Литература
17 Мая 2022, 11:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

3 өлешМалай шул мизгелдә кинәт өлкәнәеп китте. Күз яшен чыгармады.– Еламыйм, ату әни борчылыр. «Өстән карап тора», – дип әйтте бит Каракай әби.Көз көне беренче сыйныфка аны бабасы озата барачак. Башта ул малайга фанердан сумка ясады. Аны куе зәңгәргә буяп та куйды. Иске каештан бау да куйгач, җайлы гына сумка, бабасы әйтмешли, букча килеп чыкты.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

3 өлеш
Малай шул мизгелдә кинәт өлкәнәеп китте. Күз яшен чыгармады.
– Еламыйм, ату әни борчылыр. «Өстән карап тора», – дип әйтте бит Каракай әби.
Көз көне беренче сыйныфка аны бабасы озата барачак. Башта ул малайга фанердан сумка ясады. Аны куе зәңгәргә буяп та куйды. Иске каештан бау да куйгач, җайлы гына сумка, бабасы әйтмешли, букча килеп чыкты. Фатыйма апасы бабасының кәчтүм-чалбарыннан мәктәп формасы текте. Күлмәкне бабасы Теләче базарыннан алып кайтты. Дәфтәрләр, ручка, каләм, кара савыты һәм буяу карандашлары да юнәтте. Сәетнең буяу карандашлары белән тизрәк рәсем ясыйсы килде.
– Бабай, бабай, тизрәк очлап бир инде карандашларны. Мин хәзер сиңа салават күпере ясыйм. Ялантауга кунган айны ясап күрсәтәм. Ул урак хәтле генә булып калгач, шул калкулыкка менеп куна да, тау нәкъ мәчет манарасы була да куя инде, бабай. Төнлә ат саклаганда, үзем күрдем, билләһи дим, очла инде, – дип ялынды ул бабасына.
Ләкин бабасы очламады карандашларны. Мәктәпкә барганчы яңа торсын, диде.
Сәет беренче сентябрьне өзелеп көтте. Вакытны үткәрә алмыйча азапланды.
Ниһаять, беренче сентябрь җитте. Укытучы апалары янында ак алъяпкычлы, көрән күлмәкле кызлар бөтерелә. Нәкъ күбәләкләр инде менә. Чәчләрендә дә – ак күбәләкләр кебек атлас тасма. Малайларның өстендә – өр-яңа кием. Аякларында – ялтырап торган ботинка. Кулларында – сумкалар. Сәет алар янында үзен бик уңайсыз сизде. Кулындагы фанер букчасы да авырайды. Ул аны аркасына яшерде, күзләренә яшь тулып, керфекләрендә эленеп калды. Ярый әле укытучы Нурания апалары, Сәетне кочаклап: «И Сәет, ничек матур киенеп килгәнсең, әнә бабаң нинди матур сумка ясап биргән үзеңә! Мондый матур сумка беркемдә дә юк. Карагыз әле, балалар», – дип, Сәетнең күңелен күтәреп җибәрде. Сәет укытучысының зәп-зәңгәр күзләренә, матур йөзенә карап, яңадан әнисен күргәндәй булды. Аның шушы матур апага барып сыенасы, иркәләнәсе килде, тагын күңеле тулды. Күрше кызы Хәния дә, әтисенең яңа хатынына ияреп килгән Рәфыйк та аның белән бер класста иделәр.
* * *
Сәет укуда тиз алдырып китте. Ул укытучысы сөйләгәнне бик тиз отып ала. Өйдәге эшләрен дә бабасы әйткәнче үк эшләп куя. Мәктәп киемнәрен саклап кына кия. Сыерны көтүгә куу, бозау арканлау, бәрәннәргә үлән алып кайту, су ташу – барысы да үзеннән-үзе Сәет өстенә күчте. Авыру бабасы күбрәк намазлык өстендә утыра. Аның моңлы итеп Коръән укуы Сәетнең җанына иңә барды. «Өйрән, улым, – диде бабасы, – дога әниеңә ризык булып бара. Укымышлы, динле бала калдырган ата-ананың тәне мәңге тәмуг күрмәс. Алар теге дөньяда – фирдәвес җәннәтләренә эләгеп, зәм-зәм сулары эчеп, зиннәтле сарайларда гына яшәрләр, – ди. – Әниең дөньялыкта рәхәт күрмәде, улым. Инде менә син Коръән укысаң, әниең тегендә рәхәттә яшәр. Өйрән, улым. Тик бу турыда кешегә сөйли күрмә. Минем хакта да, бабай Коръән укый, дип әйтмә. Алла сакласын, алып китеп ябып куярлар. Үзең генә калырсың. Ул мәлгунь бригадир атаңнан өмет юк. Аның атасы да дөньяның бер явызы иде. И улым, мәчет манарасын кисәргә шул бәдбәхет менде инде. Гөрселдәп килеп төште җиргә мәчет манарасы, уфылдап. Бөтен авыл халкы җыелды. И җыладылар инде, бигрәк тә хатын-кызлар җылады. Мәңгегә рәхәт күрмә, кабахәт. Нәселең киселсен, үлә алмый интегеп ят», – дип теләделәр. Аллаһы Тәгалә күрә ул, җәзасын алмый калмас. Манараны кискәндә, мәчетнең ае бер кырыйга тәгәрәде. Мин, улым, ул айны тиз генә чабуыма алып тыктым. Берәү дә күрми калды. Печәнлеккә яшердем мин аны. Күрсәтермен әле. Гомерем күп калмагандыр. Инде син аякка басканчы яши алсам ярар. Килер бер көн, балам, сез яңа мәчетләр салырсыз. Дин барыбер кайта ул. Аллага ышанмыйча мөртәт булып күп яшәп булмый. Дөрес түгел бу. Син, улым, ул айны яңа мәчетнең манарасына куярсың, яме. Бу – минем васыятем, улым. Дөньялыкны белеп булмый.
– Ярар, бабай, – диде оныгы.
Сәетнең әнисен ахирәттә рәхәт яшәтәсе килә иде. Ул бик тырышып Коръән укырга өйрәнде. Тавышы моңлы иде малайның. Кичләрен җиделе лампаның сүрән уты яктысында сәкедә аякларын бөкләп Коръән укучы оныгын тыңлап, карт рәхәтлектә йөзде. Күзләреннән яшьләре агып төшә иде. Аллага шөкер, иманлы балам кала, дип юанды карт. Әтисе кебек явыз бәндәләр оныгының рухын сындырмасыннар иде инде. Йә Раббым, шушы ятим хакына гомер бир, дип теләде ул.
– Әйдә, улым, ятыйк, иртәгә иртүк торасы бар. Сыер да бозауларга тора. Инде бик авырайган, Алла сакласын. Бозавы туңып үлә күрмәсен. Исән-имин булса, көзгә сиңа киемнәр алырга акча юнәтеп булмасмы дип, карт бер кулы белән куыкны каплап, өреп, лампаны сүндерде. Лампаның уты дерт-дерт итеп торды да өйгә керосин исе таратып сүнде. Өй караңгылыкка чумды. Мич астындагы чикерткә генә сайравыннан туктамады. Тышта салкын. Ап-аяз төн. Бабасы, бисмилласын әйтеп, ухылдап, сәкегә менеп ятты. Яткач та, әле бик озак медер-медер дога укыды. «Төне бигрәк аяз, ай яктысында мәрҗән тезәрлек, сөбханалла», – диде карт, сөенеп.
Сәетнең күзенә йокы кермәде. Бабасы көзгә киемнәр алабыз диде бит. И-и, ничек әйбәт булыр иде, Рәфыйкныкы шикелле матур форма, сумка алсалар. Ату ул һаман Сәетне үчекләргә генә тора. Беркөнне мәктәптән кайтканда, фанер сумкасын тибеп очырды.
«Хәерче тәре, сумка алырга да акчагыз юкмыни? Бабаң алып бирә алмыймы, класста син иң хәерче, сине атаң да ташлап киткән. Ул мине ярата. Нурания апа да сине жәлләп кенә мактый. Ә син шуңа ышанасың. Дөм ятим бит син», – дип, елый-елый карга сибелгән китап-дәфтәрләрен җыеп азапланган Сәеткә китереп типте явыз малай. Сәетнең сыны катты. Сәет, бөтен көчен җыеп, Рәфыйкка ташланды. Кара савыты ватылып, карасы түгелде. Ике малай мышный-мышный карда аунадылар. Әле берсе, әле икенчесе өскә чыкты. Кара савытының ватылган пыяласы Рәфыйкның битенә кадалып, кар өстенә кып-кызыл кан ага башлады. Малай, бияләе белән ярасын каплап, акырып елап, өенә чапты. Эчендә ачу кайнаган Сәет, җиңү шатлыгы кичерсә дә, кан күргәч курыкты. Бабасы ни әйтер?
Ул кайтканда, бабасы капка төбен көрәп йөри иде. Канга буялган оныгын күреп, кырыс кына: «Нишләдең, ник шулай таланып кайттың?» – диде.
– Әйсәнә, Рәфыйк белән сугыштык.
– Ниткән хәл ул сугышып йөрү? Юньлелеккә илтерме ул сугышу?! Бүтән күрмим бу кыяфәтеңне. Әниең күреп тора, ни әйтер!
– Әй бабай, Каракай әби әйтте: «Әниеңнең җаны күбәләк булып очты», – диде. Ә күбәләкләр кыш көне йоклый.
– Юк, улым, әниеңнең җаны төрле кыяфәттә кайта: күбәләк булып та, Ай нурлары булып та. Тәрәзәдән үрелеп карый әле ул сиңа. Минем улым ничек яши икән дип. Тәртипсез түгел микән дип. Әниеңне борчыма, улым, җәме.
– Ярар, бабай, борчымам. Ул Рәфыйк мине гел үчекли. Ятим, хәерче, ди. Бабай, без хәерче түгел бит, име?
– Түгел, улым, Ходай иман байлыгын бирсен. Дөнья малы – дуңгыз каны ул, балам. Бер дә аптырама, җәме? Син аның ише малайлардан читтә йөр.
– Ярар, бабай, – диде Сәет, дуңгызның начар нәрсә икәнен аңлап. Ә үзе Рәфыйкны кыл дуңгыз кыяфәтендә күз алдына китерде дә эчтән генә елмаеп куйды. Бабасына ияреп Теләчегә барганда, дуңгызлар күреп шаккаткан иде малай.
– Сыерыбыз бозаулады син җугында. Бикәч бозау китергән. Өйгә керттем сыерны имезергә. Кышы бигрәк суык. Җылы мал абзары булмагач, туңар, дидем.
Сәет өйгә атылды. Анда сыер апаралы салам ашый, ә кечкенә генә, хәлсез генә бозау сыер имиенә танавын төрткән. Ай-һай матур бу Чувашның бозавы! Үзе җирән булса да, бозавы аклы-каралы. Сыерга, чуваш кешесеннән сатып алганга, «Чуваш» дип исем кушканнар иде.
– Бабай, ник аклы-каралы ул бозау, Чуваш үзе җирән бит?
– Аттан ала да туа, кола да туа, балам.
– Карале, бабай, моның борыны Рәфыйкның ботинкасы төсле күн икән.
Бабай, бераз дәшмичә торганнан соң:
– И балам, нәүмизләнеп яшисең инде. Алла боерса, бозауны саткач, Теләче базарыннан синең дә аягыңа алып кайтырбыз. Исән-сау гына булсын мал, – диде.
Бабай сыерны абзарына алып чыгып китте. Бозау да, әнисе артыннан иярәсе итеп, әле ныгымаган аяклары белән алпан-тилпән килеп, ишеккә юнәлде. Сәет, бозауга каршы төшеп, аны кочаклап алды. Бозау дымлы һәм җылы иде. Ул кара җимештәй кара күзләре белән малайга аптырап карап торды да кытыршы теле белән аның битеннән ялап алды. Сәеткә күңелле булып китте. Өйдә тагын бер җан иясе артты.
Бабасы, кергәч, бозауны ишек төбендәге боҗрага арканлап куйды.
– Улым, бозау хаҗәтен үти башласа, менә бу савытка турылат, – дип, мич кырыена яньчелеп беткән калай савыт китереп куйды.
…Мичтән борчак ашын чыгарып ашый башлаганда, ишектә укытучы апасының ягымлы тавышы ишетелде.
– И-и, сыерыгыз бозаулаган икән, игелекле мал булсын, – дип, гөрләп килеп керде Нурания апасы. – Кара әле, нинди матур бозау! Туны да ала-кола. Исән-сау гына үссен инде.
Сәетнең колак очларына кадәр кызарып чыкты. Ул:
– Исәнмесез, апа! – дип әйткәнен сизми дә калды.
– Без бүген исәнләшкән идек инде, Сәет. Әле менә сезнең яннан үткәндә, кереп, хәлегезне белеп чыгыйм, дидем. Нихәлләрдә ятасыз икән? Менә, кичә балан бәлеше пешергән идем. Сез дә авыз итегез!
– Бик зур рәхмәт, Нурания, без ятимнәрне искә алганың өчен. Безгә хәзер балан бәлешләре күрү юк инде ул. Хәят кызым, аягында йөргәндә, шундый да тәмле итеп пешерә торганые… Үзегез нихәл торасыз соң? Өегездә татулыкмы? Татулыктыр, нәселегез нык сезнең. Затлы, игелекле нәсел. Маһруйбикә карчык исән-саумы? Һаман шулай ютәллиме? Шулай ул: чир килгәндә генә тиз килә, аннары чыбыркылап кусаң да китми. Әйдә, утыр. Мичкә борчак ашы куйган идем. Иллә дә изрәп пешкән инде. Борчак ашы мичтә тәмле пешә. Телеңне йотарлык булган, мин сиңа әйтим.
– Юк, Зариф абзый, мин китим инде. Әле кызымны да Миңлегөлсем әбидә генә калдырган идем. Бу арада бик елап тора. Әллә берәр җире авырта инде.
Сәет, уңайсызланып, ишегалдына чыгып китте.
– Зариф абзый, менә, ачуланмасаң, улымнан калган киемнәр бар иде. Улым быел бик үсеп китте. Әтисе шикелле, буйчан булырга охшаган. Сәеткә ярар кебек. Сумкасы да ару әле. Мин киткәч, кигезеп карарсың, яме, – дип, уңайсызланып, урыныннан торды.
Ул чыгып киткәч, Зариф карт урынында озак утырды. И-и, бу баланың игелеклелеген күр инде. Үзенең дә өч баласы бар бит. Ул да майда-балда йөзми. Балаларының авызларыннан өзеп алып килгән инде ул ризыкларын. Карт күчтәнәч-бүләкләргә озаклап дога кылды. «Балаларыңның рәхәтен күр, сау-сәламәт бул», – дип теләк теләде. Укытучы чыгып киткәч, Сәет өйгә керде.
– Апа ник килгән ул?
Рәфыйкның бите киселгәнгә, малайларның сугышканнарын ишеткәнгә килгән дип коты очкан иде Сәетнең.
– Улым, менә апаң сиңа кәчтүм-чалбар, каеш, кепка, аяк киеме китергән. Киеп кара әле.
Ятьмә букчадан чыккан киемнәрне күреп, малайның һушы китте. Алар өр-яңа иде. Зариф карт та, укытучының, боларга уңайсыз булмасын өчен, улымнан калган киемнәр дип алдаганын аңлап алды.
Сәет ашыга-ашыга киемнәрне киде дә көзгегә карады. Чебен чуарлап бетергән көзгедән шундый да матур малай карап тора иде.
– Матур бит, бабай, әйеме?!
– Матур, улым, җылы тәнеңдә тузсын, балакаем. Апаңның бу яхшылыгын бер дә онытма. Яхшылыкны оныткан кеше игелек күрми ул.
– Ярар, бабай, – диде Сәет, – онытмам!
Сәет иртәне җиткерә алмыйча интекте. Иртән, матур киемнәрен киеп, мәктәпкә китте. Ботинкаларны бабасы, язга киярсең, улым, дип җыеп куйды. Класста Рәфыйк күренмәде. Укытучының да күңеле төшенке. Укучылар белән дә елмаймыйча, коры гына исәнләште. Сәетнең йөрәге дерт итеп куйды. Рәфыйкка берәр нәрсә булганмы әллә? Шунда класска дулый-дулый Рәфыйкның анасы килеп керде дә керә-керешкә Сәет өстенә ташланды.
– Ах син, хәерче калдыгы, үләксә! Минем улымның битен умырып төшергәнсең. Врачлар бүген тегеп кайтарганнар. Шәмәхә карасы тәненә сеңеп, мәңгелеккә ямьсезләнеп каласы ди. Инсаф кына кайтсын, буып үтерә үзеңне, кабахәт, – дип, малайны уңлы-суллы яңаклый башлады. Укытучы килеп җитмәгән булса, Сәет нишләгән булыр иде? Бала нәни куллары белән битен капламакчы була, ә сәер апа аны, парта арасыннан йолкып чыгарып, ишеккә таба өстери иде. Яңа кәчтүмнең төймәләре тукымасы белән бергә умырылып чыкты.
«Айгыр» кушаматлы Маһинур кулында Сәет бәләк сыман бәргәләнде. Укытучы тиз генә Сәетне йолып алды да үзе белән ышыклады.
Айгыр Маһинур укытучыга ташланды.
– Кем икәнемне беләсең, Нурания, яклама аны. Бүре баласы ич ул. Бетергән бит улымны, имгәткән, – дип, үкереп еларга тотынды хатын.
Нурания аңа су алып килеп бирде.
– Тынычлан, Маһинур, бәлки әле, әйбәт булыр. Алдан алай бетеренмә. Сәет бер дә начар малайга охшамаган. Рәфыйк үзе Сәеткә гел бәйләнеп тора. Күрәм ич мин. Ник ятимне шулай рәнҗетәсең? Ходайдан оял!
– Әле син, авызыңны тутырып, Ходай дип торасыңмы? Күрсәтермен мин сиңа Ходайны! Иртәгә үк язып бирәм кәнсәләргә. Директорыңа да хәбәр итәм. Сине мәктәптән буклы пумала белән куарга кирәк, – дип дулап, хатын директор кабинетына юнәлде.
Нурания куркынган балаларны тынычландырып, урыннарына утыртты:
– Ягез, тынычланыгыз, балалар. Менә күрдегезме нинди күңелсез хәл килеп чыкты. Күңелегезгә салып куегыз, балалар. Кеше кычкыра дип, сез дә кызып китеп, алай тавышланмагыз, югыйсә шул кеше дәрәҗәсенә төшәрсез. Намусны бер югалтсаң, табуы, ай-һай, бик читен булыр.
Шунда Гөлҗиһан торып басты:
– Апа, – диде ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Сезне хәзер, «Ходай» дип әйткән өчен, эштән алалармы инде? Апа, син андый сүзне әйтмәдең ич, без ишетмәдек, име, кызлар, әйтмәде бит, име, малайлар?
Төрле яктан «юк, юк, ишетмәдек» дигән сүзләр ишетелде. Укытучының күзләренә яшь килде. Кара әле бу балаларны. Алар бит апаларының кача-кача Коръән аятьләре укуын, ураза тотарга тырышуын белмиләр. Җаны-тәне белән Аллага ышана бит ул. Әти-әниләре дә намазларын калдырмады, ураза тотты. Гает намазын картлар, кача-поса, таш келәттә укыйлар. Бөтен авыл халкына хәер-дога кылып торалар ич. Ә берсендә, өйләренә мәктәп директоры белән колхоз председателе килеп кереп, әтиләрен намазлык өстендә тотып, икенче көнне халыкны клубка җыйдылар. Авылда дин сөремен таратучы дип гаепләп алып киттеләр әтисен. Бәхилләшеп чыгып киткәндә, җиде бала әтиләренә килеп асылынды.
– Әниегезне тыңлагыз! Нәселгә тап төшермәгез! Ничек булса да үсәрсез. Укырга тырышыгыз! Безнең нәсел математика фәненә хирыс…
Балалар әтиләренең кечерәеп, бөкрәеп калган гәүдәсен клуб тыкрыгына кереп югалганчы карап калдылар.
Клубта районнан килгән вәкил дә бар иде.
Габделхәйне беренче рәттәге артсыз урындыкка утырттылар. Сәхнәдә – мәктәп директоры, теге вәкил һәм колхоз председателе.
Диннең – агу, Габделхәйнең дошман икәнлеген, аның ише кешеләрнең авылда яшәргә хакы юклыгын, урыны төрмә булганлыгын озак аңлаттылар халыкка. Габделхәй алар сөйләгән сүзләрне аңларлык хәлдә түгел иде. Хатыны җиде бала белән кала, балалары яшь… Нишләр ул? Миңа кайтулар юк инде, дип уйланып утырды Габделхәй.
Арыган вәкил мәсьәләне кабыргасы белән куйды:
– Кем дә кем Габделхәйне районга җибәреп тикшертергә, башын төрмәдә черетергә ди, кулларыгызны күтәрегез. – Клубта үлем тынлыгы урнашты. Шулай да бер-ике бирчәеп беткән кул күтәрелде. – Активрак булыгыз! Йокладыгызмы әллә анда? Үзегезнең дә китәсегез киләме? – дип, өстәлгә сукты вәкил.
Шунда акрын гына бер хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Габделхәйне алып киткәч, безнең казан төбен кем ямар суң, комганнарыбызны кем ямап бирер, кем безнең уракларыбызны тешләр?
Дәвамы бар.

Равилә Шәйдуллина-Морат

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас