Бакча әбие белән алар больницада таныштылар. Апрель ахырлары иде. Венера, күптәннән дача алырга кызыгып йөрсә дә, һаман ниндидер сәбәп табылып, хыялы арткы планга күчә торды. Менә ул елны да җыйнак кына участогы, сап- сары нарат такталардан эшләнгән сыерчык оясыннан бераз зуррак өе дә булган бер дача тапкан иде ул. Казан читендәге дары заводы янында шаулап үсеп утыручы баһадирдай зур наратлар ышыгына урнашкан дачалар тирәсе ландыш чәчкәләренә күмелгән. Хуҗабикә белән бәясен килешенеп, теркәү идарәсенә барасы көнне тәгаенләп, Венера шат күңел белән кайтырга чыкты. Як- ягыңа каранмый гына, туп- туры автобус тукталышына бар бит инде,я. Юк шул, хатын- кызның башы чәчәк күрсә иләс- миләсләнә бит ул. Венера да үлән арасыннан аңа күз кыскан чәчәкләрне өзде, иелгән саен берне ала торгач, тукталышка килеп җиткәндә, аның кулында шактый зур хуш исле ландышлар бәйләме иде. Фатирына кайткач та, кайсы бүлмәгә куйсам, купшырак күренер икән дип, уйланды, ахыр чиктә зал бүлмәсе кулайрак тоелды чәчәкләр өчен. Барлы- юклы өй мәшәкатьләрен бетергәч, телевищорын кабызып, диванына сузылып ятты. Гадәте шундый инде, ими баласы имезлексез йоклый алмаган кебек, ул да телевизор тавышына йоклап китәргә гадәтләнде. Таймеры булгач, телевизоры да аптырамый, хуҗабикәсе куйган вакытта үзе сүнә тагын. Тик бу юлы аның йокысы йокы булалмады. Төн уртасында күңеле болганып, башы авыртуга чыдый алмыйча уянып китте. Торып су эчеп килим дисә, идән такталары убылып киткәндәй булды һәм ул шапылдап идәнгә ауды. Шулай күпме яткандыр, бер Ходай гына белә, икенче кат аңына килгәндә, таң беленгән иде инде. Тагын торырга тырышып карады, булдыра алмады, кулы белән кармалап, диван янындагы кәнәфидә яткан телефонына үрелде. Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп җитте җитүен, тик Венерага мүкәйләп коридор ишегенә кадәр барып җитү авыр булды. Ничек итсә итте, ишекне дә ача алды әле.
Аның хәлен дежур табиб беренче карауга ук аңлап алды. Кар басымы ике йөздән дә артык, йөрәге әле генә чабыштан кайткан кешенеке кебек, күкрәк читлеген ертып чыгардай булып тибә.
-Өегездәге ландыш исенә чыдап була торган түгел. Моңа кадәр болай кан басымыгыз югары булганы бар идеме, дигән сорауга, Венера баш кына какты.
Кырык яшьтә нинди чир булырга мөмкин. Чирләмим мин, моңа кадәр дә авырганым булмады, дип бик әйтәсе килгәндә иде дә, хәле мөшкел булуы комачаулады.
-Яныгызда кеше бармы? Без укол кадап китсәк, иртән үз табибыгызны чакырыр идегез.
Венера, мин бер үзем яшим, янымда беркем дә юк, дип җавап кайтарды.
-Мондый очракта без сезне өйдә калдыра алмыйбыз. Хәзер неврология бүлегенә алып барабыз, - диде табиб.
Әнә шулай итеп, беркемгә дә баш имәс, бер серен кешегә сөйләмәс "железный" Венераны даңгыр- доңгыр килеп баручы носилкага салып палатага урнаштырдылар. Төн буена яныннан табиблар, шәфкать туташлары китмәле, әле система биреп, әле, сәдәф дару каптырып тирәсендә биеделәр. Иртәнге якта йокыга талган Венера чыштыр- чыштыр килгән ят тавышка күзен ачты. Таныш түгел әбиең, әйтерсең дә аның күзен ачуын гына көткән.
-И, балакаем, уяндыңмы. Куркыттың бит барыбызны да. Инсульт була дип врачлар чабышты синең яныңда. Төн буе ясин укып чыктым, исән генә булсын диеп сине.
Венера, телен көчкә әйләндереп, рәхмәт, дип пышылдады.
-Минем электр чәйнүгем хәзер кайнап чыга, бал белән чәй эчеп алсаң хәлең әйбәтләнер. Әбиеңә палатадагы башка авырулар әллә бар, әллә юк, ул чатан аякларын көчкә сөйрәп бер Венера янына килде, бер тумбочкасын актарып, аннан ниндидер тәм- томнар чыгарып тезде, үзе бертуктаусыз нидер сөйләнде. Венера, әби, җитте инде, әйдә тынычлан, дияргә теләсә дә, телен кысып түзде. Чынлап та бер ике йотым чәй капкач, Венерага җиңелрәк кебек тоелды.
-Мин кайсы больницада, әби? Исемегезне белмим, гафу итегез.
- Галия мин, кызым, Галия әбиең. Ә бу уналтынчы больнис. Монда бик әйбәт карыйлар. Без пенсионерлар дача башланыр алдыннан, шушында кереп бераз дәваланып чыгабыз. Аннары җәй буе, бала- чагаларның укулары башланганчы дачала яшибез.
Дача дигән сүзне ишетүгә, Венераның башына китереп суккандай булды. Аңа бит документларны тапшырып, дачасын рәсмиләштерергә кирәк, юкса сатучы ханым башка кешегә дә сатып җибәрергә күп сорамас.
-Дачаң бармы соң, кызым, диюгә, Венера, юк дип башын селкеде дә бер- ике сүз белән хәлне аңлатты.
-Аптырама, Венера, кызым. Минем янга килеп йөрерсең. Минем дачам Северныйда, йөрергә дә уңайлы, диде Галия әби Венерага чигенергә юл калдырмады.
Берничә көн Венерага табиблар зәтта бәдрәфкә барырга да рөхсәт бирмәделәр. Рәхмәт инде палатадагы әбиләргә, аны бала караган кебек карадылар.Барысы да җитмешнең теге янындагы әбиләр чынлап торып эшкә сусаган кулларына, Венераны юындыру, чәй кайнату, ашарына алып керүне үзләренә йөкләнгән рәхәт бер эш итеп кабул иттеләр. Хәле яхшыра барган саен, әбиләрнең дә " допрослары" күбәйде.
-Венера, шушы яшеңә кадәр нишләп бер дә кияугә чыкмадың соң? Болай гына яшәгән кешең булгандыр бит, - дип күңел кылларын тарткаладылар.- Кияүгә чыкмасаң да берәр ирдән бала табасың калган. Картайган көнеңдә үзеңә иптәш, караучың булыр иде.
Их, әбекәйләр, әйтер идем мин сезгә, хәтерегез калудан куркам шул. Үзегезнең караучыларыгыз, иптәшләрегез булганга күрә көне буе тәрәзәдән күзегезне алмыйсыз. Тик яныгызга килүчеләр генә бик сирәк. Килгәннәре дә я күршеләрегез, я элек бергә эшләгән хезмәттәшләрегез бит, дип бик әйтәсе килде Венераның, ләкин түзде, чөнки әбиләрнең яшьле күзләрендә сагыш, өмет болай да нык чагыла иде. Больницадан чыкканда Венера белән Галия әби аерылмас дуслар, алай гына да түгел, туганнар кебек булдылар. Палатадагы әбиләре белән кочаклашып,кул биреп саубуллашты Венера. Юл буе үзен дә тиздән шундый ялгыз картлык көткәнен
ул бик яхшы аңлады. Эшкә чыгуының беренче ял көнендә үк Бакча әбиенә дачага китте. Иске генә тактадан корылган өй ,аның янәшәсендә кызыл кирпеч белән тышланган бүрәнә мунча. Дача дигәне ял итәргә бер метр да урын калдырмыйча казып утыртылып беткән гап- гади яшелчә бакчасы булып чыкты.
Бакча буенча, көчкә аякларын өстерәп йөргән Галия әби, Венераның күз йөртүеннән, аңлап, бу дачага кырык ел инде. Воензаводта эшләгәндә алган идем бу дачаны. Элек бит төзим дисәң материалы булмады, әле мунча төзергә дә рөхсәт итмиләр иде, кая инде яхшы өйләр төзү! Хәзер бар нәрсә дә сатыла, тик картайдык, төзергә рәт бетте , дип үз башыннан узганнарны сөйләп китте. Апага уналты, миңа унөч яшь. Авылда ачлык. Ашарга черек бәрәңге дә табып булмый торган чак иде. Әткәй мәрхүм, илдә чыпчык үлми, дип, безне парахут белән Казанга озатты. Авылдашларның адресларын алган идек. Сораша-сораша аларны юллар таптык. Самалют завудына эшчеләр җыялар икән, уналты яшьтән алалар, диделәр. Икенче көнне иртүк шул завудка киттек, балам. Апаның туу турындагы таныклыгы белән мин бер көн эчендә уналты яшьлеккә әйләндем. Апаны документы булмаса да, элек бит авылдан җибәрмиләр иде, алдылар. Яше җиткәне күренеп тора иде бит. Шул завудта башта идән юдым, кар себердем, аннары тукыр итеп станокка күчерделәр. Буем үсмәде, әллә эштән, әллә нәселдән. Станокта яшнек өстенә басып эшләдем. Барыбер норманы бирә идем, кешеләрдән калышмадым. Сәламәтлегем генә бетте, аяклар тузды,кызым, аяклар.
Галия әбинең монологын Венера кызыксынып тыңлады. Шулай, авыл баласы, шәһәрдә яшәсә дә авыл баласы булып кала. Җир аның канына сенгән. Әнә үзе дә дача дип хисләнем йөрде, тик больницадан чыгуына теге участокны сатканнар булып чыкты. Ятар иде хәзер Венера да дачасында, арт санын кояшка ашатып.
-Галия әби, кунакка килдем дип, кул кушырып утырырга теләгем юк, давай эш бир миңа, сагындым җир эшенә.
-Бик рәхмәт, алайса парниктагы яшелчәләргә су сип инде. Чүмечләп һәрберсенең төбенә сибәргә кирәк.
Венера аптырап калды. Әллә әбинең су сиптергеч лейкасы юкмы? Күрде ләбаса,ул лейканы. Килгән көнне үк яңа законнар кертмим әле дип, Венера һәр төп яшелчәгә су сипте, аннары әбинең ягылган мунчасында икәуләшеп рәхәтләнеп яңа миллек белән чабына- чабына мунча керделәр.
-Кызым, минем тормыш турында беләсең киләсе икән, анысы миңа билгесез. Мин сиңа гыйбрәт булсын дип үз язмышымны ачып салырга булдым.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
Фото: odnaminyta.com