Гомер иткән ирнең хыянәтен аңлау, белмим, нинди хатынга гына хас икән?! Саҗидә дә ире чыгып киткән көннән үз эченә бикләнде, хәтта гомер буе сердәш дип санаган дусларыннан да читләште. Йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, артыннан сөйлиләр, бармак төртеп күрсәтәләрдер кебек тоелды аңа. Бигрәк тә уллары- киленнәре алдында кыен иде Саҗидәгә. Гомер булгач табак- савыт шалтырамый тормый, килене яисә улы үзара ачуланышып, Саҗидәгә зарын сөйли башласа да ни дип киңәш бирергә белмәде. Улын якласа, килене, син үзеңнең иреңне дә яклый- саклый белмәгәнсең дияр кебек тоелды. Киленен якласа, улы үпкәләр дип уйлап, аптырады. Моңа хәтле эштән кайткач буш вакытын бәйләм бәйләп уздырырга яраткан Саҗидә, бәйләмнәрен төенчеккә төйнәп балконга ук чыгарып куйды. Шулай итеп үз- үзенә урын таба алмыйча, бер Марсельне, икенче караганда үзен эт итеп сүгеп ел да узып китте. Йөрәктәге җәрәхәтләр инде төзәлде генә дигәндә, Марсель сабый бала күтәреп кайтып кермәсенме! Саҗидә ачкан ишеген генә түгел, ачкан авызын дә ябарга онытып, ишек төбендә телсез калды.
-Керергә ярыйдыр бит? Исәнме?... Саҗидә?
-Кеееер. Нишләп йөрисең әле син монда? Бер ел узгач әллә онытылып калган берәр нәрсәңне эзләп килдеңме?
-Саҗидә! Баланы ал әле. Кулым талды. Чишенергә ярыймы?
-Әстәгекәем! Бу кем соң? Нинди бала. Уф, бигрәк нык төреп бетерелгән.
-Безнең... Ни… Минем … балам. .. Улым...Рамис ул. Алты айлык инде.
- Бәрәч, аны нигә монда кутәреп килдең? Сабый баланың момент тамагы ача. Хәзер елый башлар.
-Саҗидә! Тыңлале мине. Миңа синең ярдәм кирәк. Зинһар дим, синнән башка беркемем дә юк бит минем.
-Һай ничек матур сайрыйсың, Марсель! Ничек инде беркемең дә булмасын. Моннан нәкь бер ел элек син бит миңа кирәгең юк дип бар халык алдында битемә төкергәндәй, китеп бардың.
-Ярар, инде, Саҗидә. Былтыргыны искә төшерергә утырмыйк. Мин бүген, хәзер синең ярдәмеңә мохтаҗ.
Саҗидә кысып төрелгән сабыйны саклык белән генә диванга аркылы салып, одеялын чишеп җибәрде. Бала кысылып ятып, оеган кул аякларын сузып җибәрде, арт ягыннан шарт итеп һавасын да чыгарды, тешсез авызыннан белән нәрсә карап шаккаттыгыз, дигәндәй, елмаеп, үзенчә сөйләп тә җибәрде.
-Тач үзең икән малаең. Бәхетле булсын инде.
-Һе, минем олы улларым да тач мин инде, әллә оныттыңмы? Саҗидә! … Ник килдең дип сорамыйсың.
-Ник килдең соң, әйт.
-Минем хатын, әй, түгел инде, Рамисның әнисендә яман шеш таптылар. Ул онкологиядә больницада. Баланы ничек карарга дә белмим икән бит мин. Аннары эшкә дә бармыйча ярамый бит.
Саҗидә үзе Марсель чыгып киткәч тә аерылышырга судка язып бирмәкче иде. Бераздан миңа нигә кирәк инде паспортымны пычратып, печать куйдырып йөрергә, кияүгә чыгарга җыенмыйм, дип, бу уеннан кире кайтты. Марсель дә бу хакта баш ватып тормаган ахрысы, сөяркәсе белән язылышмый гына яшәп, малай алып кайтып куйганнар. Хәер, хәзерге хатыннарның башы акча ягына тиз эшли бит. Марсельнең алимент түлисе юк, өстәвенә "мать-одиночкага" дәүләт үзе акча бирә. Шуңа Марсельнең аерылышуын таләп итмәгән инде теге хатын, дип уйлап куйды Саҗидә.
-Ә мин сиңа ничек ярдәм итә алам соң! Что- то тел төбеңне аңламыйм әле мин.
-Саҗидә, Рамисны мин сиңа алып килдем. Син бит частникта эшлисең. Эшеңне ташларсың. Мин сиңа акча түләп торырмын.
-Марсель, син акылыңдамы? Мин дә унсигездә түгел бит хәзер! Оныклар үсеп килә, ә мин синең сөяркәңнең баласын карап утырыйммы? Юк! Юууук!
-Саҗидә, нишлим соң? Приютка илтеп биримме инде улымны?
Приютка дигән сүзне ишетүгә Саҗидәнең күз аллары караңгыланып китте, үзенең приютта узган бала чагы күз алдына килеп, күзләре яшьләнде.
Ул баланы кулына алып, диванга утырды да, аптырап Марсельгә төбәлде.
-Мин...риза...Марсель...бала хакына ...риза…
Күз яшьләрен яшерергә тырышып, баланы кулына алган килеш тәрәзә янына килеп басты.
-Шулаймы,Рамис. Без риза бит, әйеме.
-Рәхмәт, Саҗидә. Мин белдем, мин белә идем, синең йөрәгеңдә тагын бер балама урын табыласын. Рәхмәт, Саҗидә.
-Ярар, төчеләнеп торма әле. Кая, чыгар баланың киемнәрен, шешәсен, ашамлыгын.
Марсель йөгереп кенә арка рюкзагын залга алып чыгып әле генә бала яткан одеал өстенә ташлады.
-Тозсыз син Марсель! Урамда йөргән рюкзакны кем инде бала әйберләре өстенә куя. Әнекәем, киемнәре үтүкләнмәгән, юылмаган дә бит моның! Син соң әллә баланы да юындырмадыңмы?
- Гафу ит, җитешеп булмый һич тә. Эштә чагында няня ялланан идем. Ул баланы бөтенләй карамаган, аннары отгуллар алып үзем утырдым, әле әнисе янына больницага чабам, әле бала белән. Хәзер генә аңладым, әни булу, вообще хатын роле бик авыр икән ул. Син ничек түздең икән, ә?
Марсель Саҗидәгә сиздермәскә тырышып, вакыт-вакыт стена сәгатенә күз төшерде. Сизмиме соң инде хатын- кыз ир кешенең ниятен.
-Нәрсә, любовницаң янына барырга ашыгасыңмы?
-Ачуланма инде, пажалысты, передача вакыты беткәнче барып җитәсе иде. Аның да бит синнән башка беркеме дә юк. Вообще беркеме. Ире белән кызы суга батып үлгәннәр. Хәтерлисеңме "Булгария" теплоходын? Баланы да авыр кайгысын онытып булмасмы дип тапкан иде дә, менә бит ничек килеп чыкты. Саҗидә, мин китим инде, ярыймы?
Марсель, улы белән Саҗидәгә туры карамаска тырышып, тиз генә ишекне ябып чыгып та китте.
Саҗидә кулындагы балага карап, только еламыйбыз, килештекме, дип, елмайды да, кухня ягына манный боткасы пешерергә чыгып китте. Рамис, ашарга талымсыз илеме, әллә ачыгуы нык булганмы, сөттә пешкән манный боткасын ашарга авызын карга баласыдай олы итеп ачып кына торды. Ашап алгач, Саҗидә баланы йокларга кая салыйм икән дип беравык аптырап торды да, моннан бер ел элек ире Марсель белән йоклый торган киң караватка кертеп салды.
-Әтиең урынына син кайттың Рамис! Урының пока минем янда булыр, яме. Килештекме?!
Бу яңалыкны олы улларына, киленнәренә ничек хәбәр итәргә дә белмәгән Саҗидә, бала йоклап киткәч, уйга калды.
Мараты да, Айраты да әтиләренең икенче хатынга чыгып китүенә бик борчылсалар да, аның белән араларын бозмадылар. Дөрес яңа гаиләсенә барып йөрмәделәр, бары әтиләре белән даими элемтәдә тордылар. Әниләренең эчтән януын, ябыгып китүен күрсәләр дә, сиздермәскә тырыштылар.
Больницадан соң Марсель тагын кереп чыгар әле дип уйлап ялгышты Саҗидә. Баланы ничә көнгә калдыруын да сорарга өлгермәдем, иртәгә иртүк эшкә барышлый керер,дип уйлавы да чынга ашмады. Шул китүдән Марсель атна буена күзгә- башка күренмәде. Саҗидә икенче көнне бала күтәреп эшкә килеп кергәч, барысы да "аһ" итте. Кемнеке, каян, кайчан, нишләп, күпмегә дигән сорауларга Саҗидә бер генә сүз белән җавап бирде.
-Иремнеке. Ызначит, минеке. Все. Башка сораштырмагыз, дип, җитәкчесенә чираттагы ял бирү турында гариза язып ялт итеп чыгып та китте.
ДӘВАМЫ БАР.
+28 °С
Облачно




