Литература
4 Мая 2022, 07:50

ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ

1 ӨЛЕШ Саҗидә бүген эшкә иртәрәк барырга уйлады. Ел ахыры якынлаша, бар кәгазьләрне тәртипкә китерәсе, складны да  рәткә салырга вакыт. Гел иртәгә, иртәгә ди торгач, ел да узып бара. Кичтән бераз кар явып киткәч, аяк астындагы шыр ялангач бозлавык күзгә күренми, гуңа, сак кына атлап, Саҗидә үзе эшли торган предприятие ягына таба атлады.

ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ
ЮЛЛАРЫБЫЗ БУЛДЫ БИК УРАУ

Саҗидә бүген эшкә иртәрәк барырга уйлады. Ел ахыры якынлаша, бар кәгазьләрне тәртипкә китерәсе, складны да  рәткә салырга вакыт. Гел иртәгә, иртәгә ди торгач, ел да узып бара. Кичтән бераз кар явып киткәч, аяк астындагы шыр ялангач бозлавык күзгә күренми, гуңа, сак кына атлап, Саҗидә үзе эшли торган предприятие ягына таба атлады. Гадәттә эшенә ул җәяү генә йөри, өч- дүрт тукталышны иркенләп, тротуар читендә урнашкан өйләрнең тәрәзәләрен күзәтә- күзәтә узарга ярата. Кызык таба инде шушы үзенең кызыксынучанлыгыннан, астагы катларда яшәучеләрнең күпчелеге уч төбендә кебек, әнә кайберсе трусик- майкадан гына кухня булмәсендә плитә янында мәш килә, теге подьезддагы хатынның бәләкәй баласы тагын бик иртә уянган ахрысы, зал булмәсендә уты балкый, әнә бу тәрәзәдә баш яулыгын авылча озынчалап бәйләгән әби урамга текәлгән. Көн саен бер сукмактан йөргәч тәрәзә артындагы һәркем Саҗидәгә бик таныш кебек тоела. Һәрберсенең иртән ничәдә торып эшкә я укырга ашыкканын да ул яхшы белә кебек. Тәрәзә пыяласына маңгаен терәгән әбигә көндәгечә кул болгап, үз эченә елмаеп куйды. Эх, әнием исән булып, шушында яшәгән булса, ул да мине шулай кул болгап, озатып калыр иде, кичен тәрәзәдән күзен алмый каршы алыр иде. Саҗидә, телефонын ачып, вакытка күз салды. Син атлап кына барсаң да, вакыт тиз йөгерә шул,эшкә соңга калмаска дип, ул да  адымын кызулатты…. 

Нәрсә булганын аңлаганда ул инде больница койкасында ята иде. Яңа ел алдыннан авырулар да больницага ятарга тырышмыйлар, ахрысы, алты кешелек палатада нибары өч кеше булып чыкты. Саҗидә, бер сүз дәшмичә, тирә- ягына күз салды, әмма кая барып эләккәнен аңлый алмады. Аның караваты шыгырдаганга палатадашлары  да урыннарыннан кузгалдылар. Берсе, янына ук килеп, ну что красавица, очухалась? Ну ты и погуляла, дип шаяртырга маташты. - давай знакомиться: меня Вера зовут, а вот её Галя, Галия по вашему звать.

-Сазида. - Кычкырып әйткән кебек тоелса да тавышы бик әкрен, көчкә ишетелерлек кенә чыкты. - Я не поняла, где это я? Куда попала?

-Пить меньше надо. Не помнишь что ли ничего, дип шаяртырга маташты Вера. Ул арада култык таякларын шак- шок китереп яннарына Галия дә килеп җитте.- Вера, хватит шутить. Ни к месту твои шутки, ей Богу . Она же еле в себя пришла. По моему и ничего не помнит.

-Кызлар, мин чынлап берни хәтерләмим.

- Иртәнге якта сине юл читеннән табып алганнар. Машина бәреп киткән. Тик беркем дә күрмәгән. Бик иртә йөрисең икән шул. Кеше- кара да күрмәгән, короче, свидетельләр юк диделәр. Монда милиция, әй, чурт побери, полиция дә килеп китте инде синең янга. Син айный алмагач, китеп барды. Мужыт, тагын килер әле.

-Сазида, скажи, ты серьезно ничего не помнишь? Меня тоже вот один идиот сбил. Прямо во дворе ведь, понимаешь. Гоняют, блин, словно на трассе. Из дома уж выходить страшно теперь. Ну у меня свидетели есть. Заставлю я этого лихача рассчитаться со мной по полной. Короче, дорогая, все мы участники ДТП и всяких несчастных случаев здесь собрались новый год встречать.

-Юк, юк, мин монда ята алмыйм. Ай азагы, ел ахыры, отчёт вакыты. Кая ди ул больницада яту! Мин бүген үк чыгаруларын сорыйм. - Саҗидәнең дулкынланудан марляга төрелгән башы чатнап авыртырга тотынды.  Аякларын караваттан асылындырырга тырышуы да файдасыз булып чыкты. Гипска катырылган аяк сантиметрга да кузгалырга теләмәде.

-Тик кенә ятуыңны бел, Саҗидә. Эшең качмас. Үз хәлеңне үзең дә белмисең бит әле син. Врачлар килер, карарлар, нишләргә кирәген аңлатырлар. Теге танышың да килеп җитәр әле тиздән.

Саҗидә тагын аптырап Галиягә таба башын борды.

-Нинди танышым? Кем ул? Мин чынлап та берни дә хәтерләмим.

-Соң, сиңа скорый чакырткан кеше инде. Ул сине тапкан бит юл читеннән. Юкса иртәнге якта кар себерүче машиналар күмеп тә киткән булырлар иде үзеңне. 

-Эй, хватит вам болтать на своём. Мне же тоже интересно о чем секретничаете.

-Вера, надо наш татарский учить, рас в Татарстане живешь, так что не обижайся. Я из деревни, сапсим плохо говорю. Хорошо, Саҗидә татарка. Хоть говорить с ней буду.

Вера авызын турсайтып, караватына барып ятты.

-Алар җырын җырлап утырырмын менә, әйе. Тыңламасын, аңламаса.- Галия тавышын әкренәйтеп, Саҗидәгә яңа танышы турында сөйли башлады.- Сине ул больницага хәтле озата ук килгән. Шул ук кичке тагын кереп чыкты. Кичә дә килде. Тумбочкаңдагы күчтәнәчләр, бу чәчәкләрең дә аның бүләге. Мужыт, электән белгән- курешкән танышыңдыр.- Саҗидә юк, дип башын чайкады.

     Училищены тәмамлауга юллама буенча эшкә урнашты, беренче мәхәббәтен дә шунда, эш урынында очратты. КИПиА буенча слесарь  булып эшләүче Марсель аңа башта бер дә ошамады. Төскә- биткә сөйкемле генә егетнең бер күзе ясалма күз иде. Югыйсә, тормышта бәхетсезлек очраклары адым саен, кем белән ни булмас. Марсельнең дә үсмер чагында мопедтан егылып күзенә чыбык кадалган. Нәтиҗәдә, табиблар күзне саклап кала алмаганнар, аның урынына пыяланы урнаштырганнар. Дулкынланып торган саргылт чәчле, зәңгәр күзле егетнең зәгыйфьлегеннән бераз кыенсынса да, егетнең кулы алтын икәнлеген Саҗидә бик яхшы аңлап алды. Тиздән Саҗидә яши торган тулай торак бүлмәсе кулдан ясалган цветомузыка, төрле чеканкалар, агачтан уеп эшләнгән картиналар белән бизәлде. Шуның өстенә егеткә музыка җене дә кагылган иде. Татарстанга Пермь өлкәсенең Березники каласыннан килеп урнашкан Марсельны күп кызлар үз ятагын бүлешергә кыстасалар да, егет нык торды, бирешмәде. Эчми- тартмый торган бу егеткә тиздән Саҗидә үзе дә гашыйк булганын сизми дә калды. Туй мәҗлесен Марсельнең туганнары фатирында уздырдылар. Дөресен әйткәндә, бу Марсельның туганнарыннан гына торган мәҗлес булды. 

Ничек ятимнәр йортына килеп эләккәнен Саҗидә һич исенә төшерә алмады. Күңеленең иң тирән төпкелендә үземе, әллә икенче бер бәләкәй кызчыкмы кыш көне башыннан ук мамык шәлгә  аркасына чыгарып бәйләп төрелгән кебек  күз алдына килә килүен. Бәсләнгән шәл мамыгы астыннан күзләре генә елтырап күренеп киткән кебек тә тоела. Тик кайда ул, авылдамы әллә шәһәрдәме, һич исенә төшми. Балалар йортында тасма белән үрелгән кыска гына ике толым чәчен малайларча машинка белән кыркып алгач бик нык куркып елаганы хәтерендә. Кем аны алып килгән, я китереп тапшырган, гомере буена Саҗидә андый мәгьлүматьне таба алмады. Әле палатадаш Галия ниндидер ир- ат килүен әйткәч, йөрәгендә, бәлкем туганым табылгандыр дигән өмет уты кабынды.

Тыныч кына матур гына итеп Марсель белән яшәп китүләренә бер ел дигәндә дөньяга беренче уллары Марат аваз салды. Саҗидәгә караганда да әтисе ныграк яратты улын. Әллә ата- ана назы күреп үсмәгәнгә, Саҗидә баласына бер генә тапкыр да улым, балам дип эндәшмәде, баланы какмады- сукмады, алдына алып артык иркәләмәде, сөймәде. Күрәсең, ана ролен ул шулай кабул иткән иде. Аның каравы улы да кечкенәдән үк әтисе кебек төрле тимер- томыр, электр приборлары белән мәш килде, әтисе белән чаңгыда йөрде, музыка белән җенләнде. Кыз була дип көткән икенчесе дә малай булып чыкты. Сизелми дә яшьлек еллары узып китте, балалар да инде, үз ояларын корып яши башлагач, Марсельнең " вторая молодость" чоры башланып китте. Илле яшьлек юбилеен уздырган кичәдән ул сөяркәсе янына кайтты. Моңарчы берничә ел буена иренең чит хатын янына йөргәнен балаларыннан, киленнәреннән , дусларыннан яшерергә тырышса да, кичәгә кунак буларак чакырылган таныш түгел хатынны күрүгә Саҗидә барысын да аңлады. Ничек итсә итте, әмма кичәне ямьсезләп тавыш чыгармады, тешләрен кысып, иреннәрен чәйнәп булса да елмайды, йөрәгендәге утлы күмерне сүндерергә тырышып, бокал- бокал минераль су эчте. Тормыш ничек тә дәвам итә икән. Кеше алдында күз яшьләрен тыеп тора алса да, таксига кереп утыруга аларга ирек бирде. Өй эче дә аны үле тынлык белән каршы алды. Әйтерсең лә бу йорттан бүген генә мәет чыгып киткән, өйнең коты да, рухы да чыгып качкан. Саҗидә бик озак тыела алмый елады да елады. Арып, тәмам үксүенә буылып, киемнәрен дә салмыйча шул көенә йокыга талды.

Төшендә ул теге бәләкәй кызчыкны күрде. Сап- салкын өй эчендә кызчык белән кечкенә кәҗә бәтие. Кызчык салкыннан бик күшеккән куллары белән кәҗә бәтиен кочагына алмакчы була, тик тегесе тоттырырга теләми , әле сәке өстенә, әле өстәл өстенә үк сикереп менә дә, кечкенә мөгезләре белән кызчыкны сөзеп екмакчы булып, аның янына сикереп төшә дә, аның җилкәсенә китереп төртә. Кызчык салкыннан һәм куркуыннан куллары белән күзләрен каплый. Нәни бармаклары арасыннан төшкән сыек яктылык аша кәҗә бәтиен күзәтә. Ул арада бәти морҗа артына кереп юк була. Кызчык елап күпме генә чакырса да, кәҗә бәтие чыкмый. Үзенең үксегән тавышына, туңып калтырап уянып киткән Саҗидә, яңагы буйлап аккан күз яшьләреннән чыланып беткән мендәрен идәнгә тотып томырды да торып утырып як- ягына каранды. 

"Шулай, Саҗидә, ирле көе дә ирсез идең инде. Менә хәзер бөтенләй ирекле хатынга әйләндең. Ысвобода.  Ярар, теге хатын ир рәхәте күрсен инде хәзер". Саҗидә, шул уйлар белән юыну бүлмәсенә узды, ваннага су җыеп, тәмам тынычланганчы су кереп, тормыш дәвам итә, күз яшеңне яшер, Саҗидә, дип, катгый карарга килеп, эшенә җыенды.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас