Габделбәр хатыны Раузага дәште.
-Карале, анда боз өстендә машинамы соң ул? Әллә машина белән боз аша чыкмакчы булалар инде? Бәрәкалла, Рауза, бата бит болар хәзер. Бар, тизрәк Шәкүргә әйт, тракторын кабызсын.
Рауза үзе дә боз өстендәге машинаны күргәч, нидер буласын сизенгәндәй, тизрәк өйгә улын дәшәргә ашыкты. Телевизор карап яткан Шәкүр, мырлый-мырлый ишек алдына чыгып елгага таба күз салуга. Үзе дә сизмәстән, сызгырып ук җибәрде.
-Вәйт, анасын сатыйм, нинди дурак бу шушындый чакта боз өстенә машина белән керергә. Берәр малай-шалайдыр инде. Атасының урлап җыйган акчасына алынган машинасындадыр инде.
-Улым, телеңә салынып торма. Кешеләр хәзер боз астына китәргә мужыт. Тиз бул, тимер атыңны кабыз да элдерт тау астына. Күрә торып су астына җибәреп булмый, сак булырга кирәк.
-Мин гаепле штоли аның дивана булуына. Кермәсен иде. Акыллы кеше күрәләтә язгы бозга керми инде. МЧС чакырырга кирәк.
Шәкүр мыгырдана-мыгырдана тракторын кабызганда, ишек алдында, бакча тирәсендә кар өемнәрен таратып ятучы авылдашлары да боз өстеннән әкрен генә бу як ярга таба кыймылдаучы машинаны күреп. Кайберсе ыргаклы сәнәкләрен, багорларын, кар көрәкләрен эләктереп, елгага таба ашыкты. Елганың төрлечә ярсыган, ташыган чакларын күргән авыл агайлары гына түгел, ак яулыклы апайлары да ничек булса да бәлагә тарыган мөһаҗирләргә ярдәм итәргә дип, яр буендагы биек кар көртләренә бата-бата боз өстендәге машинаны каршы алырга чапты.
Бу авыл халкы элек-электән ике районны чикләп торучы елганы ничектер гел күз уңыннан ычкындырмыйлар иде. Әллә инде болынлыклары елганың аргы ягында булганга, ике як яр да аларның карамагында кебек тоелганга, елгада ташу узып, җир бераз утыруга, бар ир-атлар бердәм булып күпер салу эшенә керешәләр. Субай сугу эшенең никадәр җаваплы, авыр икәнен дә авыл малайларына хәтле бәләкәйдән белеп үсәләр. Шәкүр дә биш-алты яшьлек чагыннан ук әтисенә ияреп күпер салучылар тирәсендә бөтерелеп үсте. Берничә мәртәбә салкын суга чумулар да, субайлар арасына салынган юеш бүрәнәләрдән тәгәрәп төшүләр дә егетне куркытмады. Һәрхәлдә, тракторын кабызып, елга ярына килеп җиткәндә, манма су булган машина хуҗасы белән аның хатынын авылдашлары инде елга ярыннан карга бата-чума өскә өстериләр иде. Ул арада кемдер өстендәге курткасын салып юешләнгән юлаучыга кидерде, икенчеләре тизрәк-тизрәк эчегезгә суык төшкәнче әйдәгез авылга, әй, кемнең мунчасы ягылган, давай шунда алып барыйк боларны. Бетәләр бит болар болай булса дип, кычкырды.
-Машина, машинам бата бит, су төбенә китә дип ачыргаланган агайны әллә ишеттеләр, әллә юк, аны давайлап, авылга йөгерттеләр. Авыл апайлары да алардан калышмады, бу галәмәттән сүз әйтерлек тә хәле калмаган хатынны ике ягыннан култыклап тауга элдерттеләр. Ул арада капка төбенә чыгып баскан Рауза, безнең мунча газга көйләнгән, әйдә безгә алып керегез, өебез дә бик җылы, дип барысын да үзләренә дәшеп кертте. Аякларына җылы оекбашлар, өсләренә җылы киемнәр кидереп, үзләрен калын юрганга төреп олы якка диванга утыртып куйдылар. Эчегезгә салкын төшсә хуңы була дип, Рауза, иренең андый-мондый чакта капкалап алырга дип яшереп куйган яртысын тартып чыгарды. Бу яшел эзмийне яратмыйм инде үзем. Ну, мондый чакта ах-ух килеп утырганчы, ярты стаканны кара борыч салып эчеп куйсагыз бер чир дә тимәс үзегезгә дип, юлчыларга ике стакан сузды. Назыйм, әллә шок хәлендә иде, аракыны су кебек кенә эчеп куйды, әмма намаз укып, дин юлына баскан Тәнзилә аракы эчүгә теше-тырнагы белән каршы килде.
-Юк, юк, үлсәм үләм, әмма аракыны авызыма да алмыйм. Аллаһым үз ярдәменнән ташламас әле, дип, аракылы стаканны кулына да алмады.
Рауза үзе дә аракы белән дус түгел иде, шуңа да артык кыстап маташмады, ул арада йөгерә-йөгерә кайнар чәй өлгертте, юлаучылар белән бергә кергән авылдашларын да өстәл янына дәшеп, табын корды. Хуҗалар, коткаручылар белән танышып, кайнар чәйләр эчкәннән соң, Назыймның да эченэ җылы керде, бозлы-карлы салкын суга чумганнан соң зәңгәрләнеп күгәргән иреннәренә, бит очларына алсулык йөгерде. Хатынына дип салып куйган стаканны да бушаткач, телен көрмәкләндерә-көрмәкләндерә юл маҗараларына күчте.
-Һич уйламаган җирдән юлга чыгып киттек шул. Хатыным, Тәнзилә, бик борчылды, авылга кайтып килергә теләде. Югыйсә, авылда беркеме дә юк та инде. Шулай да туган нигезе тарта. Әти-әнисе, җиде буын бабасы кайтара торгандыр дип уйлыйм. Мин үзем алай туган нигез дип бик борчылып сагынып ята торганнардан түгел. Минем, дәресен генә әйткәндә, туган нигез дә юк инде. Ә хатыннынң туган нигезе бар шул әле. Йорт, иске булса да тора, капка-коймаларны кайткан чакта ныгытып, караштырып, төзәткәләп торабыз.
Карчык, я сөйлә әле бүгенге төшеңне. Ни сәбәпле шушындый акылсыз гамәлгә бардык без, дип Назыйм хатынына борылып карады.
-Язмышыбызга шулай язылган булгандыр, атасы. Менә бит, Суксуның мәрхәмәтле бәндәләрен Аллаһыбыз юлыбызга чыгарды. Исән-сау котылдык бит, шуңа сөеник. Төш дисәң, төшме инде ул, әллә саташумы. Үз-үземне белә-белгәннән бирле бер төшне күреп саташам.
Тәнзилә Суксу хатыннарына төшен сөйләгән арада, кайсыдыр аны бүлдереп, карале, балакаем, синең безнең авылда туганнарың юкмы ул, дип сорап куйды.
-Юк. Юктыр. Әнкәйнең бер дә бу якларда туганнар бар дигәнен хәтерләмим. Югыйсә, элек гел сезнең авыл аша йөри идек бит. Хәзер генә олы юл салгач, шуннан йөри башладык. Ә бу юлны, сезнең күперне, үр менгәч ничә йорт узганнан соң кибет барлыгын да бик яхшы хәтерлим. Кечкенә генә кибет иде. Авыл кибете булса да, ишеге пыяла өлкәле иде. Шул пыяла аша кибет киштәсендәге товарларны күзәткәнем хәтеремдә. Ялгышмасам, кибетчесе шул тирәдә генә тора иде бугай. Ат белән килеп туктап, биш-ун минут узуга, кибетче апа килеп тә чыга иде. Исеме, исеме дә хәтердә иде бит әле. Зөмәйрә идеме соң? Бераз хәтердән чыккан икән бу бүгенге мәхшәрдән соң. Бит очлары чокырланып торган матур ападан перәннек, лимонад алганыбызны бик яхшы хәтерлим. Андый лимонадны башка җирдә очратканым булмады.
-Назыйм, Тәнзилә, мунчаны да җылыттым, барыгыз рәхәтләнеп чабынып, юынып чыгыгыз. Бер дә кайгырмагыз. Мондый бәлагә сез генә тарымаган. Алла боерса улым Шәкүр машинагызны да чыгарыр. Безнең авыл халкы бик дус һәм тату. Берәр бәла-каза килсә, бер йодрык булып җыела да барсын да хәл итә- дип Рауза кунакларны мунчага озатты.
Өстәл артында гапләшеп утырган авылдашлар да бераздан таралышып бетте. Рауза янында түбән оч Гыйлмениса карчык кына калды.
-Килен, мин бик аптырадым бит әле бу юлаучыларга. Син бераз игътибар иттеңме икән? Тәнзиләгә дим. Ул бит урта оч Хәсәншага бик нык ошаган. Бу бала яшьлеге белән белеп кенә бетерми торгандыр ул. Туганлыгын дип әйтәсем килә инде. Әллә, мин әйтәм, кайтканда Хәсәншага кагылып чыгыйммы икән, дим? Тел очын тарткалап карарга була бит. Карт дисәң дә, җиде буын бабасын белә ул.
-Белмим шул, Гыйлменисаттәй. Миңа калса, туган булса да аралары өзелгән инде, димәк.
-Алай димә әле син, килен. Туганнарны белү кирәк ул. Менә бит, бичаралар, нинди бәлагә тарыдылар. Ярый син үзеңә керттең. Син кертмәсәң, без килмәсәк, дигәндәй, кемгә барып сыенырлар иде. Туганнары булса, бигрәк яхшы булыр иде әле.
-Гыйлменисаттай, мин берни дип тә киңәш бирә алмыйм. Син үзең олы кеше, безгә сабак бирүче. Үзеңә кара инде, алай булса. Мин самавырны тагын кайнарлатыйм әле. Тиздән мунчадан кайтып җитәрләр. Бакча башына чыгып, елга буен да карап керим. Анда ни хәлләр икән. Улым өчен бик борчылам. Кеше машинасын судан тартып чыгарам дип үзе суга төшә күрмәсен, Ходаем. Картым да шунда елга буенда бит, - дип Рауза ишек янындагы элгечкә кулын сузды. Гыйлмениса карчык та артык монда буталуның файдасызлыгын аңлап, кайтып китәргә җыенды.
Су буена җыелган ир-атлар ничек итеп яртылаш суга баткан машинаны трактор тросына эләктерергә дип баш ваткан арада, Шәкүр кесү телефоныннан райондагы МЧС хезмәткәрләренә шалтыратып, елгадагы вакыйганы ачыклап аңлатып бирде. Ул арада бераз салып алган агайларның кайсыдыр, өс киемнәрен салып атып, бозлы суга кереп тросны эләктермәкче булып су читенә килеп басты. Ярый әле, башкалары сизгеррәк булып чыкты- кайнарбашны тиз арада ике яктан култыклап, киемнәре янына җилтерәтеп алып та килделәр, ә дигәнче киендереп, арт ягына берне сылап, авыл ягына куып та җибәрделәр. Сабыр холыклы, кирәк чакта кешегә иң акыллы киңәшләр бирә белүче Габделбәр елга буендагы ир-атларга бала-чага кебек кызып китеп, ялгыш адымга барырга юл куймады.
-Җегетләр, чамагызны югалтмагыз. Коткаручыларның махсус киемнәре бар. Алар бозлы суга да чыдам. Килгәннәрен көтик. Шәкүр шалтыратты. МЧС машинасы керерлек итеп тау юлын да елга буен да чистарттык бит. Бездән булдыра алганы шунысы. Бер сәгатьтән килеп җитә диде, ызначит килеп җитәрләр.
Сәгать эчендә килеп җитәчәкбез дип ышандырган коткаручылар ике сәгатьтән соң гына күренделәр. Җитмәсә, су астына керә торган киемнәре дә юк булып чыкты. Боз астыннан сураеп чыгып торган машинаның капотына җитәрлек озынлыкта МЧС машинасының кран өлешен сузып, шуңа бер коткаручыны биленнән бәйләп, күтәреп, ул исә, ярты күкрәгенә хәтле суга чумып, трактор тросын машинаның алгы ыргагына көч-хәл белән эләктерә алды. Коткаручыны коткару өчен авыл агайлары аның тәнен мондый очракта кирәк булыр дип үзләре белән алып килгән аракылары белән ышкыды. Шәкүр су астындагы машинаны әлрен генә яр өстенә сөйри башлады. Инде чыгып җитте дигәндә, яр читендәге олы бозга эләгеп, машина ыргагы кабат ычкынды. Бу юлы инде машинаның алгы өлеше тулаем бозлы су өстендә булганлыктан, ыргакны эләктерергә көз көне генә армиядән кайткан Наил исемле яшь егет алынды. Ничек итсәләр иттеләр, җир өстенә төн юрганын ябынганда Назыймнарның машинасын Габделбәрләрнең капка төбенә алып кайтып урнаштырдылар.
Вакыйганы рәсмиләштереп, актлар төзеп, куллар куйдырып коткаручыларны юлга озатканчы ярты төн узды. Шәһәрдәге балалары да, игезәге Фәнзилә дә туганнарының телефоннары дәшмәвенә, аннары, абонент находится вне зоны сети дип җаваплавына аптырашып ни уйларга белми бу төнне йокламый чыктылар.
+28 °С
Облачно




