Литература
7 Мая 2022, 11:00

ҖАН ЯРАСЫ

3 өлеш Көндезләрен Солтан үз әнисе кулында булса, төнгелеккә бишекне Гөлбикә яткан почмакка эләләр. Кайбер төнне Солтан елап, әти- әнисен уятмасын, дип ул бер минут та керфек какмый үткәрә.

Көндезләрен Солтан үз әнисе кулында булса, төнгелеккә бишекне Гөлбикә яткан почмакка эләләр. Кайбер төнне Солтан елап, әти- әнисен уятмасын, дип ул бер минут та керфек какмый үткәрә. Шулай Гөлбикәнең сәламәтлеге начарая башлый. Бәхетсезлегенә каршы, Солтанның телләрне чыга башлаганда, бала эче китеп авырый, хәтта температурасы күтәрелә, үзе дә авырып торган Гөлбикә, бала бераз тынып торган арада, черем итеп алыйм әле дип, башын мендәргә сала. Һәм йоклап китеп, баланың акырып елап уянганын да ишетми. Олы бүлмәдә йөкләп ятучы әнкәсе төрткәли- төрткәли әтисен уята, янәсе, бар кара, бала ничек акыра, ә синең карт бияң төн буена гырлый- гырлый  йоклый.

Чынлап та, Гөлбикә берни белми, рәхәтләнеп йоклап ята, ә бишектәге бердәнбер улы, буялып бетеп бишектә акыра. Моңа кадәр бер дә хатынына кул күтәрмәгән Габдерәхим  бар ачуын каты йодрыгына төйнәп, Гөлбикәнең чыраена китереп ора. 

-Кабәхәт, минем улым акырып елап ята, ә ул йоклый! Кысыр тәре, үзең бала табарга ярамагач, ичмасам, бала рәхәте күрсен, дип, элдем мин бишекне синең янга. Бер нәрсәгә ярардай хатын түгел бит син. Картлач, кайчан катарсың икән. Бар, юындыр баланы, юкса аның буклы ыштанын чыраеңа каплыйм.

Куркуыннан, ни булганны аңлап та бетермәгән Гөлбикә, тиз генә тагаракка җылы су салып, баланы юындыра, шешәгә салып җылы сөт имезә, тагын елый күрмәсен дип куркып, баланы төн буе кулында тирбәтеп чыга.

Чыраеның ярты ягы шәмәхәләнеп чыккан Гөлбикәне күреп, чишмәдән судан кайтып килүче хатыннар авыл буйлап гайбәт тарата. Гайбәт Габдерәхимнең атасына,Голбикәнең кайнатасына да барып җитә. Ул, улы гаиләсендәге хәлләрне җайга салырга дип килә. Тик яшь килен, Голбикә кебек сүз әйтергә куркып тормый.

-Мин сезгә бу карт пәри кебек, кемгә булса да кияүгә чыгарга кирәк, юкса бөтенләй утырып калачакмын,дип куркып килмәдем. Яшьлегемне әрәм итеп, сезнең бу уҗым бозавы улыгызга чыкканыма рәхмәт әйтегез. Юкса, шалтыравыгын шалтыратып утырыр иде, мин бала табып бирмәсәм, дип мулланың авызын яба.

Эшләр була икән монда, дип кайната йорттан чыгып китә. Көне- төне үзең баккан Гөлбикәне Солтан күңеле белән әнисе дип белгән, ахрысы, бераз теле ачылуга, әннә, дип аңа дәшә. Бу инде йортта зур җанҗал чыгара. Ачуыннан буылырдай булган яшь хатын, иренең Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтуын көч- хәл белән көтеп җиткерә.

-Габдерәхим, син бу аждаханың кара эчлелеген күп әле. Бала беренче мәртәбә әннә дип шуңа әйтте. Җир бит, юри котырткан ул аны, махсус өйрәткән. Габдерәхимнең ярминкәдән дә эшләре хөрти булганга кәефе кырылып кайткан чагы була. Хатынының әйткән сүзләре аның ачуын тагын да ныграк кабарта, ул Гөлбикәне камчы белән яра. Гөлбикәнең ачыргаланып елаган тавышына Солтан да кушылып елый. Үз анасы кулыннан нәни кулларын Гөлбикәгә таба сузып, әннә, әннә, дип кабатлый. 

-Хәшәрәт! Бозган ул баланы. Бу баладан кеше чыкмаячак. Бар, әнә, икәүләп идәндә аунагыз, дип үзенең йөрәк парәсен бердәнбер сабыен идәнгә тотып ата. Солтан мүкәли-мүкәли килеп Голбикәнең гәүдәсенә башын сала, үксеп беткән нарасыйның күз яшьләре кан саркыган яраларын әчеттерә. Ул көч- хәл белән баланы куенына алып юата. 

Солтанга иптәшкә ел ярымнан тагын бер ул алып кайтып шатландыра яшь хатын. Әле  җүнләп аякка да басмаган Солтан бөтенләй икенче планда кала. Әнисе кече улын Гөлбикәгә бик сирәк ышанып тапшыра, анда да гел үзе күзәтеп тора. Солтан Голбикәгә әннә дип әйтергә ярамаганны аңласа да, күңеле белән кабул итә алмый. Үз әнисе белән әтисе өйдә юк чакны чагалар кына тора да, йөгереп килеп, Голбикәгә сарыла. Аның битләреннән нәни куллары белән сыйпап, әннә, әннәм, дип пышылдый. Голбикәнең битләрен үпкән кебек кылана. Шундый бәхетле мизгелне кабатлар өчен Гөлбикә ун камчы белән кыйныйбыз дисәләр дә риза булыр иде. Баланың үзенә генә хас татлы исенә исереп, сәгатьләр буена аны уйнатып, сөйләштереп тә утырыр иде дә, тик ишек ачылып китеп, әнисе килеп керергә мөмкин. Солтан да өйдәге икейөзле тормыш дәресен бик яхшы сеңдерә. Ишектә кеше барын сизүгә, Гөлбикә яныннан чыгып йөгерә. Анасы кушканча, Гөлбикәгә йодрык яный, телен чыгарып күрсәтә, аңа таба төкерә. Малаеның мондый шуклыгы атасы күңеленә дә хуш килә.

-Дөрес, улым, ул сиңа беркем түгел, ул хезмәтче генә. Ә син бай Габдерәхим малае Солтан. Син шуны онытма.

Дүрт яшендә Солтанны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Укудан ул һәрчак өйгә ашкынып, Голбикәне сагынып йөгереп диярлек кайта. Кайтып керүгә , өйдә кеше булмаса, аны кочаклап алып, -Әнкәем, мин сине шундый сагындым, шундый яратам, - дип колагына пышылдый.- Мин беләм , син ул минем әнием. Алар мине алдыйлар, дип зал ягына ымлый.

Ни әйтергә белмәгән Гөлбикәгә, Солтан белән килешеп, баш кагарга гына кала. Абыйсыннан күрә, кече малай Сәлим дә Голбикәне якын итә, артыннан ул да әннә, әннә, дип мүкәли. Бу хәлләргә җен ачуы чыккан аналары, Гөлбикәдән мәңгелеккә котылу чараларына эзли башлый.

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас