Литература
13 Мая 2022, 07:00

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

3 ӨЛЕШ Озын-озак гомер юлында Хәсәншалар турыннан ничә мең тапкыр урап узганы булгандыр Гыйлменисаның, әмма бер генә тапкыр да капка келәсен күтәргәне, тупсаны атлап кергәне булмады. Бу юлы Гыйлмениса ике уйлап тормады, клуб турына җиткәч, юк йомышын бар итеп, кырт борылып, Хәсәншаларның урамнан бераз гына эчкәрәк кертеп салынган йортына таба атлап китте. Хатыны Гөлфая белән телевизор каршындагы кәнәфигә чумып утырган Хәсәнша чордашы Гыйлменисаны күргәч бераз аптырабрак та китте.

Озын-озак гомер юлында Хәсәншалар турыннан ничә мең тапкыр урап узганы булгандыр Гыйлменисаның, әмма бер генә тапкыр да капка келәсен күтәргәне, тупсаны атлап кергәне булмады. Бу юлы Гыйлмениса ике уйлап тормады, клуб турына җиткәч, юк йомышын бар итеп, кырт борылып, Хәсәншаларның урамнан бераз гына эчкәрәк кертеп салынган йортына таба атлап китте. Хатыны Гөлфая белән телевизор каршындагы кәнәфигә чумып утырган Хәсәнша чордашы Гыйлменисаны күргәч бераз аптырабрак та китте.
-Бәәй, кунак бар икән бит карчык, кая чәеңне кайнарла. Синең янга серләшергә кергәндер әле дим, Гыйлменисаны, әйтәм.
-Эһе, әйе шул, бергә уйнап үссәк тә бер-беребезнең ишеген ачып кергәнебез булмады, мин әйтәм. Үлгәнче бер кереп чыгыйм дидем әле.
Гомере буена колхоз сыерларын савып бер якка янтайган, алай гына да түгел, биле авыртуга көчкә аякларын сөйрәп атлаучы Гөлфая да, шыгыр-шыгыр килеп урыныннан кузгалды, билен урап бәйләгән мамык шәлен тагын да кысыбрак куйды да, уз әйдә, уз, бер дә ятсынып торма, Гыйлмениса, дип кунакны түргә чакырды.
Яшьтән үк артык чая Гыйлмениса бик ялындырып тормады, Гөлфая торып киткән җылы кәнәфигә кереп урнашты.
-Хәсәнша, дим, Гөлфая көнләшмәсме икән, яныңа кереп утыргач, дип тешсез авызын ерып көлеп куйды.
-Көнләшерлегең калмаган шул инде, Гыйлмениса. Яшь чагың булса, кәнишне, көнләшкән булыр иде. Шаяртам инде, чордаш, ачуланып, үпкәли күрмә. Шулай да ни эш бетереп йөрисең? Син бит безгә болай гына, тел чарларга кермәгәнсең. Тел төбеңдә синең ниндидер сер бар, төсләре уңса да, күзләрең ялтырыйлар.
-Ишеткәнсездер инде, сүткән күпер төбендә машина белән кешеләр батканын? Кешеләре исән, үз күзләрем белән күрдем.
-Юк, берни дә ишетмәдек. Өйдә утырган кеше ни ишетсен дә, нәрсә белсен инде. Кемнәр ул, нишләп батканнар? Балыкчылардыр инде, Чаллыдан бертуктаусыз балыкчылар кайта бит.
-Юк шул, балыкчылар түгел болар. Илле яшьләр чамасындагы ир белән хатын. Хатыны Тәнзилә исемле икән. – Гыйлмениса сөйләүдән туктап, Хәсәншага сынап карап тора баашлады.
-Ник дәшмисең. Безнең авыллармы инде болар,
-Түгел, Хәсәнша. Гомер буе безнең авыл аша йөргән юлдан үз авылларына, кыр ягына кайтучылар. Карале, Хәсәнша, сезнең нәсел бик олы бит, әйеме? Кыр ягында да сезнекеләр күптер инде ул, туганлык җепләрегез өзелмәдеме? Нәселегездә син иң олысы, белсәң дә барысын да син генә беләсеңдер.
-Һии, каян белеп бетерәсең инде барысын да. Кыр ягында бик юк бугай ул безнекеләр. Барысы да монда авылыбызда дигәндәй. Төп йортка күчеп баралар инде. Яшьләр әнә Чаллы, Казан ягына чыгып тая. Нишләп безнең нәсел белән кызыксынып утырасың әле син?
-Болай гына, Хәсәнша. Сүз иярә генә инде. Бу батучыларны әйтәм, бигрәк башсызлар икән инде, ташу башланганда кем боз өстенә машина белән керә инде. Әйтерсең итәкләренә ут капкан. Шушындый вакытта авылны сагындым дип шулхәтле озын юлга чыкмасалар.
Хәсәнша сүз әйтеп өлгергәнче, ашау бүлмәсеннән Гөлфаяның бераз гына карлыгыбрак чыккан тавышы ишетелде.
-Коры сүз белән авыз чайкап утырмагыз, әйдәгез берәр чынаяк чәй эчеп алыгыз, кич безнеке, төн озын, утырырбыз шулай гапләшеп.
-Чәйләп тормыйм, рәхмәт. Мин кайтып җиткәнче караңгы төшеп бетәр. Мин кузгалыйм булмаса, дип урыныннан кузгалган Гыйлменисаны, Гөлфая ай-ваена куймыйча чәй өстәле артына утыртты.
Чәйләр эчеп, саубуллашканда Гыйлмениса барыбер, Хәсәншага, вакытың булса Габделбәрләргә сугылып чыгыгыз. Теге юлаучыларны күреп калырсыз дип, серле генә караш ташлады.
Ул китүгә Гөлфая ирен утлы күмергә утыртты. Үзе дә картаеп беткәч кенә тол калган Хәсәншага кияүгә чыгуын һич оныта алмады ул. Югыйсә авылдагы бер хатын-кыздан да ким җире дә юк иде, әмма нишләптер аны гомерлеккә үзенә тиң яр итеп алучы табылмады. Хәсәнша кодаларга килгәч тә, карышып маташмады, үзе белән бергә картайган өенең ишегенә йозагын элде дә, Хәсәнша йортына күченде. Хәсәншаның балалары гына нишләптер, үзеннән алда бакыйлыкка күчкән булганга, мал бүлешеп, судлашып йөрүчеләр булмады.
-Бу мүкләк кәҗә нишләп килеп кергән ул безгә? Ни йомышы, ни сүзе дигәндәй. Гомер буена иләк белән су ташыган кебек гайбәт ташыды инде, гаептән булмасын. Каян ишеткән дә барып та җиткән диген Габделбәрләргә. Син дип җилек суын агызды инде, билләһи.
-Карчык, җитте инде. Миңа ул Гыйлмениса ни дә, чибәр кызлар ни. Әллә көнләшәсең инде, ә? Әйдә, җыен әле. Бу Гыйлмениса тикмәгә кермәгәндер, барып күреп, үз колакларыбыз белән ишетеп кайтыйк әле ил яңалыкларын.
Гөлфая авыртуны баса торган бер-ике сәдәф дару эчкәннән соң Хәсәнша карт белән Гөлфая карчык, таякларын алып Габделбәрләргә таба юл алдылар.
Мунчадан яңа туган сабыйлар кебек кызарып, матурланып чыккан Назыйм белән Тәнзиләне Рауза кыстый-кыстый мәтрүшкә, карлыган яфраклары салып ясаган чәй белән сыйлаганда, ишек ачылып, кемнеңдер тамак кырган тавышы ишетелде.
-Кайттылар ахрысы, - дип Рауза ишеккә юнәлде, әмма машина чыгаручылар урынына ишек төбендә авылның олы агае саналучы Хәсәнша белән Гөлфаяны күреп, беравык аптырап калды, мизгел эчендә, хәлне аңлап, берни булмагандай киң итеп елмаеп, ий авылдашкайларым икән әле. Мактап кына йөрисез, әйдәгез, әйдүк өстәл артына, кунаклар белән чәй эчәргә дип кыстый башлады.
Чәй өстәле артында кунакларны сөйләштерергә кеше табылуына сөенеп, Рауза маллар карарга чыгып китте. Назыйм Хәсәнша агайга юл мәрәкәләрен башыннан аягына хәтле сөйләп бирде. Ир-атларның сүзен бүлдермичә тын гына тыңлап утырган Гөлфая карчык, беравык Тәнзиләгә озак итеп карап торды да, бәрәкалла, Тәнзилә кызым, син минем картыма, Хәсәнша бабаеңа бик нык ошагансың икән бит дип әйтеп салды. Назыйм да бер Хәсәнша агайга бер хатынына күзәтеп карап торды да, әйе шул, нык ошашкансыз, әллә туганнар булып чыгабызмы дип авызын ерды.
Туганлык җепләрен таба алмасалар да бу ошашлыкның сере кайдадыр бик тирәнгә яшерелгәнлеген һәркем аңлады. Урамда шаулашкан тавышлар, трактор гөрелтесе ишетелүгә барысы да тиз генә киенеп урамга чыкты. Капка төбендәге ир –атлар Хәсәнша карт белән ике куллап күрешеп хәл-әхвал сорашканнан соң Габделбәр барысын да кабат өйгә чакырды. Карт белән карчык култык таякларына таяна -таяна язгы күлләвекләр өстен сырып алган элпә бозларны чылтыратып өйләренә теркелдәде.Бары тик язгы мәлдә генә була торган аяз күк йөзендә йолдызлар күз кысыша, язның саф һавасы сулышны киңәйтеп җибәрә, кайдадыр мәчеләр көч сынашып мырлаганы ишетелә. Хәсәнша карт үз уйларына чумып, яшьлек елларын айкый башлады. Хатыны Гөлфая исә, картайгач булса да, ир канаты астына сыенганына сөенеп, аның яныннан сүзсез генә алга атлады.
***
Тәнзилә, иртән торуга машинаны кабызырбыз да авылыбызга кайтып китәрбез дигән уйлар белән күзен ачты. Назыйм да хатыны кыймшануга торып утырды.
Алгы якның кысып куелган ишегеннән күренгән лампочка яктысы, хуҗаларның да аяк өстендә икәнен белгертте. Назыйм белән Тәнзилә дә аяк очларына гына басып алгы якка чыкты.
Габделбәр, Рауза, сезне ничек кенә бәхилләтербез икән бу яхшылыкларыгыз өчен. Бигрәк зур мәшәкать ясадык инде сезгә, ачуланмагыз инде безне. Назыймның бер гаебе юк. Бу минем юләрлегем иде. Минем сүзне тыңлап килеп кердек бит язгы боз өстенә.
-Китегез инде, нинди борчу-мәшәкать ди. Бер-беребезгә ярдәм дә итешмәгәч, без кем булып чыгабыз соң, кешеләрме әллә хайваннармы? Сынауны уздырдыгыз, Аллага шөкер. Инде алдагысы хәерле булсын.
-Кыен булса да сорыйм әле, бу Хәсәнша абзыйлар кемнәр алар? Берәр чыбык очы туганнармы икән әллә без?
-Белмим шул, Тәнзиләкәем. Аларның туган-тумачалары да үлеп бетте бугай инде. Гөлфая апа аның икенче хатыны. Гомер иткән хатыны да, балалары да үлде шул инде.
Ул арада ишек алдыннан Габделбәр, Назыйм, Шәкүр килеп кереп, хатыннарның сүзе бүленде.
-Бәхетегез бар икән вчутәки, ә Назыйм. Шаккатмалы хәл бит, машинаның ике ишеге шар ачык, арты суда, ә бар әйбер дә исән.
-Агым юк бит әле әти, су агымы булса, машина үзе дә агып киткән булыр иде. Боз сыгылып машина астына тыгылган да, агызалмаган. Ну машинаны барыбер станциягә алып барып тулаем сүтеп җыярга кирәк булачак, Назыйм абый. Лутчы эвакуатор чакырырга инде.
-Мин дә чистый аптырадым инде. Тәнзилә обычно телефонын сумкасында тота иде. Бу юлы ул аны бардачок өстенә куйган. Ярар инде, телефоннар чурт с ним. Хәтер капчыгында бер телефон номеры сакланмаган. Элек домашний телефон булганда, бар телефон номерлары да истә саклана иде. Хәзер шул шырпы кабына ышанып йөреп, бер баланың да туганнарның да телефон номерларын хәтерләмибез.Ничек балаларга хәбәр итәргә. Менә минем бөтен документлар чыланган түш кесәсендә, аларны яңартасы булыр инде.
-Аптырама, Назыйм абый. Каяле, телевизорны кабыызып җибәрегез. МЧСлар мондый хәлләрне ычкындырмый, сразу телевидениегә хәбәр бирә. Так што, хәзер сез безнең район геройлары, скоро ңурналистлар килеп җитәр әле артыгыздан. Балаларыгыз да ишетерләр, үзләре үк эзләргә чыгарлар.
-Әйе, Назыйм, аптырамагыз да, борчылмагыз да. Бер ике көн тынычлап ял итегез, безгә дә сезнең белән күңелле әле, әйеме Рауза.
-Нинди ял ди ул. Тем более сезне шундый борчуга салдык. Тизрәк хет авылга кайтырга инде. – Тәнзилә иренә карап сүзен дәвам итте. – Бәлкем, бик авыр санамасагыз, Габделбәр безне илтеп куяр,ә?
-Мин то илтермен, сүз дә юк ул турыда. Әле бит сезгә машинагызны оформитҗ итәргә, страховой артыннан йөрергә кирәк.
-Даа, Тәнзилә, кыен булса да монда торып торырга туры килә инде, җаным. Балалар белән элемтәгә кермичә, машинаны оформить итмичә китү юк инде безгә. Габделбәрләр куып чыгарсалар, сиңа ошаган теге абзыйларга барып керербез, - дип көлеп җибәрде Назыйм.
Көткәнгә озак, көттергәнгә бик тиз тоела диләр, дөрес икән. Россия 1 каналыннан Татарстанда су төбенә киткән машинаны коткару турындагы яңалыкны барысы да аягүрә басып тыңлады. Дөрес, анда яңалыкны күпертеп, өстәмә су кушып бирсәләр дә, караган кешеләр арасында сүзнең Назыйм машинасы турында барганын аңлап була иде.
Күп тә узмады МЧС хезмәтеннән Шәкүрнең кесә телефонына чылтыратып, Назыймны дәштеләр. Кояш баеп барган вакытта Габделбәрләр янына эвакуатор машинасы, улы һәм кияүләре машина белән кайтып туктады. Ыгы-зыгы вакытында рәтләп саубуллашырга, тагын бер кат рәхмхтләрен әйтергә дә җитешмәделәр, балалары әти-әниләрен утыртып, кире ерак юлга кузгалды. Әмма бу әле Тәнзилә белән Назыймның маҗараларга бай юл башы гына булып чыкты.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас