Литература
7 Мая 2022, 07:00

ҖАН ЯРАСЫ

2 өлеш Безнең әткәй указлы муллалар нәселеннән бит. Хэлле гаиләдән. Бабайның алты баласы булган, шуның бишесе ул, берсе генә кыз. Ә улы булганнар ул заманнарда бик хөрмәтле кешеләр саналган. Җирне дә ир- атлар башыннан санап бүлгәннәр. Хатын- кызның исәпкә дә алмаганнар, кеше дә санамаганнар.

Безнең әткәй указлы муллалар нәселеннән бит. Хэлле гаиләдән. Бабайның алты баласы булган, шуның бишесе ул, берсе генә кыз. Ә улы булганнар ул заманнарда бик хөрмәтле кешеләр саналган. Җирне дә ир- атлар башыннан санап бүлгәннәр. Хатын- кызның исәпкә дә алмаганнар, кеше дә санамаганнар. Бала табарга тиешле машина кебек инде, хәзергечә әйтсәк. Бабайлар белән нәсел ныгытырга теләүчеләр үзебезнең авылдан гына түгел, Сембер якларыннан  да булган. Бабай да инде, улларына килде- китте гаиләдән кәләш эзләмәгән, үзе кебек җирдә нык басып торучы, остәлендә һәрчак ризыгы, амбарлары арыш бодай белән тулы, ат хайваны берничә булган гаиләдән генә алырга ризалык биргән. Ул чакларда егет белән кыз, бер- берсен күреп түгел, исемен дә, кайсы авылдан икәнен дә белмәгәннәр. Бабай бер улына чуаштан бай кызын алса, безнең әткәйгә әнә шул ерак Сембер каласыннан хатын ярәшкән. Чыгышы белән бабалары безнең авылныкылар икән. Бай шәһәр кызы әнкәебез Гөлбикә чигү чигәргә, мендәр, ястык япмалары, эскәтерләр  бәйләргә кечкенәдән бик хирыс булган. Тик шунысы бар, әнкәй әткәйдән күпкә олы булган. Белмим, бабайның бай кала кызы алдырасы килдеме икән, әллә башка сәбәбе булганмы, әткәй ьабайга каршы дәшәргә курыккан. Тормышлары тыныч кына барса да, әткәйгә дә нәсел дәвамчысы кирәк бит. Башка агайларының ике елга бер я малай я кызлары тупырдап туып кына тора, ә әнкәй һаман кызлар исәбендә йөри икән. Каралмаган табиблары, бармаган имче карчыклары калмый, тик файдасы гына булмый. Бабайның сүзе улларының барсы өчен дә патша указыннан да өстенрәк була инде. Шулай бер көнне бабай жилләнеп әткәйларгә килеп керә. Ул чакларда кайната керсә, килен кеше күзгә күренмәс шәүлә кебек булырга тиеш булгандыр инде, әнкәй сразу мич арасына гөлбәчкә кереп китә. Әткәйнең, хатын чәй әзерлә диюенә, мич каршында кайнап торган самавырын яңартып җибәрә, кара җимеш, өрек салып тәмле хуш исле чәй ясап, чаршау артыннан гына әткәйгә бирә.

Бабай, билгеле инде, киленнең чаршау артында гына икәнен бик яхшы белә, шулай да сүзен кычкырып, улым сиңа әйтәм, килен син тыңла, дигәндәй, башлап җибәрә.

-Улым, тормышларыгыз ничек? Һаман үзегезгә оланнар алып кайтмыйсыз, ә? Болай булмый улым. Тормышыгыз болай барса бетәсез, нәселебез бетәчәк. Озын сүзнең кыскасы, мин килештем инде, сиңа икенче хатын алабыз. Минем бабайның биш хатын иде әле, барысын да көйләде дә, чөйләде дә. Шуның белән ыруыбыз да көчле. Килен белән сөйләшеп куй, әзер булып торсын, кеше алдында күз яше сыгып, оятка калдырмасын, бел аны.

Бабай ничек килеп кергән булса, шулай ук өермә кебек чыгып та китә. Әнкәй, чаршау артыннан чыгып, әткәй каршына басып, сүзсез генә күз яшен түгә.

-Болай оятка калдырганчы, миңа талак дип, куып чыгарсаң, җиңелрәк булыр иде. Мин дә бит сиңа үз теләгем белән килмәдем.  Әткәйләр ярәшкәндә нәрсә уйлаганнардыр.

-Ярар инде, карчык, чәпчемә. Ирдән аерылып кайткан дигән мыскыллы исемне күтәреп йорү бик авыр булыр. Син миңа апам кебек якын бит. Какмам-сукмам. Бала кирәк бит, баласыз йорт зыярат кебек бул бит ул. Яшәүнең мәгьнәсе дә шул балаларда бит. Мин дә сине кысырдыр дип уйламадым. 

Әнкәй күз яшьләрне сөртә- сөртә башка бүлмәгә юнәлә. Әллә соң асрамага бала алыйк, дип әйтеп караргамы. Бәлкем, ризалашыр. Юк, булмас, кайната үз сүзен сүз итәчәк.- Әнкәйнең күкрәгендә ут янса да, тышка берни дә чыгармый. Туганнарның хатыннарына түгел, үз ата- анасына да әйтми бу хәлләрне. Бары тик яңалык авылларны- калаларны урый- урый, Сембергә үк барып җитә. Ерак бабабыз, бик тавышланып, авылга кайтып та җитә. 

Белмим, хәлләр ничек булып беткән булыр иде, әнкәй әтисе белән кайнатасы якалашкан арага килеп керә һәм башындагы яулыгын салып идәнгә ташлый. Бу инде, ир- атларга "мир"- сугыш бетте, дигәнне аңлата. Әнкәй бар гаепне үз өстенә ала 

-Әткәй җаным, монда кайнатамның да, ирем Габдерәхимнең дә бер гаебе дә юк.  Ничә ел торабыз инде, ә балабыз юк. Мин картая барам, ә нәсел дәвамчыбыз юк. Үзем әйттем иремә, ничә мәртәбәләр кабатладым мин аңа- өйлән, өйлән, дип. Кешеләрдән яхшы түгел дип түзде Габдерәхим. Аптырагач, кайнатага да үзем белгерттем. Алланың рәхмәтләре булсын аңа, менә тиздән нарасыебыз туачак. Габдерәхим мине дә бик ярата, килендәшем белән дә бик дус яшибез. Аларның баласы минем дә балам булачак.

-Кызым,кызым, мин сине  бу авыл мужыгына карт хатын булыр өчен үстердеммени. Нинди бирнәләр бирдем бит әле мин аларга. Талак дисә дисен, җыен, алып китәм мин сине  .

-Юк әткәем, мин монда ир хатыны, ә өйгә кайткач, куылган ир хатыны булачакмын. Әгәр ризыгым, эчәр суым бетсә, белмим, Ходай үзе юлын күрсәтер. 

Бабай бу сүзләрдән соң, озаклап кунак булмый, пар атын җигеп, Сембергә кайтып китә. Әнкәем бер мизгелдә, әллә кычкырыйм микән, тукта, әткәй, алып кит мине бу зинданнан, дип талпынып карый, ләкин авызыннан сүзләр урынына каты ыңгырашу авазы гына чыга. Моңа хәтле яратып, сөелеп кенә яшәмәсә дә, әнкәйне кагучы булмый. Бабай килеп киткәннән соң әнкәйнең тормышы тәмугка әйләнә. Иң башта яшь килен, аны ничә ел йоклаган бүлмәсеннән куып чыгара. Имеш, ул тиздән бәбәйләячәк, ә бу кысыр хатынга мич артындагы бүлмә дә самый рас. Бабай бирнәгә биргән кызыл агачтан ясалган җиһазлар белән купшыландырылган бүлмәгә яшь хатын үз кием-салымын әткәйдән ташыта. Әткәй да ул кушканны карусыз эшли, чөнки бар өмете, яшь хатынының алга бүлтәеп чыккан корсагында. Ашарга әзерләү, бу, җыю кебек эшләргә дә әкренләп әнкәй җилкәсенә күчә. Безгә хезмәтче нәрсәгә, әнә убырлы карчык эшсез утырып, оеп бетә бит инде. Эшләсә - сөякләре язылыр, дип гел әткәйне котыртып тора яшь хатын. Әнкәй, бәлкем, бала күтәргәндә хатыннар шулай җайсызлана торгандыр, түзим инде, бәлкем бәбәй алып кайткач, аруланыр дип өметләнә. Ниһаять, бәбәй туар көн җитә. Хатынның тулгактан кычкырган тавышын, билләһи, ярты авыл ишеткәндер. Анасын акыртып- бакыртып, дөньяга ул туа. Әткәйнең нәсел дәвамчысы! Мулла бабаебызның да башы күккә тия. Малайга Солтан дип затлы исем кушалар, бәбәй ашына авылның олысын- кечесен чакыралар, бабай хәтта хәер сорашып торучыларна да хәзер бирергә куша. Бу бәйрәм табынында әнкәйгә генә урын табылмый.

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас