Литература
13 Мая 2022, 11:00

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

4 ӨЛЕШ Бишектә яткан вакытларыннан бирле әниләре Рәсимә Тәнзилә белән Фәнзиләне гел бер төрле киендереп үстерде. Чәч төсләре белән генә бер-берсеннән аерылып торган игезәк кызларны кич озата килгән егетләр бутап та кочкалыйлар иде, кызлар исә шуннан кызык ясап, егетләрдән көлеп тә йөрделәр яшь чакларында.

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫККЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК
КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК
Бишектә яткан вакытларыннан бирле әниләре Рәсимә Тәнзилә белән Фәнзиләне гел бер төрле киендереп үстерде. Чәч төсләре белән генә бер-берсеннән аерылып торган игезәк кызларны кич озата килгән егетләр бутап та кочкалыйлар иде, кызлар исә шуннан кызык ясап, егетләрдән көлеп тә йөрделәр яшь чакларында. Тугызынчыга күчкәч, әниләренең рөхсәте белән икесе дә чәчләрен карага буятып, бәтенләй аермаслык булдылар. Мәктәпне тәмамлап, олы юл башын сайларга дип, ике кыз да Казанга юл тотты. Авыл башына хәтле озата чыккан әниләре, балаларыннан аерылу никадәр генә авыр булса да, кызларына күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышты. Кызларыннан бер-ике адым арткарак калып атлаган Рәсимә, үгет-нәсихәтен кызганмады.
-Бәбкәйләрем, берүк сак булыгыз. Икегезгә дә акыл кергән, тормышны агыннан карасын аера беләсез. Бер-берегезне күз алдыгыздан да югалтмагыз, икегез гел бер сүздә, бер фикердә булыгыз. Мине оятка калдырып, талашып, ачуланышып йөри күрмәгез, Аллам сакласын. Кызым, Фәнзилә, син Тәнзиләне караштырырга онытма, кибеткә кереп авызын ачып йөрмәсен, акчаларыгызны да саклап кына тотыгыз. Ий, бәбкәйләрем, Чаллыга гына барасые инде. Классташларыгыз әнә Чаллыга китеп урнашты. Ярты авыл шунда бит хәзер. Казаннан кайчан кайта алырсыз да, ничек кенә күрешә алырбыз инде. И, Раббем, үзең сакла инде минем кызларымны, сиңа ышанып юлга чыгарып җибәрәм инде.
Фәнзилә, Тәнзиләдән арткарак калып Рәсимәне кочып алды.
-Әнекәем, бетеренмә инде шул хәтле. Хәзер бит егеерменче гасыр. Әле сизми дә калырсың, безнең якларга да поезд да йәри башлар, теплоходлар да гудокларын ду-ду кычкыртып авылыыбыз пристаненә ки леп туктар да без шуннан сикереп кенә төшәрбез дә, әнкәй, без кайттык, каршы ал, чәеңне куя тор дип кычкырып торып җиппәрербез, бәтен авыл халкы ишетер дә, һаай, Рәсимәнең игезәк кызлары кайткан түгелме соң дип. Тәрәзәләренә ябырылыр. Ә без аларга башыбыздагы яулыкларыбызны салып, исәннәрмесез, авылдашлааар! Исән-сау гына тордыгызмыыы? дип эндәшербез. – Ә син елама, әнкәй, киресенчә, менә минем бәләкәчләрем үсеп беттеләр дә Казан хәтле Казанга укырга керергә китеп баралар дип сөен. Юк, сөенеп кенә калма, мактан!Укып бетерербез дә сине дә Казанга алдырырбыз. Бу галушларыңны салып атып, биек үкчәле туфлиләрдән генә Казан урамнары буйлап тек-тек атлап китәрсең әле бер заман. Авылга Сабантуена кайткач та синең белән фермада сыер сауган апалар, бәй, бу безнең Рәсимә түгелме соң дип шак катып торырлар. Ә син салам эшләпәңне бераз гына кыңгыр салган булып, и дускайларым, сагындым үзегезне дип аларны кочып алган булырсың. Алардан килгән силос, ферма исен синең затлы хушбуй исе каплап китәр. Әлләләә, Рәсимә, хушбуеңның исләре, Казанга киткәч, гүпчим картаймыйсың син, кызый, дип, сиңа сокланып та, көнләшеп тә карарлар әле гомер буена сыер астыннан чыкмаган чордашларың.
-Һай кызым, телең булмаса үзеңне карга да күтәреп алып китәр иде инде, ярый инде шул тел байлыгың бар. Алла бирсә, диген, кызым.
-Ярар, ярар, әнкәй, не спорю, Алла бирсә инде, синеңчә булсын.
Фәнзилә Тәнзиләне куып тотты да, син нәрсә, бик ирәеп киттең әле, Казанга китәм дигәч тә. Марш, әнкәйне юатырга, хәзер синең чират, дип Тәнзиләне култыклап алып, әнисенә таба борды.
Тәнзилә, Фәнзиләнең нәкъ киресе инде, сүзне авызыннан келәшә белән тартып алгандай, берәмләп кенә өләшә.
-Әнкәй, елама, хәзер авылда берәү дә калмый инде. Без дә Фәнзилә белән гомер буена шул силос чокырында утырмабыз бит инде. Синең фермадан кайтып кермәвең дә бик җиткән.
-Соң, балакайларым, шул ферма туйдыра, ашата, киендерә бит инде. Анда эшләмәсәм, зарплат та бирмәсләр иде. Ни белемем, ни телем юк, дигәндәй.
-Син дөрес уйламыйсың, әнкәй. Хет мәктәпкә җыештыручы булып керсәң дә сәламәтлегең бу хәтле бетмәс иде.... Аннары.... без дә сыер савучы Рәсимә кызлары булмас идек.
-Ай, Тәнзиләкәем, бәбекәем, әллә син сыер савучы кызы булуыңнан гарләнәсеңме? Ничә грамотым бар, медаль белән дә бүләкләделәр. Ә сабан туена, колхозчылар көненә тапшырган бүләкләр, кызым? Алар бит барысы да минем хезмәтемнең нәтиҗәләре. Идән юучы Рәсимә кызы дигәне матуррар яңгырыймы әллә, ә, Тәнзилә?
-Юк инде, әнкәй, бу эшеңне ташларсың, дип әйтәсем килә. Фәнзилә әйткәндәй, бер-ике елдан Казанга алдырырбыз үз яныбызга.
-Рәхмәт, балакайларым. Тик туган нигезне, әтиегезне мин кемгә калдырып китәрмен икән соң? Үзе исән булмаса да, аның рухы кайтып йөри, сезнең өчен кайгыра. Юк, балалар, шушы авылымда тудым, шушында үлеп, әтиегез янына күмелүемне генә телим мин хәзер. .. Автобус килгән түгелме соң, телебезгә салынып соңга калмаек, балалар, әйдәгез, җәһәтрәк атлыйк әле.
Автобус янындагы ыгы-зыгы, саубуллашу минутлары мизгел эчендә узып та китте, автобус авыл яшьләрен төяп, артыннан сасы исле зәңгәр төтенен пошкырып ерак юлга кузгалды.
Шул китүдән баштагы мәлне кызларның хатлары атна саен килеп торды, ярты елдан үзләре дә сессиядән соңгы ялга кайтып киттеләр. Еллар узган саен хатлар, открыткалар килү дә сирәкләнде. Ялларында бераз акча эшләп алырга дип икесе дә эшкә урнашырга тырышты. Каникулларында елга бер мәртәбә ике-өч көнгә генә кайтып килүләрен санамасаң, авылны бөтенләй оныттылар дип тә әйтергә булыр иде. Казанга укырга керергә дип җыенып чыгып киткәндә икесе дә педагогия институтын сайлаган булсалар, өченче курска күчкәч, Фәнзилә көтмәгәндә документларын журналистика бүлегенә күчерде. Әниләре Рәсимәне Казанга алдыру уе инде икесенең дә башыннан күптән инде эреп юкка чыкты. Кызлар үз тормышларын үзе күрә башлаганда анда әниләренә урын юк иде инде. Кулына кызыл диплом алганда Фәнзилә курсташы Володя белән тормыш корып, юллама буенча Молдавия социалистик республикасына эшкә чыгып китәргә әзер иде. Шул китүдән Фәнзилә белән Тәнзиләнең юллары капыл аерылды. Дөрес, баштагы мәлне бер-берсенә хатлар язышып, халыкара телефон челтәре аша сирәк булса да хәбәрләшеп тордылар. Әмма, СССР таркалгач, Фәнзилә ире белән чит-ят җирдә, чит ил кешеләренә әйләнде. Россия паспорты алу мәмкинлеге булмау сәбәпле, хәтта әнисен җирләргә дә кайта алмады. Тәнзилә белән Назыйм, авылдагы күршеләреннән телеграм алгач, Рәсимәнең бакый дөньяга күчкәнлеген белеп, авылга әниләрен җирләргә кайта алдылар кайтуын, тик ике кызның берсе дә әнисенең бәхиллеген генә алырга җитешә алмады.
Рәсимә соңгы елларны бик авырды, бетеренде. Бавыры авыртып, тәмам саргаеп, район больницасына салгач та, операция ясатырга ризалыгын бирмәде, үлсәм дә үз өемдә үләргә телим, кайтарыз мине дип, дәваланудан баш тартып, өенә кайтып китте. Кызларына да үзенең каты авыруын белгертергә тырышмады, борчылмасыннар, аларның хәзер үз тормышларын корасы, ныклап аякка басасылары бар дип, чире турында сүз чыгармады. Дарулар, үлән төнәтмәләре эчеп дәваланырга тырышса да, чир үзенекен итте, язгы ташу якынлашкан төннәрнең берсендә Рәсимәнең күзләре мәңгелеккә йомылды.
Үлемтеккә, хәергә дип Тәнзиләләргә бер тиен дә сарыф итәргә туры килмәде, әнкәләре Рәсимә һәр пенсиясеннән аерым бер сумманы кәфенлек эченә бер капка җыеп барган булып чыкты. Сандык эчендәге әйберләр арасыннан бер төенчек яулыкларны, сөлгеләрне дә Тәнзилә әнисенең ел ашында да таратты, таратылып бетмәгәннәре һаман да шул ак калай белән бизәкләп-сырлап эшләнгән ике кызына бирнәгә дип атап алынган яшел сандыклар эчендә ята бирде. Сагынганда искә алырга дип, Тәнзилә әнисенең бер затлырак күлмәген үзе белән алды, кешедән калганны хәзер кем кия инде дип, ел ашына кайткач, әнисенең калган киемнәрен, бакчада олы учак тергезеп, шунда яндырды. Газиз әнисенең киемнәре янганны сүзсез генә карап торган Тәнзиләгә, кинәт кенә бик авыр булып китте, гүя, гомере буена фермага киеп йөргән фуфайка-курткалары, кофта-күлмәкләре ялкын чорнап алгач, җанланып киткәндәй тоелды. Әйтерсең лә киемнәр түгел, ә әнисе шушы киемнәре арасыннан куырылып, рәнҗеп , аптырагандай Тәнзиләгә карап торгандай булды да, аннары хәле бетеп учактагы утлы күмер өстенә ауды. Бары тик күзләрдән әче яшь агызучы зәңгәр төтен генә тавыш-тынсыз һавага күтәрелеп, салкын болытларга барып тоташты. Ул төнне дә Тәнзилә теге төшен күреп саташкан иде.
***
Яхшы хәбәр озак йөрсә, яман хәбәр тиз тарала, диләр. Бу юлы да шулай булды. Молдава илендә гомер кичерсә дә, Фәнзилә бары тик Росссия, Татарстан каналларын гына карарга ярата иде. Алдагы көнне туганы Тәнзилә белән сөйләшкәннән соң, авыл хәбәрләрен тизрәк ишетергә зар-интизар булып утырган Фәнзиләнең өстенә шаулап торган кайнар су койдылармени! Телевизор экраннарыннан ишеткән яңалыкны ул яңалыклар тапшыручы тагын берничә каналдан карагач, тәгаен Назыйм белән Тәнзиләнең бәлагә тарыганына инанды. Ире Володяга шалтыратып, бу яман хәбәрне аңа да җиткерде. Фәнзиләнең башында бер генә уй бөтерелде- тормыш, эш, акча, гаилә дип газиз әнкәемне дә күрә алмадым, соңгы юлга да озатмадым, хәзер мин Росссиягә кайтып китеп, туганым Тәнзиләне күрмәсәм миңа Ходайдан мәңге кичерү булмаячак. Мин юлга чыгарга тиеш. Мин илемә, туган туфрагыма кайтып баш ияргә тиеш. Әниемнең каберенә кайтып сәҗдә кылырга, гафу үтенергә, кичерүен сорарга тиеш. Тиеш, тиеш, тиеш! Володяның гомер итеп, хатыныннан шулкадәр катгый фикер ишеткәне булмагангадыр инде, ул башта аптырап калды, аннары, Фанзиля, дорогая моя, у тебя больное сердце. Как я тебя одну в такую далекую и опасную дорогу могу отправить? Вот подожди немного, я оформлю отпуск и мы вместе поедем на твою родину. А пока я тебе рекомендую подлечиться хорошенько.
Володя чынлап та хатынының сәламәтлеге өчен борчыла иде. Инфаркт һәм инсульт кичергәннән соң Фәнзиләнең сәламәтлеге бик нык какшап, сул аягы һәм кулы да бик нык начар хәрәкәтләнә башлаган иде. Шуңа күрә, ул башта дәвалаучы клиника табиблары белән киңәшләшергә булды. Бер ай дәвамында интенсив дәвалану курсы узгач, Фәнзилә белән Володя Мәскәүгә юл тотты. Алда аларны Казан, андагы туганнары белән очрашу көтә иде.
 
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас