Зәйтүнә, кияүгә чыгып, бер ел узуга, ир бала тапты. Сары чәчле зәңгәр күзле малайга «Сергей» дип исем куштылар. Яшь хатын карышып караса да, каенанасы:
– Бабасының исемен кушабыз – бездә гадәт шундый, – диде. – Инде ничә ел Василий синең дивана әниеңне караша, рәхмәт әйт, – дип, авызын томалап куйды.
Менә шулай итеп, урыс малае Иванов Сергей Васильевич якты дөньяга аяк басты. Бала янында күбрәк каенана булды, шуңа күрә Серёжаның теле дә «мама», «папа» дип ачылды. Зәйтүнә күп вакытта әнисе янында яисә эштә. Эштән өйгә кайтуга, тавык чүпләп бетерә алмаслык хатын-кыз эшләре көтеп тора. Шулай итеп көн артыннан көн туды, айлар, еллар уза торды. Сергейга ике яшь тулганда, кызлары дөньяга аваз салды. Анысына татар исеме кушуга тагын каршы килделәр. Исеме каенанасының әнисе хөрмәтенә Надежда булды – Иванова Надежда Васильевна. Монысының да теле «мама, папа, баба» дип ачылды.
Зәйтүнәнең үзе белән дә татарча сөйләшүче кеше юк: өйдә – русча, эштә – русча. Төннәрен әнисенең авырмаган вакытта әйткән сүзләре исенә төшә:
– Кызым, монда кала күрмә, Казанга кайт, татар егетенә кияүгә чыгарсың. Картайгач, барыбер үз диненә кайта кеше. Өеңнең бер почмагына икона элеп куеп чукына башласалар, бик читен булыр. Үз динеңә хыянәт итә күрмә, балам!
Зәйтүнәнең күз яшьләре мендәренә тама. Васяның: «Ник елыйсың, Зайтуна?» – дигәненә җавап бирми. Көннән-көн иреннән суына баруын тоя ул.
Әнисе хәзер бөтенләй берни белешми. Аны ире белән чиратлашып саклап торалар.
Каенанасы кухняларының бер почмагына тәре элеп куйды. Бәйрәм көннәрдә шәм яндыралар, өйгә шәм исе чыга.
* * *
Укуын тәмамлап, диплом алган Сәетне Башкортстанның Салават шәһәрендәге химия заводына инженер итеп җибәрделәр. Башкортларның телләренә, ничектер «һау-һау» итеп сөйләшүләренә тиз генә ияләшә алмады егет. Ләкин тиздән башкортларның моңлы җырларына, мәһабәт Урал тауларына, курай моңына гашыйк булды.
Көннәрдән беркөнне кино карарга баргач, янәшәсенә бер кыз килеп утырды аның. Фильм сугыш турында иде. Кыз вакыт-вакыт күзләрен сөртә. Сәет күз кырые белән генә кызга карап ала. Озын чәчләрен иңенә толым итеп салган, Зәйтүнә кебек кап-кара күзле иде кыз. Сәетнең йөрәге кысылып куйды: Зәйтүнәгә охшаса да охшар икән! Кем икән бу чибәркәй?
Фильм тәмамлангач, залдан чыгып барганда, Сәет:
– Бу чибәрнең исеме кем була инде? – дип сорамыйча булдыра алмады.
– Сез һәрбер кыздан шулай исемен сорыйсызмы? – диде кыз, елмаеп. – Бик кызыксынсагыз – Мәрьям булам мин.
– Исемегез бигрәк матур икән, үзегез кебек. Минем бер танышыма охшагансыз. Сезне озатып куярга буламы?
Кыз елмайды:
– Мин монда туып үстем, адашмамын. Алай да озатыгыз соң, бергә-бергә күңелле булыр.
Суы түгелгәнгә елап торган Зәйтүнә түгел бу, бик чая күренә.
Кичке Салават урамнарында озак йөрделәр алар. Чибәркәй Сәет эшләгән заводтагы баш инженерның кызы булып чыкты. Бөтен нәрсәдән кызык табып чыркылдап көлә торган көләч кыз. Киемнәре дә үзенә бик килешеп тора. Кулындагы кечкенә сумкасын селти-селти, Сәеткә туган шәһәре, Йөрүзән суының гүзәллеге турында озак сөйләде Мәрьям. Егет аның башкортча сөйләгән сүзләренең кайсын аңлап, кайсын аңлап бетермичә, тавышының аһәңенә сокланып тыңлады да тыңлады. Үзе:
– Алай икән, – дип җөпләп барудан узмады.
Кыз медицина институтын тәмамлаган икән. Сәеттән ике яшькә өлкәнрәк. Алар көн саен диярлек очраштылар. Көз көне авылга бергә кайттылар.
Өйдәгеләр ел буе кайтмаган Сәеткә бик шатланды. Мәрьямне кем дияргә дә белмәделәр.
– Балам, сине күрмичә үлеп китәрмен, дигәнием инде, – диде шактый картая төшкән Каракай әби. – Күрәсем бик килде, бик сагындым үзеңне. Нинди матур кыз алып кайткансың! Сөбханалла, бигрәкләр дә Зәйтүнәмә охшаган. Ходайга шөкер, ахирәт сәфәренә чыкканчы күреп калдым үзегезне, – дип, кабат-кабат сөйләнде әбекәй. – Инде бүтән күрешмәсәк, бәхил булыгыз, балалар. Озын-озак гомер иттем, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем бик зур. Рәхәтен дә, хәсрәтен дә күп күрдем. Инде сезгә кала дөнья. Тату яшәгез – татулыкка ни җитә!
Рәхәтләндереп кунак иттеләр яшьләрне. Көн саен диярлек мунча яктылар. Әтисе сарык суйды. Фатыйма көн дә мич алдында кайнашты. Токмачлы аш, бәлешләр пешерде. Кая утыртырга белмәделәр егет белән кызны.
Сәет белән Мәрьям көн саен кичке уенга чыктылар. Авылда яшь гармунчылар үсеп җиткән. Икешәр, өчәр түгәрәк җыелышып «Наза – Зәлилә» уйныйлар. Тыпыр-тыпыр бииләр, клуб бакчасы гөр килеп тора.
Сагынган иде Сәет гармунлы авыл кичләрен. Үзенең дә гармун уйныйсы килеп китте. Сәетнең авылда абруе зур. Алансуда туып үскән ятим Хыялый Сәет, соңыннан Чатан Сәет зур заводта инженер дәрәҗәсенә җитсен әле! Әнә, бер читтә Хәния басып тора. Кыз әле һаман ялгыз. Утлы карашы белән яндырып карый Сәеткә. Тик бу юлы салкын гына исәнләште.
Фатыйма Сәеткә Хәниянең сүзләрен җиткергән иде:
– Үсмер чактан үлеп яраттым Сәетне. Ничә егет сүз катып карадылар, күңелем тартмый башкаларга.
Киләчәктә бәхетле булсын иде. Акыллы, әйбәт кыз.
Клуб бакчасында яшь кызлар очына-очына бииләр. «Уналтыда, унҗидедә кызның матур чаклары» дип, юкка гына җырламыйлардыр. Егермедән соң акыл утыра башлый, үсмер вакытта бертөрле күренгән әйберләр башкарак төсмер ала, үзгәрә. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай тиеш, – дип уйлап куйды Сәет.
Ул гармунчы егеттән гармун сорап алды да Зәйтүнәгә багышланган көйне уйнап җибәрде. Күңелләрне өздереп, моңлы итеп уйнады егет. Күңелендәге уфтану, сөйгән ярын югалтудан әрнегән йөрәк сыкрануы һәм мәңгелеккә аерылышу ачысы – барысы бергә гармун телләреннән моң булып түгелде. Әллә җырлады тальян, әллә елады…
Хәния аңлады: Зәйтүнәсе белән хушлаша инде бу. Нинди чибәр кыз ияртеп кайткан, өйләнә ди. Хәниянең өмете өзелде. Соңгы кайтуында Зәйтүнәсенең кияүгә чыкканын белеп, янына килгәннән соң, көн саен хат көтте ул Сәеттән, бүген булмаса, иртәгә язар дип көтте. «Вакыты юктыр», – дип, үзен-үзе юатты. Менә хәзер барысы да бетте. Өмет өзелде.
Сәет Мәрьямгә дәште:
– Әйдә, Ялантауга менәбез, чишмә җырын тыңларбыз. Ялантау өстендәге калкулыкка ай килеп куна да, тау мәчет манарасына охшап кала, шуны сиңа күрсәтәсем килә.
– Хыялый да инде син, Сәет! Чишмә җырлый беләмени? Калкулык та мәчет манарасы була алмый. Әллә нинди сәер син, – дип куйды кыз. – Әйдә, өйгә кайтып йокларга ятыйк. Монда миңа неинтересно.
