

Уйлар, уйлар… Теләгенә иреште сыман Сәет. Моряк була алмаса да, инженер булды. Зәйтүнәне беренче тапкыр күргән кичтә:
– Их, чалбар, күлмәк юнәтергә акча табасы иде, – дип хыялланып яткан егет хәзер авылдашларының төшенә дә кермәслек затлы киемнәрдән йөри. Ходай Тәгалә саулыгын да кайтарды. Гел шөкер генә итеп яшәргә иде дә бит, тик күңеле китек. Гомер бизмәненә акча белән мәхәббәт салынды. Сәет намазлыгын җәеп намаз да укый алмый. Яхшысынмый…
Бабасына биргән вәгъдәсен дә үти алмый Сәет.
– Коръән укы, улым! Әниең теге дөньяда Фирдәвес җәннәтләрендә яшәсен дисәң, Коръән укы. Биш вакыт намазыңны калдырма. Мин үлгәч, мәчетләр салырсыз. Бу айны мәчет манарасына үзең менгереп эл, улым! Мин шуны күреп, тынычлап ятармын. Бөтен авыл халкына хәер-дога, иминлек теләп торыр ул изге ай, – дигән иде бабасы.
– Ярар, бабай, – дигән иде ул вакытта әле беренче класста гына укучы малай.
Үтиме ул үзенең вәгъдәсен? Хатыны янында намаз укырга да уңайсызлана түгелме соң?
Урыстау асты гөр килә. Чут-чут итеп сандугач сайрый. Тукранбашлар, күке сабыны, бака яфрагы, зәңгәр чәчәк, чыпчык күзләре… Сәетнең җанына шундый якын алар. Инде исемнәре онытыла башлаган болын гөлләре өстендә бал кортлары, шөпшәләр, энә караклары оча. Аллаһы Тәгалә җир өстенә бетмәс-төкәнмәс зурлыктагы келәм тукыган да җәеп куйган.
Хуш истән башлары әйләнде Сәетнең. Чемоданын җиргә куйды да, тын гына Мишәгә таба агып ятучы Тереклек елгасы буена утырып, ботинкаларын салды. Аяклары рәхәтләнеп китте. Яр буенда үсеп утырган кәҗә сакалын алып, иреннәренә тидерде. Шундый да җанга якын, бала чакны исенә төшерә торган ис. Сәет рәхәтлектән күзләрен йомды. Шул кәҗә сакалы, балтырган, мәче борчагы, каз юасы, кычыткан ашап үскән бала чагы, яшьлеге күз алдына килде. Колмактан баш ясап, бәрәңге кушып пешерелгән авыл ипие… Сәетнең, бабасы иске чиләк төбеннән кадак белән тишеп ясаган угыч белән бәрәңге уып, җаны чыга иде. Бармаклары туналып бетә, алар бәрәңге крахмалыннан үзәкләре өзелердәй булып әчетәләр, Сәетнең күзләреннән үзеннән-үзе яшь ага. Бабасы кичтән баш ясап куя да, иртән-иртүк торып, камыр куеп җибәрә. Арыш оныннан куелган камыр күәстә пыш-пыш итеп пышылдап күтәрелә. Сәке өстендә яткан Сәеткә шундый якын ул камырның, бабасы әйтмешли, сөйләшә-сөйләшә күтәрелүе. Инде күәс өстеннән болыт кебек күтәрелеп, менә ташып чыгам, менә ташып чыгам дип торганда, камырны бабасы, килеп, яңадан баса. Камыр, уф-уф дип уфылдап, яңадан үз урынына төшеп ята. Ләкин озакка түгел, азрактан тагын күәснең кынысына кадәр менеп җитә. Ул арада бабасы тагын килеп «бисмиллаһ» әйтеп басып куя. Монысы инде соңгы тапкыр. Чатыр-чотыр килеп, мич яна. Мич ялкыны яктысында бабасының йөзендә галибанә бер разыйлык, Аллаһы Тәгаләгә шөкрана итү, икмәккә, Ходай биргән гомеренә рәхмәте чагыла. Әкияттәге тылсым иясенә охшап кала карт. Әфсен-төфсен итеп бер укыса, Сәетнең барлык теләкләре кабул булыр кебек. Малай рәхәт киерелеп, бабасының сәке читенә шакмаклы ашъяулык җәеп, аның өстенә түп-түгәрәк ипиләрне тезүен, ипиләр өстенә тагын тастымаллар җәюен күзәтеп ята. Тиздән бабасы мунчаладан ясалган пумала белән мич төбендәге көлне себереп чыгарыр. Шулай берничә кат.
– Мич төбендә көл калса, ипи чытырдап торучан була, көлен калдырмаска кирәк, – ди ул, соңгы кат мунчала пумаланы юешләп себергәндә.
Менә, ниһаять, кояшның үзе төсле түгәрәк ипиләр агач көрәк өстенә менеп кунаклыйлар. Бабасы берничә кечкенә шишара да ясап тыга. Болары Сәет өчен. Чөнки алар тизрәк пешәләр. Сәет, урыныннан торып, ләгәнгә куелган җиз комганнан су агызып, битен, кулларын юа. Бабасы әйткәнне дә көтмичә, салкын сөт алырга кар базына төшеп китә. Бозлы карны язын, көзгә кадәр җитәрлек итеп, базга кынысынача тутырып куялар. Аннан соң бабасы кар өстенә салам түши. Шыңгырдап торган бәрәңгене, тозлаган итне, каймак, сөт, катыкны җәй көне шунда саклыйлар. Тик малай базга курка-курка гына төшә – кайчакта салам өстендә, җәйге челләдән качып, бакалар сайрашып утыралар. Андый вакытта бабасы:
– Кит, булмаганны, егет башың белән бакадан куркып торасың, куркак, – дип әйтә. Сәетнең, әлбәттә, бер дә куркак буласы килми, төшә базга.
Бүген дә караңгыда салкын сөтле чүлмәкне табып алды ул. Урамнан кергәндә, өйгә шундый тәмле ис таралган, җиз самовар өстәлдә җырлап утыра. Өй эчендә искиткеч тынычлык, рәхәтлек!
– Әйдә, улым, утыр. Шишаралар пешеп чыкты, салкын сөт белән ашап җибәр. Синең үсә торган чагың. Тиздән ипи дә пешеп чыгар. Бүген камырым бик уңды. Чүпрәсен Фатыймадан алган идем, азрак колмак та өстәп җибәрдем. Камырым болытлар булып күтәрелде, сөбханалла! Исән-имин, саулык белән яшәп, үзебезгә ашарга насыйп булсын, Раббым, бер Аллам! Бер атналык итеп салдым, киләсе дүшәмбегә хәтле җитсен, дип. Бабасы бераз баш ясарлык камыр калдырып, күәсен кырып юып куя.
Җиз самовар өстендәге көлне өреп төшерә дә самоварны өстәлгә менгереп утырта. Борыны китек чәйнеккә такта чәй салып, учакка – мичтән тартылган күмерләр өстенә утыртып куя.
Чәйне азрак күпертеп алсаң ару. Чәе каралыбрак чыга, бәрәкәтле була.
Сөт белән кайнар шишара ашап кинәнә малай. Бабасы исә хуш исле сөтле чәй эчә.
Уйларыннан айнып китте Сәет. Күңеле белән бабасы исән вакытларга кайтып киткән ләбаса.
Әй балачак! Әкиятләргә ышана торган самими рәхәт вакытлар!
Ана назы күрмичә, михнәттә, ятимлектә үскән Сәеткә, кырысрак булса да, яхшы күңелле бабасы, мәрхәмәтле авылдашлары, серле урманнары, Каракай әбисенең Шүрәле, Су анасы турында сөйләүләре, Сак-Сок бәетен көйләүләре, Ялантау бәгыреннән бәреп чыгып, үзенең моңы белән малайны коендырган, яшәү көче биргән чишмәсе, һәм төн саен Ялантауга кунгай ай – ул чаклар Сәет гомеренең иң бәхетле вакытлары булган лабаса!
Сәет болын чәчәкләре өстенә чалкан ятты. Зәңгәр күк йөзендә кабарынкы мамык болытлар йөзә. Тик теге вакыттагы кораб шикеллесе – Сәеттә диңгезче булу теләген уятканы юк. Ул, инде әллә кайларга, Каф таулары артына китеп, яңгыр булып яугандыр.
– Әллә инде авылда гына каласы, – дип уйлап куйды Сәет. – Мәрьям кайтмас шул.
Сәет капкадан килеп кергәндә, Фатыйма тавык-чебеш ашатып йөри иде.
– Сәет улым, рәхмәт яугыры, кайттыңмыни! Ник үзең генә, Мәрьям кайда? Әллә авырып киттеме, Ходаем? – дип сораулар белән күмде.
Егет, йөгереп килеп, Фатыйманы кочаклап ук алды.
– Кайттым, әни, бик сагынып кайттым үзегезне. Әти эштәдер инде?
– Эштә, улым, эштә. Иртән таң яралганнан чыгып китә дә караңгыда гына эт булып арып кайтып керә. Ничекләр генә чыдый торгандыр? Шул колхоз эше дип бер ял күргәне юк әтиеңнең. Кичә генә, Сәет кайта алыр микән, кайтмаса, апасына да, безгә дә бик күңелсез булыр инде, дип сөйләнеп торганые.
– Кайттым, әни! – Ул «әни» сүзен, балачакта «әни» дип әйтергә интегеп үскән заманга үч иткәндәй, бик тәмләп әйтте. – Аллага шөкер, җае да чыкты. Мәрьям кайта алмады, эшеннән җибәрмәделәр, – Сәет хатынының Кырымга китүе турында әйтеп тормады.
Фатыйма, Сәетне түргә уздырып, үзе тиз генә чәй куеп җибәрде.
– Бүген апаң да кайтып төшәргә тиеш. Кунаклар бик күп буласы, кодалар ягы ишле, ди. Кайтып, кыз сорап киттеләр. Аллага шөкер, гади кешеләр икән. Безнең кебекләргә нәчәлникләр кирәк түгел. Кияү буласы кеше Илдар исемле, заводта эшли. Күңелгә ятышлы үзе, елмаеп кына сөйләшә. Әтиең дә, мин дә булачак кияүне, кодаларны ошатып калдык. Үзебез күк прастуй кешеләр. Ату синең туеңда бик уңайсызланып утырдык, кимчелекле кешеләр кебек. Татар халкы әйткән бит: тибенгәндә, тиңең белән тибеш, дигән.
– И әни, ник кимсендегез инде, рәхәтләнеп, «мин кем» дип утырасы урында… Аларның сездән кай җирләре артык соң, ә?! Аларны бит сез – җир кешеләре ашатасыз. Ашаган ризыклары сезнең тирегез белән ашланган! Төн йокылары күрмичә, интегеп эшлисез. Синең куллар сыер савып тупасланып беткән бит. Инде Фирая апаның бәхете булсын! Менә, азрак ярдәмем тисен дип, бераз акча да алып кайткан идем. Аз булса да, күп итеп алыгыз инде, – дип, Сәет хатынның кулына калын гына төргәк тоттырды.
– Кит, булмаганны! Шуның хәтле бүләк була димени? Минем моның кадәр акчаны гомеремдә дә күргәнем юк! – дип, Фатыйма төргәкне Сәеткә кире бирде.
– Әни, карышмыйча гына алып куй, зинһар өчен, дим. Сезгә булган бурычымны гомеремдә дә түләп бетерә аласым юк!
Фатыйма тиз генә табын әзерләде. Йомырка тәбәсе кыздырып алды. Аны Фатыйма үзенчә пешерә: йомыркаларны сыта да, тоз салып агач кашык белән озак итеп туглый. Аннан соң каймак, аз гына сөт өстәп, тагын туглый. Табада сары май кызып чыжылдый башлагач, йомырка катнашмасын сала да, капкач каплап, болгатмыйча гына сүрән утта алтынсу сары төскә кергәнче тота. Сәетнең андый тәмле йомырка тәбәсен беркайда да ашаганы юк.
Аш-суга оста шул Фатыйма. Алансуның бер генә туе да аннан башка үтми иде. Гомере буе кешегә өстәл әзерләргә булышып яшәде. Инде хәзер, Инсаф белән кушылгач, алай йөри алмый. Кунакка баргач, аларны, олылап, табынның иң түренә утыртып куялар. Персидәтел хатыны белән килгән бит. Менә шулай теләгенә иреште Фатыйма. Ирле тормыш шундый була икән! Пар канатлы булып, җилкәңне терәрдәй имәндәй ир ышыгында яшәү рәхәт икән! Мәртәбә икән! Ишек катында сыңар урындыкта утырып, савыт-саба җыешып, кунак көйләшеп утыру түгел инде бу. Табында аны кабат-кабат җырлаталар:
– Әйдә, Фатыйма, «Бибисара»ны җырла әле. Иллә дә матур итеп, үзәкләргә үткәреп җырлыйсың шул җырны!
Нигә җырламасын, җырлый Фатыйма:
Яна күмер, уза гомер,
Узган гомер бичара.
Узган гомер дә жәл түгел –
Бәхетең җуйсаң, ни чара?
Аһ, җаныем, Бибисара,
Бәхетең җуйсаң, ни чара?
Табын янындагы тол хатыннар тыела алмыйча елыйлар, заяга узган гомерләрен, югалган бәхетләрен кызганып, табын түрендә шәп ире янында утырган Фатыймадан көнләшеп елыйлар.
Сәет табын янына, элек утыра торган урынына утырды. Өйдә салкынча, рәхәт. Әнисе табынга бар булган сыен тезгән. Үзе, бәхете ташып торган күк күгәрчен кебек, гөрли генә.
– И Сәет улым, ярый әле кайткансың. Кайта алмасаң, табыныбызның бер кырые китек булыр, туйның яме китәр иде. Фираямның бәхете дә ким булыр иде. Кызымның туена нур өстенә нур булдың! Өлкәнәйгән көнемә калган икән бар бәхетем! Синең дә, Фираямның да бәхеткәйләрегез булсын! Тигез яши күрегез! Тупырдатып балалар табыгыз! Балаларыгыз ишле булсын, улым! Туганлы булсыннар. Менә сез дә абыйлы-апалы булдыгыз, Аллага шөкер! Мәрьямең белән матур, тату яши күрегез, наным!
Фатыйма, «наным»ны куша-куша, матур сүзләрен тезде дә тезде. Сәетнең йөрәгенә сары май булып ята аның сүзләре. Ул туган төбәгенең җырлап торган ягымлы сөйләмен үзәкләре өзелеп сагынган иде. Фатыйма апасының ике сүзнең берендә «наным» сүзен кыстырып сөйләве бала чагының авыр, ләкин җанны авырттырырдай рәхәт вакытын искә төшерә. Үзәкләре өзелердәй булып әнисен юксынганда, Фатыйма аны:
– Үсәрсең, наным, авыр чаклар бер үтеп китә ул. Зур кеше булырсың, бер дә кайгырма, наным, – дип кочаклап сөя торган иде.
Сәет башкортларның «һау-һау»лап сөйләшүләренә күнегә алмады. Аңласа да, сөйләшергә өйрәнсә дә, әллә ничек ят иде аңа бу сөйләм. Инде менә Мәрьям белән, әби-бабасы белән аралары суынып бара. Торып бетерә алырлармы, юкмы – ир үзе дә белми. Ичмасам, балалары да юк.
Әтисе эштән кайтканчы, әнисе белән бабасының каберләренә барып, догалар кылып кайтырга ниятләде. Әнисе үлгәнгә дә инде ни гомер узган! Еллар берсен-берсе алыштыра-алыштыра үтәләр. Әнисенең хәтеренә мәңге онытылмаска уелып калган сурәте дә, вакыт томаны артына күчеп, акрынлап эреп югалып бара. Сәет хәзер аның күзләренең төсен дә хәтерләми. Бары тик ак ябык куллары белән Сәетнең башыннан сыйпаганы гына исендә калган. Куллары гел салкын була иде әнисенең.
– Улым, ятимнәр каласың инде. Дөм ятим каласың! Ничекләр генә гомер итәрсең, балам? – дип, Сәетне күкрәгенә кысып, үкси-үкси елый торган иде әнисе. Дөп-дөп итеп тибә иде әнисенең йөрәге, тигез итеп түгел, туктый-туктый тибә иде. Әнисенең йөрәге туктап торганда, яңадан тибә башлавын коты чыгып көтеп тора иде малай. Йөрәге туктар да, әнисе, Сәетне ятим калдырып, үлеп китәр дип курка иде.
Әллә кайдан, тирәннән, йөрәгенең түреннән үк сулкылдап, ухылдап, актарылып калка балачак хатирәләре. Әнә, Сәет, нәни кулларын әнисенең күкрәгенә куеп, ватык сәгать кебек типкән йөрәк тибешен тоеп тора – тук-тук, тук-тук, аннан күпмедер вакыт тынлык урнаша. Ул арада малай үз йөрәгенең саңгырау гына тибешен ишетә: тук-тук. Әнисенең йөрәге туктап торганда, аныкы тибә. Сәеткә үзенең йөрәк тибеше әнисенең гомерен саклый кебек тоела.
Мәрьямгә өйләнгәч кенә белде: әнисендә аритмия чире булган икән. Әнисенең моңсу күзләрендә улына таяныч булып яшисе килү теләге утлы күмер кебек көйрәп торгандай тоела иде нәни малайга.
Гомер дисбесе төймәләрен тискәрегә тарта-тарта, артка таба чигерә-чигерә, үз уйларыннан уелып, зиратка кадәр барып җиткәнен сизми дә калды Сәет.
Әнисенең кабере караулы. Фатыйма апасы төрле-төрле чәчәкләр утырткан – резедәләр, лалә чәчәкләре, раушаннар. Кабер ташында канатына көрән сипкелләр сибелгән ак күбәләк утыра.
– Әниеңнең җаны күбәләк булып кайтыр, – дигән иде Каракай әбисе.
Әллә чынлап та шулай, әнисенең җаны, улының кайтканын сизеп, кояшта җылынган ап-ак кабер ташына Сәетне каршыларга көрән сипкелле ак күбәләк булып чыгып утырган микән?
– Менә, әни, тагын кайттым, сине, туган туфрагымны сагынып кайттым. Мин хәзер синең яшеңдәмен, әни. Син минем күңелемдә һаман шулай яшь килеш калырсың, ә мин еллар узган саен картая барырмын.
Сәет кабер ташында утырган ефәк канатлы күбәләккә учын куйды. Күбәләк очып китмәде, Сәетнең кулына күчеп утырды да тынып калды. Озак карап торды күбәләккә егет. Әнисе белән сөйләшкән кебек, күбәләк белән сөйләште.
Аннан бабасының, Каракай әбисенең, башка туганнарының каберләренә барып, һәркайсына аерым-аерым дога кылды да, әрвахлар белән саубуллашып, зират капкасына таба атлады.
Шул вакытта, сандугач тавышын басып, өзеп-өзеп козгын кычкыра башлады.
– Кемнәрнең җанын сорыйсың тагын, юньсез нәрсә! Зиратка килеп, җаннарга шом салып коңгылдамасаң, башка урын юкмыни соң сиңа? – диде Сәет, кәефе кырылып.
Сәет, зираттан чыгып, шактый юл үткәч тә, козгын тавышы әллә ни гомер яңгырап торды.
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина-Морат.