Авылга Зәйтүнә кайтып төште. Яңа гына борын асларына кара төкләр чыга башлаган, тавышларына ирләр төсмере кергән яшь-җилкенчәк малайлар арасыннан гармунчы Әгъләм:
– Карагыз әле, Урал якларыннан Фатыйма түтиләргә кунак кызы кайткан, – диде. – Шундый матур, ди. Татарча да белә икән. Ну бүген үзем эләктерәм кунак кызны. Әле миңа бер генә кызның да карышканы юк. Чөнки бер генә аулак өйнең дә Әгъләмнән башка узганы юк. Һы-һы, гармунчысыз аулак өй буламыни! Ягез, бичер үткәреп карагыз миннән башка! – дип, черт итеп ирләрчә төкереп куйды ул.
Ялантау буенда көтү көткән малайлар дәшмәделәр. Әгъләмнең борын югары. Каршы төшсәң, колун балта хәтле йодрыгы белән яңак төбеңә менеп төшәргә дә күп сорамас. Ул әле малайлардан биш яшькә олырак та.
– Кыз кемгә карар бит әле. Шайтаныма кирәкме аңа синең татарча гармун уйнавың? Ул Свердлауда, урыслар арасында үскән. Әле татарчасы да ипилек-тозлык кынадыр, – диде Хыялый Сәет.
Малайлар арасында шау-шу купты. Алар таралып киткән маллары турында да оныттылар. Сыерлар акрын гына уҗымга кереп бара иде.
Әгъләм:
– Чукындыра хәзер персидәтел, – дип, маллар артыннан чапты.
Озын Исмәгыйль:
– Сыерлар күбенсә, персидәтелгә хәтле әти иманыңны укыта әле синең, – дип кычкырды.
Малайлар барысы да басуга таба йөгерделәр.
Малларны, су эчертеп, көндезге туплауга җыйганда, инде эсселеккә түзәр әмәл калмаган иде. Малкайлар Ялантау буенда ышык җирдә бергә тупландылар. Малай-егетләр исә, Ялантау итәгендәге зур ташка утырып, әниләре биреп җибәргән төенчекләрен чиштеләр, тамак ялгап алырга җыендылар.
Шешәдәге сөтләрен килә-килешкә чишмә суына тыгып калдырганнар иде. Төенчекләрендәге күкәй, инде майлары сеңеп беткән кара ипи телемнәре, дарудан бушаган кечкенә банкаларга тутырылган повидло, бер-ике баш суган, кабыклы бәрәңге, шырпы тартмасына салынган эре тоз – барысы да таш өстәлгә тезелде. Табын уртак иде.
Сыерлар, мыш-мыш килеп, койрыклары белән шап-шоп кигәвен куалар. Сирәк-мирәк кенә ямансулап мөгрәп алалар. Күктә тургай сайрый. Айба тавы буенда ап-ак казлар яңа гына каурый чыгара башлаган бәбкәләрен тилгәннән саклый. Төрле чәчәкләр белән чуарланган яшел тугайда бал эзләп йөргән эшчән умарта кортлары бызылдый. Дүртәр канатлы энә караклары болынны иңләп әйләнәләр. Әнә чуар канат күбәләк, чәчәк дип белеп, шайтан таягына килеп кунды.
– Егетләр, карагыз әле, теге күбәләкнең йөрәгенә энә кадалды, ахры, бик тиз очып китте, – диде нечкә күңелле Хыялый Сәет. Сәеткә «Хыялый» кушаматын авыл малайлары такты. Сәет сүгенү сүзләре кушып сөйли торган авыл малайларыннан кай ягы беләндер аерылып тора иде. Ул: «Таллыкта былбыл ничек өзгәләнә, аны сөйгән яры ташладымы икән әллә? Карагыз әле, малайлар, елый түгелме соң ул?» – дип шаккатыра. Мондый хисләрне аңлый алмаган малайлар чигәләренә бармакларын куеп күрсәтәләр – җүләр бу, янәсе.
«Җүләр» сүзе малайга ябыша алмады. Ә менә «Хыялый» дигәне Сәеткә чәп итеп ябышты.
Болын гөж килә – төрле күбәләкләр оча, кошлар сайрый, чәчкәләр хуш исле таҗларын кояшка таба ачалар. Әле бер тапкыр да үбешү тәмен татымаган кызлар ирене кебек кызыллары, кызлар күзләредәй зәңгәрләре, шәмәхәләре бар. Сәет чәчәкләрне кызларга охшата. Аңа бүген әллә нәрсә булган иде. Әллә нинди таныш түгел тойгы бимазалый аны. Күз алдына күрше кызы Хәния килеп басты. Бу кыз кечкенәдән, бер аягында чәкәнли-чәкәнли, Сәетне үчекли торган иде: Сәет – хыялый, уй-фикерен җыялмый». Соңгы вакытта бу кыз да үзгәрде. Сәет яныннан озын керфекләрен түбән төшереп, шым гына үтеп китә башлады. «Кара, Хәниянең керфек очларын кояш ашаган», – дип уйлап куйган иде Сәет, иртән көтү куа төшкән кызга текәлеп карап. Кызның инде торнаныкы шикелле озын аяклары тулыланып, билләре нәзекләнеп, такта кебек түшләре матур гына түгәрәкләнеп килә.
Тик бүген Сәет Хәния турында уйламый. Аңа әллә нәрсә булды. Әле үзе белмәгән, күрмәгән кунак кызы Зәйтүнәне күрәсе килү аның бөтен вөҗүден биләп алган иде.
Тамагына ашау үтмәде. Сәет кәгазь бөкесен тешләре белән суырып алды да шешәдән генә голт-голт итеп сап-салкын сөт эчте. Аннары чикләвек куагы төбенә барып ятты. Күзләрен зәп-зәңгәр күктә йөзгән болытларга төбәде. Болытның берсе Ялантау өстеннән йөзеп барган көймә шикелле иде. Мәктәпне бетергәч, армиягә флотка китәм, дип хыялланып алды ул. Моряк киемен киеп кайтып, Хәниянең һушын алам әле… Аннан үз уйларыннан оялып, югалып калды. Әнә, колаклары да кызара башлаганын тойды бугай.
Малайлар тамакларын туйдырдылар да әтиләреннән урлап алып килгән тәмәкеләрен кабыздылар. Чәчәк, бал, мәтрүшкә исеннән оеган тугайга сасы тәмәке исе таралды.
– Сәет, Сәет, мә, син дә суырып кара, шундый шәп, башларны әйләндерә, – дип кыстады инде ачы балны да татып караган Әгъләм.
Сәет дәшмәде.
– Әйтмәсәнә шул Хыялыйга, – диделәр корык-корык ютәлләгән малайлар.
Боларның тизрәк егет буласылары, тизрәк балалыктан чыгасылары килә иде. Авыл ягыннан чиләкләр чылтыраган, кызлар көлгән авазлар ишетелде. Бер төркем кыз-кыркын суга төшеп килә. Әһә, диделәр малайлар, хәзер без боларны салкын чишмә суы белән коендырабыз. Чыркылдашып алсыннар әле. Сәет уртада көлә-көлә нидер сөйләп килүче Хәнияне күлмәгеннән танып алды. «Бүген көтү куарга да шушы күлмәген кигән иде», – дип уйлап куйды ул. Чәчен ике толым итеп үргән. Атлаган саен, толымнары тибрәлеп-тибрәлеп китә. Сәетнең йөрәге кысылып куйды. Соң шул ук чикерткә кебек Хәния бит инде ул. Нәрсә булды соң бу дөньяга бүген? Аптырады Сәет. Әнә Наҗия, Нурҗиһан, Ләбибә, Сания, ә теге кара бөдрә чәчләрен тузгытканы, кыска итәк кигәне ят кыз. Тукта әле, кунак кызы шул микән әллә?
Сәет яткан җиреннән торып утырды. Күлмәк изүләрен рәтләде. Бармаклары белән чәчләрен тарады. Шунда, никтер, үзенең кыяфәтен көзгедә күрәсе килде. Йөгерә-йөгерә чишмә буена килде дә тиз генә, малайлар күргәнче дип, чишмәгә иелде. Чишмә суы улактан агып төшкән урында дулкынланып тора да, ага торгач, тынычланып, нәкъ көзге кебек була. Сәет чишмә көзгесенә карады. Су өстеннән аңа кап-кара дулкын чәчле, зур көрән күзле чандыр гына егет карап тора иде. Сәет, битенә ут капканын тоеп, тиз генә кушучына су алып, йөзенә сипте. Чишмә-көзгедә Сәетнең йөзе әллә ничәгә бүленде. Каш-керфекләрендә эленеп калган су тамчылары әллә нинди төсләргә кереп җемелдәделәр.
Ул арада кыз-кыркын чишмәгә килеп җитте. Хәния Сәеткә бер генә күз сирпеп алды да керфекләрен түбән төшерде. Ник мин аның шундый матур икәнен бүген генә күрдем соң? Югыйсә көн саен мәктәпкә бергә йөрделәр. Укудан кайтуга, ничә еллар инде Сәетнең бабасына чишмә суы кертә Хәния. Әнисе дә: «Бар, Зариф бабаңнарның идән-сәкеләрен юып чык», – дип кертеп җибәрә иде кызын. Соңгы араларда Хәния аларга керми башлады.
Әллә нәрсә булды бу дөньяга. Әллә дөнья үзгәрде, әллә Сәет белән Хәния. Аптыраш.
Кызларны салкын су белән коендырырга җыенган малайлар да никтер тынып калганнар. Әллә ниндиләр – үзләренә охшамаганнар. Барысының да күзләре кызлар арасында уңайсызланып басып торган кыска итәкле, дулкындай кара чәчле, зур кара күзле кызда. Кунак кыз да оялып кына итәкләрен тартып куйды. Акрын гына исәнләште. Тавышы куркып кына, тыйнак кына чыкты. Үзе карашын чүәк башларына төбәде.
– Исәнме, кунак кызы, чибәркәй, – дип тынлыкны бозды Әгъләм. Авылыбызга нинди нур иңгән дисәм, матур кыз кайткан икән. Кемнәргә кайттың, чибәр кыз, Миңлебикә әбиләргәме? Бүген кичкә шулар капка төбен саклыйбыз икән. – Аннары, борылып, малайларга дәште: – Берегез дә якын киләсе булмагыз, яңак төбегезгә сылармын. Колагыгызга киртләп куегыз: әле сезнең башыгыз яшь Әгъләм абыегыздан узып йөрергә!
Их, дип уйлап куйды Сәет, ник мин Әгъләм кебек кыю түгел икән? Ул әнә әйтәсе сүзен кырт кисеп әйтә. Ә мин шул хыялланып ятарга гына булдырам. Кызлар, чишмә улагына чиләкләрен куеп, су ала башладылар. Чиләкләре тулган бере китә торды. Менә кунак кызы да чишмә улагына чиләген куйды. Ике чиләге дә көмештәй су белән тулгач, көянтәгә эләсе итте. Ләкин балачактан су ташып өйрәнгән авыл кызларыныкы шикелле осталыгы юк иде аның. Икенче чиләген көянтә башына эләктерәм дигәндә генә, чиләге ычкынып китеп, чак егылмады. Чиләктәге суы түгелеп бетте. Малайлар хихылдап көлә башладылар. Кызның күзләренә яшь тулып, ике яңагы буйлап акты. Аның, чиләкләрен ташлап, чишмә буеннан йөгереп чабасы, салкын сулы чишмә суында агып китәсе, кеше күзеннән югаласы килде. Суы түгелгән чиләген алырга иелүе булды, аягы таеп, янә егыла язды. Иңеннән көянтәсе үк төшеп китте. Кыска итәге ачылып, төз аяклары күренде. Малайлар яшь тайлар кебек кешнәделәр. Кыз үксеп елап җибәрде. Тегеләргә кызык иде. Авылның сүзгә кесәгә керми торган кызларыннан бу кыз аерылып тора иде шул.
Сәет малайлар арасыннан аерылып чыкты да кунак кызының көянтәсен иңнәренә салды. Чиләкләренә су тутырып, көянтәсенә элде. Кыз күтәрелеп караган иде, күзләре Сәет күзләре белән очрашты. Ул әкрен генә: «Рәхмәт», – диде. Сәет шунда дөньядан кичте. Үзенең иске күлмәгеннән, ямаулы чалбарыннан оялды. Бирчәйгән учларын кая яшерергә белмәде. Кызның шулай күз сирпеп бер каравы Хыялый Сәетне үтерде. Ул, башы әйләнеп, кыз яныннан ничек киткәнен дә абайламады. Малайлар янына кабат килеп басты. Ярый әле малайлар берни сизмәделәр. Бармакларын авызларына тыгып, әче итеп сызгырдылар, көлештеләр. «Папробуйте, берегез-бер Миңлебикә әбиләрнең капка төбенә барасы түгел, сыек танаулар», – дип үкерде Әгъләм.
Сәет кичне җиткерә алмый йөдәп бетте. Бүген кояшы да байый алмый интектерде. Сәет малайларның сүзләрен ишетмәде. Күзенә ак-кара күренмәде. Иртән күз алдыннан китмәгән Хәния Зәйтүнәнең бер күз сирпүеннән эреп югалды. Бүген көтү куганда күргән Хәниянең утлы карашы, кунак кызының рәхмәтле кара күзләреннән түгелгән моңлы күз карашы белән бер булып кушылды. Нәрсә булды? Дөньяның асты-өскә килде. Тизрәк кич җитсен иде. Әгъләмнең кисәтүеннән куркып тормас, Миңлебикә әбиләрнең капка төбенә барып басар. Миңлебикә әби – өшкерүләргә маһир карчык, әнисе авырганда, гел хәлен белеп торды. Их, әнисе исән булсын иде. Юк шул, Сәет әнисен бик аз хәтерли. Ул бабасы белән генә үсте. Әтисе исән дә бит, тик ул Сәетне улы дип тә белми.
Ниһаять, кич җитте. Малайлар малларын авыл ягына бордылар. Кояш Ялантау өстенә менеп җитте, аннары беркадәр эленеп торды-торды да, дөньяга моңсулык таратып, тау астына тәгәрәп юкка чыкты. Малайлар, каештан үргән чыбыркыларын шартлатып, сыерларны авылга таба кудылар. Көтү артыннан сөт исе, муллык исе ияреп барды. Рәхәт иде малайларга, күңелле иде. Әле өйдә әниләре пешергән умачлы аш, тәмле сөтле чәй көтә. Көтүдән кайткан малайларын әниләре мактый-мактый сыйларлар. Аннан соң малайлар юынып, киенеп, клуб бакчасына җыелырлар. Аларга кызлар да кушылыр. Әллә ничә җирдә түгәрәк уен уйнарлар. Сугыштан соң туган яшь-җилкенчәкнең авыр, ләкин тыныч, матур тормышы бу.
Сәет сыерларын абзарга кертеп япты да бабасы пешереп куйган кабыклы
бәрәңгене утырып ашады. Яшел суганга үрелгән кулын кире тартып алды. Суган исе кунак кызына ошамас! Әнә бит, ничек итеп күзләренә карап: «Рәхмәт!» – диде. Бигрәк культурный, дип уйлады Сәет. Тиз генә юынып керде дә намазлык өстендә утырган бабасына: «Бабай, мин клуб бакчасына чыгам», – диде. Бабасы, намазын укып бетереп, инде тәсбих тарта иде. Әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә, дәшәсе итмәде. Сәет уенга киеп чыгарга дигән киемнәрен барлый башлады. Соры төстәге чалбарын чыгарды, аның балак очлары сүсәргән, чалбар үзе күп юып үтүкләүдән шомарып беткән, ялтырап тора. Сүсәргән җепләрен кисеп, киеп караса, чалбар балагы тубыктан өскә менеп киткән. Әле язын гына таман иде. Сәет аптырап калды. Кешелеккә кия торган күлмәгенең дә җиңе кыскарган. Ярый, җиңне сызганып та була анысы. Аякка кия торган ботинкасының башы купкан. Сәет ботинкасын ачу белән почмакка атты. Чалбары икенче якка очты. Үзе өйалдындагы бүлмә якка җәелгән сәкегә сузылып ятты.
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина - Морат