Литература
25 Мая 2022, 11:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

23 өлеш Келәт түшәмендәге ыргакка ике каклаган каз элеп куйганнар. Казлар алтындай сары төстә, тышлары кәрәзле бал сыман ымсындыргыч, үтә күренмәле. Бар, пычак алып чык та түшеннән бер генә калҗа кисеп ал, тик комсызланма, юка итеп кенә кис, дигән сыман кызыктырып торалар.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

Келәт түшәмендәге ыргакка ике каклаган каз элеп куйганнар. Казлар алтындай сары төстә, тышлары кәрәзле бал сыман ымсындыргыч, үтә күренмәле. Бар, пычак алып чык та түшеннән бер генә калҗа кисеп ал, тик комсызланма, юка итеп кенә кис, дигән сыман кызыктырып торалар.
– Сәет, әйдә кырыеннан гына, кәгазь калынлыгы гына бер кисәк кисеп алыйк әле. Аннан гына берни булмас, – диде Мәрьям, иренең уйларын укыгандай. – Нигәдер гел тозлы ризык кабасым килеп тора.
Сәетнең ишеткәне бар иде: йөкле вакытта әни буласы кеше теләгән әйберен ашамаса, бала кимчелекле булып туа икән. Берәүләр баласының кулы ат тиресенекедәй йон белән капланып туган, имеш. Исемен Миңлегөлсем дип куйганнар. Әнисенең авырлы вакытта тай ите ашыйсы килгән икән. Көннәр язга авышканда, каян килсен ди ул тай ите? Яз көне авылда яңа суйган тай ите була димени? Бу нәфес ялгышкандыр, ел фасылларын бутагандыр. Көз, кыш көннәрендә генә була ул чәйнәгән саен чәйнисене китереп, үзенә генә бер тәме килеп торган тай ите. Ә язын – сөтле аш. Аңа йә умач уып, йә тары ярмасына дөге кушып салалар. Сөт югында – суда пешкән умачлы аш. Андый ашка пешеп чыгар алдыннан гына туң майда кыздырылган суганны чыжлатып салып җибәрәсең. Аның исе! Бу искә ашказаннары, Павлов этенекеннән бер дә ким булмаганча сулкылдап, авыздан сулар китереп, өстәл уртасына табак килгәнен көтә. Ә монда яз көне тай ите, имеш! Юк инде ул, дускай, яз көне яңа чалган тай ите!
Әнә, Нургалинең башында җиләк яфрагы кебек бизәк бар. Әнисенең авырлы чакта җир җиләге ашыйсы килгән, ди. Кыш уртасында авыл җирендә каян гына табасың ул җиләкне?
– Җәйгә чыккач, урманга барып туйганчы ашармын, – дип уйлаган Гайшәбикә түти. Тик соң булган. Табигать улының башына җиләк яфрагы тамгасын чәпәгән дә куйган! Балачакта Сәетләрнең чәчләрен кырып алырлар иде. Ә Нургалинең башында – ап-ак яфрак! Малайларга шул гына кирәк – барысының да авызында бер генә сүз:
– Нургали – Яфракбаш!
Малай чәчен үстереп йөри башлады. Ә ул яфрак урынында чәче гел ак булып үсеп, баш түбәсендә ак чәчәктәй җилфердәп торыр иде.
Армиягә китәр вакыт җиткәч, Нургалинең разведчик буласы килгән. Военкоматта әйткәннәр:
– Какой ты разведчик! Врагу попадёшься своей листвой – ты же меченый.
Шул башындагы яфрак аркасында гына разведчик була алмады Нургали. Шундый шәп разведчик чыккан булыр иде үзеннән! Әле шуның өстенә, башларын пәке белән кырып алган, комиссиядә шәп-шәрә килеш ят җирләрен куллары белән каплап басып торган авыл малайлары арасында Алансу малайлары да бар иде. Военкоматта малайга әйткән, әле үзе дә нәрсә икәнен аңламаган шул «меченый» дигән сүз «Яфракбаш» дигән кушаматны алыштырды да куйды. Ә бит сугыш уены уйнап үскән бала чагында Нургали гел разведчик булыр иде. Югары очка разведкага «тел» алырга барганда, Нургалинең беркайчан да «тел»сез кайтканы булмады. Яңа урам малайларының горурлыгы иде бит ул «разведчик Нургали». Аның ул очлы күзләре, аның ул чатнап ярылып, чебиләп беткән, әнисе кычытканлы суларга тыгып җебетеп караса да, агармаган кап-кара җитез аяклары! Яңа урам малайларының берсендә дә юк иде бу сыйфатлар. Мәче кебек сак адымнар белән барып, Югары оч инешенең таллыгына качкан «тел»не әллә нинди, үзе дә белмәгән сизгерлеге белән табып, Гайшәбикә түтинең бозауга әрекмән тутырып алып кайта торган җитмеш ямаулы капчыгын «фрисның» башына кидереп, кулларын сыер койрыгын бәйли торган сүс бау белән бәйләп алып кайтып, партизаннар командиры – Яңа урам малае Абдулладан калай «орден» алган Нургали бит ул! Менә шушы Сауш авылының «орденлы» разведчигына, папирус суырып тешләре, бармак очлары саргаеп беткән, баш түбәсе пеләшләнеп ялтырап торган военкомат кешесе «какуй-такуй синнән разведчик» дип торсын әле! «Меченый», имеш! Әнә, Сәйдәшне разведкага яздылар, ә Нургалигә – пехота!
Военкоматтан чыкканда, классташ малайлары:
– Нихәл, пехота? – дип, җанына тоз салдылар.
Шул бер тотам ак чәч аркасында разведкага алмадылар малайны.
Теләчедән тәмам тетелеп, йөрәге таланып кайтты, күзләреннән яшьләре агып төшеп яңакларын чылатты егетнең. Җанында гел ике сүз кабатланды: «меченый», «пехота». Беләмени ул военкомат кешесе Нургалинең күпме «пехотада» йөргәнен? Янсуар авылына йөреп укыдылар: җиде чакрым – туда, җиде чакрым – суда. Кышын – бабасы бөгеп биргән калын табанлы чаңгыда, язын-көзен – су ерып җәяү; җир кибеп, бераз сукмак төшә башлагач – калтырча велосипедта. Юл буе аяк өстендә бит ул авыл баласы! Көн буе «пехотада». Шуны да аңламыйсың бит син, военкомат кешесе!
Нургали авылга кайтып кергәндә, кояш баюга таба бара, морҗалардан чыккан сыек төтен койрыклары кызарып торган мамыктай болытларга барып кушылалар кебек. Моңсулык, ямансулык… Ә җанында – Нургали үзе дә белмәгән әллә нинди рәнҗеш, үпкә: «пехота», «меченый», имеш.
Гайшәбикә түти, Нургали кайтып кергәндә, ашка умач уып тора иде. Балтасы суга төшкәндәй, карасына коелып кайткан улын күреп, аптырап калды:
– Нәрсә, улым! Армиягә алмадылармы әллә, Ходаем! Берәр төрле чиреңне таптылармы?
– Алдылар, әни. Сәйдәшне – разведкага, ә мине – «пехотага»! Рәзе разведкага ярарлык ул Сәйдәш?! Аның гомерендә бер «тел» алып кайта алганы юк, ялгыш та! Патамушты разведкага барып «тел» алып кайту өчен, минеке кебек сизгерлек, йөгерек аяклар, борыныңның эт танавы кебек булуы кирәк. Каян килсен ул гомере буе борыны кипмәгән тыңкыш Сәйдәшкә эт сизгерлеге? Аны менә разведкага алдылар! Син дә инде, әни, кыш уртасында, әмәлеңнән азып, җиләк ашыйсың килеп утыргансың! Җәй көнен көтеп тора алмадыңмы? Менә мине синең аркада разведкага алмадылар. Әгәр җәй көне җиләк ашыйсың килгән булса, әни, мин сиңа Чүнник әрәмәсеннән йә булмаса Трач буеннан чиләге белән җыеп алып кайтып ашаткан булыр идем. Ә син тапкансың кыш көне, җиләк ашыйсым килә, дип утырырга! Менә синең аркада мин разведкага эләкмәдем, – дип, әнисенең йөрәгенә тоз салды Нургали.
Гайшәбикә түтигә «разведка» ни дә, «пехота» ни.
– Улым, җиләк җыеп алып кайтып ашатырга син юк идең бит әле. Ул вакытта син тумаган идең, – дип, улына азрак үпкәләп алды да казанга туң майда кыздырылган суган салды. Ашказаннарын сулкылдатып, өйгә кызган май исе, суган исе таралды. Нургали, үзенең авызына көн буена бер валчык ризык капмаганын искә төшереп, табын янына килеп утырды. Башында теге – нәләт төшкән «меченый», «пехота» дигән сүзләр, агач кашык калай савыт төбенә тигән саен, умачлы аш ашказанына аз-азлап төшкән саен кабатланып тордылар. Бер кашык аш ашказанына «меченый» сүзе булып төшсә, икенчесе – «пехота» сүзе булып баш миенә бәрә: меченый, пехота, меченый, пехота…
Сәет шул чакларны исенә төшерде. Келәт почмагында кадакта эленеп торган алтынсыман-сары каз түшкәсенең иң тәмле җиреннән берәр юка гына калҗа кисеп бирмәсә, Сәетнең йә улын, йә кызын көткән корсаклы хатыны берәр кызыл миңле яки ат тиресе шикелле йонлы бала тапса, моны ул үзенә гомере буе кичерә алмас! Сәет, өйгә кереп, пычак алып чыкты да казның түшеннән кәгазь калынлыгы гына ит кисәге кисеп бирде. Мәрьям, каз итенең тәменнән ләззәтләнеп, күзләрен йомды:
– Ай-яй, тәмле икән бу каклаган каз! Минем бер дә мондый тәмле әйбер ашаганым юк иде. Сәет, әйдә, башлаган-башлаган, тагын берәр кисәк кис инде.
Иртән Фатыйма, яшьләрне иртәнге чәйгә чакырырга дип, келәткә керде.
– Әйдәгез, коймак суына, суынган коймакның бер тәме калмый аның, – дип, келәт ишеген шакып эчкә керсә, матчада эленеп торган каз түшкәсенең бер кырые ашалган, пычак белән кискән урыннардан зөбәрҗәт кебек май тамчылары эленеп тора. Ай Ходаем, Фираясының килен токмачына алып барасы казын нишләткәннәр?! Аның аптыраулы йөзен яшьләр әллә күрми калдылар, әллә аңламадылар.
Иртәгә сыңар каз белән килен токмачына барып булмас. Яңа өйләнешкән яшьләргә алып килгән бүләк парлы булырга тиеш – пар паштет, пар каз, пар чәкчәк. Башка кайгы төште: кемнән тагын бер каз табарга?
Йөзенә елмаю чыгарып:
– Әйдәгез, әйдә, чәйгә керегез! Өстәлгә кисеп куярга үземнең исемә дә килмәгән, ярый әле, үзегезнең башыгыз эшләгән, – дип, башланган казны өйгә алып кереп китте ул.
Өйгә кергәч, Инсафка пышылдады:
– Бүген каян булса да бер каклаган каз табарга кирәк.
Инсаф бер як түше ашалган казны күрде дә көлеп җибәрде:
– Әйттем мин сиңа, мәчеңне келәткә кертмә дип, тыңламадың. Ярар, әнисе, эзләп карармын. Без әби-бабай булырга җыенабыз бугай. Кичә сизендем: Мәрьямнең кулы гел тозлыга үрелә.
* * *

Дәвамы бар.

Равилә Шәйдуллина-Морат

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас