

Икенче көнне Сәет, почта бүлегенә килеп, Хәниягә телеграмма юллады: «Хания, не жди, прости. Саит».
Бу телеграмманы алгач, Хәния белән нәрсә буласын аңлый ул, ләкин башка чарасы да юк. Туачак баласын ятим итсенме? Бу, әле дөньяга килергә генә җыенган нарасый да Сәет кебек эт тибенгесендә, бөтен дөньясына рәнҗеп, «әти» дип әйтергә тилмереп яшәсенме? Үзенең бәхетен шул туасы баласының бәхетсезлеге бәрабәренә төзесенме? Юк, Сәет андый эшне мәңге эшли алмаячак.
Бабасы әйтмешли:
– Улым, үз-үзеңә беркайчан да хыянәт итмә! Гомер үтә дә китә ул. Еллар тәсбих төймәсе кебек. Килә бер көн: соңгы төймәне тартып куясың да уйга каласың: дөрес яшәдемме, кемне дә булса рәнҗетеп китмимме?
Сәет Хәнияне рәнҗетте. Әгәр бу ялгышын төзәтә калса, Мәрьям, туачак улы яки кызы рәнҗеп калачаклар. Туачак баласын рәнҗетсә, үз намусына хыянәт итеп, гомере буе үкенеп яшәячәк. Мәрьям үзенә бер ир табар табуын, ләкин баласына әти таба алмас. Нинди генә ир булса да, аның улына яки кызына үги була ул.
Почта бүлегеннән чыккач, атлар-атламас адымнар белән акрын гына өйләренә таба китте ул. Уйларыннан уелып, аптырап атлады Сәет.
Әгәр Мәрьям дә ире белән бергә Фираяның туена кайткан булса, бу хәл булмас иде. Әгәр Хәния белән Ялантау түбәсенә менмәгән булса, Сәет, баласы туачагына сөенеп, бүген күкнең җиденче катында йөрер иде. Әгәр Зәйтүнәнең хатларына җавап биргән булса, бүген йөрәгенең иң түренә урнашып калган Зәйтүнә, Хәния белән буталып, бер кешегә әйләнеп, Сәет Ялантау башында зур гөнаһ эшләмәгән булыр иде.
Әгәр, әгәрләр…
Сәет шул уйларына чумып, өйгә ничек кайтып җиткәнен дә сизми калды.
Ишекне Мәрьям ачты:
– Әйдә, Сәет, төшке аш вакыты җитте, ашап ал.
– Мәрьям, мин өйлә намазын укып алам, соңыннан бергәләп ашарбыз.
Мәрьям аптырап калды: нинди намаз?
Телевизордан татарча моңлы җыр яңгырый:
Урал тауларының башларында
Төлке уйный торган орлар бар…
Сәет телевизорны сүндерде дә азан әйтте. Моңлы, матур булып, күкрәгенең әллә кай җирләреннән актарылып чыкты мөселманнарны намазга өндәгән аваз. Сәет шкаф тартмасыннан Мәрьям үтүкләп куйган сөлгене алып, диван турына кыйблага каратып җәймәкче булды да аптырап калды – кыйбланың кайда икәнен белми иде ул. Үз өеңдә кыйбланың кайда икәнлеген белмә инде! Кайдан килсен ди ул өйгә бәрәкәт! Кыйбласын югалткан кешенең бәхете булырмы соң!
– Әй, улым, – дияр иде Зариф карт, исән булса, – үз өеңдә кыйбланың кайда икәнен белмә инде! Кыйблаңны югалтканыңа әниең ни әйтер?
Кояш йөрешенә карап, чамалап тапты кыйбласын Сәет. Озак итеп өйлә намазын укыды. Озаклап, ашыкмыйча гына әрвахларга дога кылды.
– Йә Раббым, кылган гөнаһларымны кичер, Хәниягә тормышында әйбәт ир насыйп ит. Миңа рәнҗеп яшәмәсен! Туасы балам дүрт саны да төзек булып тусын. Игелекле бала булсын.
Ул чыкканда, Мәрьям диванда утырып тора иде. Ирендәге үзгәрешләргә хәйран калган, йөзендә сәер бер аптырау чагыла. Сәет Мәрьям янына килеп утырды.
– Мәрьям, минем синең белән сөйләшәсем бар. Белмим, аңларсыңмы, юкмы. Мин сиңа хыянәт иттем. Монда да синең белән аерылышу турында гариза бирермен дип кенә кайткан идем. Ләкин туасы баламны ятим итәсем килми. Безнең тормышның барып чыкмавында ул нарасыйның гаебе юк. Үзем дә ятимлектә үстем. Балам да минем бала чагымны кабатламасын. Әгәр мине гафу итә алсаң, мин калам. Әгәр «юк» дисәң, китәм. Кем белән, ничек, дип сорама, аның сиңа кирәге юк.
Алар селкенмичә дә диванда озак утырдылар.
Сәет, башын күтәреп, хатынына карады. Мәрьямнең яңаклары буйлап күз яшьләре ага. Ул аларны сөртми. Хатынның күз яшьләре муенындагы муенсага агып төшә.
Сәет хатынына кызганып карап торды да кулларын аның иңнәренә салып тынып калды. Мәрьям, шуны гына көткәндәй, үксеп елап җибәрде. Озак елады хатын. Сәет аны юатырдай сүзләр тапмады. Бәлки, әйтмәскә кирәк булгандыр бала көткән хатынга бу кадәр авыр сүзне? Ләкин Сәетнең бу ялгышын гомере буе авыр йөк итеп йөртәсе килми иде. Бүген йә барысы да өзелә, йә ул яңабаштан, чиста биттән тормышының гамәл дәфтәрен яза башлый. Үзе теләгәнчә, ирләрчә.
Мәрьям тынычланды.
– Сәет, миңа бүтән хыянәт итмәскә ант итәсеңме? Әгәр ант итсәң, мин сине туачак балабыз хакына гафу итәрмен. Чөнки синең бу гөнаһка баруыңа мин үзем дә гаепле. Синең белән авылга кайтырга кирәк булган. Әни әйтә торды: «Иреңне ялгыз калдырма, авылына парлап кайтыгыз, диңгез качмас», – диде. Мин тыңламадым. Әни язмышын кабатлыйсым килми. Ул әнә, гомере буе кимсенеп яшәгән. Әтинең сөяркәләре бихисап күп булды. Әни түзде. Минем хакка түзде. Әгәр син дә әти шикелле булсаң, мин бу хәлләрне күтәрә алмам.
Мәрьям туктап калды.
Сәет хатынын куенына алып юатты да, табын янына утырдылар. Өстәлдә ап-ак, сынарлык итеп крахмалланган, үтүкләнгән ашъяулык. Вазада биш роза чәчәге. Затлы тәлинкәләргә тәмле ризыклар тезелгән. Мәрьям – уңган хатын. Өендәге чисталыкка, тәртипкә әнисеннән өйрәнгәндер. Зәйнәп тә чисталыкны, пөхтәлекне беренче урынга куя. Ирен карап, тәрбияләп тора. Сәет әбисен иренең читкә йөрүен белми дип йөри иде. Белә һәм түзә икән.
Табынга утыргач, Сәет яңадан сүз башлады:
– Әле минем тагын җиде көн ялым бар. Бүген кичке поезд белән Казанга китәм. Җомга көнне кодалар килен токмачына чакыралар. Алла теләсә, ял көнне кайтып җитәрмен.
– Мин дә кайтам, моннан соң беркайчан да үзең генә йөрмисең! – Мәрьямнең сүзе катгый иде.
«Менә сиңа мә», – дип уйлап куйды Сәет. Алансу турында сүз чыкса, «Нәрсәгә миңа синең ул авылың? Тешсез, лыштыр-лыштыр галуш сөйрәп йөрүче авыл агайлары, капка төбенә җыелып гайбәт сатучы авыл карчыклары» дип торган хатыны нишләгән? Әллә алыштырып куйганнармы үзен?
Теге кичне, әтисеннән киңәш сораган кичне әйткән иде Инсаф:
– Улым, хатын-кызга корырак торганда гына санлый ул сине. Бер йомшаклык күрсәттеңме, алар синең муеныңа ук менеп атланалар. Бер атландырдыңмы төшерә алмыйсың. Чукынса да төшми ул иелгән муеннан. Мин, өйләнгәндә, Шакир мулла абыстае янына кереп фатиха сорадым. Иллә дә мәгәр акыллы абыстай иде! Аның исеме кем булгандыр. Карты Шакир мулла булгач, бөтен кеше Шакир мулла абыстае дип йөртте үзен. Егетләр өйләнгәндә, кызлар кияүгә чыкканда, абыстайга сәдака кертеп, фатиха алып чыгалар иде. Оялып кына кердем.
– Әйдә, әйдә уз, бәбкәм, ни йомыш иде? – диде бу. Сәдакамны суздым. Озак итеп дога кылды.
– Абыстай, мин өйләнергә булдым бит әле, – дим.
– Кем кызын аласың, улым? Ә, әйбәт нәсел баласын аласың икән. Бәхетле никах булсын инде, олан! Ләкин, тормыш иткәндә, үз чыбыркыңны шартлатып яшә, балам. Үз чыбыркыңны шартлатып…
Егетләргә шундый киңәш бирә иде абыстай.
– Ир-егетнең үз уе, үз фикере булырга тиеш аның. Өйдә ирләр хуҗа булмаса, шундый ук җебегән балалар үсә. Шуннан нәсел бетә. Ә нәселне бетерергә ярамый, улым!
Сәет, мыек астыннан гына елмаеп, хатынына карады. Әтисе дөрес сөйләгән, күпне күргән әтисе хатын-кыз психологиясен яхшы белә. Аның сугыш вакытында күргән хатыннарымы – чутсыз!
Ашап эчкәч, юлга җыена башладылар.
Ишектә – звонок. Сәет ишекне барып ачты: Мәрьямнең әти-әнисе хәл белешергә килгәннәр.
– Кияү кайткан икән. Исән-имин генә йөреп кайттыңмы? Юк шунда, кайттым дип, бабайның хәлен килеп белергә, – дип, җиңелчә генә шелтәләп алды.
– Бабай, әби, исән генә яшәп ятасызмы? Саулыклар ничек? Кичә кич кенә кайттым, хәлегезне белергә җитешә алмадым, – диде Сәет, ике куллап бабалары белән күрешеп.
Мәрьям яңадан чәй яңартты. Чәй өстәле янына утырыштылар. Ишек янына куелган чемоданнарны күреп, бабасы:
– Әле әйберләрегезне дә урнаштырмагансыз, вакытыгыз булмагандыр инде, – дип куйды.
– Юк, бабай, без бүген тагын Казан ягына юл тотарга булдык әле. Җомга көнне кодалар килен токмачына дәшәләр. Безнең якта шундый гадәт бар: туйдан соң кодалар ягы килен токмачына чакыра. Шундый ук туй инде ул. Киленнең уңганлыгын, булганлыгын күрсәтү мәҗлесе. Әтиләр бик чакырдылар.
– Мәрьям, син дә кайтасыңмы? Сәет, син хатыныңның бәби көткәнен беләсеңме соң? Юл газабы – гүр газабы, диләр. Нинди генә хәлләр булмас юлда, кайтмыйсың, кызым.
Бабасы шалт итеп өстәлгә сугып куйды. Чынаякларга ясалган чәй ап-ак эскәтергә түгелеп, көрән тап булып җәелде.
Сәет, бер сүз дәшмичә, чәен болгатты.
Өйдә тынлык урнашты, авыр тынлык. Сәет күңелендә яңгыр болыты булып күтәрелгән ачуын көчкә басып утыра. Хәзер кабынып китсә, бабасына авыр-авыр сүзләр әйтәсен белә, шуңа дәшми.
Зариф бабасы болай ди иде:
– Улым, кемгә дә булса авыр сүз әйтәсе булсаң, әйтми тор. Иртәгә әйтерсең. Ә иртәгә ул сүзне мәңге әйтмисең аны. Ачу килсә, акыл китә ул.
Тынлыкны Зәйнәп бозды.
– Тукта әле, әтисе. Синең ни эшең бар балалар тормышында. Үзләренә ничек уңайлы, шулай хәл итсеннәр. Кызым, ирең кайда барса – шунда бул. Үзең ялгыз, балаң әтисез калмасын дисәң, иреңнән калма, балам. Поездда берни булмас. Безнең әниләр басуда бала тапканнар, икенче көнне уракка төшкәннәр. Унар бала тапканнар!
Илфат Абдуллаевич сикереп үк торды.
– Монысына хәтле кысылып утырган була бит тагын! Үзеңә булмаган аңгыра баш белән балалар өйрәтеп утырасың! Нәрсә беләсең соң син? Әзерне ашап, минем алып кайтканны киеп, рәхәт чигеп яшәүдән башка. Май мәчесе бит син! Гомерең буе минем ышыкта яшәп, бер михнәт күрмәдең. Акчаның кайдан килгәнен белмәдең. Базарга да машинада гына йөрдең бит син. Шул башың белән сөйләшеп утырган буласың тагын!
Сәетнең яңак сөякләре уйнап алды. Әбисенең муен тирәсе, бите кызыл таплар белән чуарланган, күз тирәсендәге җыерчыклардан яшьләре тәгәри. Кулындагы ак тастымал белән яшьләрен сөртте дә акрын, тигез тавыш белән дәвам итте.
– Син, Илфат, мине ризык белән битәрләмә. Әгәр эштән чыгартмаган булсаң, мәктәптә укытып, яраткан эшемдә – балалар арасында эшләүнең тәмен белеп, кеше булып яшәгән булыр идем. Ә минем тормышым… Кияү алдында сөйли торган сүз булмаса да әйтим инде, көннәрем синең ялган командировкалардан – сөяркәләрең яныннан кайтканыңны көтеп, төннәрем күз яшьләремә коенып үтте. Балам ятим калмасын, кимсенеп яшәмәсен, дип түздем. Түзәсе булмаган икән. Инде гомер узып киткән. Сентябрь аеннан эшкә чыгам. Үз ипиемне ашармын. Кызым, син иреңнән калма. Кайт Сәетнең әти-әнисе янына. Минем ялгышымны кабатлый күрмә. Матур итеп яшәгез.
Әбисе торып чыгып китте. Илфат Абдуллаевич аптырап калды. Хатынына, аның сүзеннән чыкмый торган Зәйнәпкә нәрсә булган? Иренең бөтен маҗараларын белеп яшәгән ләбаса! Ә бит сиздермәде, кычкырышмады. Үз көенә акрын гына яши бирде. Менә сиңа тыныч холыклы сабыр Зәйнәп!
Мәрьям әтисе янына килде дә тыныч, ләкин катгый тавыш белән:
– Әти, әйдә без синең белән шулай сөйләшәбез. Син безнең тормышка кысылма инде. Без Сәет белән ни эшлисе икәнен синнән башка да яхшы беләбез. Әгәр фатирың белән табаласаң, чыгып ук китәрбез дә Казанга барып урнашырбыз. Икебез дә эшләп торабыз, – диде.
Илфат Абдуллаевич киенде дә саубуллашмыйча гына чыгып китте.
Өйдә тирән тынлык урнашты. Залдан түшәмгә тиярдәй зур сәгатьнең келт-келт итеп йөргәне генә ишетелеп торды.
Менә сәгать, дыңгылдатып, ике тапкыр сугып куйды. Юлга җыенырга вакыт. Сәгать бишкә вокзалга төшәргә, Казан аша китәсе поездга өлгерергә кирәк.
Әбисе, елмаеп, ванна бүлмәсеннән чыкты да Мәрьямгә табак-савытларны җыештырырга булышты.
– Балалар, соңга каласыз, ашыгыгыз. Мин дә кайтыйм. Әтиегезгә кичке аш әзерләргә кирәк, – диде әнисе, берни булмагандай. – Юл кешесенең юлда булганы яхшы.
* * *
Автобус Күкчәгә килеп туктаганда, кич җитеп килә, кояш батуга таба бара иде инде. Әйберләре әллә ни күп түгел, әтисенә хәбәр салып тормадылар. Урыстау итәге буйлап Тереклек елгасы ягыннан җәяү генә атладылар. Сәет Мәрьямгә кечкенә генә сумка тоттырды да, ике кулына чемоданнар алып, салмак кына адымнар белән атлады да атлады. Нигәдер сөйләшәсе килми иде аның. Мәрьям, киресенчә, әллә ниләр сөйләнә, әллә иренә ярыйсы килә, әллә йөклелек холкын үзгәрткән – аңламассың.
– Сәет, бу елганың исеме бармы?
– Бар, Мәрьям, авыл халкы елгаларына, тауларына, чишмәләренә бик матур исемнәр кушкан. Бу елга – Тереклек елгасы. Елга үзе Мишәбаш дип аталган авылдан, кечкенә генә чишмәдән башлана. Чишмә урман буендагы бер калкулык астыннан бәреп чыккан да, җырлый-җырлый, шушы якларга таба юл алган. Аңа башка авыллардан агып чыккан чишмәләр кушылып, шактый гына зур елгага әйләнеп, ул Мишәгә килеп җитә. Ә тауның исеме – Урыстау. Элек бу тауларга, әрәмәләргә Көлич урыслары хуҗа булган. Әрәмәдә бихисап җиләк-җимеш, карлыган, кура, бөрлегән, шомырт, балан үсә иде. Атка атланган урыслар җиләккә барган кешеләрне кыйнап кайтарганнар. Саушның ике кызы әрәмә ягына бөрлегән җыярга чыкканнар икән. Инде чиләкләре менә тула, менә тула дигәндә, Көлич ягыннан ике урыс килеп чыгып, болар янына килә башлагач, бу ике бала җан көчләре белән Мишә ягына йөгергәннәр. Балалар бит, чиләкләрен муеннарына элеп, суга кергәннәр болар. Мишә уртасына җиткәч, су тулып, чиләкләре тегеләрне аска өстерәгән, икесе дә батып үлгәннәр. Ул вакытта Мишә елгасы тирәнрәк тә, киңрәк тә булган. Икенче көнне генә ирләр ике сабыйны, багорлар белән эзләп, судан чыгарганнар. Шуңа күрә бу тауны – Урыстау, әрәмәне Көлич әрәмәсе дип йөртәләр. Татарларга зур сулыклар янында яшәргә ярамаган – рөхсәт итмәгәннәр.
– Әти-әнисе ничекләр итеп түзде икән, ике баласы тиң үлеп ятсын инде, – диде Мәрьям, кызларны кызганып.
Иркенләп, рәхәтләнеп һава сулап кайттылар Алансуга.
Алар кайтып кергәндә, әтисенең «Уазигы» капка төбендә тора иде. Машина астында шофёры Җәвит нәрсәдер төзәтеп ята.
«Исәнме, Җәвит абый, машина ватылдымыни?» – дип сораганга машина астыннан башын чыгарып җавап бирде ул:
– Менә бу айгыр чыгымлап тора әле, нәрсә булгандыр? Җәй көне бигрәк күп йөрелә, карарга вакыт та юк. Әле әтиең кичке ашка кайткач, карап аласы иткәнием. Исән-имин генә йөреп кайттыгызмы?
– Аллага шөкер, Җәвит абый. Менә туган якларга тагын әйләнеп кайттым әле. Отпускам бетмәгән иде бит.
Өйләренә кергәндә, Фатыйма белән Инсаф, кара-каршы утырып, кичке ашны ашыйлар иде. Сәетләр килеп керүгә, аягүрә бастылар.
– Кайтып та җиттеңмени, Сәет? Килен дә кайткан икән. Рәхмәт төшкере, ничекләр генә җаен таптың? Апаң туенда, син булмагач, Сәет бик күңелсезләнеп утырды.
Мәрьям ялт кына Сәеткә карап алды да, ике кулын сузып:
– Исәнме, әти, исәнме, әни, – дип, өлкәннәр белән күреште.
– И наным, и балакаем, – дип кочаклап алды аны Фатыйма. – Киленкәем, бигрәкләр дә тәмле телле бала икәнсең, бәхетең арткыры!
Мәрьямнең «әни» дип әйтүе Фатыйманың күңеленә сары май булып ятты. Сәет тә, әтисе белән күрешкәннән соң, Фатыйма апасына кулын сузды:
– Исәнме, әни!
– Исәнме, улым, исәнме, наным, – диде Фатыйма.
Бергәләп утырып чәй эчтеләр. Юлда кайтып арыганнар иде. Фатыйма икесенә келәткә урын әзерләде. Мендәрләрен күпертә-күпертә, такта сәкегә түшәкләр түшәп, ап-ак япмалар җәеп әзерләде ул урынны. Күңелен һаман киленнең бераз тарсынып әйткән «әни» сүзе, Сәетнең горурланып, үз итеп әйткән «әни»се җылытып тора.
Сәет белән Мәрьям келәткә кергәндә, күк йөзе йолдызлар белән тулган иде инде. Алар берәм-берәм атылалар. Ай яктысы, су юлы кебек, зәңгәрсуланып тора. Рәхәт тымызык авыл киче. Кайсыдыр урамнан тальян тавышы ишетелә. Бер матур гына тавышлы егет җыр сузды:
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайравын
Бәхетемә юрадым.
Тагын, тагын җырладылар. Сәеткә рәхәт иде. Әле аның туасы улын яки кызын кулына аласы бар! Ул баланы назлап, иркәләп үстерәсе бар. Ул туса, аны ирләр эшенә өйрәтер, бабасы кебек, ибен-ипкә, җебен-җепкә куеп. Ислам дине кануннары белән үстерер улын. Кыз бала булса – аны Мәрьям тәрбияләр. Әле алда әти булу бәхетен татыйсы бар!
* * *
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина-Морат