Литература
15 Мая 2022, 11:00

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

8 ӨЛЕШ Туган туганның бай булуын ярата, диләрме әле? Нәҗибә әти-әнисе бер-бер артлы үлеп киткәннән соң , җиңгәсе белән абыйсы аның монда артык кашык икәнен бик тиз аңлаттылар. Уналтысын яңа тутырган, әле сабый акылы да тулаем чыгып бетмәгән кыз бала район үзәгенә барып бер төзелеш предприятиесенә идән юучы булып эшкә урнашты. 

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫККЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК
КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

Туган туганның бай булуын ярата, диләрме әле? Нәҗибә әти-әнисе бер-бер артлы үлеп киткәннән соң , җиңгәсе белән абыйсы аның монда артык кашык икәнен бик тиз аңлаттылар. Уналтысын яңа тутырган, әле сабый акылы да тулаем чыгып бетмәгән кыз бала район үзәгенә барып бер төзелеш предприятиесенә идән юучы булып эшкә урнашты. Билгеле, аны районда фатир ишеген ачып көтеп торучы юк иде, шулай да үзе кебек үк гомере буена контор идәннәрен юа-юа картаеп беткән тетя Нюра баштагы мәлне үземдә торып торырсың. Аена түләү хакы өч сум дигәч, гаиләсе зур, өе кысан булса да бик шатланып риза булды. Хезмәт хакы ул вакытта нибарысы кырык сум, тик Нәҗибә шул акчага да бик риза иде. Иртән иртүк тетя Нюра белән эшкэ килеп, барлык кабинетларны ялт итеп җыештырып чыгалар, котельныйга ташкүмер ташып куялар . Котельныйда кочегар булып эшләүче Илдус кайчагында чәй кайнатып, тимер мич өстенә бәрәңге тәгәрәтеп бергәләшеп сыйланып та алалар. Беренче хезмәт хакын алу белән абый белән җиңгәсен дә шатландырыйм әле дип авылга юл тотты. Кайда җәяү, кайда попутка машинасының ачык кузовында җил куа-куа авылга кайтуын кайтса да, аны кочак җәеп каршы алучы булмады. Дөрес, алып кайткан күчтәнәчләреннән баш тартмадылар тартуын. Чәй өстәле артында да җиңгәсенең чырае ачылмады. Абыйсы да, ихатаны яңартуга акчалары булмаудан, балаларына кием-салым алырга да акчалары җитмәүдән зарланды. Күрәләтә абыемны борчымыйм дип, үзенә киләсе хезмәт хакына хәтле яшәргә дип биш сум акчасын калдырды да, “Абый, мин бит эшләп торам. Ай саен акча алгач, бераз ярдәм итәрмен. Тормышлар җайланыр, менә күрерсең”, дип калганын абыйсына сузды. Абыйсы рәхмәт әйтеп тормады торуын, җиңгәсе исә ирен читен кыегайтып кына, синең ул ун-егерме сумың белән әллә кая байырбыз инде. Минем дә өлешем керде дип, аннары өйгә дәгъва кылып йөрерсең, диде. Күз яшләрен яшерергә теләп, тиз генә ике битен куллары белән сыыпырды да, ишек алдына чыгып китте. Бакчадагы ялгыз алмагачка сыенып озак кына елап торгач, башка монда кайтып йөрмәм инде. Артык кашыкка әйләнгәнмен икән. Сау бул, алмагачкаем, дип алмагачның кытыршы кәүсәсен сыпырды. Икенче аеның хезмәт хакын алгач, район үзәгендә берүзе генә яшәүче татар карчыгына фатирга урнашты. Җәйге челләдә үтәли җилдә салкын тидереп, тетя Нюра бик каты авырып китте. Предприятие директорының үзең генә җыештырырга җитешерсеңме, әллә ярдәмгә берәр кеше алыйкмы диюенә каршы, “Хезмәт хакын икеләтә түләсәгез үзем җыештырам. Минем бит бер белемем дә юк, укырга керәсем, профессия аласым килә” – диде. Эх, бар кешегә дә бирелмәгән шул ул алдан күрү сәләте, югыйсә ул да бу предприятиедән башын алып качкан булыр иде. Яшь җыештыручы кызның беркатлы икәнлеген сизенеп, корсагы ярты тезенә җитеп, симезлегеннән көч-хәл атлап йөрсә дә, предприятие директорының күзләрендә шайтан уты кабынып, ул майлы калҗа ашагандай, иреннәрен ялмап-ялмап алды. Бер-ике көн эшенә дә иртәрәк килеп, идәннәр юганда, комачаулап, кырыеннан ышкылып узгач, Нәҗибә, мин соңрак кереп җыештырырмын сезнең кабинетны дип, чыгып китмәкче булып, идән юа торган таягы тыгылган сулы чиләкне кулына алуга, директор аны артыннан кочаклап алды. Мондый борылышны көтмәгән кыз аһ дияргә дә өлгермәде, директор үзенең сусыл симез иреннәре белән аның авызын томаалады.
Капканга эләккән тычкан кебек тыпырчынып, тартылып ычкынырга теләсә дә барып чыкмады. Директор еш-еш сулыш ала-ала, аны үзенең иртәнге киңәшмә алып бара торган озын өстәленә китереп терәде.
-Тыпырчынма. Мине тыңласаң, карышмасаң дипломың да, акчаң да булыр. Тик тор дим мин сиңа!- Директор бер умыруда Нәҗибәнең изү сәдәфләрен умырып төшерде, кызның алсу алма кебек кабарып торган күкрәкләрен йонламач бармаклары белән изде, аларны тешләрен батырып-батырып суырып тешләде, кызның авыртудан ыңгырашуына да, ике күзеннән мөлдерәп аккан яшьләренә дә игътибар итмәде, яртылаш ялангач баланы өстәлгә сузып салып үзенең иң кабәхәт эшен эшләгәч, зур кәнәгатьләнү алып, “Ничава кыз икәнсең. Мин булмасам, барыбер кем дә булса алыр иде кызлыгыңны. Ә болай син, мине директор алды дип сөенерсең әле. Синең кебекләрне күп күрде инде абзаң. Сүз сөйләп йөрмәсәң, карышмасаң бар да ал да гөл булыр. Ишетсен колагың! Ә хәзер бар, идәннәреңне юып бетер. Кешеләр килгәнче штобы чистота и порядок, дип Нәҗибәне кабинетыннан чыгарып җибәрде.
Башы әйләнүдән, гарләнүдән, эче авыртудан көч-хәл белән аягына басып, Нәҗибә котельныйга су алырга керде. Аның агарынган йөзен, елап шешенеп беткән күзләрен, сәдәфсез ачык күлмәк изүен күреп, Илдус хәлне аңлап алды.
-Сволочь, синең дә башыңа җиттемени? Эх, мин сине кисәтергә кыенсындым шул. Директорны син шундый яхшы, ягымлы абый, дип мактагач, сак бул дип әйтмәкче идем дә, син тиз генә чыгып ычкындың. Милициягә хәбәр итәргә кирәк. Утыртырга кирәк ул имансызны.
-Юк, юк, Илдус. Аны утыртып та булмаячак. Ул үзе әйтте. Берәрсенә әйтеп кенә кара, бар җитәкчеләр минем әшнәләр диде.
-Беләм, бергә җыелышып аракы эчәләр, кызлар алып киләләр. Мин монда алты ел эшлим инде. Бик күпне күрдем. Акчасын түли, кая барыйм инде. Кайчан да булса, Ходай аны наказать итәр дип уйлыйм. Син елама, бар аякларыңны юып чык, буялганыңны контордагылар күрмәсен. Лутчы кешегә сиздермә, тынычлан.
Нәҗибә калтыранган аякларын салкын сулы чиләгенә тыгып бераз хәл алды, краннан аккан су астына башын куеп битен, теш эзләре каралып чыккан күкрәкләрен юды. Илдус биргән җепле энә белән ничек кирәк алай изүен тегеп, тагын конторга идән юарга кереп китте. Гадәттә һәр кабинетка май кояшы кебек елмаеп килеп керүче кызны бу көнне берсе дә танымады. Ни булды дип сораучыларга да, башын селкеп, сүзсез генә идәннәрен юып, тәрәзә төпләрен сөртеп, чыгып та китте. Идән юучының кәефе кемгә хаҗәт, тиздән контордагы хатын-кызлар Нәҗибә турында онытып, үзара гайбәт сата башладылар.
Нәҗибәнең интегүләре аның белән генә бетмәде. Директорның аны сагалап, көн саен диярлек көчләп, мәсхәрәләп торулары тетя Нюра эшкә чыккач кына туктады. Тик эш уеннан узган иде инде. Нәҗибә үзенең авырга калганын сизеп, директорга шул хакта белдерде. Бу хәбәрне ишетүгә, директор аны эшеннән азат итте . Корсагы бик беленеп тормаганлыктан, хуҗабикә әби дә аны-моны сизенмәде. Нәҗибә аптырагач, авылга кайтып абыйсы белән сөйләшергә булды. Әмма абыйсы аны ахырына кадәр тыңлап та бетермәде, башка эзең булмасын бу йортта дип, куалап ук чыгарды. Шул китүдән кыз башка авылга әйләнеп кайтмады. Нәҗибә бар булган акчасын тиенләп кенә тотып яшәсә дә, акчасы да кимегәннән кими бара, җитмәсә хуҗа карчык та, оятсыз, ирсез бала табып минем өемне пычратмакчы буласыңмы?Себерке! Бүген үк өемнән чыгып кит дип куалый.
Шушы газаплардан, Нәҗибәнең суы алдан китә, ул роддомга барып, вакытыннан алда кыз бала таба. Әмма бала белән барып керергә ни куышы, ни акчасы булмаудан гаҗиз булып, баласын роддомда калдырып, качып китә.
Язмыш аны бик күп сыный. Ничек кенә авыр булса да Нәҗибә тормышта югалып калмый. Роддомнан качкан төнне үк район үзәгеннән юл читенә чыгып попутный машинага утырып, Башкортстан якларына юл тота. Бер тиен дә акчасы калмагач, авылларда ашау исәбенә бала караша, фермада маллар көтә. Тора-бара Себердә башланып килә торган олы төзелешләр турында ишетеп, Нәҗибә дә Себергә юл тота. Башта төзелештә эшли, училищега укырга керә, техникумны тәмамлый. Яшьлегендә кылган хатасы аны гомере буена эзәрлекләсә дә, ул үзендә туган районына кайтып, роддомнан баласын алу-алмаулары турында сорарга көч тапмый. Ерак Себердә кияүгә чыгып ике бала табып үстерә. Еллар узган саен Нәҗибә беренче баласын төшендә ешрак күреп, аның өчен үзәге өзгәләнүенә чыдар хәле калмый. Балалары зурлап аның олы юбилеен уздырырга әзерләнеп йөргәндә, ул гомере буена йөрәгендә саклаган серен чишә.
-Балалар, мин Аллаһ каршында бик зур гөнаһлымын. Минем мондый кадер-хөрмәткә хакым юк. Сез зерә борчыласыз, мәшәкатьләнәсез. Мин хәтта әтиегез дә белми торган серне сезгә чишмәкче булам. Мин яшь чагымда алдандым, авырга калдым. Баламны, беренче кызымны роддомда ташлап качтым. Ул баланы алып кайтырга, үстерергә, тәрбияләргә минем мөмкинчелегем юк иде. Әмма бу аклану! Минем хәтта акланырга да хакым юк! Мин баламны ташларга тиеш түгел идем. Аллаһым аңа гомер биргән икән, ризыгын да биргән булыр иде. Мин бик нык ялгыштым. Гомерем буена баламны исемнән чыгармасам да, минем аны онытканым булмады. Мин белмим, алда минем гомерем бармы-юкмы, әмма мин сездән үтенеп сорыйм, зинһар табыгыз апагызны!

Ахыры бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас