Литература
21 Мая 2022, 07:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

12 өлеш Өченче курста укыганда, Сәетнең сул аягы да бераз тыңлый башлады, уң аяктан калышмаска тырышкан кебек. Егет үзе дә сизә: көне-төне спорт белән шөгыльләнү, дәвалану үзенекен итә. Аягына ныграк басып йөри башлады, таягын да тулай торак бүлмәсендәге шкаф артына ук тыгып куйды. Яңадан кирәге генә чыга күрмәсен! Кыюлыгы кайтты: сүзен өздереп сөйләшә, әйтәсен беркемнән дә оялмыйча әйтә. Күкрәге киңәйде, мускуллары уйнап тора егетнең.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
Өченче курста укыганда, Сәетнең сул аягы да бераз тыңлый башлады, уң аяктан калышмаска тырышкан кебек. Егет үзе дә сизә: көне-төне спорт белән шөгыльләнү, дәвалану үзенекен итә. Аягына ныграк басып йөри башлады, таягын да тулай торак бүлмәсендәге шкаф артына ук тыгып куйды. Яңадан кирәге генә чыга күрмәсен! Кыюлыгы кайтты: сүзен өздереп сөйләшә, әйтәсен беркемнән дә оялмыйча әйтә. Күкрәге киңәйде, мускуллары уйнап тора егетнең.
Институтның һәвәскәрләр түгәрәгенә йөри, җырлый һәм гармунда уйный. Бөтен фәннәрдән дә бик яхшы билгеләренә укый. Группаларында староста итеп сайлап куйдылар үзен. Ел саен институттан әтисенә рәхмәт хатлары килеп тора. Әтисе сөенеп туя алмый. Сәетнең хатларын Фатыйма белән бергә укыйлар. Инсаф хәзер элек Сәеткә булган мөнәсәбәтен исенә төшермәскә тырыша.
– Эх, бабасы белән әнисе исән булсалар, ничек куанырлар иде! Башлары күккә тияр иде җаннарымның, – ди Фатыйма, – исән түгелләр шул. Теге дөньяда да җүнле кешеләр кирәктер, күрәсең!
Фатыйма Инсафка йорт эшләрендә булыша: сыерын сава, сөтен аертып, май, катык, эремчек ясый. Үзенең сыеры картайгач, сатып җибәрде. Бик күп сөт бирә торган акыллы, күндәм сыер иде. Суярга җөрьәт итмәде. Сыерның муенына сүс аркан тагып, ат арбасы артына бәйләп чыгып киткәндә, каерылып, каракучкыл-шәмәхә күзләре белән Фатыймага карап, кызганыч итеп мөгрәде игелекле мал. Шул вакытта нечкә күңелле Фатыйма, сыерының күзләреннән яшьләре түгелергә торганын күреп, үзе дә елап җибәрде. Гүя сыер:
– Җибәрмә мине, ияләнгән абзарымда калдыр. Мин сине ничә еллар туендырып тордым?! Нигә соң сез, кешеләр, шундый каты бәгырьле? Без сезне ашатабыз, болыннардан сезгә шифалы сөт җыеп алып кайтабыз, ә сез, кирәгебез калмагач, безне суеп ашыйсыз яки сатып җибәрәсез! Каты бәгырьле сез, кешеләр, – дип әйтә кебек.
Сыерны алып китәргә килгән Кәвәл керәшене эшне тиз тотты:
– Ит комбинаты иртәнге якта гына кабул итә. Колбасныйга илтеп тапшырырга өлгерергә кирәк.
– Му-у, му-у-у, – дип мөгрәде сыер, җилкапкага таба борылып.
Фатыйма абзарга кереп үкереп елады.
Эндәшмичә генә чыгып китеп булмыймыни соң, нигә гомере буенча интегеп яшәгән хатынның йөрәгенә яра саласың? Шул сыеры белән кеше белән сөйләшкәндәй сөйләшә иде бит Фатыйма. Аңарга бер авыр сүз дә әйткәне булмады. Саварга утырса:
– Әйдә әле, бәгырькәем, никадәрле сөт алып кайткансың, рәхмәт төшкере, – дип сауды. Ә иртәләрен: – Бар, җаныкаем, болыннарда иркенләп йөреп кайт, абзарда ятма, – дип, көтүгә куды.
Сугыштан кайтмаган, бер тапкыр үбешмичә дә калган ир-егеткә бирәсе назын бирде ул сыерына. Ә бу керәшен мужигы, йөрәген телеп, җанын рәнҗетеп алып чыгып китте.
Абзар кырыена кагып куйган казыкта сыер тышавы нәүмизләнеп эленеп калды. Абзарда җанга якын сыер һәм тирес исе!
Өйгә керде Фатыйма. Тәрәзә янында яткан Каракай әби:
– Алып киттеләрме, кызым? – дип сорады. – Әйбәт мал иде, игелеген күрсеннәр.
Фатыйма сыерны ит комбинатына алып китүләре турында әйтмәде.
– Шулай була күрсен инде, – дип, әллә әнисен, әллә үзен юатты.
Ул көнне кулыннан эше төште хатынның. Тизрәк кич җитсә, көтү кайтса, Инсафның сыерын саварга барыр. Сыерның кайнар тыгыз җилемен җылы су белән юар да үзенең сыерын исенә төшерер. Чиләк төбенә бәрелгән сөтнең зең-зең иткән тавышы күңелен күтәреп җибәрер. Сыер сауганда, зеңгелдәп чиләккә төшкән сөтнең моңын үзе сыер тотмаган адәм баласы аңлый алмый. Үзенә бертөрле көе бар аның. Буш чиләк төбенә нәзек сөт җебе башта зеңгелдәп төшә. Чиләкнең төбе күмелә башлагач, зеңгелдәү үзгәрә, куера, ә тулы чиләккә инде шаулап төшә. Чиләк өстенә ап-ак, болыттай йомшак сөт күбеге җыела. Ә яңа сауган сөт исе соң! Бәрәкәтле муллык исе!
Менә өйләреннән шул моң, шул ис, шул бәрәкәт чыгып китте бүген. Фатыймага рәнҗегәндәй чыгып китте.
Кичен Инсафларга китте Фатыйма. Ул хәзер һәр кичне көтеп ала, Инсаф та аны сагынып тора сыман. Көтү кайткач, Инсафның сыерын савып алды. Сөтне сөзеп, сөзгән марлясын юып элде дә сепаратка салды. Күңеле бераз ачыла төште. Үз уйларына күмелеп, «Галиябану» җырын көйләп, сепаратның бер улагыннан сөт өсте, икенчесеннән сыек сөт агуын күзләп утырганда, «Нихәл, Фатыйма, саттыңмы сыерыңны?» дигән тавышка сискәнеп китте. Инсаф кайтып кергән дә, ишеккә сөялеп, аны күзәтеп тора икән.
– И норсыз, котымны алдың, сөт белән мавыгып күрмичә дә калганмын! – диде хатын. Тик «норсыз» дигәне бик йомшак килеп чыкты. – Саттым, Инсаф. Сыерым белән бергә җаным чыгып киткәндәй булды. Көтү кайткан вакытны көч-хәл белән көтеп алдым да сезгә йөгердем: көтү кайтканда, сыерың капкадан кермәсә, читен булыр, дип уйладым.
– Бер мал тотып өйрәнгән кешегә сыер малыннан аерылу авыр инде ул, Фатыйма. Бүген үзем дә гел өйгә ашкындым – синең иртәрәк киләсеңне күңелем сиздеме шунда. Минем синең белән сөйләшәсе сүзем дә бар иде. Әйдә, өйгә керик әле.
Күпме еллар инде ялгыз яшим, – дип дәвам итте сүзен Инсаф, өйгә кергәч. – Зинһар, дөрес аңла мине. Чит хатыннар янында аракы эчеп, аңкы-миңке күпме йөрелде, син беләсең. Синең дә тормышың минем аркада заяга узды. Сәет күптән әйтә: «Әти, сез нигә Фатыйма апа белән кушылып тормыйсыз, ике йортка казан асканчы», – ди. Фирая кызыбыз да каршы килмәс. Өең дә бик тузган. Әйдә, никах укытыйк та бергә яши башлыйк. Каракай әби дә урын өстендә, аны да икәү карарбыз. Риза була күр, яме. Сәет белән Фирая авылга кайтмаячаклар – анысы факт. Сак белән Сок кебек яшәмик инде, – дип, сүзен төгәлләде Инсаф.
Фатыйма бу сөйләшүне күптән көтте. Инсафның җылы күз карашын, үзе килеп керүгә, ирнең йөзе яктырып китүен җаны белән сизә иде ул. Үзе дә һәр көн кичне җиткерә алмыйча аптырый түгелме соң?
Ләкин ул каушап калды һәм:
– Кит, булмаганны! Балалардан оят, алар нәрсә әйтер, – диюдән башка сүз тапмады.
– Балалар үсеп җитте, алар бу көнне үзләре дә көтә булыр. А то авылда әллә нинди сүзләр йөри, минем сиңа тырнагым белән кагылганым булмаса да. Маһинур хәерсез тарата бугай ул гайбәтне. Борынгылар, ялгыз хатын кыңгыраулы була, дип бик дөрес әйткәннәр. Риза бул, Фатыйма. Күптәннән әйтергә теләдем, ләкин һаман кыймый йөрдем – синең кире кагуыңнан курыктым. Ялгызыма яшәү авыр. Ир уртасы гына бит әле мин – хатын-кыз назына бик сусадым.
– Әни белән киңәшмичә бер сүз дә әйтә алмыйм, – диде Фатыйма һәм үзе белән алып килгән борчак ашын, салып, Инсаф алдына куйды да өйләренә ашыкты. Аның үзе генә каласы, бүгенге көн вакыйгаларын яңадан башыннан үткәрәсе килә иде. Ул җанының җылына баруын, күңеленә ниндидер бер рәхәт хиснең дулкын-дулкын булып тула баруын сизде.
«Йа Алла! Нинди була икән ул ирле тормыш?» Әтисез үсте, ирсез гомер итте. Ир куенында уяну гына түгел әле ул. Кунакка баргач, аш-су тирәсендә кайнашмыйча, башка хатыннар кебек, түр башында «менә мин кем, минем иңемне куярга имәндәй ирем бар» дип масаеп утыру да. Кызык! Әнисе ни әйтер икән? Кызының ирсез бала табуына да бик хурланып елаган иде бит:
– Йөземә кара яктың! Бу хурлыкны күргәнче, үлемем артык иде, – дип битәрләде. Соңрак «Ярый әле Фирая оныгым бар» дигәч тә… Күрде инде Фатыйманың башлары!
– Фатыйма, иртәгә җавап көтәм, – дип калды Инсаф.
Тәмам караңгыланды. Хатын җәһәт кенә идән-сәкеләрне юып чыгарды. Әллә ничек итеп, дәртләнеп җыештырды.
– Әйдә, әни, чәй эчеп алыйк, – дип, әнисен өстәл янына чакырды. Каракай әби уфылдап урыныннан кузгалды да корама юрган җәелгән сәке читенә килеп утырды. Башта сыерлары турында сөйләштеләр. Игелекле малның бозау чакларын, тана, сыер вакытларын искә алдылар.
– Кызым, чиләндең дә инде курмы әзерләп, бер дә рәхәт күрмәдең. Калхузның иң авыр эше синең җилкәңдә булды. Башка сыер алып тормабыз. Өтерге белән төртеп тишкән тамак юк. Булганы бәрәкәтле булсын. Инде Фираябыз да эшли башлады, – диде әнисе, кызын кызганып.
– Әни, – диде Фатыйма, колак очларына кадәр кызарып, – мине Инсаф кияүгә кыстый бит, син нәрсә дип әйтерсең икән? Үземә генә авыр. Гомер буе син дә ялгыз булдың, мин дә ялгыз… – Фатыйма сүзен әйтеп бетерә алмады, үксеп елап җибәрде.
Каракай әби кулындагы шакмаклы тастымалын күзләренә тидерде:
– Кызым, Фатыйма! Сиңа рәхмәттән башка әйтер сүзем юк. Фираяңны тапкач та, бик рәнҗеттем үзеңне. Каһәр төшкән сугыш! Бөтен дөньяның астын-өскә китерде. Инде миңа рәнҗемә, үзең ничек теләсәң, шулай эшлә. Ялгызлык – яман, Инсафка да бик читендер. Миннән хәер-фатиха. Тик мине нишләтерсез? Үзем генә тора алмам бит, – диде әнисе.
– Әни, җаным, безнең белән бергә торырсың. Инсаф: «Каракай әбине икәүләп карарбыз», – диде.
Фатыймага канатлар үстемени! Ул әнисеннән уңай җавап көтмәгән иде. Каракай әби кызын хурлыкка калдырган Инсафны һаман да күралмый, дип уйлый иде. Бик озын булды аның өчен бу йокысыз төн! Урыстау ягы агарып торды да, кызарып таң атты. Фатыйма, таң беленүгә, ишегалдына чыкты. Бәбкә үләнле ишегалдына мул булып чык төшкән. Чутылдап сандугач сайрый. Бер-берсеннән уздырырга тырышып, әтәчләр кычкыра. Сыер абзарының ишеге ачык – аннан, мөгрәп, сыеры килеп чыгар кебек. Ләкин хәзер сыер юклыгы да хатынны элеккедәй ямансулатмый сыман. Ул күңелендә искиткеч җиңеллек тойды.
Өйгә керсә, әнисе дә йокламый икән:
– Иртә тордың, кызым, әллә бөтенләй йокламадың инде?
– Күзгә йокы керми, әни.
– Шулайдыр, – дип, бер сүз белән генә җөмләсен төгәлләде Каракай әби. Уфылдап борылып ятты да акрын гына «Аятел көрси» догасын укый башлады:
– Аллаһу лә иллә һүәл…
Фатыйма иртүк Инсафларга китте. Шаулатып сыер сауды, сөтне сатарга Шәяхмәт картка илтеп тапшырды. Чәй куеп җибәрде.
Урыныннан торып чыккан Инсафның «Бигрәк иртәләгәнсең бүген, әле көтү куарга шактый вакыт бар» диюенә, «Иртә торганга Ходай биргән», – дип җавап кайтарды.
Инсаф та йокламаган, күрәсең: күзләре кызарган, йөзе йончыгандай күренә.
– Каракай әби нихәлдә?
– Әйбәт, Аллага шөкер! Исән генә яшәп ята.
– Интектермә инде, Фатыйма! Минем нинди җавап көткәнне беләсең бит!
– Әни: «Үзеңә кара, миннән хәер-фатиха», диде.
Инсаф көчле куллары белән хатынны кысып кочаклап алды. Фатыйма да аның кочагыннан чыгарга талпынмады, ирнең куенында эреде дә бетте ялгыз хатын, тәмам юкка чыкты…
Балалар белән сөйләшкәннән соң, Солтан карттан никах укыттылар…
 
Дәвамы бар.
Раивлә Шәйдуллина-Морат
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас