Литература
5 Мая 2022, 07:00

ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ

3 өлеш Марсель тыны бетеп, больницага килеп кергәндә, Эльвираны каталка белән операция бүлегенә алып китеп баралар иде инде.-Туктагыз! Зинһар бер генә минутка туктап торыгыз! - Коридор башыннан үзенә таба йөгерә- атлый ашыгучы Марсельне күрүгә Эльвира каталканы алып баручы шәфкать туташларына ялварды.

ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ
ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ

Марсель тыны бетеп, больницага килеп кергәндә, Эльвираны каталка белән операция бүлегенә алып китеп баралар иде инде.

-Туктагыз! Зинһар бер генә минутка туктап торыгыз! - Коридор башыннан үзенә таба йөгерә- атлый ашыгучы Марсельне күрүгә Эльвира каталканы алып баручы шәфкать туташларына ялварды.

-Балам! Улым, Рамисым кайда? Марсель! … Минем белән ни генә булса да баламны ташлама!.. Зинһар, кичер мине… Сине дә, үземне дә бәхетле итә алмадым… Марсель...Син...мин…бәхил бул… әгәр… мин...

Эльвира күз яшьләрен тыя алмыйча кулы белән битен каплады.

-Ни сөйлисең, матурым! Тереләсең! Һичшиксез тереләсең. Врачлар сине аякка бастырачак, менә күрерсең. Ә улыбыз өчен бер дә кайгырма. Ул ышанычлы кулларда. Эльвира, мин аны… мин… Эльвирааааа!

Тавышсыз гына лифт килеп туктауга, каталканы алып кереп тә киттеләр, ул операция барачак катка, югарыга шуышты, ә Марсель ике кулы белән, лифтны, юк, вакытны туктатырга теләгәндәй, ике куллап диварга ябышып, тынып калды. Тын коридор буйлап, бер мизгел эчендә авырайган аякларын көчкә сөйрәп, авырулар янына килүчеләр өчен махсус куелган диван читенә барып чүмәште. Эчтән генә бар белгән догаларын укып, коридор буйлап ара- тирә узучы коры сөяккә калып, көч- хәл белән атлаучы авыруларга күз салды. 

-Ходаем, исән генә була күрсен. Их, нишләп ялгыштым соң мин? Миңа нинди гаепләрем өчен бу җәзаң? Әгәр Эльвира үлсә? Ой, тьфу, тьфу. Ни сөйләп утырам.- Марсель үз авызына үзе куллары белән сугып алды.- Аллам сакласын. Аллам сакласын. Уф, ни уйларга да белеп булмый.

Марсель утырган урыныннан торып посттагы шәфкать туташы янына килде.

-Девушка, а сколько будет идти операция?

-Я не знаю. Смотря состояние больного. Вы не беспокойтесь. Надеяться надо на лучшее. Врачи опытные, хорошие. Все будет хорошо.

Марсель бераз тынычланып киткәндәй булды. Эльвира яткан палатага кереп, юарга дигән киемнәрен җыеп пакетка тутырды, тумбочкасын тәртипкә салды да, аптырап як- ягына каранды.

Палатада ятучы яшь кенә хатыннар барысы да шәм кебек сызганнар, күзләрендә нур, ап- ак сулган йөзләрендә елмаю, киләчәккә омет- ышаныч бетеп бара. Марсель өшеп киткәндәй булып, тагын коридордагы диванга чыгып утырды. Кулына телефонын алып, әйләндергәләде. Саҗидәнең телефон номерын җыя башлады. Әмма бу уеннан үзе үк куркып калды. Телефон фотоархивыннан Саҗидә белән бергәләп төшкән фотоны ачып, уйга калды.

-Әгәр кире уйлаган булсаң?! Хәзер үк алып кит малаеңны,дисәң?! Саҗидә, гафу ит, кадерлем, гафу ит.  Мин сиңа шалтыратмаганга ачулана күрмә. Улымны яратканга, аның өчен артык борчылганга шалтыратмыйм. Беләм бит мин сине. Син тыштан караганда гына бераз төксе кебек. Йөрәгең йомшак синең. Беләм бит инде, минем өчен борчылганыңны да. Дурак инде мин, чистый дурак. Мин сине әле дә яратам бит, Саҗидә, әйтергә генә оялам. Нишләп без яратам дигән сүзне яшь чакта гына әйтәбез микән, ә? Югыйсә, бер- беребезгә яратам дип ешрак әйткән булсак, бергә яшь чактагы кебек урамнар әйләнгән булсак, читләргә , мужыт, күз дә салмаган булыр идем. Эх,Саҗидә,Саҗидә! Китәм дигәч, умырып җилкәмнән тотасың калган да, чатлатып яңагыма берне сылыйсың калган. Айнып киткән булыр идем. Ә мин син түзгән саен аздым. Эх, ялгыштыыым, балалардан оят, валлаһи. Ул чакны ни башым белән уйлаганмындыр. Даа, безгә ир- атка каеш дилбегә кигерергә кирәк, азып китмәс өчен. Ә Эльвираның ни гаебе бар инде? Мескен хатын бит инде ул да. Соң, ул бит тоже минем муенга килеп асылынмады,Саҗидә. Их, шул чакта ник туктатмадың икән? Юк,Саҗидә, син гаепле түгел инде, сине гаепләвем түгел. Просто сиздең бит син минем читкә йөргәнне. Йөрәгең белән тойдың бит. Ә тышка чыгармадың. Бары тик карашың күңелсезләнде, йөзеңнән елмаюың качты. Ә мин аның саен котырдым. Имеш, миңа тиңнәр юк. Мачо! Эльвира безнең цехка эшкә урнашуга, әллә ничек үзгәреп киттем мин. Ашханәдә төшке ашка чират торганда бер ике мәртәбә бер өстәл артына утырып ашарга туры килде. Аның  йөзендә ярылып ята иде бәхетсезлеге, ялгызлыгы. Бер тапкыр автобуста бергә кайттык. Нишләптер аның тукталышында төшеп калдым, шул якта торам дип ялганладым. Тагын берничә мәртәбә махсус тукталышта көтеп тордым. Иртән синең кайнар кочагыңнан чыгып китеп, ул яши торган йорт янына барып, иртән эшкә бергә барулар да булды. Булды инде, Саҗидә, бар да булды. Гаиләсен югалтуы ачысын сөйләгәч, ире һәм кызы бергә күмелгән каберне зыярат кылырга бергәләп бардык һәм менә шул инде. Саҗидә, син үпкәләмә миңа, без синең белән чирек гасыр бер караватта йоклап, ике малай үстереп, аларны өйләндереп, тормышның әчесен- төчесен бергә татып яшәгәч, искә алырлык хатирәләр дә күп шул. Син бер дә исемнән чыкмыйсың,Саҗидә. Кайвакытта, Эльвирага Саҗидә дип эндәшеп җибәрәм дә, ул үпкәли. Менә хәзер ни көтә безнең барыбызны да. Мин инде, чурт с ним дигәндәй, бала бар бит, балааа! Аны үстереп аякка батырасы, укытасы, башлы- күзле итәсе.  Картаеп тапкан бала бигрәк кадерле икән ул, Саҗидә. Марат белән Айратның бала чаклары гел истән чыккан инде хәзер. Ә Рамис! Әй, аның исенә хәтле тәмлелеге! Эштән кайтып керәм, малай мине генә көткәндәй, әй сөйләшеп җибәрә инде! Ул кулга алып очырта башлыйсың, тотына инде чыркылдап көләргә! Бар арганнар онытыла, мин сиңа әйтим. Шулай, Саҗидәкәем, бала тәме еллар узгач килә икән. Син үпкәли күрмә бу Марат белән Айратны, оныкларны бөтенләй оныткан икән дип. Һии, онытаммы соң?! Барсы да хәтердә. Барысын да яратам. Тик балалар безгә килми шул. Сирәк күрешәбез. Рамиста инде бөтен шатлыгым да, юанычым да хәзер. Саҗидә, син кайгырма, Рамис миравай җегет, җылап интектерми. Ашарына булса, уйнатучы булса бер дә аптырамый. Ашый да йоклый. Менә Эльвира гына ничек булыр инде. Ул- бу булса … Уф, тагын башыма җүнсез уйлар керде. Аллам сакласын. Аллам сакласын. Марсель сак кына телефонын сүндереп тагын постка китте.

-Вы не сможете узнать, как там операция идет. Уже больше двух часов прошло ведь .

-Не беспокойтесь. У нее ситуация сложная. Когда операция закончится, нам сообщат. И я вам обязательно скажу. 

Эльвираның операциясе дүрт сәгатьтән артык барды. Аннары реанимациядә төн чыгу. Операция ясаган табиб,"Организмы көчле булса җиңә алыр бу чирне. Без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек. Метастаза таралган урыннарны кисеп алдык. Хәзер бар да Ходайдан тора, дип, Марсельнең күңелендәге сүнә барган өмет чаткысын янәдән кабызды. Ул төнне Марсель коридор диванында утырып чыкты. Бәлкем Саҗидә үзе шалтыратыр әле, дигән өмете тормышка ашмады. 

Иртән Эльвираны реанимациядән палатасына үз урынына күчерделәр. Шәфкать туташының, мы поехали за вашей женой дигәнен ишетүгә, постта торган солдат кебек, янә лифт янына барып басты. Атна буена онкология больницасыннан чыкмыйча, тәүлек әйләнәсе хатынын кайгырткан иргә авырулар гына түгел, шәфкать туташлары, табиблар да сокланмый булдыра алмадылар. Булса да булыр икән шундый ир! Юк, минеке мәңге болай карамаячак! И, бәхетле хатын инде бу Эльвира, дип пышылдашкан палатадашлары бу икәүнең йөрәгендә нинди утлы күмерләр янганны, һәр күзәнәкләренең кура җиләк энәсе кадалган кебек  әрнеп сызлауын белсәләр иде икән! Атна дигәндә, Эльвира инде үз аякларына басып йөри башлады. Анализлары да өметле дигәч, Марсель бала янына кайтырга җыенды.

***

Атна арасында хәл белергә кергән улы Марат белән килене Алина, Саҗидә кулында сабый бала күреп аптырап калдылар.

-Әни, бу кееем? Каян алдың син моны?  Әллә нянка булып эшли башладыңмы?

-Улым, килен. Утырыгыз әле. Сүзне ишек төбеннән башламыйлар. Я, үзегез ни хәлләрдә? Оныклар үсәме? Авырмыйлармы? 

Рамис кулга алгач, сикертүне таләп итеп, тынгысызлана башлады.

-Әни, әйтегез инде. Кем соң бу? Бигрәк матур үзе. Марат, кара әле, ияк очы синеке кебек, әйеме? Кызык. Күзләре дә синеке кебек, зәңгәр.

Килен, сәерсенеп, бер Маратка, бер кайнанасына карады.

-Ә син кем дип уйлыйсың?- Саҗидә ирен чите белән генә сизелер- сизелмәс елмаеп куйды.

-Марааат? Маратныкы что ли????- Килен утырган урыныннан сикереп торды. Әллә куркудан, әллә үз сүзенең дөрес чыгуыннан, агарынып китте.

-Марат, ә син моны кем дип уйлыйсың?

-Белмим. -Марат та баланы үзенә ошатып сәерсенгән иде. Ачуы чыгып, миңа по фигу, кто это, дип усал итеп җавап кайтарды.

-Бу- Рамис. Синең энең. Братишкаң. Синең энең Айрат кына түгел инде. 

-Откуда он вззялсся? И вообщщще чтто этто зза роззыгрышш?

Бик дулкынланганда  Марат шулай бераз тотлыгып сөйләшә иде.

-Әтиең алып килде. Теге … хатыны онкологиядә ята икән, операция ди. Шуны саклый. Балаларын куярга кешеләре юк.  Мине попросить итте. Отказать итә алмадым инде. Бала бит.

-Мааамааа! Ты с ума сошшла что ли. Он тебя пппредал! Пппонимаешь, пппре- дааал! 

-Марат! Җитте! Тормышта төрле хәлләр була. Әтиең белән безнең арада булган хәлләр ул безгә кагыла. Әйе, әтиегез дөрес эшләмәде. Әмма бу сабыйның ни гөнаһысы бар кешеләр алдында. Сез дә, мин дә, гомумән, беребез дә белмибез бит безне алда ни көтәчәген. Бер елдан, ун елдан, юк, бер сәгатьтән, хәтта биш минуттан соң ни булачагын бер Аллаһ белә. 

-Ой, әни, мин так не смогла бы. Чужого ребенка, тем более своей соперницы! Ни за что!!!

-Алина, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Беркайчан да ни за что дип әйтмә. Просто не зарекайся. Мин дә болай килеп чыгар дип уйламаган идем.

-Кайчан килеп ала инде молодой папаша моны?- Марат Рамиска бармагы белән төртеп күрсәтте.

-Марат! Ул синең энең, Рамис. Кайчан әнисе аякка басып өенә кайта, шул чакта алып китәчәк.

-Ә ул хатын үлсә?

-Тәүбә, диген. Үлмәс. Баласы хакына терелер, мин ышанам. Ә мин баланы карашырга ярдәм итәрмен. 

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас