

Әнә, инде тулган ай күтәрелеп килә. Клуб бакчасы ягыннан гармун тавышы ишетелә. Гармунчы Әгъләм әле бию көен, әле «Зәлилә»не өздерә генә. Бүген бигрәк дәртләнеп уйный, дип уйлап куйды Сәет. Күзләренә яшь килде: үзен жәлли! Аннан әнисен исенә төшерде. Ул вафат булганда, малай әле мәктәпкә дә кермәгән иде. Сәкедә яткан хаста әнкәсенең ап-ак йөзен әле дә хәтерли Сәет. Ул көнне Миңлебикә әби (аны авылда «Каракай әби» дип тә йөртәләр) кергән иде. Әнисе елый-елый сөйләде. Аның бер көйгә генә сөйләгән тавышы шундый моңсу иде.
– Каракай әби, мин үләм инде. «Духтырлар да, инде яшәмәс, үлә, дип чыгардылар, – диде Инсаф, мине әтиләргә китереп куйганда. – Өйләнәм, – диде. – Синең үлгәнеңне көтеп тора алмыйм, – диде. – Гомерем үтте чирле хатын белән, ирләр сауны ярата, хатыннар байны ярата», – диде. Тәрәзәгә капланып карап калдым. Атлар җигепләр, тарантаска утыртыплар алып кайтты яшь хатынын. Мин үлгәнне дә көтмәде. Озак тормас идем инде, әзрәк көтсә шунда. Мине бит ул уналтым тулганчы ук урлап алып кайтты. Мин бит аларга килгәнче сау-сәламәт идем. Матур идем. Инде балам кала. Әти дә карт, әни дә үлде. Үзем дә ятимлектә үстем. Ни эшлим, нихәлләр итим? Баламны кемнәр карар? Бу хатынны бик усал, диләр. Әле үз улы да бар икән. Бигрәкләр имансыз булды Инсаф. Бер көн рәхәт күрсәтмәде. Ирсез хатыннар күп, барысының да ишеген какты. Мине генә сөймәде. Сәетемне тапкан көнне дә кайтып кыйнады. Түбән өйгә төртеп төшереп, ике сәгатьтән соң гына ачты, бала елаганга түзә алмагач кына. Әнисе дә гел котыртып торды. Мине аңа тиң дип санамады. Алар бай, без хәерче, имеш. Нәрсәгә миңа аларның байлыгы? Шуннан өзлектем. Кеше була алмадым. Аның өстенә җүнләп ашарга бирмиләр. Эт көнендә яшәдем инде.
– Йә Ходаем, үзең кичер бәндәләреңне. – Миңлебикә түти балкашык белән Хәятнең авызына су салды. – И җаным, синең нинди тормышта яшәгәнеңне бөтен авыл халкы белде инде. Тик без нишли ала идек соң? Кәнсәләргә барып әйтсәң, үзе нәчәлник. Башыңны өтермәндә черетер. Ул имансыздан ни көтәсең? Йә, балам, кайгырма, терелерсең, Алла кушса. Менә шулпа алып кердем, кап әле.
– Юк, Каракай әби, кабасым килми. Мин сизәм: тиздән өзелермен. Әнә, улыма… Каракай әби, Сәетемә күз-колак булыгыз инде. Әти янына кергәләп йөр. Бүген шундый матур төш күрдем. Әнине. Имеш, бүлнистә ята икән. Мин хәл белергә килгәнмен. Авыруларның һәммәсен болынга чыгарып куйганнар. Караватларда яталар. Ап-ак чыбылдык эчендә ята болар. «И әни, – дим, имеш. – Мин сезне эссе, тынчу бүлмәдә ятасыз дип торам, ә сез нинди җиләс, матур болында ятасыз икән». Минем, Каракай әби, андый чәчәкләрне, андый яшеллекне беркайда да күргәнем юк иде. Анда кошлар да үзенчә бертөрле моңлы итеп сайрый. Үзләре шундый матурлар! Шаккатмалы. Әни әйтә: «И кызым, монда шундый рәхәт! Әйдә тау астына чишмәгә төшеп меник», – ди. Әни авырмаган да кебек. Җәһәт кенә торды да, икәү чишмәгә төшеп киттек. Андагы матурлык! Әни үзе чишмә читендәге челтәрле эскәмиягә барып утырды, мине су эчәргә җибәрде. Ул суның тәмлелеге! Су эчеп килгәч, мин әнигә әйтәм: «Әни, әйдә меник инде, – дим. – Сумкамны сестралар янында калдырган идем, ипилек-тозлык акчасы да бар, югалтсам, Инсаф үтерер», – дим. «Кызым, мин шушында утырып көтеп торам, иртәгә бөтенләйгә минем яныма килерсең, монда бик рәхәт, кызым. Бик интектең инде», – ди әни. Мин әнигә: «Ярар, килермен, әни», – дип, хушлашып, сестралар янына мендем. Алар барысы да озын күлмәктән. Чәчләрен яулык астына җыйнап тыкканнар. Үзләре гел елмаеп кына торалар. Гел кычкырып тора торган сестраларга охшамаганнар. Мин аларга: «Минем сумкамда бераз акчам да бар иде, югала күрмәсен, ату ирем үтерер», – дим. Алар, елмаеп: «Курыкмагыз, апа, монда акчаның кирәге юк. Монда акча йөрми», – диләр. Шуннан уянып киттем. И-и, бер дә уянасым килмәде, Каракай әби, шунда гына каласым килде. Әллә җәннәтне күрдем микән мин? Әни: «Иртәгә килерсең, бөтенләйгә», – диде бит. Вакыт җиткәндер инде, дип, күз яшьләрен арык кул аркасы белән сөртте әнисе. Шуннан арып-талып йокыга китте.
Миңлебикә түти каракучкыл кулларын күтәреп дога кылды. Яшь хатынны жәлләп елый-елый чыгып китте. Чыкканда, Сәетнең башыннан сыйпап, кесәсеннән бер кәнфит алып бирде. «Мә, улым, бигрәкләр бәхетсез бала булып тугансың, Аллаһы Тәгалә сине ташламасын. Кичен кереп, ясин укырмын, бүгеннән калмас, күкрәге белән генә сулый. Үлем алдыннан кеше шулай җиңеләеп китә», – дип, бабасы белән саубуллашты. Бабасы да, яшьле күзләрен Каракай әбигә күрсәтәсе килмичә, читкә борылды:
– Аллага тапшырдым, язмыштан узмыш юк, Миңлебикә кордаш.
Иртәгесен Сәет йокыдан уянганда, әнисен идән уртасындагы урындыкларга куелган колашага сузып салганнар иде. Тирә-ягына күрше-күлән, туган-тумача әбиләр җыелып, тәсбих тарталар, елашалар. Өйдә әллә нинди тынлык. Сәет торып басты. Әкрен генә әнисе янына килеп, битеннән сыйпады. Әнисенең сап-сары бите салкын иде. Сәетнең әнисен кочагына аласы, җылытасы килде. «Әни җаным, туңгансың ич. Әнә, битләрең нинди салкын. Әни, әйдә өстеңә бабайның җылы толыбын ябыйк. Җылынырсың», – диде малай, өстенә нинди хәсрәт ишелеп төшкәнен аңламыйча. Әнисенең баш очында тәсбих тартып утыручы Каракай әби малайны, кочаклап, мич артына алып кереп китте. Әбинең каракучкыл бите буйлап күз яшьләре тәгәри, үзе, малайны тынычландырырга теләп:
– Әйдә, улым, безгә керик, кайнар чәй эчәрсең. Әниең китте инде, улым. Аның җаны күбәләк булып күккә ашты. Ул: «Минем улым еламасын, ул еласа, миңа бик читен булыр», – дип, сиңа өстән карап тора. Елама, улым, үсәрсең, Алла кушса.
Малай шунда гына әнисенең үлгәнлеген, үзенең дөм ятим калганлыгын аңлап алды. Әбинең кулыннан ычкынып китеп, әнисенең җәсәденә ташланды.
– Китегез, барыгыз да чыгып китегез. Әни йоклый гына ул. Сез китсәгез, ул уяначак, – дип, ауный-ауный еларга тотынды. Бабасын чакырып керттеләр. Бабасы, әкрен генә килеп, Сәетне идәннән күтәреп алды.
– Балам, ятимнәр калдык шул. Нихәл итәсең? Аллаһы Тәгалә бәндәсенә үзе күтәрә алмас хәсрәт бирмәм, дигән. Әниеңнең гомере кыска булды. Шул мөртәт Инсаф кына башына җитте баламның. Әйдә, Каракай әбиеңнәргә кереп тор. Ату бик авыр булыр, – дип, Сәетне киендереп алып чыгып китте.
Әнисенең җеназасын капка төбенә чыгарып куйгач кына, соңгы тапкыр күреп калсын дип, Каракай әбинең кызы Фатыйма апасы аны урамга алып чыкты.
– Әйдә, үскәнем, – диде тәмле телле Фатыйма. – Әниең белән хушлаш! Бигрәкләр ятим калдың инде, үскәнем. Ничекләр гомер итәрсең? Бабаң да бик картайды, – диде ул.
Инде әнисенең җеназасын җиргә куйганнар. Солтан бабай моңлы итеп җеназа догасы укый. Җыелган халык лышык-лышык елый. Капка төбе әллә ничек шомланып, иске капка нәүмизләнеп, моңланып калган кебек тоелды Сәеткә.
Әнисе чыгып утыра торган эскәмия дә ятим шикелле. Әнисен күтәреп алып киткәндә, малайның эчендә нәрсәдер өзелде. Мәңге әйләнеп кайтмаячак хәзер аның әнисе. Үзенең иң кадерле кешесен югалтты ул.
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина-Морат