Литература
16 Мая 2022, 07:00

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

Ахыры. -Әни, туктале, син саташып сөйлисеңме соң, әллә просто берәр передачаны караганнан соң синдә шундый уй тудымы? Нинди бала? Нинди роддом? Без синең балаларың. Менә абыем, менә мин. Икебез дә яныңда басып торабыз. Мондый сүзләр белән шутить итмиләр инде, әни.-Улым, кызым, мин сезгә чынлап сөйлим. Мин әле, Аллага шөкер үз ушымда, үз акылымда.

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫККЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК
КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

-Әни, туктале, син саташып сөйлисеңме соң, әллә просто берәр передачаны караганнан соң синдә шундый уй тудымы? Нинди бала? Нинди роддом? Без синең балаларың. Менә абыем, менә мин. Икебез дә яныңда басып торабыз. Мондый сүзләр белән шутить итмиләр инде, әни.
-Улым, кызым, мин сезгә чынлап сөйлим. Мин әле, Аллага шөкер үз ушымда, үз акылымда. Әмма мин инде чынлап та акылдан язар чиккә килеп җиттем. Бу серемне сезгә генә чишә алдым. Хәтта әтиегез дә белми бу хәлне.
-Ә кайсы роддомда калдырдың соң син ул баланы? Беренче роддомдамы? Или теге реконструкция ясаган иске роддомдамы?
-Юк, балалар, мин кызымны үз туган ягымда, Татарстанда калдырдым. Үз районыбыздагы роддомда.
-Вот это да! Син үзең сөйләмәдең, без дә кызыксынып та карамадык синең туган ягың турында, мин сине гел шушында яшәдең дип уйлый идем. С детсва.
-Юк, кызым, паспортымны күрәсез бит инде. Туган җирем, авылым язылган анда. Менә шул район үзәгендә эшләгәндә бер бик начар җитәкче көчләде мине. Шуннан авырга калганымны белгәч, бөтенләй эшемнән үк куып чыгарды. Авылда туган абыем яши иде төп йортта, хатыны һәм кечкенә ике баласы белән. Ул минем хәлемне белгәч, башка кайтып күренәсе булма дип, йорттан бөтенләй куып чыгарды.
-Кая куып чыгарды? Ничек? Ә нишләп судка бармадың?
-Ий, балалар, ул чакта мин яшь, безграмотный авыл баласы. Нинди суд, нинди закон ди миңа ул вакытта.
-Даа, булган икән хәлләр. И син кая бардың инде. Кайда яшәдең?
--Район үзәгендә бер әбидә фатирда тора идем. Корсагым зурайгач, ул да чыгып китүемне таләп итте. Безнең чорда ирсез бала табу бик зур оят иде бит. Андый хатын-кызларга нәфрәт белән, мыскыллап карадылар. Әби гаепле түгел иде, аның да кеше арасында гайбәт ишетәсе килмәгәндер. Бераз гына вакытыннан алдарак туган баламны шулай итеп роддомда ташлап калдырырга мәҗбүр булдым.
-Әни, ничек сине беркем дә эзләмәде икән соң? Абыең бит белгән инде бала табарга тиеш икәнеңне. Җиңгәң дә белгән. Тем более үзенең балалары бар. Каким сердцем алар түзеп ятканнар? Алар может исәндер. Давай, алай булгач, эзлибез аларны. Хәзер социаль челтәрләрдән эзләп табабыз барысын да.
-Тукта, улым. Кирәкмәс. Абыем исән түгелдер инде, ул бит инде болай санап карасаң сиксәнгә якын булырга тиеш. Әйе, җитмеш җидедә. Безнең яшь аралары хәйран зур, чөнки безнең арада туган балалар кечкенә чакта үлеп барганнар. Ул чакта бала- чага чире күп булган инде. Тик икебез исән-сау үстек. Балалары исән булса гына. Минем үз кулларым белән ташлап калдырган кызымны табасым килә.
-Таак, әни, ә аңа, ул кызга хәзер ничә яшь булырга тиеш инде.
-Кырык сигез... тулды... тулгандыр, иншалла. Миңа бит ул чакта нибары унҗиде генә иде.
-Фамилиясе, исеме бар идеме соң ул кызның? Син хет исем кушкан идеңме аңа?
-Мин әйттем бит инде, хәтта врачка учетка да басмаган идем дип. Роддомда да исем-фамилиямне ялганлап яздырдым. Башкача булдыра алмадым. Алдадым, гомерем буена ялган эчендә яшәдем.
-Ә син әти турында уйладыңмы соң, әни. Әти бу хәлләрне ишеткәч, ни дияр? Бу бит просто ужас инде. Мин даже әйтергә сүз тапмыйм. Ник яшерергә кирәк иде моны? Ә без, без по настоящему синең балаларыңмы соң? Ышана торган хәл түгел бит бу.
-Улым, син ир кеше. Минем хәлне, бәлкем аңлап та бетерә алмыйсыңдыр. Мин сиңа үпкәләмим. Белмим инде, ничек дип әйтергә дә. Мин кызымны эзләргә дә теләдем. Ләкин, бәлкем ул бәхетле гаиләдә яшидер, мин аның тормышын бозармын дип тагын туктап калдым. Шулай итеп гомерем узды.
-_И.Әни, әни! Мескенем! Син ник моны әллә кайчан сөйләмәдең? Без инде аны әллә кайчан ук эзләп тапкан булыр идек, әйеме, абый! Честное слово, табар идек.
-Ярар, моны болай гына ерып чыга торган түгел. Во-первых, әтине известностька куярга кирәк. Аны капитально подготовить итәргә. Аның да йөрәк борчый, шок булмасын. Хатынны да подготовить итәсе була. Все таки, сестраны эзләп әле ерак юлларга да чыгасы булыр.
--Рәхмәт улым, рәхмәт балакайларым. Апагызны тапсагыз, тынычлап үләргә дә була, Алла боерса.
-Әй, әй! Нинди үлем. Апаны тапкач нинди үлү ди ул! Яшәргә, только яшәргә, әни. Бергә яшәргә. Но башта, әни, синең алтмыш биш яшеңне бәйрәм итәбез. Аннары эшкә керешербез
Абыйлы-сеңелле җиң сызганып бәйрәм чарасын уздыру мәшәкатенә чумдылар, әмма әниләренең беренче туган баласын табу уе икесенең дә беренче пландагы эшенә әверелде. Мондый хәбәрне ипләп кенә әтиләренә җиткерүне дә алар бик оста итеп димломатик рәвештә башкарып чыктылар. Ничек кенә тыныч кабул итте дисәң дә, ире Нәҗибәне аңлый алмады.
-Ник, ник бергә кушылгач та әйтмәде? Бергә яши башлагач та эзләгән булыр идек. Димәк, миңа ышанычы булмаган. Ызначит, миңа ышанмаган, дигән уйлары белән ул бер мәл хәтта хатыны белән бер караватта йоклаудан да баш тартты. Тик Нәҗибәсенең яшьле күзләре , озак итеп тәрәзә каршында сүзсез басып торулары тәэсир иттеме, йөрәге барыбер эреде. Ул гомер иткән карчыгын иңнәреннән кочып алды да, карлыгачым минем, кайгырма инде. Бар да яхшы булыр. Телевидениегә яздырып бирербез, ярдәм итәрләр, табылыр кыз...кызыбыз, дигәч, Нәҗибә иренең җилкәсенә капланып сулкылдап елап җибәрде .
****
Корән ашын уздырып, атна буена авылда ял иткәннән соң да Тәнзилә үзенә урын таба алмады. Башта, әллә Назыйм белән икебез генә Суксуга барып кайтыйкмы дип уйласа да, ире белән киңәшкәннән соң бергәләп юлга чыгарга булдылар. Авыл халкы, күрше-тирәләре белән хушлашып, алдагы елга да кайтырга вәгъдә биреп, авыл башындагы зират янында янә туктап, әти-әниләренең каберләре янында догаларын укып кайтыр юлга кузгалдылар. Ничек кенә авылда яшхы булса да, авырып-нитеп китсә, врач чакыртуы зур проблема булачак, дип, Володя белән Фәнзилә дә авылда калырга курыктылар.
Бу юлы Назыйм машинасын туп-туры Хәсәнша агайлар йорты янында туктатты. Кулына чәй күчтәнәчләре салынган пакетын тотып, Тәнзилә алга атлады. Аның артыннан каз бәбкәләре кебек тезелешеп, Фәнзилә, Назыйм һәм Володя да капка янына килеп басты. Келә бавын тартуга, кече капка шыгырдап ачылып китте. Келәт янындагы эскәмиядә киез эшләпәсен маңгаена кадәр батырып кигән Хәсәнша карт башын күтәреп юлаучыларга карады.
-Һее, кунаклар бар икән. Карчык, чык әле келәттән. Күр әле, безгә тагын Казан кунаклары килгән бит әле.
Карт, эскәмиясеннән торып, юлаучыларга таба атлады. Ир-атлар ике куллап күрешеп хәл-әхвәл сорашканнан соң, Тәнзилә Хәсәнша агайга эндәште.
-Хәсәнша агай, мин сезгә бик зур йомыш, өмет белән килдем бит әле.
-Шулаймени! Я, тыңлап карыйк, нинди йомыш микән ул?
-Аны монда гына сөйли торган түгел.- Тәнзилә, тирә-якка каранып алды. – Өй эчендә сөйләшсәк, яхшырак булыр иде.
-Һее, алай икән. Әйдәгез, әйдә, хәзер карчык чәй дә куеп җибәрер. Карчыыык, нишләп ятасың инде ул келәттә? Әйдә, чәй куеп җибәр, кунаклар бар дим бит, дигәч, карчыгы келәт ишегенең йозагын ачкычка бикләп, барысы белән дә баш кагып кына исәнләште дә ойгә керегез, дип чакырды.
Тәнзилә, күчтәнәчле пакетын Хәсәнша картның карчыгына тапшырыр алдыннан, аннан кызыл розалы кара яулыкны тартып чыгарды да ике тәрәзә арасындагы фоторам янына барып басты.
-Хәсәнша агай, мин теге юлы да бу фотосурәтләргә карап торган идем. Исегездәме?
-Әйе, балакаем, исемдә. Исемдә булмай ни. Әле минем кызымның да карточкасын карап торган идең бит.
-Юк, Хәсәнша агай! Мин менә бу, җилкәсенә роза чәчкәләре төшкән яулык ябынган кыз карточкасы турында сораган идем.
Хәсәнша карт та Тәнзилә янына килеп, уңа төшкән күзләрен кыскалап, бармагы белән бер фоторәсемгә төртеп күрсәтте.
-Моны әйтәсеңме? Әә, бу минем сеңел, Нәҗибә.
-Хәсәнша агай, ул хәзер кайда яши, шуны әйтмәссезме икән?
Хәсәнша карт, тамагын кырып куйды. Тавышы бераз калтырап чыкты.
-Мин белмим инде. Кайда зимагурлыкта йөридер. Әллә исән дә түгелдер инде. Бер пыртый булып чыкты ул минем сеңел. Тәмам оятка калдыра язды барыбызны да.
-Я,я, сөйлә Хәсәнша агай, сөйлә.
-Әй, нәрсәсен сөйлисең инде аның. Яшь чагында ирсез бала ясатып кайтты. Мин хатын белән бик каты орыштык, шуннан чыгып китте дә юк булды. Суга төшкән кебек юк булды. Ул чакта тормыш алып бару бик җиңел түгел иде бит, ишшу ояты ни тора. Менә шул. Югалды ул.
-Хәсәнша агай, карагыз әле. Менә бу яулык сезнең сеңлегезнекенә ошамаганмы?
-Каяле, кая, күзләремә якынрак китереп карыйм әле. – Хәсәнша агай калтыранган куллары белән яулыкка үрелде. – Бәй, шуңа ошаган бу яулык. Шул бугай шул. – Хәсәнша карт яулыкны сүтеп, әйләндергәләп карады, борынына якын китереп ныгытып иснәп тә алды. – Әллә Нәҗибә синме бу? –Хәсәнша карт күзләрен мөлдерәтеп Тәнзиләгә карады. – Ошаган инде ошавын, түлке яшь бит син. Нәҗибәнең яшь чагындагы кебек. Картның ике күзеннән дә яшьләре мәлдерәп идәнгә тамды. Әллә син шул баламы, кызым? Нәҗибәмнең кызымы әллә син? – бу сүзләрне Хәсәнша карт пышылдап кына әйтте.
Бабайга кушылып Фәнзилә белән Тәнзилә дә мышкылдый башлады.
-Белмим мин, Хәсәнша агай. Бу яулык эчендә менә шундый сәер хат бар иде. Без Фәнзилә белән игезәкләр булып үстек. Дәрес, без бала-чагыннан ук бер беребезгә ошамаган идек. Әмма авылда башка игезәкләр булмагач, чагыштырып карар мәмкинлек юк иде, авыл кешеләре дә ул-бу белдермәде, әнкәй дә гомере буена бу серне бездән саклаган булып чыкты. Язын суга бата язган көнне сезнең авыл Гыйлмениса карчык мине Раузаларда күрү белән сезгә бик нык ошаган дип ушымны ала язды. Аннары мин дә Рауза белән сезгә килдем бит әле. Сезнең белән ошашлыгымны да таптым. Ә фотокарточкаларны карагач та мин бу кешене бик нык беләм, таныйм кебек тоелды миңа. Тик сезгә ул турыда әйтеп тормадым. Чөнки мин әле үзем дә берни аңламый идем. Авылга кайтып, шушы яулыкны кулыма алуга, ниндидер җылылык, якынлык тойдым мин. Инде менә хәзер сезнең каршыгызда аптырап басып торам. Мин кем, Хәсәнша агай? Минем исемем ничек? Минем әти-әнием кем?
-Балакаем, син мине кичер инде. Ихтимал, шулайдыр, Нәҗибәнең кызы булырга тиеш син. Ничек дисең әле, ничә яшь дисең сиңа? Кырык сигездәәә? Саныйк әле, давай. Минем улыма илле тулган булыр иде. Аңа ике яшь чамасы иде шул. Ызначит, Нәҗибәгә унҗиде булган. Кырык сигез ел узып киткәнмени инде? Әй бу гомер дигәнең. Бик үкенечле булды, балакаем, гомеребез. Балаларым, улым да, кызым да күптән вафат. Хатыным яман чирдән бик интегеп озак ятып, сызып-сызылып үлде. Кыямәт көнне урыннары оҗмахта булсын инде. Рәхмәт инде Аллаһыма, картайган көнне янымда карчыгым бар, бу бит минем икенче хатыным,Аллага шөкер. Менә шулай гомер кичереп ятам инде. И бу дөнья дигәнең. Кызым, карале, Нәҗибә, минем сеңлем исәнме икән соң? Аны каян белеп була микән? Их, үлгәнче бер күреп, бәхиллек аласы иде. Бик гаепле бит мин аның алдында, гаепле, – Хәсәнша карт, күлмәк җиңе белән күзләрен сөртеп алды.
Алар сөйләшкән арада Гөлфая карчык чәй өлгертеп, барысын да өстәл янына чакырды.
-Беренче тапкыр күргәч тә мин әле сине әллә Хәсәншаның читтә үскән кызымы икән дип уйлаган идем. Син бит, чынлап та Хәсәншага да ошагансың. Нәҗибәне эзләтеп карага кирәк. Милиция табар әле. Башы исән булса нигә тапмаска ди. – Гөлфая карчык та үз фикерләрен җиткерергә ашыкты. – Озак еллар узган шул. Алай да табалар бит әле. Әллә кайдагы кешеләрне дә табып очраштыралар. Бик әйбәт булыр иде Нәҗибә табылса. Хәсәнша картлар белән элемтәдә булырга ышандырып, якын туганнарына әйләнгән Габделбәрләргә дә кагылып узмыйча булдыра алмадылар.
Кадерле кунакларны каршы алгандай, Рауза да “ә” дигәнче чәйнеген яңартты, өстәлгә тәм-томнарын чыгарып тезде. Сүз, билгеле инде кызыл розалы кара яулык, аның хуҗасы һәм беркемгә дә билгеле булмаган, ул вакытта исемсез бала, хәзерге Тәнзилә язмышы турында барды. Олы юлга чыкканда хушлашып, телефон номерларын, йорт адресларын биреп, юлаучылар Казанга юл алды.
Тимерне кызуында сук дигәннәр. Казанга кайту белән Тәнзилә белән Назыйм тимер юл вокзалындагы “Жди меня” тапшыруы киоскысына мөрәҗәгать иттеләр. Бар булган автобиографиясен туплап, фотографияләргә төшеп, кызыл розалы кара яулык фотоларын да куеп Нәҗибә исемле хатынны эзләүләре турында анкета калдырдылар.
Нәҗибәнең дә улы-кызы тик ятмады. Эчке эшләр бүлегенә гариза язып, Татарстанның Суксу дигән авылында яшәүчеләр арасында Хәсәнша исемле кешенең барлыгын ачыкладылар. Алай гына да түгел, шул авыл советына шалтыратып, Хәсәнша дигән кешенең туган-тумачалары булу-булмавын да белделәр. Мәгълүматлар җыйганнан соң, әниләренә авылга кайтып килергә тәкъдим ясадылар. Бик авырлык белән булса да Нәҗибә ризалашты. Ире, әле кияүгә чыгарга өлгермәгән утыз яшьлек кызы белән Казанга хәтле кайта торган поездга билетлар алдылар. Юл буена аның йөрәге тынычлык тапмады. Алар купесында юл буе карвалол, валерьянка исе аңкып кайтты. Ниһаять, Казанның тимер юл вокзалына кайтып җитәбез дип игьлан бирделәр. Купеда әйберләрне тутыру, чыгарга әзерлек башланды. Поезддан төшкәч тә, Нәҗибә аягын атлый алмыйча, беравык басып торды. Мин кайттым сиңа, туган илем, дип пышылдады.
Өчесенең дә гомерләрендә беренче тапкыр аяк баскан Татарстан башкаласы Казанны бик нык күрәселәре килде. Такси алып ярты көн буе Казан белән танышып, тарихи урыннарын, Кремль эчләрен карап йөрделәр. Әллә бүген Казанда гына кунып калабызмы диюенә каршы, Нәҗибә, мин минут эчендә очар кошка әверелеп, авылыма кайтыр идем дигәч, ире дә, кызы да каршы килмәделәр. Автовокзалга барып, төштән соң китүче автобус белән Нәҗибәнең туып үскән районына кайтып та киттеләр.
Юл буена диярлек һәркем үз уйларына чумып кайтты. Нәҗибә абыйсы белән күрешү минутларын күз алдына китерде. Бәлкем кызым да туган авылымда яшидер дигән яшерен өмет чаткысы да йөрәгендә пыскып торды. Туган авылын, туганнарын, дусларын барлады. Авыл нык үзгәрдеме икән дип гоманлады.Район үзәгеннән авылга кайтучы маршрут таксига чак өлгерделәр. Моңа кадәр күз күрмәгән , колак ишетмәгән ят кешеләр килеп кергәч, автобус эчендәге авылдашлары сагаеп калды. Әмма, исәнмесез, авылдашларым, дип исәнләшкәч, кем икән болар дип уйласалар да, авылдашларының йөзләре бераз ачылып китте. Бераз баргач, бер олырак кына яштәге хатын-кыз әллә сез дә Суксага кайтасызмы, дип сорап куйды. Уңай җавап ишеткәч, тагын түзмәде, бер дә танып булмый, кем буласыз, дип сорады.
-Мине танымыйсыздыр инде, мин - Хәсәнша абыйның сеңлесе, Нәҗибә мин, дип җаваплады.
-Әнекәем, Нәҗибәкәем! Синмени бу! Мине дә танымыйсыңмы әллә? Бу бит мин! Мин, Солтания, балачак дустың, дип теге хатын Нәҗибәне кочаклап алды. Икесе дә маршрутканың тар аралыгында тезләнеп дигәндәй елап җибәрделәр. Аллакаем, ничек шушы юлга чыгарды мине дә, сезне дә, Менә бит нинди очрашу, билләһи, И, Раббем Аллам! Нәҗибә, быел бит синең кызың табылды. Син беләсеңме соң әле, кызыңның Казанда яшәгәнен...
Безнең авылда, дускаем, быел бит әллә ниләр булды. Санта-Барбара инде, чынлап әйтәм. Башыннан сөйлим әле, тукта....
Авылда сер сандыкта ятамени инде! Раузалар белән әшнәлектә булган Солтания дә Хәсәнша картның сеңлесе Нәҗибәнең кызы табылуы турындагы хәбәрне башыннан аягына хәтле белә иде, шуңа да маршрутка эчендәге бар кешегә дә ишетелерлек итеп, ул авылдагы яңалыкны энәсеннән җебенә чаклы Нәҗибәгә сөйләп бирде. Бу яңалыкны әллә ишетте Нәҗибә, әллә ишетмәде. Ул, гүя, томан эчендә иде. Кызы исән...Кызы исән...Казанда...яши...Кызы кайткан... Кызы эзли...Кызы әнисен эзли..Мине эзли...
Авылга кайтып җитү белән автобустагылар яңа хәбәрне өй буйлап таратып чыктылар. Ярты сәгать дигәндә халык аю күрергә килгән кебек Хәсәнша картларның капка төбенә агыла башлады. Абыйсы белән күрешү бик авыр булды Нәҗибәгә дә Хәсәншага да. Кичке ашларын ашап, караватына менеп яткан Хәсәнша карт капкада кеше бар бугай дип, хатынына эндәште. Гөлфая карчык, капкага килеп, кем бар дип сорауга, мин Нәҗибә, дигәнне ишеткәч, артына авып китә язды.
Ул арада, Хәсәнша да шыгыр-шыгыр ишек янына килеп, ут яндырды. Ишектән килеп кергән кешеләрне танымыйча аптырап, хатынына карады.
-Нәҗибәләр кайтты. Сеңлең бит, Нәҗибә, - дигәч тә калтыранган кулларын сеңлесенә сузып, әкрен генә чүгә башлады.
-Абый, исәнме. Мин кайттым менә.
-Нәҗибә, кичер мине. Мин көттем сине. Гомерем буе үз-үземне каргый-каргый көттем.
Хәсәнша Нәҗибәне аякларыннан кочаклап, дер-дер килеп ыңгырашып елап җибәрде. – Нәҗибә, кызың табылды бит. Тәнзилә, кызың. Сине эзли ул, ишетәсеңме?
-Ишетәм, ишетәм, абый. Рәхмәт сиңа. Минем кызымны тапканың өчен.
-_Мин тапмадым. Ул үзе безне юллап тапты. Синең кызыл розалы кара яулыгың белән эзләп тапты. Язмыш безне синең белән аерган иде, менә Аллага шөкер, бу бәхетле көнне дә күрәсем булган икән, тагын очраштырды.
Кичке ашларны ашап, өй эченә килеп тулган авылдашлары белән күрешеп, исәнләшеп утырганда, шау-гөр килеп, Рауза белән Габделбәр килеп керде. Кочаклашып күрешкәннән соң, Рауза кулына тоткан кәгазь кисәген Нәҗибәгә сузды.
-Кызыңның телефон номеры. Мин шалтыратмадым. Сезнең авылда икәнне дә әйтмәдем. Үзең сөйләшерсең, дидем.
Нәҗибә, телефон номеры язган кәгазь кисәген кызына тоттырды.
-Кызым, яшь аралый берни дә күрмим. Зинһар телефоныңнан номерын җый. Минем түзеп торырлыгым калмады.
Кызы телефон номерын җыеп, әнисенә телефонны тоттырды. Телефон сигналы Нәҗибәгә бик озак барган кебек тоелды. Кемдер телефонны алып, “Алло” диде.
-Кызым... Исәнме, кызым, Тәнзилә!
-Әнииии! Әнием! Мин бит сине гомерем буе сагынып көттем!
Тәнзилә күз яшьләренә буылып телефон аша әнисенең елаганын тыңлады. Ана белән кызга бу минутта бер сүз дә кирәкми иде. Алар сүзсез дә кырык сигез ел буена бер-берсенә әйтелмәгән сүзләрне җиткерә алдылар.
Алда, тагын берничә көннән ана белән кызны кавышу минутлары көтә иде.

ТӘМАМ.

Әсхия Абдуллина-Костикова

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас