Литература
18 Мая 2022, 07:20

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

4-5 өлешләр Шул бер җөмлә җитте халыкка.– Габделхәйсез кем сәгатьләребезне төзәтер?– Ипи-тоз бетсә дә, шуннан алып торабыз.Шау-шу купты. Авылның карап торган бер Габделхәе бит ул.Халык гөж килде.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

4 өлеш
Шул бер җөмлә җитте халыкка.
– Габделхәйсез кем сәгатьләребезне төзәтер?
– Ипи-тоз бетсә дә, шуннан алып торабыз.
Шау-шу купты. Авылның карап торган бер Габделхәе бит ул.
Халык гөж килде.
– Не имеешь права, укыса соң, урамга чыгып укымый ич ул намазын. Өйдә генә укый. Аракы эчми, тәмәке тартмый, балалары тәүфыйклы.
– Кагылмагыз Габделхәйгә. Үстерсен балаларын. Инде Сталин вакытында да ярты авылны бетердегез.
Вәкил халыкны туктата алмады. Шунда Галиулла карт күтәрелде. Вәкарь белән сүзен башлады:
– Менә утырттык ди без Габделхәйне, алда язгы чәчү тора. Әйт әле, персидәтел, синең чәчкечләреңне кем төзәтер? Бер кешең дә юк бит. Үзең төзәтсәң генә инде. Габделхәйсез нишләрбез? Ул бит бөтен тирә-як авылларга бер Габделхәй. Әйт әле, син язгы чәчүгә гатаваймы? Габделхәйсез нишләрбез? – дип кабатлады Галиулла.
Персидәтел дәшмәде.
Авыл халкы аннан да яманрак шаулаша башлады:
– Җибәрмибез, тимәгез безнең Габделхәйгә. Ул нәләт төшкән Шәрәфинең дә әләкләп туясы булмады.
Әтисе исемен ишеткән Инсаф дерт итеп китте. Өстәлгә китереп сукты.
– Җиттегез, Себер китәсегез киләме? Кайсыгыз әйтте бу сүзне?
Халык шым булды.
Сәхнәдә утырганнар үзара киңәштеләр дә Габделхәйгә сүз бирделәр:
– Әйт, Габделхәй, башка намаз укымам, ураза тотмам, качып, гает намазы укымам, – дип әйт, өеңә кайтасың килсә!
Габделхәй торып басты. Авыр итеп сулады да юаш бер тавыш белән акрын гына:
– Ярар, – диде.
Аның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Үзе авылдашлары каршында гөрнадир кебек гәүдәсе белән елап торуыннан оялды. Тик бу күз яшьләрендә авыл халкына булган рәхмәте күбрәк иде.
Шул хәлләрне күз алдына китерде укытучы. Әнә ишек артында Маһинурның мәктәп директорына тәтелди-тәтелди сөйләп килүе, шыгырдап класс ишеге ачылуы ишетелде. Болай да каракучкыл йөзе тагын да каралып киткән директор артыннан Маһинур килеп керде. Балалар торып бастылар.
– Әнә, балалар алдында миңа, Ходайдан оял, дип әйтеп тора. Әнә, ул балаларны боза инде. Аңа мәктәптә урын юк. Атасы да мулла булып йөрде, – дип тезде Маһинур.
– Бу ни бу, Нурания Габдулхаевна? Бу сүзләр дөресме? – диде директор. Йөзендә боз салкынлыгы иде. – Балалар алдында шул сүзләрне әйттегезме?
– Туктагыз әле, бу балалар алдында хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Әйдәгез, сезнең кабинетка кереп сөйләшик.
– Юк, Маһинур хаклы, балалар алдында хәл итәбез. Балалар, әйттеме апагыз бу сүзне?
Чая Гөлҗиһан торып басты:
– Юк, абый, әйтмәде. Маһинур апа үзе Сәетне кыйнады, минем малайның битен җырткансың, дип. Мин үзем күреп торганыем. Кичә Рәфыйк Сәетне төртеп екты да эченә типте. Син хәерче, атаң мине ярата, дип. Кара савыты ватылды да, Рәфыйк таеп китеп кара савыты өстенә егылды. Бите канады. Сәет тик кенә торганые. Аның гаебе юк, абый.
Гөлҗиһанга Хәния кушылды:
– Мин дә шунда идем, абый. Рәфыйк үзе гаепле ул. Гел Сәетне кыйный. Аның бит әнисе дә, әтисе дә юк. Ник кыйный ул Сәетне? – дип, Хәния елап җибәрде. Аңа Гөлҗиһан да кушылды. Сәетнең дә күзләреннән яшь ага иде.
– Барыгыз, кайтыгыз, – диде Маһинурга директор.
– Ә сез бүген миңа керегез, – диде директор, Нураниягә усал караш ташлап. Сәетне кочаклап торган укытучы яшьле күзләрен мәктәп бакчасына төбәде.
Нураниягә соңгы кисәтү ясадылар. Тагын шушы хәл кабатланса, мәктәптән куу белән янадылар.
Шул төнне беренче тапкыр йөрәк өянәге тотты хатынны. Балалары авылның фельдшеры Нюрага чаптылар.
«Кизү, җаным, кизү бу» дигән диагноз куеп, кешеләрне тынычландыручы бу марҗа хатыны авыл халкы өчен иң зур профессор иде. Ул килеп керсә, инде үләргә яткан авыру да терелеп киткән сыман була. Нюра апага каян килгәндер кешене юата белү сәләте? Ходайдандыр. Шушы хәлдән соң мәктәптә узган һәр педсоветта бәйләнде директор укытучыга. Педсоветның ахыры Нураниянең йөрәк өянәге белән тәмамлана торган иде. Дәресләренә кереп йөдәтте. Үзе кермәсә, уку-укыту эшләре мөдирен кертте.
Педсовет буласы көнне балалары йөрәкләре алынып көттеләр. Кышын карга бата-чума, язын-көзен су ерып Нюра апаларына чабу өчен, һәрвакыт әзер булып тордылар.
* * *

5 өлеш.
…Сәет таң атканчы йоклый алмады. Күз алдына гарьләнеп үткән бала чагы килде. Әй чиләнеп тә карадылар соң бабасы белән. Сыерга печән җыю дисеңме. Ызаннарда сусылланып баш төртә башлаган әрекмәннәрдән башлап, кукуруз, алабута, эт эчәгесе, билчән, зәңгәр чәчәк җыеп киптерү дисеңме. Ярый ла аны капчыкка тутырып алып кайтканда, председатель күрмәсә. Ул Сәеткә бигрәк тә каныга. Улының бер як бите ямьсезләнеп, кап-кара җөй эзе калды. Шуның үчен алуы бугай. Әллә инде малайның буйга тартылып, әнисенә охшап баруы ачуын чыгарамы? Сәетнең күңелендә беркайчан да «бу – минем әти бит» дигән хис уянмады. Бабасының: «Шул мөртәт кенә җитте кызымның башына», – дип әрни-әрни әйткән сүзләре бәгыренә таш булып утырды. Ачу ташы! Инде менә үсмер егет өстенә кияр киеме юкка үртәлеп ята. Ничек барсын клуб бакчасына бу киемнәре белән?
Таң ату белән, сыерларны көтүгә куа башладылар. Ишегалдында чиләк чылтыраганы, сыерлар мөгрәгәне ишетелә. Бабасы сыер сава. Чиләк төбенә зең-зең итеп сөт агып төшә…
Сәет урыныннан сикереп торды. Тиз генә капкалап алды да, чыбыркысын алып, көтү туплана торган төшкә җыенды.
– Ник ул киемнәрең төрле якта җата? – диде Зариф карт, аптырап.
– Тузганнар.
– Ник, тузган әйберне тышка аталармыни?
– Кечерәйгәннәр.
Сәетнең бабасы белән дә сөйләшәсе килми. Кәефе юк. Чыбыркысын сөйрәп, сыерлар туплана торган урынга килгәндә, аны Хәния куып җитте, ул үзләренең сыерларын савып, көянтә-чиләкләрен асып, сөт җыючы Шәяхмәт абзыйларга сөт илтә бара иде.
– Нихәл, Сәет, ник кичә клуб бакчасына чыкмадың? Көтеп торганыем, – диде Хәния, уңайсызланып кына.
– Чыгасы килмәде лә, арылды кичә, сыерлар артыннан чабып йөреп…
– Бик күңелле булды. Әгъләм бик матур итеп уйнады кичә. Бер дә ялындырып тормады. Зәйтүнәгә ошыйсы килде инде аның.
Сәет дәшмәде. Кичә кунак кызын кем озатканын бик беләсе килсә дә, сорап торасы итмәде.
Кояш Урыстау өстенә күтәрелә башлауга, малайлар сыерларны Ялантау ягына кудылар. Бер-ике сәгать кенә йоклап алган үсмерләр, авызларын ачып исни-исни, ялкау гына атладылар. Әгъләмнең нигәдер кәефе юк. Сәет күз кырые белән генә Әгъләмгә карап ала. Моңа нәрсә булган? Әгәр кичә Зәйтүнә белән борчаклары пешкән булса, очып йөрер иде. Димәк, кунак кызы моңа тәтемәгән!
Иртәнге салкынча һава үзенекен итте. Малайларга җан керә башлады. Алар бер-берсен үчекли-үчекли, шаярыша-көлешә, инеш буена килеп җиттеләр.
– Кара әле, Әгъләм, кичә Фатыйма түти табагач белән сыйлады мәллә үзеңне? Кунак кызын карата алмаганга, әлүн кагы капкан кебек кыланасың. Ату әле миңа бер кызның да каршы килгәне юк дип мактанган идең. Чирттеме борыныңа кунак кызы?
Әгъләм, каш астыннан гына Исмәгыйльгә карап, теш арасыннан җөмләсен сытып чыгарды.
– Телеңә салынып тор әле, торна тәре. Шушы ташка сылап куям хәзер. Тагын бер генә сүз әйт.
Ләкин үсмер малайларны туктатып булырдай түгел. Алар кичә Әгъләмнең Каракай әбиләр капка төбендә Зәйтүнәне тотып алуын, мондый тупаслыкны күрмәгән кызның кычкырып җибәрүен, Фатыйма түтинең, табагач күтәреп, Әгъләм артыннан куа киткәнен күргәннәр. Шуңа күрә Әгъләмнән эчләре катып көләләр. Берсеннән-берсе арттырып, малайны үчеклиләр. Әгъләм малайларга карап торды да:
– Әгәр бүген бу кыз минем янда калмаса, исемем гармунчы Әгъләм булмасын. Кичә Фатыйма апа гына чыгып эшне бозды. Ул чыкмаган булса, бер үпмичә кайтып китми идем. Бүген капка төпләренә җиткәнче үк тотам мин ул кызыйны. Әйтте диярсез.
Сәетнең күңеле үсте. Вәйт Зәйтүнә! Булдырган! Юньле бала икән, дип, эчтән генә сөенде үсмер егет, эчтән генә үзе яраткан көйне көнозын көйләп йөрде:
Бишмәтеңдә синең биш төймә ләй,
Нигә төймәләймисең?
Болын кичәгегә караганда матуррак, чәчәкләр хуш ислерәк тоелды Сәеткә.
Әмма… Их, кайлардан гына чалбарлык акча табарга? Аяк киемен ямап кисәң дә була. Берәрсе акча биреп торса, күкәй сатып булса да түләр иде әле. Әллә инде Миңлебикә түтидән сорап торасы? Их, шул акча юклык үзәккә үтә. Ләкин яшьлек – яшьлек инде. Булыр әле, Алла бирсә, бары да булыр. Бер җае чыгар.
Кичен өйгә кайтып кергән Сәет өй эчендә кемнәрнеңдер медер-медер сөйләшкәнен ишетеп сагаеп калды. Фатыйма апа икән, хәл белергә килгән. Ишек төбендә Фатыйма апаның кызыл эчле галушлары янәшәсендә ап-ак туфлиләр. Кемнеке булыр бу? Сәет аңлап алды: Зәйтүнә!!! Үзе килгән. Сәет, өстендәге киемнәреннән оялып торса да, өйгә керәсе итте. Күпме качып йөрергә була! Ни булса шул. Өйгә кергәч, өйләрен танымыйча торды егет. Өй бу яхшы кешеләрдән төшкән нурдан балкып тора.
– Ә-ә, менә Сәет тә кайтты. Сәет, таныш бул. Бу – сеңлем Саниянең кызы Зәйтүнә. Свердлаудан кайтты. Җәйне авылда торачак. Олы хәсрәтләре бар: әтиләрен шахта баскан. Бик авыр, ди, хәле. Сәет улым, син минем кызымны саклап, карап йөрт инде. Бик тәртипле бала. Кичә Әгъләм мөртәт котын алган баламның. Җәме, наным, – диде Фатыйма апа.
Сәет баскан җирендә катып калды. Кара әле, күктән көткәнне җирдән тапты бит. Күңеле ышанасы итмәде. Чын хәлме бу? Безнең өйгә килеп кергәнме бу бәхет? Йә Алла, рәхмәт сиңа!
Зәйтүнә үзе сүз башлады:
– Сәет, мин сине клуб бакчасында көткән идем кичә. Нигә чыкмадың? – дип, Сәеткә кулын сузды. – Син миңа бүген авылны күрсәтерсең, яме. Кичә бер малай шундый куркытты. Мин аны бандит дип торам. Бүген безгә кил, яме…
Кыз татар телендә чиста сөйләшә иде.
– Ярар, без киттек. Таныштырдым. Әйдә, кызым, өйдә эшләр дә күп, – дип саубуллашты да Фатыйма апа кызны алып чыгып китте. Алар артыннан өйдә әллә нинди тәмле исләр эленеп калды.
– Улым, – диде бабасы, – иртәгә ял көне. Теләче базарына барырбыз. Чалбар сатып алырбыз. Аяк киемеңне ямап куйдым. Күлмәк-ыштаның бик тузган. Иртәгә, Алла теләсә, җаңаны алып кайтырбыз. Үстең инде, улым. Тәмам җегет булдың, Аллага шөкер.
Сөенеченнән Сәетнең башы күккә тигәндәй булды. Караңгы төшүгә, бабасы ямап куйган аяк киемнәрен, иске күлмәген киде дә Фатыйма апалар очына китте. Өй каршындагы бакчага сикереп төште дә тәрәзәгә чиртте. Шул ук минутта, пәрдә чите күтәрелеп, тәрәзәдә Зәйтүнәнең елмайган йөзе күренде. Озак та үтмәде, кыз Сәет янына чыкты. Йә Хода, булса да булыр икән чибәрлек!
– И Сәет, мин сине бүген дә килмисең дип торам. Шундый көттем, шундый көттем. Очень долго. Кич җитте. Караңгы булгач кына килдең.
Сәет дәшмәде. «Син минем иске күлмәгемне күрмәсен дип, караңгыланганны көттем», – дип әйтә алмый бит инде ул.
– Әйдә әле, Сәет, чишмә буена алып төш әле мине. Анда шундый матур.
Сәет, кыенсынып кына:
– Ярар, – диде.
Кыз сөйли дә сөйли:
– Минем әни шушында үскән. Ялантау чишмәсен бик сагына ул. Туган якларын сагына. Шундый сагына инде менә! Шуңа күрә мине дә гел татарча сөйләштереп үстерделәр. Татарча җырлый да беләм әле мин. Әни әйтә: «Кызым, син – минем бер генә балам. Монда кала күрмә. Укуыңны бетергәч, Казанга кайтырсың. Үз татарларыбыз янына. Сыярсың әле Казанга. Үз илендә чыпчык та үлми, – ди. – Без әтиең белән икәү генә торырбыз», – дигәние… Әтине шахта басты. Бик авыр хәле. Әни гел аны саклый, ә мине җәй буена монда кайтардылар.
Сәет кызның шулай ачылып сөйләшүенә сөенде. Чөнки үзе сөйләнер хәлдә түгел иде. Чишмә буена җиткәнче, кызны гына тыңлап барды.
Ялантау чишмәсе үз көенә генә ага. Әллә нинди серлелек өстәп, өздереп, ниндидер кош сайрый. Шундый да рәхәт иде ике саф күңелле балага. Әнә урак ай Ялантау өстенә менеп кунды.
– Зәйтүнә, кара әле айга. Шул калкулыкка ай менеп кунгач, тавыбыз нәкъ мәчет манарасы була да куя инде, иеме?
– Ие шул, Сәет, нәкъ мәчет кебек була икән шул. Минем Казанда Мәрҗани мәчетен күргәнем бар. Әти белән әни алып барып күрсәттеләр. Бик борынгы мәчет ул. Аның да ае шундый матур.
– Безнең бабай әйтә: кайчан да булса яңа мәчетләр салырлар әле, ди. Авылга дин кайтыр, кешеләргә иман кайтыр, ди. Аллага ышанмаган кавем озак яши алмый ул, бетә ул, улым, шуңа күрә син Коръән укырга өйрән, ди. Син сер тота беләсеңме?
– Беләм, Сәет. Ник алай дисең?
– Мин сиңа бер сер сөйлим. Авыл мәчетенең манарасын кискәндә, ае егылып төшкән. Минем бабай ул айны яшереп куйган. Хәзер без аны саклыйбыз. «Яңа мәчет төзегәч, бу айны мәчет манарасына менгереп куярсың», – дип әйтте бабай. Берәр вакыт сиңа да күрсәтермен әле ул айны, яме. Тик кешегә сөйли күрмә. Ату бабайны алып китеп ябып куярлар…
– Юк, сөйләмим, Сәет. Син Аллага ышанасыңмы?
– Ышанам, Зәйтүнә. Минем бабай намаз укый, ураза тота. Мин дә ураза тотар идем, тик мәктәптә көчләп авызга су салалар. Мин үлгәннән соң кабат тереләсемә дә ышанам. Минем әни күптән үлде. Аның җаны күбәләк булып кайта. Мин әнине шундый сагынам.
– Әнисез кыен инде ул. Сиңа бик читендер.
– Ияләндем инде. Әйдә теге ай кунган җиргә алып менәм. Тау башына!
– Әйдә, тик минем аягым тая. Туфлиемнең табаны күн.
– Мин сиңа булышырмын. Бир кулыңны.
Кызның кулы Сәетнең зур учына сыенды. Ул кош баласы кебек кайнар иде. Гомерендә кызлар кулы тотып карамаган малайны ток суктымыни?! Алар акрын гына тауга күтәрелә башладылар. Зәйтүнәнең ара-тирә аягы таеп-таеп китә, ләкин кыз Сәетнең кулын ычкындырмый. Калышмыйча барырга тырыша. Менә тау башына менеп җиттеләр. Калкулыкка кунган ай янәдән күккә ашты. Тау астыннан берәр кеше бу якка карап торса, бу икәүне һәйкәл дип уйлар иде. Балаларның җитәкләшкән кулларын ычкындырасылары килмәде. Бәхетләре югалыр дип курыктылар.
– Ой, красота! Рәхмәт сиңа, Сәет! Бик зур рәхмәт сиңа! Минем мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле. Син шундый көчле. Тәки мине сөйрәп алып мендең бит. Әни менә ни өчен бу тауны, бу чишмәне сагынып елый икән. Әйтәм аны һаман Казанга кайтырга кыстый. Кара әле бу хуш исне. Безнең шәһәрдә ап-ак кар ява да икенче көнне үк карала башлый.
– Ә син бөтенләйгә авылга кайт, Зәйтүнә.
– Юк, әтием-әниемә минсез бик читен булыр. Миңа да аларсыз.
– Шулай инде. Әти-әнисез бик читен. Ятимлекнең хәлләре җиңел түгел, Зәйтүнә. Әнисен югалткан кеше – иң бәхетсез кеше инде ул. Минем дә гел генә әниемә сыенасым, иркәләнәсем килә. Балалар берәрсе кыерсытса, әти-әниләренә кайтып әләклиләр, аларны әти-әниләре юата иде. Ә мине олырак малайлар кыйнап кайтарганда да, юатыр кешем булмады. Төннәр буе елап ята торган идем. Ашау-эчү дә… Бабай пешергән – бабай пешергән инде. Ярый әле, Нурания апа, укытучым юата торганые. Мин аны гел әнием шикелле күрәм. Ул аңа охшаган да. Минемчә, барлык әниләр дә аңа охшаган булырга тиеш. Нәкъ шундый. Йомшак, матур. Ул мине гел үз баласыдай саклап үстерде. Бабай әйтә, бу игелекле апаңны мәңгегә онытма, ди. Онытмыйм да мин аны! Мин, үскәч, моряк булам, Зәйтүнә.
– И-и, нәрсәгә инде алай уйладың? Аннан кайтмыйсың инде син. Шунда берәр марҗа алып калачак.
– Юк, Зәйтүнә, аннан без Казанга кайтабыз, укырга керәбез. Укытучы апам әйтте: «Син, Сәет, укы. Башың бар, акылың бар. Укыган кешеләр илгә бик кирәк», – диде. Бабай гына менә ялгыз кала инде, мин киткәч…
– Ә мин табиб булам. Әтине дәваларга булышам әнигә.

Дәвамы бар

Равилә Шәйдуллина-Морат

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас