Литература
14 Мая 2022, 11:00

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

6 ӨЛЕШ Юлаучының юлда булуы яхшы дигәндәй, Назыймнар иртән хуҗалар белән саубуллашып, Тәнзилә белән Фәнзиләнең туган авылына кузгалдылар. Кояш инде җирдән хәйран күтәрелеп, бар дөньяга мул итеп җылы нурын сибә, машинаның бераз гына ачык тәрәзәләре аша салонга иртәнге саф һава басулардан яшел уҗым исен алып килә, әллә кайдан биек-биек зәңгәр күк йөзеннән ара-тирә тургай тавышлары ишетелгәләп китә.

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫККЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК
КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

Юлаучының юлда булуы яхшы дигәндәй, Назыймнар иртән хуҗалар белән саубуллашып, Тәнзилә белән Фәнзиләнең туган авылына кузгалдылар. Кояш инде җирдән хәйран күтәрелеп, бар дөньяга мул итеп җылы нурын сибә, машинаның бераз гына ачык тәрәзәләре аша салонга иртәнге саф һава басулардан яшел уҗым исен алып килә, әллә кайдан биек-биек зәңгәр күк йөзеннән ара-тирә тургай тавышлары ишетелгәләп китә. Арткы утыргычта бала чакта мич башында бер-берсенә сыенышып йоклаган чагындагы кебек, сыенышып утырган ике бертуган бер авыздан диярлек, хәтерлисеңме, дип әйтте һәм берьюлы көлеп тә җибәрде.
-Тәнзилә, ә син нинди вакыйганы исеңә төшереп, хәтерлисеңме дидең?
-Мин, Фәнзилә, шушы басуларга кыш көне салам урларга йөргәнебезне исемә төшердем.
-Мин дә. Ә хәтерлисеңме бала чагында сугышканыбызны? Сабантуйдан кайткачтын, имеш капчык ярышы ясыйбыз.Хәтерлисеңме?
-Хәтерлим, хәтерлим. Бер мендәрнең сугыша торгач бөтен йонын коеп бетергән идек. Өй эче тавык-каз мамыгына тулган иде.
-Казандагы ашның өсте ябылып бетмәгән булган ие. Аш өсте гел мамык иде, хәтерлисеңме ничек итеп ул ашны ашаганны?
-Ничек хәтерләмим ди инде, әллә атна буена авыз эчендә гел мамык- йон булды бит инде ул чакны.
-Фәнзилә, урам тутырып кар сулары акканда йомычкалар агызганны хәтерлисеңме? И кызык иде ул чаклар, әйеме? Их, бер генә минутка шул чакларга кайтып киләсе иде дә, тик булмый шул.
-Тәнзилә, аның бит ул чакта йомычкасы да юк иде бит. Пиларамга барып, күлмәк итәгенә тутырып алып кайтып агыза идек, әйеме? Безнең балачак, бик тук булмаса да бик рәхәт булган икән.
-Әнкәй генә кызганыч, Тәнзилә. Үзем картайгач, балаларым янымнан таралышкач кына аңладым мин ана хәсрәтен. Әнкәй, бәгырькәем, бер кайчан да тормышыннан зарланмады. Әткәй исән вакытта да аларның тормышы бик җиңел булмаган бит инде. Ярдәм итешергә ни якын туганнары юк, ни акчалары дигәндәй. Ә әткәй үлгәч... Ул салам урлаулар, фермага сыер савышырга, мал карашу пүчтәк кенә булган бит. Япь-яшь көе ялгыз калып та әткәебезгә хыянәт итмичә намусын гына сакламаган бит ул, безне чит ир какмасын, сукмасын, рәнҗетмәсен дип икенче кешегә кияүгә чыкмаган. Югыйсә, безнең әнкәй кебек эшчән, гадел кешене сорап килүчеләр булгандыр...
-Әйтмә инде, Фәнзилә, Мин дә үземне әнкәем алдында бик гөнаһлы дип саныйм. Син ярар инде, чит җиргә чыгып киттең. Язмышыңа шулай язылган булгандыр. Ә мин соң, мин, Казанда торып бит, елга бер тапкыр әйләнеп килүне авырыксындым. Җәй җитсә,имеш, бакча үстерәсе бар, кайтырга вакыт юк. Я балаларның диңгез буена барасы килә. Гел нинди дә булса оправдание эзләп гомерем узды. Югыйсә, безнең туган авылыбыз чит илләрдән, диңгезләрдән киммени?! Әнкәйдән хат килгәч, сөенеп укый идем дә, җавапны менә бүген, юк, иртәгә язам дип бөтенләй оныта идем. Андый чакларда да әнкәй, мәрхүмә, бер мәртәбә дә, кызым, ник хатларга җавап та язмыйсың, дими иде. Берни булмагандай, безнең, балаларның хәлләрен сорашып, авыл хәлләрен бәйнә-бәйнә аңлатып дүрт бит тутырып яза иде хатларны.
-Шулай шул, Тәнзилә, терсәк якын да, тик тешләп булмый. Булганның кадерен белмибез, булмаганны юллыйбыз. Әнкәем каберен күреп килергә әллә минем таза чакларым булмадымы? Булды! Җаныбыз өшегән безнең, җаныбыз.
Алда биек тупыллары, бөдрә каеннары белән туган авыллары зираты күренде. Хатыннар, үз хисләренә чумып, шып булды. Назыйм, машинасын юл читенәрәк чыгарып, зират турында туктатты.
Фәнзилә белән Тәнзилә, башларына ак яулыкларын ябып, Тәнзилә әйткәнчә аякларына озын ыштаннарын киеп, зират капкасыннан ирләре артыннан әниләре каберенә таба атладылар. Баш очына айлы таш куелган кабер турында Назыйм туктап калды.
-Әниегез. Шушында күмелде, диде.
-Фәнзиләне, йөрәге авыртып китеп егылмасын дип, ире Володя култыклап алды.
-Пусти, Володя. Отойди, пожалуйста. Я хочу побыть с мамой наедине. Отойдите.
Фәнзилә, әнисенең кабере каршына тезләнеп, маңгаен чардуганның салкын тимеренә терәде дә күзләрен йомды. Бите буйлап күпме күз яше аккандыр, анысы инде бер Аллаһка гына мәгьлүм булды. Күпме вакыт шул халәттә торгандыр, баш очындагы тупылда кара карга каркылдаганнан, сискәнеп башын күтәрде.
-Кайттыңмы? Кошлар булып кошлар да туган җирләренә ел саен әйләнеп кайта. Ә син киттең дә олактың. Үз туган ояңны оныттың. Нинди ана кош соң син? – Карганың карлыккан каркылдавын Фәнзиләнең йөрәге шулай дип кабул итте. – Кар-кар, ата-анаң бар-бар. Кара җир куенында, елыйлардыр аһ-зар. Карга каркылдап канатларын салмак кына җилпеп баш очыннан очып китте.
Тәнзилә дә әнисе кабере алдына тезләнеп бар булган догаларын укып, бар булган гөнаһларын кичерүне сорап күз яшьләрен түкте.
Беренче булып Назыйм эндәште.
-Әйдәгез, әтиегезнең каберенә дә барып дога кылыйк. Ул да бит сезне көтеп ята. Сезнең кайтканыгызны ул да белә.
Әтиләренең кабере шактый эчтә калып, каберен орлыктан үскән сәрби куагы сырып алган. Чардуганы да күрәсең, бер мәртәбә дә буялмаган, шыксыз хәлдә булуы Фәнзиләне таң калдырды.
-Тәнзилә, әллә сез әткәйнең чардуганын бер дә буямадыгызмы? Кеше алдында оят бит, ташландык хәлдә икән кабере.
-Фәнзилә, үпкәләмә, мин дә авылда тормыйм бит. Менә кайттык, бергәләп буярбыз.
Фәнзилә авыр сулап куйды, әмма каршы бер сүз дә дәшмәде. Соңгы вакытта зиратта пәйда булган яңа каберлекләрне карап, үзләренең яшьтәшләренең, классташларының вакытыннан алда ахирәткә күчкәнлекләрен күрү барысына да авыр тәэсир итте.
-Таак, алдагы тукталыш кайда? Туган йорткамы, әллә башта елга буена төшеп, аяк-кулларыгызны авылыгызның шифалы суы белән юып менәсезме?
Бертавыштан, елга буена төшеп, арган тәннәрен, актарылган күңелләрен тынычландырырга булдылар. Комаякта аяк киемнәрен салып, әле җылынырга өлгермәгән елгада аяклары сизмәслек булганчы басып тордылар, кечкенә маймычларның аякларына бәрелеп-бәрелеп китүләренә бала чакларындагы кебек шатланыштылар. Елганың арьягындагы Кирмәнчек тауларын сагынып искә алдылар, әрәмәлекләрне күзалладылар, Борын дип атала торган сулыкның бөтенләй бәләкәйләнүенә гаҗәпләнделәр. Кызыл яр турысында елганың болын ягына авышып, аста машина белән йөрерлек ачыклык хасил булуына шаккаттылар. Күңелләре булып, тау аслап кына үзләренеке дигән тыкрыктан югары үрмәләделәр.
Күпме вакыт ишек-тәрәзәсе ачып җилләтелмәгән өй баз кебек салкын, шыксыз һәм ят иде. Бигрәк тә Фәнзилә ишекне ачып, бусаганы атлап керү белән күңеленнән генә кем дә булса каршы алыр дип өметләнсә дә, өмете бушка иде. Буш өйдә аларны зеңгелдәп торган Ялгызлык каршы алды. Ир-атлар тиз арада ишек-тәрәзәләрне ачып куйды, Назыйм тиз генә өс киемнәрен алыштырып, чормага менеп морҗаның торбасын тикшереп төште. Утынлыктан бер кочак коры утын алып чыгып, мич каршына китереп куйды. Яшәлмәгән йорт булганлыктан, йортның электр чыбыгы өзелгән иде. Тумышы белән авыл кешесе булган Назыйм монда да хәстәрен күргән иде- тиз генә машинасыннан үзләре белән алган генераторны тоташтырып җибәрде. Фәнзилә, әллә бүгенге алган тәэсирләреннән, әллә юл гаазапларыннан, бераз урамга чыгып утырып торыйм әле, Тәнзилә мине ачуланма инде дип, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды.
Коры утыннар шарт-шорт килеп янып та китте, ул арада Назыйм белән Володя колонкадан ике чиләк су алып кайтып казанга җылытырга салды. Кунаклар кайтканны ишеткән күршеләре, капка төбендә утыручы Фәнзиләне, билгеле инде, танымады. Кем икәнен аңлаткач кына кочаклашып елашып, хәлләрен сорашып, бераз гына ачуланып та алгач, учак алдында кайнашучы Тәнзилә янына үттеләр.
-Ий, балалар, балалар! Күпме гомер ничек шулай анагыз янына кайтмыйча ятмак кирәк? Ни сәвисегез белән яттыгыз ул шәһәрләрегездә? Рәсимә бар кайгы-хәсрәтен эченә йотты, шул гына бетерде аны, бала хәсрәте генә бетерде. Сез дип яшәде бит анагыз. Ничек авырлык белән үстерде бит ул сезне, нүжәли оныттыгыз,ә? Я ярар, мин карт әбине ачуланмагыз инде, ату башка гүпчим кайтмассыз. Бик яхшы, изге эш эшләгәнсез, балалар, ата-анагыз янына кайтып. Каяле, мин, электриккә барып кайтыйм әле, болай учак ягып ята торган заман түгел бит хәзер. Тоташтырып китсен әле чыбыгыгызны. Мине тыңлый ул. Минем оныгым мине тыңламаса- колагын борырмын дип, ничек җил-җил килеп кергән булса, шулай тиз генә юк та булды.
Су җылынып чыгуга савыт-сабаларны, өстәл-урындыкларны, идәннәрне юып-сөрткөч, өй эче Рәсимә әниләре яшәгән чагындагы кебек яктырып, матураеп китте. Өй алдындагы иске сандыктан идән паласларын да алып кагып салгач, өй бөтенләй ямьләнде.
Ашап-эчеп алганнан соң ирләр өй эчендәге урын җирләрне кояшка чыгарып элде. Тәнзилә белән Фәнзилә алдагы көнгә әти-әниләре рухына багышлап Корьән ашы мәҗлесе уздыру мәшәкатенә чумды. Икесенең дә ничектер күңелләре күтәрелеп китте, бала чакларыннан алып үсеп җиткәнчегә кадәрге истәлекләрен барлый-барлый сөйләштеләр, серләштеләр, хәтта елашып та алдылар. Күңелләре белән икесенә дә авылдан бөтенләй дә чыгып китмәгән кебек, әнкәйләре дә фермада эштәдер, менә-менә кайтып керер дә, ике кызчыгын да кочагына алып, и минем бердәнберкәйләрем! Сагынып беттем бит үзегезне. Ничә сәгать кенә күрми торган идем, әнә ничек үсеп киткәнсез! Каяле, кая ишек яңагы янына басыгыз әле. Хәзер үлчәп тамга салабыз, дип әйтер кебек тоелды. Хәтта бер-берсенә сиздермәскә тырышып, икесе дә ишек ягына карап-карап алды. Тик ишектән бераз гына янтая төшкән әниләре генә күренмәде.

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас