

Эльвира бик авырлык белән генә тернәкләнде. Ул химияләрне ала- ала, чәче- кашы коелып бетте, йөзендә бары күзләре генә утырып калды. Кояшка каратып бастырсаң, тиресе аша сөякләре генә түгел, эчке әгьзалары да үтә күренер иде, мөгаен. Аллаһе Тәгалә җан биргәнгә җүн бирермен дигәндер инде, сабые хакына гомере бетмәгән булдымы, өч ай дигәндә,Эльвирага өенә кайтырга рөхсәт бирделәр. Рамисын күрергә ашкынган йөрәге, кабыргаларын умырып чыгардай булып типте, хәлсез аяклары атлар- атламас кына шуышса да ул күңеле белән улы - Рамисы янында иде инде. Өч ай буена баласын күрергә зарыгып яткан ананың халәтен аңлыйсыздыр. Бер- ике тапкыр Марсельгә, баланы алып килмәссеңме икән, бик сагындым бит дип ялварса да, Марсель онкология бүлегенә баланы алып килергә җөрьат итмәде. Алай гына да түгел, өч ай буена Рамисының кем кулларында икәнен анык кына аңлатмады. Дөрес, Эльвира телефон аша улы белән сөйләшкән кыланды, хәле бераз яхшыруга кабат- кабат аның фотоларын карап юанды.
-Кайгырма, матурым! Рамисыбыз бик әйбәт апа кулында. Больницадан чыгуга туп- туры шунда барырбыз, син бер дә борчылма.- Марсельнең җылы кочагына сеңеп, аның колагына пышылдаган шушы сүзләрен ишетү рәхәт иде Эльвирага.
***
Гомер юлында төрлесен күргән Саҗидә, бусагасында аякларында чак басып торган көндәшен күргәч, йөрәге убылгандай булды. Иренең юбилей кичәсендә тын гына утырган сөяркә белән каршысында басып торучы көндәше җир белән күк арасындагы аерма кебек иде. Күңелендә аңа карата булган бар ачуы, хәтта рәнҗеше минут эчендә юкка чыкты. Күңелен әниләрчә кызгану хисе биләп алды. Үз баласы кебек итеп кочагына аласы, иңнәреннән кочып юатасы, иркәләп, тынычландырасы килеп китте Эльвираны. Тамак төбенә утырган авыр төерне көчкә йотып, керегез әйдә, узыгыз, дип кенә әйтә алды.
Эльвира сорау тулы күзләрен Марсельгә төбәде.
-Саҗидә, син ачуланма инде, мине, ни...безне, яме. Мин бит Рамисны сиңа китергәнемне Эльвирага әйтмәдем. Безнең...ни...синең адресны дә белми иде ул … Хәзер генә белде….Ачуланма инде…
...Менә шундый хәлләр…
Саҗидә, ничек кенә кыен булса да, үзен кулга алды.
-Узыгыз, үз! Рамис та уянды как рас. Әйдә, өсләрезне салыгыз, кулларыгызны юыгыз. Бергәләп чәй эчеп алырбыз, дип көндәшенә дәште.
-Эльвира, буласы булган инде. Үткәннәрне кайтарып алып булмый. Киләчәк турында уйларга кирәк. Әйдә, уз әле бирегә.
Саҗидә Эльвираны сак кына җилкәсеннән кочуга, Эльвира дерт итеп сискәнеп куйды.
-И бигрәк ябыккансың. Ничего, сөяге булса ите кунар, башка авырырга язмасын инде.
Ниһаять, Эльвира да телгә килде.
-Саҗидә... апа...Рәхмәт сезгә. Сез миңа рәнҗегәнсездер инде. Саҗидә апа, гафу итегез инде, балам хакына үтенеп сорыйм, кичерегез мине, безне кичерегез. Мин бик гаепле сезнең алда. Шулай килеп чыкты бит. Язмышларыбыздыр инде шулай язылгандыр. Сез минем әнием кебек шундый йомшак күңелле.
Эльвираның ирексездән күз яшьләре бите буйлап ага башлады.
-Ярар, ярар, елама гына. Бала курка күрмәсен. Әнисе елаганны сизсә бала да бик тиз көйсезләнә башлый ул.
Саҗидә үзенең күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, иелеп диван җәймәсен рәтләргә тотынды. Йокы бүлмәсеннән инде унынчы ае белән баручы Рамисның әүлдәгән тавышы ишетелде.
Эльвира, улын кочагына алып сөя башлауга, бала ятсынып елап җибәрде һәм кулларын арттарак басып торган Саҗидәгә таба сузып, мәм- мәм, мәәм, дип сузды. Тупылдап торган таза улын кулларында күтәреп торырлык та көче калмаган Эльвира баланы тизрәк Саҗидәгә сузды.
-Мине танымый. Ят итә. Нишлим инде хәзер?
-Бер дә кайгырма. Хәзер тамагына ашатып алырбыз. Ул хәзер аш та ашый, боткалар да ашый, шешәне йоклаганда гына имә. Әйдәгез, кухняга, табын янына. Марсель, мәле Рамисны. Әнисе каптырып ашаткач, ятсынуы да бетәр.
Чынлап та, бала белән ана йөрәге арасындагы сизелмәс- күренмәс җепләр тоташты, ахрысы, ярты сәгатьтән Рамис инде әнисенең пеләш башындагы яулыгын тартып төшереп, тупка чәбәкләгән кебек әнисенең башы белән уйный да башлады …
Өй эче тып- тын. Өч ай эчендә өй эче бала тавышына күмелеп, аның уенчыклары, киемнәре белән тулып торганда нинди күңелле булган икән, дип уйлады Саҗидә бер ялгызы калгач. - Рамисның анда- монда аунап яткан уенчыкларын җыештырып пакетка тутырды да, шул пакетны кочагына алып тагын уйга батты.
-Ходаем, берүк балаларын бергә тигезлектә үстерсеннәр. Безнең балалар бик бәхетле булдылар, әти- әни канаты астында үстеләр. Мескен Эльвира да бер бәхетсез инде. Унөч яшендә әнисе үлеп киткән икән, үзең ерак туганнары кагып- сугып үстергән, әтисенең кем икәнен дә белми. Ире белән кызын күмгән. И бу язмышлар, язмышлааар!
Йөрәгенә тынгы таба алмыйча, кибетләрне урап кайтыйм әле, Айратларга кереп хәлләрен белим, оныкларны сөеп күңелемне юатыйм дип, киенеп урамга чыгып китте.
Шулай итеп тормыш тәгәрмәче туктамыйча әкрен генә алга тәгәрәде, Саҗидә тагын эшенә чыкты. Әкренләп тормыш тагын үз җаена акты да акты. Ара- тирә Марсель шалтыраткалап хәлен белешкәләде, Рамисның йөри башлаганын, бер шалтыратуда инде өч яше тулуын, тагын шулай онытканда бер шалтыратуында Рамисның инде беренче класс укучысы булуын сөйләп шатлыгы белән бүлеште. Еллар арты еллар килә торды, айлар, арты Айдар уза торды. Бу хәлләргә дә ике дистә ел узып киткән инде.
Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате дигәндәй, тора- бара Саҗидә Марсельне, аның гаиләсен бөтенләй исеннән дә чыгарды.
***
Вакыты булганда оныклары белән мәш килеп, эшеннән кәнәгать булып, яшәп ятканда, әнә шундый юл һәлакәтенә юлыгып больницага эләккән Саҗидәнең тормыш юлы тулысы белән күз алдыннан узды.
Бераздан шәфкать туташы кереп анализлап тапшырырга банкалар таратып чыкты, Саҗидәнең аңына килүенә чын күңелдән сөенеп, матур итеп, апа сез безне куркыттыгыз бит. Башка алай озак йокламагыз, яме дип шаяртып та алды.
Табиблар рентген пленкасында баш җәрәхәте булуын, бот сөяге сынганлыгын аңлатып, аны бәрдерүче машинаны бик ныгытып исенә төшерергә тырышып карасалар да булмады шул. Һаман да үзе гаепле инде, йортлардагы тәрәзәләрне кузәтеп барганчы, юлда чабышкан машиналарга күз салган булса! Саҗидә шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, палатага егерме - егерме биш яшьләр чамасындагы таныш түгел кеше килеп керде. Вера белән Галия Саҗидәгә таба кул сузып, "Она очнулась. Всё, она будет жить" дип шаулашып кызыксынуларын тыя алмыйча, караватларына утырып, ни булыр икән дип, бер мәлгә тын калдылар. Күзләрен йомып бераз йокымсырап яткан Саҗидә, башын ишек ягына борып, палатага кергән таныш түгел кешегә төбәлде.
-Апа, здравствуйте. Я так переживал за Вас. Как Ваше самочувствие?
-Спасибо. Вроде нормально. Только голова сильно болит. Да вот нога.
-Не переживайте, апа. Всё пройдет. В этой больнице самые лучшие врачи. Они все сделают, чтобы Вы поскорее встали на ноги.
-Я вас почему- то не помню. Это вы мне скорую вызвали,да? Спасибо вам большое. У меня от боли память отшибло.
-Да, апа. Я обычно по утрам 10 км бегаю трусцой. В это утро почему- то побежал совсем в другую сторону. Бежал, бежал и смотрю, что то темное в сугробе виднеется. Остановился. Подошел. Смотрю, вроде нога торчит. Никого рядом нет. Да и пешеходов не было в это морозное утро. Руками снег отгреб, и сам испугался. Человек лежит. Без сознания. Пульс проверил. Пульс был. Ну и сразу скорую вызвал. Скорая и полиция очень быстро приехали.
-Спасибо вам. Спасибо. Большое спасибо.
-Да не за что апа. На моем месте каждый бы так поступил. Только я тоже, увы, не видел ту машину, что вас сбила.
-Я вас отблагодарю. Спасибо большое. У меня взрослые сыновья, они ещё не знают, наверное, что я здесь валяюсь. Я им скажу, они вас отблагодарят!
- Апа, перестаньте, что Вы! Я разве из- за благодарности пришел к вам. - Егет Саҗидәнең кулын үзенең учларына алды. - Я очень переживал за Вас. А сейчас увидел, что Вы пошли на поправку, я и успокоился. У вас на лице написано, что вы очень добрая, хорошая апайка. Ну я пойду, не буду Вам мешать. Выздоравливайте. Всем здоровья.
-Сынок, подожди. Ты хоть скажи, как тебя зовут. Вы же мой спаситель. Вы мне вторую жизнь подарили, а я даже имя не знаю. Так ведь не хорошо, не по Божески.
-Рамис меня звать, апа. Рамис. До свиданья, апа.
-Рамис? ...Рамис!... Раамиис!!!!- Саҗидә җәрәхәтле башын ике кулы белән учлап сикереп тормакчы булып калкынды.- Рамис!!! Рааамииис!!!
Тик тавышы гына бик әкрен чыкты. Коридор буйлап шат елмаеп атлаган Рамис аны чакырганны ишетмәде.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.