Сәетнең йөрәгенә салкын су сиптеләрмени – кызның эчке матурлыгы артында ниндидер җансызлык, салкынлык бар иде.
– Әйдә, алайса, син кереп ят. Фатыйма апа урын җәеп куйгандыр. Ә мин Ялантау буйларын бер әйләнеп кайтыйм әле. Бик сагындырды.
Мәрьям өйгә кереп китте, ә Сәет Ялантауга юнәлде. Чишмә белән күңеленнән озак сөйләште егет. Урал таулары нинди биек, матур булсалар да, алар барыбер Ялантауга җитми. Эх, алыштырып буламыни соң үзең туып үскән төбәкне!
Авыллары Алансу, ана күкрәгенә сыенган бала сыман, Урыстау белән Ялантау куенына сыенып утырган. Бер ягыннан талгын гына Мишә елгасы ага. Ташлыгында бабасыннан качырып алып чыккан җәймә белән күпме ташбаш балыгы тотылган. Күпме юсаң да, ул җәймәне агартып булмас иде! Бабасы бер яктан орыша, икенче яктан балыкларны чистартып кыздырып бирә дә:
– Ярар, бер әбәд булса да үтәр, синең тешләр нык, – дип, күңелен үсендереп җибәрә иде.
Бабай, бабай! Күрә алмадың бит оныгыңның егет булганын!..
Озак йөрде егет Ялантау буйларында. Ай яктысында бәхет чәчәген дә эзләп карады. Тик күпме генә эзләсә дә таба алмады. Зәйтүнә үзе бәхет чәчәге булгандыр, күрәсең… Аны югалтмыйча саклап торасы иде дә бит… Үткәннәрне кайтарып булмый шул.
Мәрьям белән Сәетнең арасы көннән-көн якыная барды. Кыз чибәрлеге, чаялыгы, үзен иркен тотуы белән егетнең йөрәгенә үрләде. Ләкин Зәйтүнә урынын яулап ала алмады. Зәйтүнәгә охшаган, тик ул түгел…
Кайтып килгәндә, Ялантауга янә борылып карады егет. Ай калкулыкка менеп кунган да, ямансулап, моңсуланып, Сәет белән Зәйтүнәне көтә. Ләкин яшүсмерләр беркайчан да килмәячәкләр. Беркайчан да!
Хуш, яшьлек, хуш, Зәйтүнә! Алда – яңа тормыш. Нәрсә көтә аны? Ләкин шунысы билгеле: бу Зәйтүнә белән бергә хыялланган тормыш булмаячак.
* * *
15 өлеш
Сәет белән Мәрьямнең туйлары гөрләп узды. Салаватка әтисе белән Фатыйма апасы, Фирая килделәр. Авылдан килгән кунакларның ресторанда узган мондый бай туй өстәлен күргәннәре юк иде әле. Чәнечке-пычакларны ничек тотарга белмичә, гомерләрендә күрмәгән ризыкларга шаккатып утырдылар. Кияү белән кәләшнең матурлыклары күз явын алырлык. Мәрьямнең өстендә ялтырап торган кыйммәтле ташлар белән бизәлгән туй күлмәге. Биле нечкә, өзелердәй булып тора. Сәет исә ак күлмәк, кара костюм-чалбардан, карага аркылы ак сызыклар төшкән галстук таккан.
– Хәят ахирәтем, күрә алмадың бу бәхетле көннәрне! – дип уфтанып куйды Фатыйма.
Кызның әти-әнисе кәттә кешеләр икән. Яшь белгечләргә фатир да алып бирмәкчеләр.
– Без үзебезнең тарафтан бердәнбер кызыбызга һәм хәзер инде улыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырбыз. Алар беркайчан да интегеп яшәмәсләр, – дип тост әйтте кода.
Инсафның күңеленә авыр булып китте. Гомумән, аларга әллә ни игътибар бирүче булмады. Затлы кунаклар алдында аларның киемнәреннән, авылча кычкырып сөйләшүләреннән кода бераз уңайсызланып та куйды бугай. Фатыйма, үзенең авыр эштән яргаланып беткән кулларын күрсәтмәс өчен, ризыкларга үрелмичәрәк утырды. Тирә-ягында утырган ап-ак беләкле, кызыл тырнаклы хатыннар аңа җирәнеп карыйлардыр кебек. Хатынының халәтен аңлаган Инсаф:
– Аша, әнә алар, авылга кайтып, синең кебек сыер савып карасыннар – тырнаклары тиз сынар, – дип, бераз күңелен күтәреп җибәрде.
Сәет берничә мәртәбә әтиләре утырган өстәл янына килде:
– Сезгә монда күп кеше арасында игътибар да җитми, ахры. Шуңа күрә оялып тормагыз, ашап-эчеп, күңел ачып утырыгыз. – Егет үз туганнарының бу мәҗлестә уңайсызланып утыруын, шуңа күрә дә күңелләренең төшенке булуын сизә иде. Егетнең күзләре дә никтер сагышлы, бу туйга әллә ни сөенми дә кебек ул. Туйга кадәр Мәрьямнең әтисе Сәеткә:
– Син безгә «әсәй, инәй» дип дәшәрсең, – диде.
Сәет кырт кисте:
– Безнең якта «әби, бабай» дип әйтү гадәткә кергән. Ә эштә исемегезгә әтиегезнең исемен кушып дәшәрмен. Ачуланмагыз.
Инсаф Сәетнең кодага биргән җавабын хуплады. Улын бу кәттә кода белән бүлешәсе килми иде аның.
Сәет туганнарын күп күчтәнәчләр төяп, олылап, җиңел машинада вокзалга төшереп куйды. Саубуллашканда, бераз уңайсызланган кыяфәттә сөйләште:
– Бик зур рәхмәт сезгә, үпкәләп китмәгез. Мин сезне, Алансуны бик сагынам. Отпуск алу белән кайтырмын. Кайтырбыз, – дип, үзен төзәтеп куйды.
Поезд акрын гына кузгалып китте. Сәет калды. Хәзер инде елына бер генә тапкыр күрешерләр. Анда да бер, ике атна. Шактый озак вакыт үз уйларына батып, сөйләшмичә бардылар.
Беренче булып тәмле телле Фатыйма сүз башлады:
– Без нишләп балтабыз суга төшкән кешеләр кебек утырабыз әле? Үзебезчә, пычак-чәнечкесез генә ашап-эчеп алыйк әле. Улыбыз югалып кала торган егет түгел, Аллага шөкер!
Юл күчтәнәчләрен чыгарып, купе өстәленә тезделәр. Күңелләре күтәрелеп китте. Борчылырга урын юк: Сәет башлы-күзле булды – куанырга гына кала. Үз көннәрен үзләре күрерләр.
Фирая дәшми-тынмый барганнан соң әйтеп куйды:
– Әни, Инсаф абый, инде минем дә яшем җиткән. Киләсе атнада без егетем белән авылга кайтырбыз дигән идек… Сездән хәер-фатиха сорарга. Ул – бик әйбәт егет, сезгә ошар дип уйлыйм.
– Син башта товарыңны күрсәт, шуннан соң бәя куярбыз, – диде Инсаф, елмаеп.
* * *
Зәйтүнәнең әнисе дә бакыйлыкка күчте. Үләренә ике көн кала кызы янына килде дә:
– Кызым, ник безнең кухняда тәре тора ул? Без әллә чиркәүдә торабызмы? Теге урыс ник безнең өйдә йөри? Куркам мин ул урыстан, әйт, чыгып китсен! Әйдә, кызым, кайтып китик моннан. Үз өебезгә кайтыйк, әтиең янына. Торма, балам, чиркәүдә. Бу марҗа кызын, урыс малаен монда калдыр. Үз балаңны тап! Мин әйттем бит сиңа, үз Казаныбызга кайт, үз илебезгә кайт, дидем. Тыңламадың шул мине. Тыңламыйча хараплар булдың, кызым. Үзем дә инде. Балаңны чиркәүдә тот, имеш! Тузга язмаганны! Әнкәй ни әйтер? Өйгә дә кертмәс!
Зәйтүнә, аптырап, әнисенә карады. Әнисенең күзләре, сау чагында кебек, ап-ачык итеп, элеккечә карап торалар.
– Әни, әни, – диде Зәйтүнә. – Ни турында сөйлисең син? Чиркәү түгел бу, безнең өебез. Үзебезнең әти белән гомер иткән фатир. Ник, танымыйсыңмыни? Менә әти белән сезнең йокы бүлмәгез, ә монысы – минем бүлмәм. Менә монысы – безнең зал. Телисеңме, әни, мин сиңа «Шахта» көен уйнап күрсәтәм. Әйдә, әни җаным, утыр әле менә бу йомшак креслога. Әйдә әле, җаннарыбыз туган туфракны, Алансуыбызны айкап кайтсын әле!
Зәйтүнә әнисен йомшак кәнәфигә утыртты да, кара пианино каршындагы түгәрәк утыргычка утырып, «Шахта» көен уйнап җибәрде. Күз алдына Алансу, Ялантау, челтер-челтер аккан чишмә тавышы, Сәет, Ялантауга менеп кунган ай килде. Күзләреннән ихтыярсыз яшь акты. Кәнәфидә утырган әнисе кушылып җырлады:
Шахтёр егет күмер чаба,
Кемнәр ала исәбен?
Гомерем бетеп таш басмаса,
Ташламам, җан кисәгем!
Зәйтүнә селкенергә дә куркып уйнады да уйнады. Урыныннан кузгалса, әнисе тагын акылын җуяр дип курыкты.
Әнисе җырлап туктады да үксеп елап җибәрде.
– И Раббым, Аллам, әтиеңне таш басты бит, кызым. Ничекләр итеп ансыз гомер итәрбез! Минем әтиеңнән башка яшисем дә килми. Озак тормам кебек. Мине озаткач, Казанга кайтып кит. Калма монда, чит җирдә, яме, кызым!
Зәйтүнә борылып караса, әнисенең күзләреннән яшь ага, үзе әтисенең стенага элеп куйган сурәтенә караган.
Зәйтүнә, килеп, әнисен кочып алды:
– Әни, әни! Син мине таныйсыңмы?
– Бәй, нишләп танымаска! Син – минем кызым Зәйтүнә. Мине тилергән дип уйламыйсыңдыр ич?
– Әни, Василий – минем ирем, ә болары – минем улым һәм кызым.
Әнисе акылыннан китеп торган ун ел вакытны белми иде.
– Кызым, урыска кияүгә чыктыңмыни? Ник инде, балам? Хараплар булгансың! Чиркәүгә барып чукындың дамы? Бу балалар да чукынганмы? Раббым, бер Аллам, теге дөньяга киткәч, ни дип җавап бирермен? Анда әйтерләр икән: баласы эшләгән гөнаһлар өчен анасы җавап бирергә тиеш, ник өйрәтмәгән, дип.
Зәйтүнә әнисен тынычландырды:
– Юк, әни, нишләп чукыныйм ди мин! Балаларым да мөселман динендә. Иремне дә Васыйл дип йөрибез. Аллага шөкер, әни. Зинһар курыкма, әни җаным! Тыныч була күр! Менә оныкларың – Наҗия, Самат. – Хатын кызы белән улын әнисе каршына китереп бастырды.
Әнисе зәңгәр күзле сары чәчле балаларга карап торды да, исе китмичә генә:
– Алай икән, синең балалар икән, – дип, башларыннан сыйпагандай итте.
Зәйтүнә каенанасының балаларын чиркәүгә алып барып чукындырып кайтуы турында хәбәрдар түгел иде.
– Әйдә, әни, чәй эчеп алыйк, – диде Зәйтүнә, кухня якта чәйнек сызгыра башлагач.
Табынга утырдылар. Кыз әнисе алдына сөтле чәй ясап куйды, тәм-томнарны табынга тезде. Чәйне чынаяк тәлинкәсенә бүләм дигәндә, әнисенең почмактагы тәрегә күзе төште. Ул акрын гына урыныннан торды да, артсыз урындык куеп, лампададагы тәрене кулына алды.
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, – дип кабатлый-кабатлый, аны тастымалга төреп, ишек катына чыгарып куйды. Кулларын юып килгәч:
– Кызым, әйт урысыңа, бу тәресен чиркәүгә илтеп бирсен. Үзең: «Бу – безнең өй, ирем мөселман булды», – дисең. Ник алайса безнең өйдә тәре тора? Дөрес түгел бу, балам, алдыйсың бугай. Кил әле монда, үз күзләрем белән күрим әле, – дип, кызының күлмәк түшендәге төймәләрен ычкындыра башлады.
– Аллага шөкер! Әле үзең дә тавык тәпие такмадыңмы икән, дип кайгырган идем. Әлһәмдүлиллаһи, биргәнеңә мең шөкер, – дип, чәй эчәргә утырдылар. Озаклап эчтеләр чәйне, элеккечә сөйләшә-сөйләшә эчтеләр.
– Җәйгә авылга кайтырбыз. Анда безне сагынганнардыр. Үзем дә шундый өзелеп сагындым, кызым. Әнине, Фатыйма апамны, Мишә буйларын, Ялантау чишмәсен. Бәлки әле, фатирыбызны Казанга алыштырып булыр. Һава җитми миңа монда! Тыным кысыла.
Сания тынып калды. Зәйтүнә күтәрелеп караса, әнисенең җыерчыклы яңагы буйлап күз яшьләре тәгәри.
Кыз әнисенә Каракай әбинең үлеме турында бер сүз дә әйтмәде. Ун ел буе берни белешмәгән, кызын да танымаган, киявен «әти» дип йөргән әнисенең кинәт кенә акылына килүе Зәйтүнә өчен бер могҗиза булды. Ул, әнисен кочаклап, озак елады.
– Әнием, җаныкаем! Әйдә, тагын сөйләшеп утырыйк әле, авыл турында, Ялантау турында. – «Сәет турында…» дип әйтмәкче булган иде дә, тынып калды: әнисе Сәетне белми бит. Теге чакта аңа Сәет турында сөйләргә җитешә алмый калды – әнисе, әтисенең үлемен күтәрә алмыйча, акылга җиңеләйде.
Озак сөйләштеләр әниле-кызлы ул көнне. Күпме сөйләшсәләр дә, сүзләре бетмәде.
Әнисе ун ел элек Зәйтүнә җыеп куйган намазлыкны сорап алды. Озаклап намаз укыды. Әрвахларга дога кылды. Кызына, кияве Васыйлга, оныклары Самат белән Наҗиягә, әнисе – Каракай әбигә, имчәктәш туганнарына озын гомер, бәхетле-сәгадәтле тормыш, саулык теләде. Авылдан алып килгән шәмаилен таптырды. Табып бирде Зәйтүнә шәмаилне, Коръән белән бергә төреп салып куйган урыннан – иске чемодан төбеннән алып бирде.
Сания башта, бисмиллаһ әйтеп, шәмаилне элекке урынына элеп куйды. Аннан тастымалга төрелгән Коръәнне алды.
– Әнине күргән сыман булдым, кызым, – дип, «Фатиха» сүрәсен укыды. Аннан соң эчке бер мәкам белән ясин укый башлады:
– Ясин, вәл курьәни хәким. Иннәктә ләминәл мөрсәлинә…
Өйгә нур кунды. Зәйтүнә туктый алмыйча елады да елады. Үзенең тормышы турында озак уйлады ул. Аның җанына, тәненә мөселманлык әнисенең күкрәк сөте, әбисенең үгет-нәсихәте, Сак-Сок бәетләре, Йосыф кыйссалары, тәмле телле Фатыйма апасының җырлары белән балачактан ук иңгән иде ләбаса! Нишләде соң ул? Кайда ялгышты?..
Әнә, әнисе Коръән укый. Җаны канат какты кызның! Әнисе балаларын татарча сөйләшергә, догалар укырга өйрәтер. Аңа бит балаларын үзенчә тәрбияләргә мөмкинлек булмады. Улы белән кызының ничек үскәнен дә белмичә калды. Йә әнисен саклады, йә эштә булды. Нигәдер каенанасына да каршы килә алмады. Ул тәрене өй почмагына элдермәсә була иде ләбаса! Бәреп үтермәсләр иде әле. Имеш, Василий әнисен караша! Аннан башка бер нәрсә эшли алмый, янәсе. Шулай аңкы-миңке ун ел үтеп тә киткән.
Ә балалар урыс җанлы булып үсәләр! Алла боерса, барысы да үзгәрер. Әнисе янында улы белән кызы да татар телен өйрәнер. Әнисе генә сау булсын!
Зәйтүнә эшкә җыенды. Әнисен өстеннән бикләп китәсе итте. Моңа кадәр әнисен караучысыз калдырганнары юк иде. Бүген күңелендә тынычлык, рәхәт бер хис. Хатынның күңелендә элеккеге кебек җан тынычлыгы.
Алла боерса, җәйгә авылга кайтып киләсе булыр. Авыл һавасының, Ялантау чишмәсенең, болындагы аллы-гөлле чәчәк исләренең шифасы тияр әнисенә. Балаларына әбисенең туган җирләрен күрсәтер.
* * *
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина - Морат