Юл газабы-гүр газабы дигәндәй, Фәнзилә самолетта очуны бик авыр кичерде. Ире Володя хәтта самолетны кире бордырмакчы булып, пилотларга да мөрәҗәгать итте, тик Фәнзиләсе юк, үлсәм дә бары тик үз илемдә үләм. Борылмасыннар, насыйбым булса кайтып җитә алырмын, насыйп булмаса, Татарстанга, туган авылыма, әнкәем, әткәем янына алып кайтып җирләрсез дип ире белән хәтта бәхилләшеп тә куйды. Володя юл буена үзен тиргәде, ерак юлга кем инде бала-чага кебек ярым инвалид хатынын алып чыга, дип эчтән янды-көйде. Аллаһның рәхмәте белән Фәнзиләләр утырган самолет үз вакытында Мәскәүнең Домодедово аэровокзалына килеп төште, Ә самолет янында бу вакытта аларны кардиомобиль көтеп тора иде инде. Казанга дип алынган билетларны да кире тапшырырга мөмкинлек бирмичә, Володя белән Фәнзиләне Мәскәүнең кардиоүзәгенә алып киттеләр. Володя хатынын интенсив терапия бүлегенә урнаштыргач та Казанга Назыймга шалтыратып хәлне аңлатып бирде.
-Назыйм, Фәнзиләнең сәламәтлеге начарланды. Безне самолеттан төшүгә үк болҗниөага салдылар. Казанга, тем более авылга кайту турында сүз дә була алмый. Хәзер мин инде ничек итеп Фәнзиләмне кире Молдовага алып кайтып китәргә дип баш ватам. Сез үзегез, мөмкинлек тапсагыз, Мәскәүгә килеп чыксагыз, бик яхшы булыр иде. Фәнзиләнең Тәнзилә белән күрешмәгәненә дә ничә ел бит инде. Мин әле Тәнзиләне күргәч, Фәнзилә совсем терелеп китәр дип өметләнәм.
-Да,да, Володя, без обязательно киләбез. Хәзер үк Тәнзиләгә әйтәм, без поездга утырып килербез. Син үзең кайда урнаштың? Гостиницадамы или посольстводамы? Бер дә борчылма, Володя. Бар да яхшы булыр.
Пыр тузып кунаклар каршыларга әзерләнеп яткан Тәнзилә, Фәнзиләне самолеттан больницага салганнар дигән хәбәрне ишетүгә, сыгылып төште.
-Фәнзиләкәем, Фәнзиләм! Бу безгә Ходай тарафыннан бирелгән каргыштыр. Оныттык бит әнкәебезне. Тормыш көтәбез дип, балалар үстерәбез дип, карьера ясыйбыз дип әнкәй янына кайтып килергә вакыт тапмадык, туганкаем! Теге саташулы төш тә гел шуны искәртеп торадыр. Югыйсә, нинди хатын безне эзәрлекләргә мөмкин. Кемгә начарлык эшләгәнебез бар безнең? Әнкәебезнең бәхиллеген алмадык, шуңа икебез дә иза чигәбез. Фәнзиләкәем, берүк исән генә була күр. Назыйм! Билетлар турында белеш тизрәк. Бүген үк юлга кузгалабыз.
Шулай итеп, авылга кайту планы тагын арткарак кичерелде. Кичке поезд белән Назыйм, Тәнзилә Мәскәүгә юл тотты.
Гомер бетмәсә, кеше ничек тә тернәкләнә, авырлык белән булса да аякка баса. Мәскәү табибларының ярдәме белән Фәнзилә бер атна дигәндә аякка басты. Больницадан чыгарган көнне үк, барысы бергәләшеп кичке поезд белән Казанга кузгалдылар . Казанда Назыймнарда бер атнадан артык кунак булып, Назыймның суга чумга машинасын ремонттан алганнан соң Аллага тапшырып Тәнзилә белән Фәнзиләләрнең туган авылына юлга чыктылар.
Тәнзилә язгы боз астында аздан гына батып улми калуларын, ә авыл халкы белән рәтләп хушлашырга да өлгермәгәнлеген әйтеп, машина багажнигына сыйдыра алган хәтле күчтәнәч, бүләкләрен төяде. Туган авылларына кайтып үз йортларында Коръән ашы уздыру өчен дә бар хәстәрен алдан күрде.
Авызы бер пешкән-суга да өреп капкан, дигәндәй, Назыйм бу юлы инде рисковатҗ итмәде – машина олы юлдан җилдерде. Дүрт сәгать дигәндә Назыйм якын туганнарына әйләнә язган, үзләрен коткаруда иң күп көч куйган Габделбәрләр капка төбенә килеп тә туктады. Ул арада капкадан Рауза йөгереп килеп чыгып башта Тәнзиләне кочагына алды, аннары кыенсынып кына Фәнзиләгә кул сузды.
-Рауза, менә минем игезәгем Фәнзиләм инде бу. Гомере буе Молдавиядә яшәде инде, хәтта әнкәйне күмәргә дә кайта алмадылар. Фәнзилә, синең туган якларга аяк басмаганыңа ничә ел инде, чирек гасыр бар бит , әйме?
Фәнзилә сүзсез генә ияк какты.
-Әнекәем, Тәнзилә, ачуланма инде, үзең әйтмәсәң, мәңге ышанмас идем игезәк сыңары икәнеңә. Бигрәк бер-берегезгә ошамагансыз икәәән.
-Рауза, араларыбыз ерак булды, төрле мохиттә яшәгәнгә шулай аерылып торабыздыр инде. Фәнзилә бит эссе кояш астында гомер сөрде. Бәләкәй чакта без бик ошаш идек, әйме, Фәнзилә?
Фәнзиләнең арыганлыгы йөзенә чыккан иде, ул тагын сүзсез генә елмаеп куйды.
-Мин әнкәйгә ошаганмын. Тәнзилә әткәйгә ошаган. Мин инде әткәйнең төсен дә хәтерләмим. Без бала чакта ук үлде шул әткәебез.
Рауза тагын, алай икәән, диюдән узмады. Тик Тәнзилә белән Фәнзиләгә караган саен, күңелендә туган сораулар да күбәя генә барды.
Тәнзилә белән Назыйм хуҗаларга атап алып кайткан кыйммәтле бүләкләрен тапшыргач, аларга ярдәм иткән һәр гаиләгә бүләкләр бирергә дип Раузага ияреп, авыл буенча киттеләр. Иң соңгылардан булып авыл очындагы Гыйлменисаттигә дә керми калмадылар кунаклар. Карчыкның сәгатьтән артык дога кылып, аны әрвахлар рухына багышлаганын сабыр гына көтеп алдылар. Кайтыр юлга чыккач, Рауза кисәктән генә, әллә Хәсәнша агайларга да кагылып чыгабызмы соң, дип әйтеп куйды. Тәнзилә җилкә сикертте, Назыйм, әйдәгез, алайса, дип Рауза артыннан иярде.
Хәсәнша агайларның йорт бусагасын атлап кергәндә үк Тәнзиләнең йөрәге кага башлады, бөтен эчен ниндидер дулкынлану катыш кызыксыну хисе биләп алды. Бераз хәл-әхвал сорашып утырганнан соң тиешле сәдакаларын биреп кайтырга дип кузгалдылар. Тик Тәнзилә генә берсен дә ишетмәгән-күрмәгән кеше кебек ике тәрәзә арасына урнаштырылган пыяла рам артындагы фотосурәтләргә исе китеп карап торуын белде. Иренең кулыннан тартканын да, гүя, сизмәде. Ниһаять, калтыранган кулы белән рамның бер фотосына төртеп, ярым пышылдап кына , бу кем дип сорады. Гөлфая карчык аны әллә ишетмәде, әллә үзе дә фотоларда кемнәр икәнен белмәде, ә Хәсәнша карт рам янына якын ук килеп, кем турында әйтәсең, кызым? Әә, бусымы? Бу минем мәрхүм кызым. Бик яшьли вафат булды. Я Раббем бер газиз Аллам, баламның урыннары оҗмахта булса иде дип, җыерчыклы битен кытыршы куллары белән себерде.
Урамда тып-тын. Җир йөзенә ямле җәй хуҗа. Күктә йөзгән ай яктысында караңгы тыкрыкта кемнәрнеңдер серләшкән, көлешкән тавышлары ишетелә, сәрби, сиренҗ куакларында сандугачлар чутылдаша, кемнеңдер ишек алдында сыеры уфылдап куя. Ул арада елга буеннан су чапылдаган, балыкларның шап итеп суда сикерешкән тавышлары колакка килеп ирешә.
-Рәхәт тә инде авылда. Ул һавасы, мин сиңа әйтим, борынга бөтереп тыгарлык бит. Рауза, син безгә ачуланма инде, но мин , әйтсәм әйтим инде, теге вакытта чуть суга батмавыбызга бераз гына даже шат та әле. Ник дигәндә, җир йөзендә сезнең кебек киң күңелле, яхшы кешеләр барлыгын белмичә үлеп киткән булыр идек.
-Ә мин теге хатынны таныдым. – Моңарчы берсүзсез барган Тәнзилә чит кеше белән сөйләшкәндәй әйтеп куйды.
-Кемне ул, җанашым?
-Теге хатынны.
-Аптыратма инде. Нинди теге хатынны?
Хәсәнша агайлардагы фотодагы хатынны. Минем төшләремә кереп мине саташтыручы ул бит. Тик каян мин аны беләм. Менә монысын белмим.
+28 °С
Облачно




