Литература
9 Мая 2022, 10:00

ҖАН ЯРАСЫ

Ахыры Таҗикстанда ике түгел, биш хатын белән яшәсәң дә сүз әйтүче булмас иде мөгаен. Бигрәк тә шәһәрләрдән ерак урнашкан кышлакларда совет законына караганда, дини вәзгыятькә таянып яшиләр. Эшсезлек, җир булмау, балаларның күп тууы да бу илдә яшәүчеләр өчен табигый чынбарлык. Шул сәбәпле күп кенә хәлле тормыш алып баручы таҗик агайлары хөкүмәт эшендә эшләсәләр дә, никах белән икенче, өченчегә дә яшь хатыннар алалар. Өстә утыручы начальниклар бу хәлләрне курмәмешкә сабышалар, чөнки үз гаиләләрендә дә шул ук хәл.

Таҗикстанда ике түгел, биш хатын белән яшәсәң дә сүз әйтүче булмас иде мөгаен. Бигрәк тә шәһәрләрдән ерак урнашкан кышлакларда совет законына караганда, дини вәзгыятькә таянып яшиләр. Эшсезлек, җир булмау, балаларның күп тууы да бу илдә яшәүчеләр өчен табигый чынбарлык. Шул сәбәпле күп кенә хәлле тормыш алып баручы таҗик агайлары хөкүмәт эшендә эшләсәләр дә, никах белән икенче, өченчегә дә яшь хатыннар алалар. Өстә утыручы начальниклар бу хәлләрне курмәмешкә сабышалар, чөнки үз гаиләләрендә дә шул ук хәл.

Тик Габдерәхим туган ягында болай яшәп булмаячагын бик яхшы аңлый. Уйлана торгач, үзенә калганда бик хитрый план кора. Ягьни Гөлбикә элеккечә закунный хатыны, ә Мәрхәбә юлда хәер сорашып көн итүче бер бичара, имеш. Ни торыр җире, ни бала- чагасы  булмаган бу хатынны бигрәк тэ Гөлбикә кызгана. Аның үгетләвенә каршы тора алмаган, Габдерәхим, бу хәерче хатынны үзләре белән Татарстанга алып кайтырга ризалык бирә. Бары тик поездда Казахстан далаларын узып, туган ил чиген чиккәч  кенә Габдерәхим Мәрхәбәгә үзенең мәкерле хыял- планын аңлата. Мескен хатын,  күзен поезд тәрәзәсеннән алмыйча юл буе елап кайта. Еракта калган туган илен,  туганнарын башка күрә алмаячагын күңеле белән тоя ул. Әллә поезд туктаган арада сикереп төшеп калыйм микән дигән уйлар да аның җанын бимазалый. 

Ниһаять, Габдерахман ике бала һәм ике хатын ияртеп, зур гына олау вак-төяк төяп, туган авылына кайтып җитә. Туып- үскән нигезләре, шөкер исән, анда олы агае гаиләсе белән яшәп ята. Беренче төнне туган йортында йокласалар, иртән агайлары, кыш җиткәнче келәттә торып торырсыз дип, киң күңеллелек күрсәтте. Габдерәхимнең милегенә авылның бер хәерчесе хуҗа булган икән. Ян бакчада шаулап үскән алмагач, шомыртларны кисеп, урдәкләр үстерә торган, сарай дисәң хәтере калыр, корама ясап куйганнар. Үрдәкләр таптап сасы сазлыкка әйләндереп бетергән бакчага аптырап карап торды Габдерәхим. Мәкәрҗәгә ярминкәгә алып баргач, шәһәр халкы аның алмаларын чиратка басып сәгать эчендә алып бетерә иде. Кабат- кабат килеп сорап, йөдәтеп бетерәләр иде. Алма бакчасыннан башка урын беткән икән бу ахмакка кош- корт үстерер өчен, дип уйлап бетерәлмәде, өй тупсасында сакал- мыегы кырылмаган, таушалып беткән киемле яңа хуҗа пәйда булды.

-Ха, кайткан берәү! Нәрсә, өеңне сагындың штули? Миңа бу йортны Совет хөкүмәте бирде. Син кулак нәселе, әле ничек дөмекмәгәнсең? Сезнең ишеләрне бауга бәйләп сал итеп агызасы иде. Нәрсә карап торасың акаеп? Югал күземнән, юкса идарәгә барып жалу итәргә дә күп сорамам.

Габдерәхим башын итеп, аналары йортына кайтып китте. Идарәгә барып, кәгазьләрне тапшырырга, ил алдында бернинди дә гаеп- гөнахлары юклыгын дәлилләргә, эш сорарга һәм өй салу өчен җир сорарга иде аның планнары. Авылда аларның кайтуы турында барсы да хәбәрдар икән инде.  Авыл советы рәисе, аңа таныш түгел хатын-кыз, үзен мин Рәкыя Камиловна булам, дип таныштырды. Карап торышка ипле генә хатын, бар да җәй булачак дип уйлап ялгышты Габдерәхим, һай, ялгышты .

Гаилә хәлләрен сораштырганнан соң, ул документларны кулына алды.

-Тәәк, бу ханым сезнең законлы хатыныгыз, димәк. Балаларыгызның туу турындагы таныклыкларында әнисе графасына кем язылган? Сез бит балаларыгызның әнисе шушы, дип таныштырдыгыз. Что- то аңлашылмый монда. Ясно итеп сөйләгез.

Габдерәхим куркуыннан бераз тотлыга төшеп аңлата башлады.

-Минем хатын улде. Моның балалары юк иде. Шуңа ул балаларга әни булды 

- На основании какого закона? Как вы посмели? Дети это члены нашего советского общества. Как синең хатын улде?Менә бит яныңда басып тора.

- Ни бит, бу хатын түгел, икенче хатын. Ялгыш әйттем, бусы беренче хатыным, ә минем никахлашкан икенче хатыным да бар иде. Беренче хатынның баласы булмагач алган идем.

-Ике хатын! Как вы издевались над членами нашего общества? Женщины равноправные члены государства. Ә сез аларны без согласия, сарык сатып алган кебек алгансыз.

-Нәсел бетәдерие, икенче хатынны алмасам. Ул ике ул, бер кыз тапты да үлде. Таҗикстанда җирләдек инде. 

-Тукта, тукта, абзый. Ул үлде, значит балаларны совет детдомына алырга тиеш иделәр. Причем монда бу хатын?! Какое она имеет право на детей? Никаких. Слышете, ни- ка- ких! Сезне под суд надо отдать. Сез балалар белән торговать итәсез. Хәзер милициягә шалтыратам, срочно балаларны алсыннар. Ужас бит, просто ужас.

Рәкыя Камиловнаның усал чыраеннан, иренә җикеренүеннән Гөлбикәнең аяк буыннары калтырады. Егылып китмәс өчен, ишек яңагына барып терәлде. Куркып агарынган балалар әниләренә сыенды.

-Ә бусы тагын нинди артистка?

-Артистка түгел ул, ул минем хат…

Габделбәр чүт ул минем хатын, дип әйтеп бетермәде.

-Кееем? Хатын? Син абзый әллә берәр падишаһмы? Синең анда да хатын, монда да хатын, теге дөньяда да хатын.

-Ялгыш әйттем. Юлда бер хәерче хатын бәйләнде, ашарыма да торырыма да урыным бу, алыгыз инде мине үзегез белән, диде. Бик жәлләдек тә, алып кайттык.

Рәкыя Камиловнаның башы бик шәп эшли иде. Моның кадәр закон бозуларны ачса, һичшиксез, районга эшкә алачаклар дип уйлады.

Мәрхәбә аның сорауларына, ни а, ни б дип җавап бирмәде, 24 толымлап үрелгән чәче астыннан ,куркып, Рәкыяга тик карап торды.

Ул арада авыл милициясе  килеп Рәкыя Камиловна белән актлар төзеделәр, район үзәгенә шалтыратып, закон бозучыларны милиция бүлегенә алып барыр өчен машина җибәрүләрен сорадылар. Гөлбикәне чит кеше балаларын урлауда, Габдерәхимне балаларын законсыз чит кешегә тапшыруда һәм чит ил гражданкасын ялган юл белән республикага алып кайтуда гаепләделәр. Мәрхәбәне район үзәгендәге социаль приютка, балаларны акыртып- елатып,  Гөлбикә әниләре куеныннан тартып алып, детдомга жибэрделэр.


-Венера кызым, әйтсәм әйтим инде, мин бит әткәй белән әнкәйнең табып үстергән баласы түгел.

-Әстәгефирулла, Галия әби! Ничек инде? Гөлбикә синең әниең түгелмени? Әә, син Мәрхәбәнең кызыдыр алайса.

- Юк шул балакаем. Әткәйне күпмегәдер төрмәгә ябалар. Ә Гөлбикәне, судта сораштырганнан соң, гаебе юк, дип азат итәләр. Ә ул кая барсын? Төрмәдәге иренең туганнары әллә сыйдыра, әллә юк. Суд бинасыннан чыгуга, ул туп- туры детдомны эзләп китә. Дөресрәге, суд барышында ук балалар язмышы өчен бик борчылуын, ничек булса да аларга ярдәм итәргә теләге булуын аңлата. Акыллы кеше булып чыга судья. Детдомның адресын да бирә, андагы директорга шалтыратып, берәр эш табып бирүен дә үтенә. Менә шулай итеп, әнкәй детдомга килеп эләгә.  Абыем белән апам аны күрүгә шатлыктан елап җибәрәләр. Гөлбикәне санитарка- төнге няня итеп эшкә урнаштыралар. Кечкенә генә бер бүлмә бирәләр үзенә, ул абыемны да, апамны да үз бүлмәсенә ала. Көне- төне ул шундагы барлык балалар өчен дә әни була. Теле дә ачылмаган бер ташландык сабый аны күрүгә караватыннан очып чыгардай булып талпына икән. Мәрхәмәтле Гөлбикә сабыйны бик кызгана, хәтта директорның, үзеңә ияләштермә, балалыкка алырга теләүче булса, кыен булыр аерылышу, дип кисәтә. Гөлбикә, аның саен бала янында бөтерелә. Бу кыз авырып киткәч, матрасын шул палатага кертеп, идәндә, аның янында төн куна. Бала бераз рәтләнгәч, куркуыннан һәм каушавын басып, директор янына керә.

Директор аны бик игьтибар белән тыңлый.

-Гөлбикә ханым, бу баланы үзегезгә алырга теләвегезне хуплыйм. Ана йөрәге нәкъ шундый булырга тиеш. Совет илендә ятим балалар булырга тиеш түгел. Әмма бик зур проблема бар. Сезнең торыр урыныгыз юк бит. 

- Тиздән ирем кайтырга тиеш. Алла теләсә, йортыбыз да булыр. Балаларымны,газизләремне генә беркемгә дә бирмәгез.

- Мин бик яхшы беләм ятимлек ачысын. Сезнең кебек аналар булганда, тиздән ятимнәр йортлары да бетәр, дип ышанам. Ирегезгә хат аша теләгегезне белгертегез, ул ризалык бирсә, документлар артыннан йөри башларсыз.

Гөлбикә директор яныннан канатланып очып дигәндәй, чыга. Иренә язган хаты гына " адресат выбыл" дигән тамга белән кире кайта.

Тормыш Габдерәхимгә дә дөньяның ачысын- төчесен күп татыта, яхшыдан яманны, актан караны аерырга өйрәтә. Кайтышлый ук Гөлбикәсе һәм ике баласы яши торган детдомга кереп, балалары,затыны белән күрешә. Гөлбикәнең ятимә сабыйны үзенә алу теләген ишеткәч,: Нүжәли бала тавышыннан туймадың әле? Нинди йөрәк икән синдә? Күпме рәнҗеттем бит мин сине, йөрәгеңә күпме җәрәхәт салдым. Ә син һаман шулай ук сабыр, йомшак күңелле. Алабыз дигәч, алабыз инде. Ике янына тагын берәү сыя ул. Апасына да сеңелкәш кирәк бит, шулаймы, кызым, - дип апаны күкрәгенә кыса.

-Менә шулай балакаем, минем язмышым. Берәүләргә килгән бәхетсезлек мине, ятимә кызчыкны бәхетле итте. Бер яше дә тулмаган сабыйны үстерү рәхәт булмагандыр әнкәйгә. Өй салу, тормыш алып бару бик авыр булды аларга. Һаман шул кулак нәселе дип эшен бирмиләр иде әткәйгә. Ничек кенә булмасын, беребезне дә какмадылар, сукмадылар. Тәртипкә, эшкә өйрәтеп үстеиделәр. 

-Сорамыйча булдыра алмыйм, гафу ит инде, Галия әби. Ә әтиегезнең хатыны Мәрхәбә исәнме? Ул кайда соң? Сез инде Солтан дигән абыегызны бөтенләй белмисездер.

-Һии, кызым, ничек инде белмим?! Солтан абый кайтып йөрде туган якка. Хәзер мәрхүм инде. Ә Мәрхәбә түтине безнең хөкүмәт Таҗикстан дәүләте белән килешеп,үз иленә озата, чөнки никах бит законлы дип саналмый. Солтан абыем аша әнкәй аңа күчтәнәчләр җибәрә иде. Кияүгә чыкты, дип сөйләгәне хәтердә  әле.

-Галия әби, иң четерекле соравым калды. Үзең башладың, үпкәләсәң дә җавап бир инде, яме.

-Нишләп үзеңнең балаларың юк, дип сорыйсың киләдер инде. Ике кызым бар минем.  Бер кызым Сызраньда военный очучыда кияүдә. Икенчесе Германиядә. Менә шулай итеп, балалы ятимә инде мин, ни хәл итәсең.

- Апагыз турында бер кәлимә сүз дә сөйләмәдегез.

-Шулаймени?!- Галия әби кеткелдәп көлеп җибәрде.- Аллага шөкер, апам исән әле, җизни белән картларча яшәп яталар. Болгар мәчетендә укытып та йөрделәр әле. 

-Гөлбикә әниегез куптән вафатмы?

Галия әбинең йөзен сагыш басты.- Әнкәем бик күптән инде җир куенында. Авылда безгә, балаларына дип, ак маен, йомыркасын, каймагын үзе ашамыйча җыя иде дә, җае чыгуга, тизрәк безгә Казанга алып килә иде. Өчебезгә дә нәкъ бер төрле. Машина бәрде аны. Күчтәнәчләр тутырган сумкасын, ныгытып кысып кочаклаган, мәрхүмәкәем. 

Әткәй дә аның артыннан озак тормады. Менә, Венера кызым, язмыш кешенә туганчы языла диләр. Хактыр, бу сүзләр. Җанымда бер генә яра калды. Ул да булса, ник мине үз әнием ташлап китте икән. Бу яраны ямап булмас инде.

ТӘМАМ.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас