Литература
20 Мая 2022, 07:05

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

10 өлешЗәйтүнә, Фатыйма апасына ияреп, ике тапкыр Казанга барды. Ләкин Сәетне күрә алмады. Табиблар хәле авыр дип кертмәделәр. Август башында Зәйтүнәгә «әтиең үлде» дигән хәбәр килде, һәм кыз аяктан ук егылды. Өстенә берсе артыннан берсе ишелгән хәсрәт яшь кыз күтәрерлек түгел иде. Ул сыгылып төште.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

Зәйтүнә, Фатыйма апасына ияреп, ике тапкыр Казанга барды. Ләкин Сәетне күрә алмады. Табиблар хәле авыр дип кертмәделәр. Август башында Зәйтүнәгә «әтиең үлде» дигән хәбәр килде, һәм кыз аяктан ук егылды. Өстенә берсе артыннан берсе ишелгән хәсрәт яшь кыз күтәрерлек түгел иде. Ул сыгылып төште. Миңлебикә әби өшкереп тә карады. Кыз барыбер тынычлана алмады. Ул һаман Ялантау чишмәсе янына йөгерде. Фатыйма апасы кайгылы хәбәр килгәннең икенче атнасында кызны поездга утыртып өйләренә озатты. Ялантаудагы «манарасына» кич саен чыгып куна торган ай нәүмизләнеп ялгыз калды.
Инсаф бер айдан гына кайтты. Ул ябыгып, суырылып калган. Күзләре моңсуланып, яңаклары эчкә баткан. Ир турыдан-туры Зариф карт йортына юнәлде. Ул кайтып кергәндә, Фатыйма сыер савып йөри иде. Инсафны күргәч, сискәнеп китте.
– Син икәнсең, норсыз, кем дип торам. Нишләп йөрисең монда? Сине монда кем көткән?
– Фатыйма, чәпчемә әле. Мин улым йортына кайттым. Сәет белән шулай дип сөйләштек. Ул мине кичерде, Фатыйма. Менә кайттым әле. Сәет хәзер үзен-үзе карый ала башлады. И-и, ялгышлар күп булды инде. Әллә мине бозган булдылар микән ул? Маһинурның әнисе әфсен-төфсенне бик белә иде бит. Яңа гына күзем ачылды. Шул баланы күпме рәнҗеттем?! Бәләкәй куллары белән җыйган чүп үләненә кадәр ферма бозауларына илттердем. Елап кына басып торырые сабыкай. Күңеле катмаган, кайтып киткән чакта: «Әти, – диде. – Өйгә кайт, сыерны бетермә, яме, – диде. – Тагын бер үтенечем бар сиңа, әти: Миңлебикә әбинең оныгы Зәйтүнәне Казанга алып килә алмассыңмы?» – дип сорады.
– Алып килермен, улым, дидем. Менә теге ялда Казанга барам. Зәйтүнәгә әйт, аны да алып барырмын. Сәет бик көтә. Милициягә дә язмыйм, – диде Сәет. – Барысына да Ходай үзе хөкемдар, дип сөйләшә. Бигрәкләр дә анасына охшаган инде, миһербанлы!
– Зәйтүнә китте шул, Инсаф. Әтисен шахта баскан иде бит. Әхмәтебез вафат. И җылады инде балакаем. Сәет өчен дә бик бетеренде. Фатыйма апа, әйдә Ялантауга барыйк әле. Анда безнең мәчетебез бар. Ул безнең Сәет белән икебезнеке генә, ди. Сәет терелер микән, Фатыйма апа? Әгәр Сәеткә берәр нәрсә булса, мин яшәмим дә, аннан башка миңа беркем кирәкми, ди. Инде менә атасы да мәрхүм булды. Бу арада гел яман хәбәрләр генә килеп тора әле, Инсаф. Аллага тапшырдык.
– Ярар, Фатыйма, сиңа йортны карап торганың өчен зур рәхмәт! Сыер саварга килгәләп йөр инде. Мин рәтен-чиратын белеп бетермим. Көне-төне эштә йөреп, каян белеп бетерәсең ул тавык чүпләп бетермәслек хатын-кыз эшен?! Сәет кайтканчы килгәләп йөр, яме.
– Ник, син өеңә кайтмыйсыңмыни?
– Юк, Фатыйма, кайтмыйм. Үз баламны үзем карыйм. Сәеткә хәзер мин кирәк. Йорт-җир дә калсын Маһинурга. Ярата алмадым мин ул хатынны. Сөяркә булган чакта әйбәт кебек иде, хатын булгач, әллә нишләде шунда. Шапшак бер җыбыткыга әйләнде. Синдәге кызым да хурланып үсә инде. Кичер мине, кичерә алсаң.
– Ходай кичерсен, Инсаф. Әйе, кызым хурланып үсә, ләкин минем кочагыма алырдай балам бар. Ә ул булмаса… Ирләрнең сугышта беткән вакыты бит. Баласыз да калсам, нишләрием? Йә Раббым, үзең кичер бәндәләреңне, – дип, Фатыйма капкага юнәлде. Инсаф өйгә кереп китте.
Әмма хатын капкага барып җитә алмады, теге яктан Маһинур дулап килеп керде.
– Әле монда зина кылып ятасызмы, оятсызлар? Өенә дә кайтмыйча, монда себерелеп ята. Җир бит, үтерәм! Икегезне дә бәреп үтерәм, – дип, Маһинур Фатыйманың чәченә ябышты. Моны көтмәгән хатын аягыннан егылды. Тегесе айгыр хәтле гәүдәсе белән аны, чәченнән сөйрәп, капкага чаклы китерде. Фатыйманың ачыргаланып кычкырганына Инсаф атылып чыкты да бәләк хәтле йодрыгы белән Маһинурның яңагына орды. Маһинур чәчрәп барып төште. Борыныннан шаулап кан китте. Инсаф исә җиргә егылган Фатыйманы тартып торгызды да, өсләрен кагып, капкадан озатып калды.
– Гафу ит, зинһар, гафу ит!
Капка ябылгач, җирдә яткан хатыны янына килде:
– Тор, нәрсә аяклана алмаган сыер сыман ятасың?! Тор, сөрт авыз-борыннарыңны. Сөйләшәсе сүз бар.
Маһинур мүкәләп торырга азапланды. Өстендәге халаты кан катыш туфракка буялган, итәгенә тавык тизәге ябышкан. Үзе бер мескен хәлгә кергән. Ул мүкәләп торып басты да болдыр баскычына килеп утырды.
– Маһинур, – дип сүзен башлады Инсаф. – Безнең тормыш барып чыкмады. Йортта син каласың. Рәфыйк белән яшәрсез. Мин Зариф карт йортына күчәм. Үз улым янында торасым килә. Мин шулай хәл иттем. Йорттан берни дә алмыйм, киемнәремне генә алам да вәссәлам.
Маһинур телсез калды. Бераздан аның үкереп елаган тавышы авылны яңгыратты.
– Уу-аа, уйнашчы Фатыйма беләнме, аның белән монда күчәсеңме? Бәдбәхет! Мине ташлап…
Инсаф Маһинурны култыклап алды да капкадан чыгарып җибәрде:
– Бар, тынычлан, өеңә кайт, – диде ул хатынына тыныч кына.
Маһинурны озаткач, аның күңеленә җылы дулкын булып, моңарчы башына да килмәгән уй килде. Ә нигә бу турыда уйлап карамаска?! Әгәр Фатыйма риза булса. Кызы да әтиле булып үсәр иде. Сәет тә каршы килмәс. Аңламый торган егет түгел, аңлар.
Икенче көнне, көтү куганда, авылда «Инсаф Маһинурны ташлаган, Фатыймага өйләнә икән» дигән хәбәр таралды.
– И-и, әйбәт тә булган, ул Айгыр Маһинур тәмам азынган иде инде.
– Фатыйманың баласы да Инсафтан ич. Сәетнең апасы була бит инде ул.
– Фатыйма риза диме соң?
– Ризадыр. Ир җылысы күргән хатын түгел ич ул. Ирле кеше Идел кичкән, диләр.
– И-и, Маһинур соң… Хәят үлгәнче үк килеп утырды бит. Маһинурны алып кайтканда, Хәят тәрәзәгә капланып җылап калды. «Өйләнә бит, әнә тарантаска утыртыплар алып кайта яңа хатынын. Мин үлгәнне дә көтмәде», – дип өзгәләнде җанашым, – дип сөйләгән иде Миңлебикә әби.
– Анысы да дөрес инде. Маһинур, Хәят исән чакта ук, Инсаф белән типтерде. Әнисе әфсенләгәндер әле Инсафны. Әнә хәзер, малаен карап, ай буе Казанда яткан. Ул анда дөнья акча түккән ди прафисырларга. Шул гына терелткән Сәетебезне.
Нурания дә сыерын сауды да көтүгә илтә китте.
Укытучыны куып җиткән Фатыйма аның белән ягымлы итеп исәнләште:
– Нихәл, ахирәт? Исән генә йоклап тордыгызмы? Әле сине күрәсем киләдерие. Кичә Инсаф кайтты бит. Андагы хәлләр, малай, шаккатмалы! Маһинур кереп тавыш куптарды. Аның янына кайтмыйм, ди Инсаф. Зариф карт йортына чыгам, ди. Үз баламны үзем карыйм, ди. Сәет тә кичергән бугай аны.
– Сәет аңсыз малай түгел, Фатыйма, үзләре беләләрдер. Кеше тормышын аңлап булмый, кеше күңеле – карурман.
Фатыйманың әллә ниләр сөйлисе килә иде ахирәтенә. Ләкин Нурания ашыкты:
– Ашыгам, кызый, улым авырып тора. Нюрага барып киләсем бар.
Ул китеп баргач, Фатыйма бик озак ахирәте артыннан карап калды. Кара әле, шундый ябыккан, күләгәсе генә калган ахирәтенең. Эше дә күп шул. Ире дә авырып китте. Ун ел буе акылы киткән каенанасын карады. Җәй көннәрендә ире белән алма бакчасында ләгәнгә утыртып юалар иде карчыкны. Бер авырыксынмады инде җаным. Әле җәй буе бөтен туганнарының балалары аңа кайтып ята. Шуларны уйлады Фатыйма. Аның үз әнисе Миңлебикә карчыкны авыл халкы «Каракай әби» дип йөртте. Каракучкыл йөзле булганга. Озын, мәһабәт буйлы карчык бик яратты Нуранияне. Көн саен бер урап кайтыр иде алар яныннан. Бакчаларына кереп, берәр стакан карлыган җыярые. «Миңлебикә түти, күбрәк җый. Әнә зуррак банкага җый», – дисә, «Юк, килен, алай гадәтсез булырга ярамый. Алай күңелле булмый ул», – дияр иде. Аның да кәефе юк. Гел урын өстенә менде бу ара.
Әй гомерләр диген. Фатыйманың апаларыннан посылка бик еш килер иде Каракай әбигә. Ташкенттагы Гөлшат апасы җиләк-җимеш белән кинәндерде. Ул үзбәк кешесенә икенче хатынлыкка кияүгә чыкты. Бер ишегалдында ике зур йорт салды үзбәк. Ике хатыны да өчәр малай үстерделәр. Авыл халкы шау килеп сөйләде инде. Гөлшат икенче хатынлыкка кияүгә чыккан, дип. Хатыннары бер-берсе белән шундый да дус яшиләр икән. Балалары бер-берсенең балаларын абый-апа дип йөриләр, ди.
Авыл хатыннары бу хәлне аңлый алмадылар. Берәр елдан үзбәк ир белән Гөлшат балаларын ияртеп кайтып төшкәч, эчә-эчә зәңгәрләнеп беткән ирләреннән гарык булганнары әйтеп куйды: «Ире шәп икән. Ике хатын булсани соң?! Сагынып торасың аны. Ашаткач, эчерткәч, ни, Гөлшат өйдә генә ята ди бит. Ә без монда фермыда чиләнәбез, аяктан галуш, өстән телогрейка төшми. Чыксаң да ярый шул».
Читтәге икенче апасы да күчтәнәчтән өзмәде. Тагилдагы сеңлесе тагын ярмасын, прәнниген, кәпчүни колбасасын дигәндәй җибәреп торды. Караулы булды Каракай әби. Йорттагы барлык эшне Фатыймасы эшләде. Инде менә оныгы да кул арасына керә. Авылдагы тагын бер кызы Гөлсем унике бала тапты. Ун кыз, ике малай. Каракай әби җимешле агач иде, кадер-хөрмәттә яшәде.
* * *
Менә ничә көн инде Фатыйма Инсафның Зариф карт йортын ныгытуын, сипләвен күреп йөри. Сыер саварга килгәч, җилкәсе аша Инсафның җылы күз карашын тоя. Йөрәгенең кысып-кысып сулкылдавын сизә. Инде кырыкка якынлашып килүче, ялгызлыктан тәмам ялыккан, ирләр назына сусаган бу хатынны кем гаеп итәр?! Аллаһы Тәгалә бөҗәкләрне, җәнлекләрне, кешеләрне – барысын парлы-парлы итеп яраткан. Әгәр бу нәләт төшкән сугыш булмаса, Фатыйма да ялгыз булмас иде. Авылның йөзек кашы иде бит ул кыз чагында. И аның җырлаулары! Ул җырлаганда, клубта барлык хатын-кыз яшь түгәр, сугышка китмичә калган ирләрнең дә күзләре яшьләнер иде.
Сүс дилбегә, юкә чана
Алып булмый акчага.
Сырхауларга дәвалар бар,
Сагынуларга юк чара.
Аһ, җаным Бибисара,
Сагынуларга юк чара.
Карлыгачның муены ала,
Канат очлары кара.
Без йөрибез кавыша алмыйча,
Яшь гомер үтеп бара.
Аһ, җаным Бибисара,
Яшь гомер үтеп бара.
Яна күмер, уза гомер,
Узган гомер бичара.
Узган гомер дә жәл түгел,
Бәхетең җуйсаң, ни чара.
Аһ, җаным Бибисара,
Бәхетең җуйсаң, ни чара.
Авылга көн саен кара пичәтле хатлар килә иде. Хат ташучыны дүрт күз белән көткән хатыннар өчпочмаклы солдат хатлары урынына кара мөһерле хатларны алып һушсыз егылалар. Биш-алты бала белән тол калган хатыннар булды. Әнә Сауш авылында Шәрифел түти дә ире белән өч улына кара пичәтле хат алды. Нишләмәк кирәк? Үзәкләре өзелеп, калхуз эшен ирләре урынына гына түгел, ат урынына тартып, ачлы-туклы яшәп, әле, бәлки, кайтыр дип өмет итеп, аталарын, абыйларын, балаларын көткән хатыннарны, Фатыйма кебек, сөйгән ярлары белән бер тапкыр да үбешмичә калган кызларны әле һаман да өмет яшәтә иде. «Бәлки, кайтыр, бәлки, ялгышканнардыр» дигән өмет. Әнә, Шәйдулла Һадиулласы турында ике тапкыр батырларча һәлак булды дигән хат килгән. Ә ул отпускага кайтып кергән.
* * *

Дәвамы бар.

Равилә Шәйдуллина-Морат

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас