Литература
6 Мая 2022, 07:00

ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ

Ахыры Полиция хезмәткәрләре сораштырып караса да, Саҗидә берничек тә ярдәм итеп, аңлатып бирә алмады. Хәле бераз рәтләнә төшкәч, кече улы, Айраты, әнисен больницадан алырга килде. Саҗидәнең ай- ваена карамыйча, бу көенчә култык таякларына таянып бер үзең яши алмаячаксың, әни, дип үзләренә алып кайтты.

ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ
ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ

Полиция хезмәткәрләре сораштырып караса да, Саҗидә берничек тә ярдәм итеп, аңлатып бирә алмады. Хәле бераз рәтләнә төшкәч, кече улы, Айраты, әнисен больницадан алырга килде. Саҗидәнең ай- ваена карамыйча, бу көенчә култык таякларына таянып бер үзең яши алмаячаксың, әни, дип үзләренә алып кайтты. Килене, оныклары да бик игьтибарлы булсалар да, күңеле тизрәк үз куышына ашкынды. Улына берничә мәртәбә, мине коткаручы егетнең исеме Рамис иде. Сезнең энегез булмадымы икән, улым, дип сорап караса да, Айраты да, Мараты да, ии, әни, шәһәрдә әллә шул син караган Рамис кынадыр  дип уйлыйсыңмы, дип сүзне кирегә бордылар. Картайган көнеңдә пенсияң җитә, кирәк икән үзебез булышырбыз, тик башка эшләмисең диюләре Саҗидәнең башына таяк белән суккан кебек булды. "Акча өчен генә дип йөрми бит инде ул. Кеше арасында көнем уза", дип өзгәләнүен яшьләр аңламый шул. Ике улы да кайсыбызда теләсәң , шунда торырсың, дисәләр дә, аягындагы гипсын салдыруга, Саҗидә өйгә кайтаруларын үтенде. Олы яшьтәге кешенең сөяк буыннары сынса- кузгалса бик озак ялгана бит ул, Саҗидә дә бер ел дигәндә генә тәмам аякка баса алды. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, телефоны шалтырады. Бик күп еллар инде шалтыратып хәлен дә белмәгән, исәнлеген сорашмаган Марсель номеры чыккач, Саҗидә беравык аптырап калды.

-Әлүү, Марсель!

-Гафу итегез зинһар. Бу  мин, Эльвира идем әле.

-Эльвира?? Әйе, тыңлыйм,Эльвира.

-Саҗидә апа, исән- саулыгыгыз ничек? Әкертен генә яшәп ятасызмы?

-Аллага шөкер бүгенгесе көнемдә. Үзегез ни хәлләрдә? Барыгыз да исән- саулармы?

-Саҗидә апа, мин сезгә күңелсез хәбәр җиткерәм инде, зинһар ачуланмагыз.

-Әй, Аллам, ни булды, Ходаем?

-Марсель китте. Бүген иртәнге сәгатьтә. Таң беленгәндә. Соңгы минутларына кадәр телендә гел сез булдыгыз, Саҗидә апа. Төнлә чакырып борчымадым инде сезне. 

-Я, Аллам. Бер дә болай булыр дип уйламаган идем. Хәзер балаларга шалтыратып әйтим әле. Без килмичә зинһар озата күрмәгез.

-Марат белән Айратка Рамис шалтыратты. Алар җир казу, мулла чакыру эше белән иртәннән үк мәшгуль. Сезне Рамис кереп алыр. Мөмкин булса.

- Тизрәк килсен. Мин әзер. Мин куптән әзер.

Күз яшьләренә буылып Саҗидә елап җибәрде дә, телефонын сүндерде.

-Марсель, Марсель, хушлаша алмый калдык бит без синең белән. Ничек матур башлап җибәргән идек бит тормыш юлыбызны. Урау юлларга керә- керә булса да тагын очрашасыбыз калган икән әле.

Саҗидә стенкада пыяла артында сакланган  Рамисның онытылып калган шалтыравык уенчыгын кулына алды.

-Кичә генә кулыңа биләүдәге баланы кутәреп килеп кергән идең. Инде китеп тә бардыңмы? Мәңгелеккә? Ә мин бит сине оныттым инде дип уйлаган идем. Яратмыйм да дип йөргән идем. Онытмаганмын икән. Гомерем буе йөрәгемдә саклангансың икән бит. Яратуымны тел белән әйткәнем булмады бугай шул. Әллә кыенсындыммы, әллә оялдыммы? Яратканмын икән бит мин сине. Гомерем буе яратканмын. 

Ишектә кыңгырау чылтырады.

Гарипләнгән аягын бераз өстерәбрәк атлап ишекне барып ачуга, каршысында үзенең коткаручысы Рамисны күреп, ушын югалтты, кулындагы шалтыравык бәбәй уенчыгы зеңгелдәп идәнгә төште, ә эчендәге вак төймәләре төрле якка сибелде.

Рамис Саҗидәне кулларына күтәреп, залга алып кереп диванга яткырды. Саҗидә бераздан ушына кайтып, торып утырды.

-Рамис, балакаем! Күңелем сизде минем теге вакытта больницада. Син дип белдем мин. Син икәнен аңладым мин. 

Моннан күп еллар элек булган хәтирәләрне исенә төшереп, аңлатып биргәч, моңарчы берни аңламыйча янында утырган Рамис Саҗидәне кайнар кочагына алды.

-Димәк, сез Саҗидә апа гына түгел, сез минем коткаручы, икенче әнием дә! 

Гомерендә беренче мәртәбә Саҗидә улым, дип эндәште. 

****

Марсельне озатканнан соң Саҗидә белән Эльвира даими хәл белешеп, телефон аша аралашып тордылар. Рамис, юк вакытын бар итеп икенче әнисе - Саҗидә әнисенең хәлен белергә керештергәләп йөрде. Бала вакытында Рамисны туган итәргә теләмәгән Айрат белән Марат та әтиләрен ахирәт йортына озатканнан соң гел аралашып яши башладылар.

***

Агачлар бөре чыгарган бер иртәдә Саҗидә йокысыннан уянмады. Аны Марсель белән янәшә җирләделәр. Юллары урау булса да ахирәт йортлары бер булды.

ТӘМАМ.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас