Литература
12 Мая 2022, 07:00

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

1 өлешЛәә иләһе илләә Аллаһу, ләә илаһе илләә Аллаһу... Тәнзилә куркыныч төш куреп уянып ки тте дә, күзләрен ачмый гына белгән догаларын пышылдап укый башлады. Янында иркенләп җәелеп йоклап яткан ире теләр-теләмәс кенә , ни булды, бик итрә уяндың, дип мырлап алды.-Назыйм, миңа тагын теге куркыныч төш керде. Шуңа куркып уяндым. Гомерем буена эзәрлекли торган нинди төш инде ул.

КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫККЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК
КЫЗЫЛ РОЗАЛЫ КАРА ЯУЛЫК

1 өлеш
Ләә иләһе илләә Аллаһу, ләә илаһе илләә Аллаһу... Тәнзилә куркыныч төш куреп уянып ки тте дә, күзләрен ачмый гына белгән догаларын пышылдап укый башлады. Янында иркенләп җәелеп йоклап яткан ире теләр-теләмәс кенә , ни булды, бик итрә уяндың, дип мырлап алды.
-Назыйм, миңа тагын теге куркыныч төш керде. Шуңа куркып уяндым. Гомерем буена эзәрлекли торган нинди төш инде ул.
-Мәчеткә кереп, хәер биреп чык. Әниең дога көтәдер.
-Намазга баскан көнемнән бирле әнкәйне догадан калдырганым юк. Нишләп минем догаларым барып җитми икән?
-Бер дә юкка борчылма. Кил әле бер кочаклыйм үзеңне.- Назыйм хатынын кочагына алып иркәләмәкче иде, тик Тәнзилә кәефем юк, икенче юлы, дип, юрганын ачып, аякларын карават читенә асылындырып, тәрәзәгә күз салды.
-Назыйм,әллә юллар бозылганчы авылга кайтып киләбезме? Әле елга аша машина белән чыгып буладыр. Турыдан кайтсак, кичкә кайтып та җитәрбез.
-Кызык кына инде син, әнисе. Сиңа кирәк булса – сразу, миңа кирәк булса – кәеф юк, дип җавап кайтарды ире, бераз иренен турсайтып.
-Ачуланма инде, карткаем. Күңелем тыныч түгел, йөрәгем сикерә. Әллә ни булыр кебек. И, Раббем Аллам, үз рәхмәтеңнән ташлама.
Тәнзилә чүәкләрен элеп, тәһәрат алырга китте.Иртәнге намазын укып, барча әрвахларга догаларын багышлагач, күңеле тынычлангандай булды. Аш бүлмәсенә чыгып, газ өстенә чәйнеген утыртты, тәрәз төбендәге гөлләренә су бөркеде, стенадагы сәгатькә күз салды. Җиде туларга да күп калмаган, тиз генә ашап алсак, шәһәрдәге бөкеләргә эләкмичә чыгып та китәргә була, дип, әле һаман караваттан төшмәгән ире янына керде.
Гомер буе хатыны сүзеннән чыкмаган Назыйм буе юлы юлга чыгарга бик атлыгып тормаса да, Тәнзиләсенең моңсу күзләрен күрүгә, торам, карчык, торам. Мин бит вечный солдат, дип, тиз генә сикереп торды да, юыну бүлмәсенә ашыкты. Ул арада хатыны урын-җирне җыеп урнаштырып, фортачканы ачып бүлмәне җилләтеп алды. Кичтән калган ашны җылытып ашаганнан соң, чәй эчеп дога кылдылар да, кирәк-яракларны юл сумкасына тутырып ишеккә таба кузгалдылар. Ул арада Тәнзиләнең кесә телефоны чылтырады. Игезәге Фәнзилә шалтырата икән.
-Туганым, нихәл? Сиңа да әйтеп тормыйча гына авылга кайтып килергә уйладык бит әле без. Ий, теге бала чактан бирле мине эзәрлекли торган төшне күрдем дә, Назыймга , әйдә кайтып килик әле дигән идем, каршы килмәде. Күңелем никтер борчыла әле минем. Фәнзилә, сезнең хәлләр ничек соң? Барыгыз да таза-саулармы? Балалар, оныклар исәннәрме? Ий, туганкаем, бер карында туып, бер ояда үстек тә, язмыш безне аерды шул. Күрим дисәң күреп, барыйм дисәң барып җитә торган түгел шул араларыбыз.
Телефонда Фәнзиләнең мышык-мышык елаганы ишетелде.
-Елама инде туганым. Минем дә үзәкләрем өзелә бит син елаганны ишеткәч. Авылга кайткач күп итеп фотолар ясармын,яме. Сиңа инде обязательно җибәрәм. Әйе, сагынуларың бераз басылыр. Фәнзилә, алтынкаем, без чыгарга дип ишек янында торабыз. Авылдан урап килгәч, барысын да сиңа бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Юлга чыккан кешенең юлда булуы яхшы. Балаларга да, Володяга да күп итеп безнең сәламнәрне тапшырырга онытма.
Машинага чыгып утыргач та, Тәнзилә тынычлана алмады.
-Назыйм, балаларга әйтмәдек инде, авылга киткәнне. Кайткач шалтыратып әйтербезме? Фәнзиләкәемне сагынудан үзем дә чак тыелып калдым бит еламыйча. Ий бу язмышлар. Югыйсә игезәкләрнең язмышлары бер төрле була диләр. Дөрес түгел, име,Назыйм?
-Карчык, син давай белгән догаларыңны укып утыр. Күрәсеңме, юлда нинди мәхшәр! Мин рульдә икәнне исеңнән чыгарма, дигәч, Тәнзилә, авыз эченнән генә догаларын укый башлады.
Шәһәр дә машина бөкеләре белән инде әллә кая артта калды, Тәнзилә машинаның ян тәрәзәсе аша юл кырыендагы басуларга күз салды. Кайбер басулар җайкын су астында, уйсу урыннарда кар әле бөтенләй эремәгән, бераз гына калкурак басулар инде кардан арынып кара туфрагын кояш җылысында җылыта. Юл читендәге агачларның шәрә ботакларында карга-саесканнар мәш килә. Тәнзилә басу өстендәге тургай тавышын тыңларга теләп пыяланы аска шудырды да башын бераз гына ишектән чыгарып, өскә күз ташлады.


Тавышын аермачык ишетсә дә, тургайны күрә алмады. Бала чагында да әниләре белән өчәүләшеп басу өстендәге салам эскертләреннән салам йолкыганда да күпме генә күзәтсәләр дә күрә алмыйлар иде алар тургайны. Әй ул кул чанасы белән басудан салам ташулар! Кышкы буранлы, чатнама суык төннәрдә әниләре мич башында җылыда изрәп йоклап яткан кызларын уятырга бик кызганса да, тамак төбенә килеп утырган күз яшьләрен кызларына күрсәтмәскә тырышып, тавышына бераз кырыслык өстәп, йокылы-уяулы кызларын араталы кул чанасына утыртып басу ягына юл ала иде. Мондый төннәрдә басу каравылчысы Вәлим агай басуга чыгып тормый, авыл башыннан гына күзәтү ясый да, тизрәк каравыл өенә, җылыга ашыга. Ә Рәсимәгә шул гына кирәк тә инде, тизрәк салам эскертенә барып җитеп, кар каплаган эскерт саламын кардан аралап, аны ничек кирәк алай йолкып, бәләкәй чанага төяп, кеше кара күргәнче, кайтып та җитү! Ул кар катыш саламны алай гына сөйрәп чыгарырмын димә! Бияләйләр лычма су булып, бозланып каткач, күгәрчен тәпие кебек кызарып күшегеп беткән нәни куллары белән йолкыган саламны җитмәсә җиле дә төрле якка очырып алып китәргә генә тора. Ниһаять, әниләре салам өемен аркан бавы белән ныгытып тарттырып чананың араталарына бәйләп куйгач, кайтыр юлга кузгалалар. Юл дигәне, юл түгел инде. Күз ачмаслык буранда, әниләре бары тик эчке бер тоемлау белән генә авылга кайту юлын чамалый. Бот төбеннән кар ерып, бер чүмәлә чамасы салам төялгән чананы әниләре алдан ат кебек җигелеп өстерәсә, Фәнзилә белән Тәнзилә чана янтаеп аумасын дип, ике яктан этеп, кайталар. Авылга аяк басканчы, әниләре сагаеп, каравылчы аты кешнәмиме дип тынланып туктап тора. Ул чагында, кызлар чана янына карга авып бераз хәл ала. Тавыш-мазар ишетелмәсә, артларына ут капкандай, чананы авыл урамы буйлап җилтерәтеп, тиз генә капка янына алып кайтып җиткерәләр. Күрше-тирә уянганчы, аны абзар эченэ урнаштырып та куялар. Тәнзилә белән Фәнзилә бишмәт –итекләрен салып мич алдына куеп, тизрәк мич башына үрмәлиләр. Иртән, кызларын мәктәпкә озатканчы, Рәсимә, мичкә ягып, берәр төрле тәмле таба ризыгы әзерләп куя.
Тәнзиләләрнең әтиләре кызлар бишенчегә күчкәч, бал корты чагудан үлеп китте. Чит кеше әйтсә ышанмаслык хәл. Эчә торган кеше булса, эчеп үлгән диярләр иде. Аракы-тәмәкене бар дип тә белмәгән, ып-ыздаравай ир егылып үлсен инде! Әтиләре исән чагында тормыш авырлыгын бар дип тә белмәгән игезәк үсмер кызга нужа арбасын авылдан чыгып киткәнче күп тартырга туры килде. Рәсимәнең җылы түшәгендә аунарга, төн кунып кунак булырга теләүче ирләр байтак булса да, Рәсимә намусын сатмады. Шул ук басу каравылчысы Вәлим агай да, җылы өеңдә ятырсың. Ул нәстәңнең скуры пычагыма да кирәге калмаячак. Бер бирсәң – бер олау салам китереп бирәм дип юхаланса да, Рәсимә телен аркылы тешләп, иреннәрен чәйнәп булса да түзде. Намусы кушмаса да, мөмкинлеге чикләнгәч, фермадагы малларның хәләл ризыгына да бераз кул сузды – ике имие арасындагы тишек оек кунычыннан ясалган капчыгына бер уч булса да көрпә салып, култык астына аз булса да силос кыстырып алып кайтып, өендәге сыерын да саклап ала алды. Зойка исемле сыерлары талымсыз иде, алдына ни куйсаң шуны ашап барды, гаиләне сөтеннән-катыгыннан өзмәде.
Кызлар да эшкә батыр булды. Мәктәптән кайту белән өйдәге бар эшләрне эшләп, ашарга пешереп, тизрәк әниләренә ярдәмгә фермага ашыктылар. Сигезенчегә күчкәч, кызлар җәй көне үзләренә чөгендер пае алып, дәүләткә тапшырганчы, барысын да үзләре башкарып чыгып, хәйран гына акча, шикәр комы эшләп алдылар. Ул чактагы шатлыклы мизгелләре исенә төшкәч, Тәнзилә, елмаеп иренә карап алды.
-Нәрсә, матурым, авылга якынайган саен, йөзең дә яктыра бара. Әнә елмая да башладың. Авыл исеңә төштеме, дип Назыйм да хатынына карап елмайды.
Алда кышкылыкка күпере сүтелгән елга күренде. Елга әле боздан арынмаган, тик шулай да боз өстенә шактый гына су чыккан җирләр шәйләнә. Назыйм, хатынына карап, карчык, боз машинаны күтәрер микән, батмасбызмы? Күңел шикләнә әле монда керергә дисә дә, Тәнзилә, Аллаһым үзе саклар иншалла. Хәере белән кереп карыйк, дигәч, машинаның ике як ишекләрен дә ачып, Колһуалла сүрәсен укый-укый бозга керделәр. Машина тәгәрмәче астында боз сыгылып-сыгылып кала, машина артында тоташ сулык җәелә бара. Назыйм машинаның тәгәрмәчләре бозны вата-вата барганын шәйләп, Тәнзилә, тиз генә машинадан чык та алга йөгер дип бик куркыныч тавыш белән кычкырып җибәрде. Тәнзилә, кисәк кычкырудан куркыпмы, боз өстеннән әкрен генә ярга таба тәгәрәүче машинадан ничек чыгып, алдагы ярга таба йөгергәнен сизми дә калды. Назыйм, Тәнзиләнең ярга чыгып җиткәнен күреп, капылт машинасының тизлеген көчәйтеп , арга ыргылды. Машинаның алгы тәгәрмәчләре ярга үрмәләргә теләсә дә, арты су астында иде. Назыйм, дүртаякланып ярга ташланды. Тәнзилә яр читендәге карга ятып, Назыймны коткарырга ашыкты. Тырыша торгач, Назыйм Тәнзиләнең бармакларына ябышып, өскә үрмәләде.
-Аллага шөкер, исән-сау котылдык. Я, карчык, хәзер нишлибез инде? Машина юк, документлар юк, телефоннар юк. Кая барабыз? Кемгә керәбез?
-Без күрәсене башка кеше күрми, Назыйм. Димәк безнең тәкъдиребезгә язылган булган бу сынау. Аллаһе Тәгалә сөекле бәндәләрен сынармын дигән. Бу сынауны уздык. Башка яманнарын күрергә язмасын. Менә бит алда авыл, күпер булганда гел шушы авыл аша йөрибез бит, ә бер тапкыр да туктап, кешеләре белән дә исәнләшкәнебез булмады. Тузан туздырып узып кына китә идек. Мәрхәмәтле кешеләр табылыр, иншалла, ярдәм итәрләр, дип уйлыйм, картым, бер дә борчылма.

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас