Сельские нивы
+21 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
18 Мая 2022, 16:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

6 өлеш …Шулай сөйләшә-хыяллана торгач, вакытның үткәне сизелми дә калды. Урыстау ягыннан агарып таң атып килә. Берсен-берсе уздырып, әтәчләр кычкырыша. Җиргә мул булып чык төшкән. Сәет белән Зәйтүнә әкрен генә авылга якынлаштылар. Алар, Фатыйма апалар капка төбенә кайтып җиткәч кенә, кулларын ычкындырдылар.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

…Шулай сөйләшә-хыяллана торгач, вакытның үткәне сизелми дә калды. Урыстау ягыннан агарып таң атып килә. Берсен-берсе уздырып, әтәчләр кычкырыша. Җиргә мул булып чык төшкән. Сәет белән Зәйтүнә әкрен генә авылга якынлаштылар. Алар, Фатыйма апалар капка төбенә кайтып җиткәч кенә, кулларын ычкындырдылар. Сәеткә бүген көтүгә чыгасы түгел. Урынына кереп ятты. Күзенә йокы эленмәде, кулларында һаман да әле Зәйтүнәнең кул җылысы тора кебек. Шунда тау башында кызның иңнәреннән кочып аласы, күзләренә, иреннәренә кагыласы килде Сәетнең. Үзен көчкә тыеп торды. Зәйтүнә янында эреде дә бетте. Беркемгә сөйләмәгән серләрен сөйләп ташлады. Бер белмәгән кызга бит ул! Беренче мәртәбә күргән кызга! Аңа хәзер бу дөньяда Зәйтүнәдән дә якын кеше юк. Ул аның өчен утка да, суга да керергә әзер. Авылда Фатыйма түтиләрнең чирәмле капка төбеннән матуррак урын да юк кебек тоелды Сәеткә.
Йокыга оеп китүе булды, бабасы уятты:
– Тор, улым, Теләче базарына Башчапкан Әнвәре ат белән бара ди. Син дә шуңа утырып барырсың. Ату ун чакрым туда, ун чакрым суда озак, арырсың.
Сәет сикереп торды. Бабасы аның кулына илле сум акча тоттырды.
– Улым, акчаңны ышпаналар ала күрмәсен, ерак яшер, үзең сайлап ал инде, күлмәк-ыштанны, дим. Мин инде ала да белмәм, киңәш бирердәй кеше дә түгелмен.
…Теләче базары гөж килә. Мактый-мактый әйбер сатучылар бихисап. Малай тукыма, кием-салым рәтенә юнәлде. Ак күлмәк, кара чалбар сатып алды. Әле үзенә яраклы кара чүәккә дә акчасы калды. Рәхмәт бабасына, ничекләр итеп акча юнәткән?! Вәгъдәләшкән вакытка Әнвәр абыйсы көтәргә тиешле урынга килсә, ат та, Әнвәр абыйсы да юк. Җәяү кайтып китте. Елга буйлап та, тау аслатып та кайтты ул. Зәйтүнә белән очрашу мизгелләрен уйлап кайта-кайта, ун чакрым араны сизмәде дә Сәет. Әле бүген дә кич буласы бар. Зәйтүнә белән тагын күрешерләр. Аңа әллә нинди серләрен сөйлисе бар аның. Ялантау чишмәсе буена да төшәрләр, кулга-кул тотынышып, тауга да менәрләр…
Беренче мәхәббәт! Кешелекнең мәңге кире кайтмас татлы мизгелләре! Әгәр адәм баласы яшьлекнең кадерен белсә, аның бер минутын да әрәм итмәс иде.
Сәет өйлә турынарак кайтып җитте. Бабасы намаз укый иде. Самоварын куеп җибәргән. Самовар капкачы читеннән марля күренеп тора. Димәк, бабасы күкәй пешерәсе иткән. Ул шулай күкәйне самовар эченә куя. Чәе дә кайный, күкәе дә пешә.
Сәет, кулларын юып, киштәдән шакмаклы тастымалга төрелгән ипине алды. Бабасы иске чалгыдан ясаган пычак белән ипи кисте. Шикәрне, ватып, шикәр савытына салды. Йомыркаларны салкын суга салды – алай тизрәк әрчеләләр. Өстенә кунган көлне өреп төшерде дә самоварны өстәлгә менгереп утыртты. Самовар үзенә бертөрле моң таратып җырлый иде. Әллә Сәетнең йөрәге җырлыймы? Аңламассың. Бабасы, намазын укып бетергәч, озаклап дога кылды да малай янына килде.
– Кайттыңмы, улым, юлың уңдымы?
– Әйе, бабай, рәхмәт инде сиңа киемнәр өчен!
– Җылы тәнеңдә тузсын, олан!
– Рәхмәт, бабай, эшли башлагач, сиңа да шундый киемнәр алырмын.
– Алырсың, улым, дөньялар гына тыныч булсын. Әле өстемдәгеләрен киеп бетерәсем бар. Аларның барысы өчен дә теге дөньяда җавап бирәсе, улым. Анда сорарлар икән, нинди акчага сатып алдың бу әйберләрне, дип, хәрәмгәме, хәләлгәме? Алла сакласын, олан.
Ай-яй бу көннең озынлыгы. Дилбегә буе, бабай әйтмешли. Сәет инде Теләчегә барып кайтты. Аның әле шуннан ераккарак бара алганы юк иде. Өйдә никадәр эш эшләде! Күпме утын ярды! Идән-сәкеләрне юып чыгарды. Өйне ялт иттереп куйды, алай-болай Зәйтүнә килеп керсә дә оялырлык түгел.
– Әле кичә генә җуганыең. Ник тагын җуасы иттең? – диде бабасы.
– Югач, өйнең һавасы алышына. Тышта эссе бит.
– Алай дисәң генә. Бар, җатып тор. Ату кичә иртән генә кайттың. Төн ката нишләп йөрисеңдер, йокы калдырып.
– Йокы килми әле, бабай.
Сәеттә йокы кайгысы юк. Аның, бабасы күрмәгәндә, яңа киемнәрен киеп карыйсы килә…
Әкрен генә эңгер иңә башлады. Сәет, әзерләнеп, Фатыйма апалар ягына китте. Кыз инде киенеп куйган. Сәетне көтеп тора. Фатыйма апа Сәетне шау килеп каршы алды.
– И Сәет наным, рәхмәт инде сиңа. Шундый да күңеле булган инде Зәйтүнәнең. Кичә Ялантауны да күрсәткәнсең икән. Рәхмәт төшкере! Тик әйбәт кенә йөри күрегез, яме. Алла сакласын!
Фатыйма түти үзе атасыз бала үстерә. Шуңа хурланып яши иде.
Зәйтүнә Сәетне күреп шаккатты.
– И-и Сәет, синме соң бу? Шундый матур син! Фатыйма апа, карале, шундый матур киенгән бүген Сәет!
– Ие шул, адәм күрке – чүпрәк, агач күрке – яфрак, диләр. Шундый килешә, наным. Котлы булсын! Өстеннән өстәлсен, җылы тәнеңдә тузсын, – дип тезде Фатыйма түти.
Сәет белән Зәйтүнә клуб бакчасына киттеләр. Инде яшьләр төркем-төркем булып клубка агылалар. Клуб ягыннан Әгъләмнең сузып-сузып гармун уйнаганы ишетелә. Аңа кушылып, кемдер җыр суза:
Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Алар клуб бакчасына икәүләп килеп керделәр. Хәниянең утлы карашы икесен дә өтеп алгандай итте. Әгъләм сер бирмәде. Уйнады да уйнады. Менә «Зәлилә» уйный башладылар. Зәйтүнә уртада калгач, Әгъләм җыр башлады:
Язлар җиткәч, зәңгәр күктә
Сайрый-сайрый тургайлар.
Борыныңны бик күтәрмә,
Чиләк элеп куярлар.
Аның җырына кушылучы булмады.
– Нигә шулай җырлый ул?
– Игътибар бирмә шуңа.
Менә уртада Әгъләм калды:
Зәңгәр чәчәкле үлән
Җитен була икән ул,
Кызлар сиңа карамагач,
Читен була икән ул…
Шулай җырлашып уйный торгач, Зәйтүнә Сәеткә:
– Әйдә, Сәет, үзебезнең мәчетебезгә китик. Анда рәхәтрәк, – диде.
Алар икесе чыгар капкага юнәлделәр…
Әнә ай да мәчет манарасына менеп кунган. Моңаеп кына боларны көтә. Сәет, авылдан чыгуга, Зәйтүнәне кулыннан тотып алды.
– Әйдә, Зәйтүнә, татарча җырла әле бер!
– Әй, оялам ла мин.
– Оялма инде, әйдә, мин дә кушылам.
– Әйдә, «Мәдинә гөлкәем»не җырлыйбыз.
– Әйдә! Әни матур җырлый иде бу җырны.
– Сәет, син башла, мин кушылам.
Сәет акрын гына җыр башлады. Тавышы утырган иде егет-малайның, тигез җырлый. Кыз аңа кушылды. Тик Сәет «Мәдинә» урынына «Зәйтүнә гөлкәем» дип җырлады. Үсмер егетнең кызга әйтә алмаган сүзләрен җыр аша ирештерүе иде бу. Ялантау өстендәге калкулыкка – иң саф хисләрнең шаһиты булган урак Ай каршында вәгъдәләр бирешергә мәхәббәт үзе менде бугай. Тау өстенә менеп җиткән яшьләр беренче үбешүләреннән оялмасыннар дип, ай, ашыга-ашыга, күккә ашты. Егет тау башында кызны күтәреп үк алды. Алар, үз хисләреннән үзләре исереп, озак тордылар. Бер-берсенә сүз әйтерлек хәлдә түгел иде бу икәү.
– Әйдә, Зәйтүнә, үзебезгә йолдыз сайлыйбыз!
– Әйдә! Сәет, әнә теге болыттан өстәрәк балкыган йолдызны сайлыйбызмы?
– Юк, Зәйтүнә, Җидегән йолдызны күпләр сайлагандыр инде. Бигрәк якты ич ул. Ә без синең белән иң кечкенә йолдызны – Җидегән йолдыздан азрак уңдарак торган йолдызны сайлыйк. Син Тагилыңа кайткач, мине сагынсаң, шул йолдызга кара. Минем белән сөйләшкән кебек, аның белән сөйләш. Мин дә йолдызга «Зәйтүнә!» дип дәшәрмен. Һәр кич саен мин синең белән шул йолдыз аша сөйләшермен. Синнән башка саргаеплар үләрмен мин. Моңарчы синсез ничек яшәлгән – белмим. Әйт, Зәйтүнә, әниеңнәргә: монда күчеп кайтсыннар, Фатыйма апаларга. И рәхәт тә булыр иде, әйеме?
– Шулаен шулай да бит. Бер киткәч кайтмый инде алар. Әни әйтә, бик интегеп яшәдек авылда, ди. Ашарга да булмады, кияргә дә, ди. Тавык салган күкәйне дә җыеп налугка илтә идек, ди, заёмы тагын… Хәзер рәхәт инде. Бөтен нәрсә бар. Әти акчаны шахтада бик күп ала иде бит. Әни дә эшли.
– Беләм, Зәйтүнә, сездән посылка еш килә Каракай әбигә. Ул безгә күчтәнәч итеп кертә иде тәмле әйберләрне. Мин ул вакытта сине белмидерием шул. Ник кайтмадың соң син моңарчы?
– Мин еш кайттым авылга. Ул вакытта очрашылмаган.
…Алар таң алдыннан гына авылга таба атладылар. Таудан төшкәч, Сәет кызның биленнән кочаклап алды. Кыз каршы килмәде. Капка төпләренә кайтып җиткәч тә аерыла алмыйча озак тордылар.
* * *
Дәвамы бар.

Раилә Шәйдуллина-Морат

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: