңне җитәкләгән кебек. Әти-әнинең бәхетен тоташтырып торучы нарасый бала! Әнә Ленин бакчасындагы фонтан янында балалар кайнаша. Кайсысының кырыенда әби-бабасы, кайсысының әти-әнисе, күз угыннан җибәрмичә, бәбкәләрен тилгәннән саклаган казлар сыман, сакта торалар.
Башына ак панама кигән өч яшьләр тирәсендәге бер малай фонтан тирәсендәге суга төшеп, сөенә-сөенә, салкын суны чәчрәтә-чәчрәтә йөгереп китте. Шунда ук челтәр бәйләп утыручы әбисе, бәйләмен ташлап, оныгы янына атылды:
– Галиәскәр улым, салкын тидерәсең бит, ник сандалиларың белән суга кердең? – дип, малайны судан тартып алмакчы була. Галиәскәргә нәрсә аңарга, ике дөнья бер, уртасы камыр! Аңарга диңгез тубыктан. Җитмешләрне узган әбисе, малайны инде тотам, инде тотам дигәндә, әбисен котыртып, фонтанның эченәрәк керә бара. Инде әнә фонтан суына сузылып ук ятты Галиәскәр-ташбаш. Әбисе, аягындагы оекларын салып, суга кереп, малайны алмакчы була, тик ала алмый.
Хәния, артсыз башмакларын салып, суга керде. Сөенеченнән бөтен йөзе балкып торган Галиәскәрне ике култыгыннан тотып күтәреп алды. Малай әле һаман судан чыгасы килмичә тыпырчына, өстеннән шыбырдап су ага. Кап-кара озын керфекләрендә дә су тамчылары җемелди.
«Ник тиясез инде бу сабыйга? Алансу малайлары Сары Вәлиләр очындагы инештә тәннәренә «каз ите» чыгып, күгәреп беткәнче, иреннәре зәңгәрләнеп, сүз әйтә алмаслык хәлгә килгәнче коеналар. Берсенә дә суык тими! Ә монда Галиәскәр кебек яки кыска итәкле күлмәк кигән, ак бантик таккан кыз кебек балаларга шушы җәйге кояшта яңа сауган сөт җылысы сыман җылынган фонтан суында чуртым булсынмыни? Нинди салкын тисен ул балага? Ник ирек бирмисең аңа рәхәтләнеп суда аунарга?» – дип уйлады Хәния, үзенең бала чагын исенә төшереп. Малайны әбисенә тапшырды.
– Рәхмәт, кызым! – диде карчык. – Әгәр Галиәскәргә суык тисә, киленем бәреп үтерер. Малай юаш минем, киленем – явызның явызы.
Хәния алга таба атлады.
Әгәр шундый ташбаш малае тусамы Хәниянең, Тереклек елгасында рәхәтләнеп су коенып, колак тишекләре шалкан чәчәрлек булып каралып, яланаяк чабып үсәр иде. Мәйсәрә әбисе янына чабып кайтыр иде дә бер кисәк ипи катысын эләктереп чыгып йөгерер иде. Әгәр туса шул, әгәр туса…
Әмма ул гөнаһтан яралган баланың бу дөньяга туарга хакы юк. Хәтмулла күршеләре әйтмешли, «гөнаһтан яралган баланың дөньяга туарга никакуй правасы юк. Патамушты зинадан туган бала гомере буе хурланып, үртәлеп яши. Ул гөнаһ җимеше бик нечкә күңелле булып туа. Чөнки ул, яралган чакта ук, алдан ни күрәселәрен сизенеп, хурлыкларга гатавай булып ярала. Шуңа күрә нечкә күңелле була да инде уйнаштан туган бала. Югыйсә теге икәүнең гамәлендә нарасыйның ни катнашы бар? Ул бит яратышучыларга: «Туктагыз, яратуның ахырында минем кебек бәхетсезләр дөньяга килә!» – дип әйтә алмый.
Хәтмулла агай шундый «законный» сүзләр белән аңлата әтисез туган бала турында: «Никак не смеешь син законсыз туарга!»
Хәния шулар турында уйланып кайтты. Бүген икенче сменага эшкә барасы. Аңа Айдар көннән-көн якыная бара, әйтәсе булыр, йөрмәсен!
* * *
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас