Литература
8 Мая 2022, 10:00

ҖАН ЯРАСЫ

4-5 ӨЛЕШЛӘР Бакча әбинең әкрен генә бәян иткән тормыш кыйссасын тыңлый- тыңлый Венера утырган урынында йоклап китте. Әбинең, кызым, арыттым ахрысы, ят, бәбкәм, урынга, дигән сүзләре дә цокы аралаш кына колагына керде. Бакча әби озаклап ястү намазын укып, ярты сәгатьтән артык әрвахларга догалар кылды, шуннан соң гына догалар укый- укый алтмышынчы елларда бик модный саналган пружиналы биек тимер караватына үрмәләде.

Бакча әбинең әкрен генә бәян иткән тормыш кыйссасын тыңлый- тыңлый Венера утырган урынында йоклап китте. Әбинең, кызым, арыттым ахрысы, ят, бәбкәм, урынга, дигән сүзләре дә цокы аралаш кына колагына керде. Бакча әби озаклап ястү намазын укып, ярты сәгатьтән артык әрвахларга догалар кылды, шуннан соң гына догалар укый- укый алтмышынчы елларда бик модный саналган пружиналы биек тимер караватына үрмәләде. Гомумән, әбинең бакча өе эче музейны хәтерләтүен Венера килеп керү белән искәргән иде. Стеналарга бер буявы да уңмаган, бары тик чигүле тукымасы марля кебек юкарган чигүләр эленгән, түгәрәк башлы пружиналары төртеп тора торган диванга терәп биек комод урнашкан, аның өстенә стена көзгесе беркетелгән. Каршы як стена буенча карават һәм гырлап йоклап ятучы кеше тавышлары чыгарып эшләуче ЗИЛ суыткычы урнашкан. Карлыккан тавышлы күкеле сәгате дә һаман минутларны, әй, минутларны түгел, елларны саный. Карт кешенең йокысы сак, диләр. Чынлап, шулай икәнен, Венера, беренче төнне үк аңлады. Таң беленеп килгәндә, йомышлап керергә дип, бер аягын гына шыгырдык диваннан төшерүе булды, Бакча әби, сакта торган солдат кебек, биек караватыннан тавыш бирде.

-Венера кызым, ялдына чиләк куйдым, чыгып йөрмә.

Венера үзен карангыда ике күз түгел, дүрт күз күзәтеп торгандай тойды. 

Шугы яшеннән чиләккә пес итеп утырмас бит инде, Венера, келәне ачып бакчага чыкты. Ә анда - һәрбер агачта, һәрбер куакта сандугачлар берсен- берсе уздырырга тырышып өздерә, берсе бераз тынып тора да , я кайсыгыз беренче, дигәндәй, сызгырган тавышлар чыгара, аңа икенчесе, өченчесе кушыла. Кошлар ансамблегез тавышын таң атканчы тыңларга риза Венера. Бакчаның саф җиләс һавасы йокыны бөтенләй куып җибәрде, ахрысы, Венера Өйгә кереп тормаска, эскәмиядә утырып таң атканчы каршыларга булды. Булды гына шул. Һәркемне һәм һәр нәрсәне кортрольдә тотып өйрәнгән Бакча әби, югалттым мин сине,дип, кыштыр- мыштыр килеп артыннан чыгып та җитте. Венера, эчтән генә, менә мондый кайнанага эләксәң, бернинди камера да кирәк булмаячак, дип көлеп куйды. Йокысы гына түгел, сиземләве дә көчле иде карчыкның.

-Син, бу карчык минем арттан ияреп йөри, дип уйлама инде, яме. Бер үзем бит, сөйләшәсе килә, кешегә аралашу мөһим, кызым. Бер үзең утырып эчкән чәй никадәр тәмле булса да, тәме тоелмый. Ә яныңда бер иптәшең булса, көн дә ямьлерәк, чәй дә тәмлерәк тоела. Менә син булгач, өй эчләре яктырып китте, ямь керде өйгә. 

-Бакча әби, бигрәк аулак урын монда. Курыкмыйсыңмы җәй буе шушында берүзең ятырга?

Карчык кеткелләп көлеп куйды.

-Миңа кияү булырдай җегетләр теге дөньяга күчкән. Яшьрәкләре бакча өрәге, дип керергә куркырлар. Дөресен генә әйткәндә, бераз куркыта да инде. Менә син килергә ризалашкач, бик сөендем.

-Карале, Венера кызым, сандугачлар сайравын самавыр артында тыңласак, ничек булыр икән? Йокы барыбер качты инде.

Тиз арада чәй кайнатып, кайнар чәйне бакча әбиечә, чәй тәлинкәләренә салып шыбырдата- шыбырдата тирләп-пешеп озаклап эчтеләр.

Венера алдагы көндә башланган кыйссаның дәвамын түземсезлек белән көтте.

Чәен эчеп бетергәч, Бакча әби бик озаклап ашка дога кылды, аннары үз әрвахлары исемлегенә Венерадан дога өмет итүчеләрне дә кертеп, тагын Корьән сүрәләре укыды.

-Кызым, сөйлимме соң тагын үзебезнең нәселдә булган хәлләрне, диюгә, Венера, аякларын бөкләп шыгырдык диванга менеп урнашты. 

Тормыш безнекеләргә бер алдын күрсәтсә, биш мәртәбә артын күрсәткән. Мин сиңа кичә сөйләдем бит әле, байлар нәселеннән дип. Патшаны бәреп төшергәннән соң, илдә сугыш чыга. Ул башта да булган инде. Әткәй сөйлидерие, патша әрмиясеннән ничек котылганын. Шул сугыш җиле безнекеләргә дә нык кагыла. Әле аклар килеп талый, әле кызыллар ду китереп, авылга кызыл әләм элә. Әрмисләргә,дип, келәтләрдәге ашлыкны, базларга салынган бәрәңгене тегеләре дә кереп тояп китә, болары да. Шуннан соң бит әле илдән корылык килеп, ачлык башлана. Кырыла халык, гаиләләре белән үлүчеләр күп була. Совет власте кешеләр килеп, бабайларның, әткәйләрнең бар булган икмәген төяп чыгып китә. Бабайлар бик ушлы булган ул вакытта. Ашлыкны келәттә генә түгел, урманнарга илтеп күмгән булалар. Шул яшергән ашлык хисабына безнекеләр исән калган да инде. Аннары илдә кулакларны куу башлана. И, ул мәхшәрне Ходаем күрергә насыйп итмәсен. Авылдан аты, сыеры булган гаиләләрне биш алты баласы булуына асрамый кемне себер якларына, кемне казах далаларына сөрәләр. Бабайларның гаиләсе Пермь ягына җибәрелә, биш улын биш якка тараталар. Күрәсең, бер- берсен онытсыннар, күрмәсеннәр, дигәннәрдер инде. Бабайлар урман кисеп, шунда яшәп калалар. Ә әткәй ике хатынын, ике улын арбага утыртып таҗик тауларына китә. Китә дигәч тә, җибәрәләр инде. Олау- олау итеп озаталар бит халыкны. Юлда барганда яшь хатынының тагын балага узганлыгы беленә, шуңа күрә, атка авыр булмасын дип, әнкәйгә юл буе арба яныннан җәяү барырга туры килә. Ничек кенә булмасын, көч- хәл белән килеп җитәләр таулар иленә. 

-Кызым, армадыңмы? Тәннәр оеша башлады утырып, әйдә, булмаса, чыгып җилләнеп керик. Бер уңайдан чишмә суына да барып килербез.

Венера Галия әбигә тагылып суга да барды, аның ахирәте янына дә кереп чыкты.

Уйлар өермәсе аны ерак- ерактагы таулар арасына адашып килеп утырган бер татар гаиләсенең тормышы белән таныштырды. Тизрәк Бакча әбинең сөйләвен ты ңлыйсы килде.

Ни хикмәттер, тау һавасы әнкәемә бик килешә, ул балаларны ияртеп өйдәге бөтен эшне дә эшли, совхоз эшенә дә йөри. Ә көндәше, әллә көмәнле булганга мондагы эсселекне бик авыр кичерә. Хәле дә көннән- көн начарая, Гөлбикәгә бәйләнү түгел, үзенә чәй дә агызып эчә алмый башлый. Ике баласына да карау тулысы белән Голбикә җилкәсенә төшә. Бик авырлык белән сигез айдан кыз таба, ләкин үзе тәки аягына баса алмыйча, җан тәслим кыла.

Хатынының кырыгы узуга Габдерәхим тагын өйләнә. Бу юлы инде хатынлыкка яшь таҗик кызын сайлый. Ишле, әмма бик ярлы гаиләдә үскән Мәрхәбәнең атасы, ичмасам, берегезнең тамагы тук булыр, дип шатлана- шатлана озата кызын. Аның өстенә Габдерәхим калымны да әйбәт түли. Гөлбикәнең олы йөрәге Мәрхәбәне дә куенына сыйдыра. Үзеннән бик күпкә олы яшьтәге абзый белән тормыш алып бару авыр булачагын бик яхшы аңлый ул. Җитмәсә, чит- ят телдә сөйләшергә өйрәнергә дә кирәк. Зөфаф көнен дә бик авыр уздыра ул. Әле җитмәсә, өйдә баш хатын да бар. Мәрхәбә аннан да бик куркына. Ләкин, Гөлбикәнең йомшак тавыш белән эндәшүе аны аптырашта калдыра. Югыйсә, әнисе дә, олы кыз туганнары да баш хатын бик усал була, кыйнап ташларга да күп сорамый, аның янында бөтерелә күрмә, дип, кисәтәләр. Ә монда бар да киресенчә. Ире барысына да  җикеренә, ә Гөлбикә абыстай аны үз балаларын яраткан кебек якын итә. Әнә бит, кечкенә кызын кулыннан да төшерми. Җитмәсә,  Мәрхәбә ире әйткәнне аңламаенчарак торса, тиз генә ул эшне үзе эшләп куя да, Мәрхәбәгә әкрен генә аңлатып бирә. Үз туган йортын, туганнарын да бик сагына Мәрхәбә, әмма бу турыда иренә әйтергә курка. Бу очракта да Гөлбикә ярдәмгә килә. Габдерәхимнән рөхсәт алып, кыз баланы туганнары янына кунакка алып бара. Моңа кадәр баш хатынны аждахага санап йөргән таҗик гаиләсе чистый аптырашта кала. Ничек инде әллә кайдагы иленнән куылган татарлар кешегә карата шундый мәрхәмәтле була ала? Әллә бу хатын берәр мәкер кылырга йөриме икән? Ләкин Мәрхәбә үз телендә аңлаткач кына, бераз ачылып китәләр.

Өйгә кайтканда Мәрхәбә инде Гөлбикәгә үз анасына сыенгандай сыенып кайта. Голбикәнең  күкрәгенә биләүләп аскан сабый да, янындагы апасына шатлангандай, үзе генә аңлый торган телдә әгү-әгү дип гүли, аяклары белән тибенеп ала. 

Шулай итеп, Гөлбикәнең мәрхәмәтле йөрәгендә өч ятим бала янында Габдерәхимнең яшь хатынына да урын табыла. Чит җирләрдә тамаклары тук булса да туган якның яшел тугайлары, салмак кына аккан елгалары, киң кырлары төшләргә кереп йөдәтә, үзәкләрне өздереп сагындыра. Совет хөкүмәте кулак дип читкә сөрелгән гаиләләргә туган якларына кайтырга рөхсәт бирүгә, Габдерәхим дә пыр тузып, кайту турында хыяллана башлый. Инде балиг булып үз эше белән шөгыльләнүче Солтан гына бу фикергә каршы килә.

-Әткәй, картайган көнеңдә сине анда кем көтеп тора? Элеккеге йортларыңны, амбарларыңны талап, клуб, мәктәп итеп үзгәрттеләр. Хәтта мунчаны да сүтеп алып киттеләр бит. Анда без кемгә артык кашык булып кайтып керербез икән?

-Улым, минем күзләрем бу кыя ташларга карап сукырая, мондагы тау елгаларының шаулавына баш өянәге башланды. Бездә җәй уртасында хәтфә кебек яшел болыннар, ә монда корып янып беткән үләннәр. Ишәкләр дә әнә ачлыктан акырыша. Үз яныма кайтып, авыл башындагы чишмәбезнең салкын суы белән күзләремне юсам, кушучлап суын эчсәм, терелермен кебек. Үз зыяратыбызда күмеләсем килә. Җиде буын нәселебез шунда бит безнең.

Габдерәхимнең кояшта янып каралып  беткән яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәп сакалы буйлап агып төшә, ул аларны башындагы бәрхет түбәтәе белән сөртә дә, тагын истәлекләренә бирелә.

-Гөлбикә, ә син хәтерлисеңме, теге, печән бик уңган елны? Болында шалаш корып кунып яткан идек. Ихти, яшь чаклар! Әллә ун кибән койдык инде ул елны?

-Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим. Чәй эчәргә туктаган арада, якындагы куаклыктан альяпкычка кара карлыган җыеп алып чыга идем бит. Әй, ул елны җир җиләге дә җыеп бетермәле булды! Ә безнең Сакмар елгасы нинди! Җәйге эсседә талган аякларыңны суга тыгуга бөтен тәнгә рәхәтлек тарала. Арганлыкның эзе дә калмый. Монда тыгып кара тау елгасына аягыңны- агызып алып китә. Безгә дә кайтырга рөхсәт бирерләрме икән!?

- Без властька каршы бер нинди дошманлык кылмадык. Нишләп бирмәсеннәр, бирерләр.

Мәрхәбә олылар сөйләшкәнне куркынып тыңлап торды. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән татар иленә алып китсәләр ни хәл итәрсең? Монда  ул кемгә кирәк? Аның турында берәр сүз әйтмәсләрме, дип, бик тырышып аңларга теләсә дә, аның исеме телгә алынмады.

Солтан инде таҗик илендәге тормышка тулаем ияләшкән, мондагы телне дә су кебек эчә, кыргыз, үзбәк халкы белән дә алар телендә аралаша. Сәүдәгәрлек  һөнәре дә бик килеште үзенә. Кулланучылар җәмгыятенә эшкә урнашып, кышлактан кышлакка товар ташыды. Аның тырышлыгын, укымышлылыгын,тапкырлыгын күреп, тиздән идарәгә хисапчы итеп күчерделәр. Инде шушы хезмәтен ташлап, бер билгесез авылга кайтып утырсынмы?

Барысын да уйлады да, Солтан аталары кайтып китсә дә, Таҗикстанда яшәп калырга булды. Иң беренче серен Гөлбикәгә сөйләргә булды.

-Әнкәй, син ни диярсең икән, мин бит монда калырга булдым. Бер дә аягым тартмый туган якка кайтырга. Әнкәй син, калмыйсың, безнең белән кайтасың, дисәң, синең сүздән чыкмыйм, кайтам.

Гөлбикә, янында утырган улының башын күкрәгенә куйды.

-Улым, күкрәк сөтемне биреп, имезеп үстермәсәм дә, син минем улыкаем! Мин ничек итеп синең теләгеңә каршы килим. Синең язмышың үз кулыңда, балам. Миңа сине тау- таш арасындагы илдә калдырып китүе бик авыр булачак. Ләкин кем белә, безне туган илебездә ни көтә? Минем тормышым синең күз алдында булды. Яхшысын да, яманын да күп күрергә туры килде. Димәк, минем тәкьдиремә шулай язылган булган.

-Әнкәй, ә Мәрхәбә белән нишләрсез икән? 

-Улым,ул атаңның никахлы хатыны. Барсы да хәзер атаңның сүзеннән тора.

- Анысы шулай инде. Кызганып әйтүем генә, әллә нәрсә уйлый күрмә тагын.

-Бәләкәйдән үк шулай йомшак күңелле , кешеләргә мәрхәмәтле булдың, улым. Мәңге шундый булып кал.

Кайту өчен кирәкле кәгазьләре артыннан йөри- йөри Габдерәхимнең сакалы агарды,чистый. Ниһаять, бер кочак кәгазьләр, поездга юл билетлары күтәреп, май кояшыдай балкып кайтып керде.

-Гөлбикә, Мәрхәбә, әйберләрне жыйный башлагыз. Туган илебезгә кайтабыз, Алла теләсә. Йортны Солтан исеменә күчердем, рас калам ди,калсын, үз тормышын үзе карасын, бала- чага түгел инде.

Юлга кузгалырга әле айдан артык вакыт булса да,өй эчендә шул мизгелдә ыгы- зыгы башланды. Әйтерсең дә, иртәгә таңнан юлга кузгалачаклар. Бары тик берни аңламаган бәләкәй кыз белән үсмер малай гына өлкәннәрнең тыз- быз чабышуына аптыраштылар.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас