Литература
30 Апреля 2022, 14:00

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

Ахыры. Кызы ил читенә күченеп киткән мәлне Тәслимә бик авыр кичерде. Җанына тынгы таба алмыйча, күл буенда ялгыз калган аккош кебек, кая барырга белмичә, бәргәләнде. Инде авылдан тәмам бизгән күңеле җирсеп, туган ягына ашкынды. Авылда ялгызы гына картлык көннәрен санап уздыручы әнисе хәбәр бирми генә кайтып төшкән кызын күргәч, беравык аптырап калды.

Кызы ил читенә күченеп киткән мәлне Тәслимә бик авыр кичерде. Җанына тынгы таба алмыйча, күл буенда ялгыз калган аккош кебек, кая барырга белмичә, бәргәләнде. Инде авылдан тәмам бизгән күңеле җирсеп, туган ягына ашкынды. Авылда ялгызы гына картлык көннәрен санап уздыручы әнисе хәбәр бирми генә кайтып төшкән кызын күргәч, беравык аптырап калды.

-Бәй, кызым, синме соң бу? Нишләп йөрисең? Бер- бер хәл булмагандыр бит, балакаем, дип, Тәслимәгә текәлде.

Әнкәй бөтенләй бетерешкән икән. И, бу картлык дигәннәре, дип уйлап куйды Тәслимә.- Юк, әнкәй, берни дә булмады, менә үзеңне сагынып кайттым әле. Ату һаман эш тә эш дип чабам дә чабам. Кайда тукталырымны дә белмим үзем.

Тәслимә әнисенең кечерәеп калган гәүдәсен кочып алды. - И әнкәй, бигрәк ябыгып киткәнсең. Әллә ашарыңа кысып тотасыңмы,Ходаем? Бәп- бәләкәй генә калгансың бит.

-Миңа кая үсәргә  инде кызым. Ахирәткә күчәр вакытым якынлаша, балам. Янымда соңгы минутларымда авызыма су каптырыр кешем дә булмаганга бик кайгырам да соң, нишлисең, язмышыма шулай язылгандыр, күрәсең. Күршеләремә гел әйтә торам, балалар, минем кергән- чыкканны хәтергә алып торыгыз инде димен. Аллам сакласын, үлеп китеп, сасып, тычкан- күселәр кимереп, кешеләр алдында оятка калмасам ярар иде, димен, кызым.

-Әнкәй, әллә нәрсәләр уйлап башыңны катырма син. Әле яшисең әле, Алла боерса.

-Юк, кызым, минем инде ашыйсым- ашалган, эчәсем- эчелгән. Бер генә борчуым бар, балам. Синең өчен бик борчылам. Тәки, минем арттан ялгыз атлыйсың бит, балакаем. Ландышың читкә китте, ул синеке түгел инде хәзер. Ул ир хатыны, яныңа да еш кайта алмаслар. Кызым, әллә соң ул Казаныңны ташлап монда гына кайтасыңмы,ә? Акча, акча ди- ди ни рәхәт күрдең, җә? Үземнең кырыемда булсаң, мин дә тынычлап китеп барыр идем, әй, балам!

Әнисе бала чагындагы кебек кызын йомшак итеп чәчләреннән сыйпады, аркасыннан сөеп куйды. Тәслимә, әнисенең бирчәеп кәкрәеп беткән бармакларын үз кулына алып сыйпап, яңагына терәде.

-Әнкәй, бала чактагы кебек рәхәт сиңа сыенып утыруы. Гел яныңнан китмичә шулай утырырга да риза да соң. Нишли алам инде мин? Ичмасам Ландыш та бик еракта, Кытай чигендә үк. Хәзер үземне орышам инде, никләр таныштырдым икән дип. Бетмәс иде әле Казанда да берәр ир.

-Чү, кызым, алай димә син. Баланың язмышы туганчы ук шулай язылган булган, димәк. Ашыйсы ризыгы, эчәсе суы Кытай янында булган. Бәхеткәйләрне кайда табасыбызны беркем дә белми бит алдан. Инде кияугә дә уртак бәбәй алып кайтса, кода белән кодагый да бик сөенерләр иде. 

-Әнкәй, мин уйлап куйдым әле. Мужыт миңа чынлап та авылга кайтыргадыр? Ә, нигә кайтмаска? Авыл хәзер элеккеге җимерек чактагы кебек түгел. Икешәр катлы өйләргә хәтле бар. Юлы асфальт, суы, газы кергән. Күршеләрне әйтәм, япь- яшьләр, ә авылны ташлап чыгып качмаганнар, рәхәтләнеп ду китереп яшәп яталар. 

Тәслимә, урам як тәрәзә янына барып басты. Бармагы белән парланган тәрәзәгә ниндидер бизәкләр төшергәндәй итеп, уйланып торды.

-Әнкәй!

-Әү, кызым?

-Мин бит чынлап әйтәм.

-Синнән дә акыллы сүз чыгар икән, сөбханалла! Соң кызым, кошлар да үз ояларына, туган җирләрен сагынып ничәмә йөз чакрымнар узып кайталар бит. Аларның сайраган тавышларын тыңлап шатланабыз без, ә алар бәлкем безгә шул авыр юллары, юлдагы югалту сагышларын җиткерә торганнардыр. Кем белә бит? Туган җир, кызым, ул әткәй, әнкәй кебек газиз. Күрәсеңме авылда күпме яңа йорт калыкты? Синең кебек бәхет эзләп читкә китеп гомер уздырган авылдашларыбыз алар. Кайтканда барысының да йөзләрендә бетмәс борчу- сагыш булса, туган нигезләрен торгызып яши башлагач, терелеп, яшәреп китәләр, сөйләшуләре үк бөтенләй икенчегә үзгәрә. Син кайту турында уйлыйсың да, йорт бик искерде бит кызым, авылдан берәр арурак йорт карарга кирәк андый уйга керсәң.

-Юк инде, әнекәем, миңа чит кеше нигезе бушка да кирәкми. Үзебезнең нигезебездә яңа өй салырбыз, икәү, синең белән.

Әнисе кеткелдәп көлеп куйды.  

-Һии, кызым, мин бүрәнәләрнең юан башыннан күтәрермен инде, яме.

Шулай серләшә- көлешә көн уздырып, тәгаен генә бер фикергә дә килмичә, Тәслимә иртән тагын Казанга юл алды.

Шулай да бизнесын барлап, саклык кенәгәсендәге акчаларын чутлап, өй салу, я әзерне кайтарып күтәртү бәяләрен белештерә башлады. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, өй төзү белән шөгыльләнүче зур гына оешма белән килешү төзеп, төзелеш материалларын кайтару эшенә дә кереште. Ике- өч ай эчендә әнисенең ишек алды, бакчасы, келәте, чүнниге,- барысы да  материаллар белән шыплап тулды, шабашниклар ул арада җир казып фундамент кутәрде. Ярты ел дигәндә, туып үскән йорты каршындагы сәрби, сирень куаклары ышыгында Тәслимәнең яңа өе калкып чыкты. Шыңгырдап торган таза нарат бурәнәләрдән салынган өйнең һавасы гына да йөз төрле чирдән дәвалый иде ахрысы, яңа өйгә күчкәч әнкәсе дә бераз яшәреп киткән кебек тоелды.

Тәслимә, бизнесының берникадәр өлешен үзендә эшләүче Азатның туганына ышанып тапшырды, ә үзе авыл белән Казан арасыннан кайтып та кермәде. Әнисенең, кызым, өй салдың да үзең кайчан торырга кайтасың соң диюенә каршы, кайтам, әнкәй, кайтам, җаным, дип җавап бирде.

***

Ландыш белән Азатка Тәслимә авылда өй салуы турында ләм- мим бер сүз дә ычкындырмады. Бары тик, Казанда берәр атна ял иткәннән соң, нишләргә, кая барырга дип аптырап утырган яшьләргә, ничек кая барырга, әбекәеңне әллә оныттыңмы? Маратка да авыл һавасы килешер, бүген кич үк авылга кайтабыз, дип тәгаенләде.

Авылга якынлашкан саен Ландышның йөрәге ярылырдай булып типте. Ирен ничек кенә яратмасын, Марсельне барыбер оныта, йөрәгеннән сызып ата алмады. Төшләрендә аның белән саташып уянды, Азат диңгездә чагында, Марсель белән сөйләшәсе килеп үзәгенә үтте. Менә хәзер ире белән беренче мәхәббәте яшәгән авылына кайтып бара. Марсельне очратырмынмы? Очраса, исәнләшергәме? Әллә танымаганга салышып үтеп китәргәме? Бала турында сораса. Марат бит аның копиясе? Марсельне кургәч Азатның миңа карата мөнәсәбәте үзгәрмәсме? 

Ландыш күңелендәге сорауларга җавап таба алмый йөдәде. Аның халәтен аңлагандай, Азат аны кочагына алып, чәчләреннән үбеп, Ландышым, мин сине бик яратам, югалтырмын дип куркам дип пышылдады . Ландыш дәшмәде. 

Әнисе машинасын өр- яңа өй каршына китереп туктаткач кына , өйгә таба кулы белән күрсәтеп, телгә килде.

-Әни, ә әбекәй кая? Монда башка кешеләр яшимени хәзер?

-Әйе, кызым. Башка кешеләр яши. Монысы синең өчен сюрприз инде. Кергәч үзең анларсың.

Кызының машинасы килеп туктауга, биек болдырда таякка таянган әбекәе хасил булды.

Ландыш күз яшьләрен тыя алмыйча әбисе янына атылды. Таныш түгел кешеләрне күреп, Марат Азатның куенына сыенды.

Кочаклашып, елашып күрешеп барысы да яңа өйгә аяк басты.

-Кияү, кызым. Мин дә әбиегез артыннан картаеп барам. Юк, димәгез, мин үзем беләм. Әбиең бабыкаң үлгәннән бирле әткәебезгә тугры булып, ялгыз гомер кичерде. Картлык шатлык түгел, ялгыз кешегә бигрәк тә авыр. Уйладым, уйладым да, әбиегез янына, туган йортыма кайтырга булдым. Минем дә мәңгелек йортка да барасы бар. Ул әткәм, әнкәм янәшәсендә булсын дип телим. Казандагы фатирымны сезгә бүләк итәм. Бәлкем, гел Находкада яшәмәссез әле, Казанга кайтып урнашырсыз. Шулай бит, кияү?! Синең дә тамырларың Татарстаннан.

Маратка өй бик ошап китте, ахрысы, шалтор-шолтыр китереп уенчык машиналарын идәндә тәгәрәтте, ишекле- түрле чабып уйнады, ахырдан, арып- талып йокыга талды.

Ландыш та, Азат та әнисеннән мондый бүләк көтмәгәннәр иде. Ландыш Азатны Казанга кайтырга үгетли үк башлады.

-Ландыш чәчәгем, минем контракт биш елга төзелгән. Миңа әле тагын ике ел хезмәт итәргә кирәк, кадерлем. Ә ике ел ул безнең өчен күп түгел. Нибары ике тапкыр яртышар ел. Кайтырбыз, конечно, миңа да Казан бик ошый. Дингездән соң инде, дип елмаеп Азат сүзне шаяртуга  борды. Авылда иркенләп ял итсәләр дә, Ландыш Марсельне очрата алмады. Ирен,улын ияртеп, Марсель белән икесе  генә белгән аулак урыннарны  әйләнуләре дә юкка булды. 

Әнисе генә Ландышның кәефе тиктомалдан бозылуының серен белә иде. Алдагы айларын Кара диңгез буенда уздырырга җыенган кызы белән киявенең авылда соңгы киче иде.

Тәслимә кызын мунчага су ташырсың, ә Азат Марат белән ял итсен бераз дип Ландышны мунчага дәште.

-Һаман шул Марсельне оныта алмыйсыңмы? Нәрсәсенә гашыйк булдың шул әтрәк әләмнең? Ирең синнән күзен дә алмый, баланы кулыннан да төшерми. Эчми, тартмый, сугенми, акчаны санап тотмый, үзе чибәр. Ә син шул Марсельне уйлап саргаеп киптең бит инде. Кызым, нишләвең бу?!

-Әни, әнием! Нишлим соң? Әйт! Нишлииим? Әйе, сагынам, яратам, төшләремдә аның белән булам. Азатны да яратам мин, тик ир хатыны булып түгел, дус булганы өчен тугры , ышанычлы дус булганы өчен хөрмәт итәм. Йөрәгемә приказ бирә алмыйм бит, әнием! 

-Әй, балакаем, нәрсә диим соң? Мин сиңа киңәш бирә алмыйм. Хакым юк. Ә Марсель ул Казанда яши.

Тәслимә ничек итеп Марсельне чүт машина белән бәрмәве, аның Ландышның телефонын сорап ялваруы турында кызына ачыктан-ачык сөйләп бирде.

Ландыш үкси- үкси елап әнисен тыңлады.

-Үкенечле булды инде безнең мәхәббәтебез. Мин бит аның әнисенә шалтыраттым тулгак тоткан көнне. Әнисе мине эт итеп сукте. Димәк, Марсельгә дә көн курсәтмәгәннәр инде.

Мунча өйалдысында аяк тавышлары ишетелде.

-Где наша мама? Ну-ка поищем маму и абику? Маратик, посмотри-ка, нет там мамы?

Марат әнисе белән әбисен күрүгә, кулларын чәбәкләде. Мама, мама, дип, әнисен гомер курмәгәндәй муеныннан кысып- кысып кочаклады. Әтисеннән курмешли, әнисенең башыннан, чәчләреннән сыйпап, үзенчә "лалес", ягьни Ландышым дип куйды. Аннары тиз генә әнисенең алдыннан төшеп, әтисе кочагына атылды.

Азат бала белән ишек алдына чыгып китугә,Ландыш та әнисен муеныннан кочып алды да, кайгырма әнием, мин Азатны мәңге ташламаячакмын. Әле уртак балаларыбыз булгач, чынлап ярата да башлармын дип, ире һәм улы артыннан чыгып чапты.

***

Еллар шулай сиздерми генә уза торды. Ничек кенә Ходайга ялварсалар да, тырышсалар да Ландыш Азаттан балага уза алмады. Барлык табибларны да узып, тикшеренеп, гаепнең Ландышта тугеллеге ачыкланды. Азатны беренче тапкыр тикшерүгә үк сексопатолог аның сәламәтлегенә көчле нурланыш зыян китергәнлеген ачыклап әйтте. Су асты көймәләрендә ирләр сәламәтлеге өчен тискәре йогынты  ясаучы нурланышның көчлелеген Азат үзе дә бик яхшы белә иде, тик бу проблема аны читләтеп узгандыр дип йөрүе генә ялгыш булды. Аңа карап Ландышка һәм Маратка карата мөнәсәбәте үзгәрмәде, киресенчә аларны тагын да ныграк иркәли, сөя башлады.

Инде алда биш еллык контрактның соңгы ярты елы гына калды. Әти-әнисе дә Азатның сәламәтлеге өчен бик кайгырып, срогың тулуга су асты көймәсендә хезмәте итүеңне ташла, дип кат- кат әйтеп тордылар.   Бик авыр итеп саубуллаштылар алар. Ландыш Азатның куеныннан башын  алмыйча үксеп елады, Марат та нидер сизенгәндәй, папа не надо, давай в следующий раз поплаваешь дип угетләп карады. Әнисенең кан басымы 180 гә күтәрелеп, гел дару эчеп торды. Азат, барысын да озак- озак кочагына алып, берни дәшми, уйланып торды, аннары, тиз генә борылып, причалга йөгерде.

Ландышның, Азат, Азатик, дип кычкыруын ишетсә дә, борылып кул болгамады. Күңеле урыныннан купкан иде аның. Алда ниндидер билгесезлек көткәнен нервысының һәрбер кузәнәге белән тойды, күңеле белән сизде.

Су астында йөзүләренең дүрт ае тулганда, алар һәлакәткә очрап, бөтен экипаж белән һәлак булдылар….

Йөзләгән гаиләгә мәңге онытылмаслык кайгы килде, йөзләгән ата- ана улларын югалтты, йөзләгән хатын шул көнне тол калды, йөзләгән бала ата мәхәббәтеннән мәхрум булып ятим калды. Күпме туасы бала әти сүзен әйтә алмыйча калды… Калды, югалтты…

Хөрмәт итеп кенә яратам дигән Ландыш аңа Азатның никадәр газиз булуын шул көнне аңлады. Мәктәпкә әтием озатачак, дип куанып йөргән Марат, әтисенең диңгездән башка кайтмаячагын аңлады.

Бала хәсрәтеннән дә авыр хәсрәт була алмый ата- ана өчен. Болай да йөрәк авыру  кайнанасы Ландышны, Азат юк дип, баланы бездән читләштермә дип үтенде. Кая ди ул читләштерү! Ландыш көне- төне улын югалту кайгысыннан урынга калган кайнанасын тәрбияләде. Марат бабасы карамагында булды. Кызганычка каршы, кайнанасы өч ай да яши алмады, Азатның вафатыннан соң йоклаган җиреннән тын гына бакыйлыкка китеп барды.

*** Азатның елы тулганчы Ландыш Татарстанга күчеп кайту турында кайнатасына сүз кузгатмады. Ничек кенә авыр булса да, бу хакта сүз башларга кирәк иде.

-Әти, минем үз гомеремдә сездәй яхшы әти кургәнем булмады. Әни дә юк инде, Азатым да юк. Мин Татарстанга, әнием, әбекәем янына кайтырга булдым. Бәлкем, бергәләп кузгалырбыз?

Кайната бик озак дәшмәде. Бары тик битендәге тирән буразналар буйлап аккан күз яшьләре генә аның эчендә нинди ут- ялкын янганын сөйлиләр иде.

-Рәхмәт сиңа, Ландыш. Кызым. Ышанычың өчен рәхмәт. Әйе, мине дә туып үскән җирем көтәдер. Миңа да юлга чыгарга вакыттыр.

Китәр алдыннан зиратка барып кайнанасы кабере белән хушлашып, диңгез ярына басып дулкыннарга кочак- кочак чәнечкеле роза гөлләре агызганда, Ландыш диңгездә мәңгелеккә калган иренә эндәште.

-Азат! Азатым! Диңгезләрне кочтык бергәләп, тик җиңә алмадык. Розаларның һәрбер чәнечкесе очында минем йөрәгемнән саркып чыккан кан тамчылары. Мин ышанам, алар сиңа кадәр барып җитәрләр һәм син минем ничек яратуымны тоярсың. Хуш бәгърем!

****

Ахыргы сүз.

****

Тәслимә кызы белән кайнатасының да кайтуын бик җылы кабул итте. Алай гына да түгел, кодагыеның елын уздырганнан соң Казан мәчетенә барып никах укытып бергә яшәп киттеләр. Тәслимәнең әнисе дә кызының ышанычлы кулларда калуына сөенеп, үз сәгате җиткәч, мәңгелек йортка күчте.

Юллар гел төрле якка таралган кебек булсалар да, кайвакытта  алар көтмәгәндә кисешәләр дә. Ландыш белән Марсельнең дә юллары әнә шулай кисеште. Документларына ксерокопия ясатырга  кергән Ландыш, башта Марсельне танымый торды. Ә таныгач!!! Бала чага кебек муенына ташланды. Барлык үпкәләре, борчулары, сагышлары бермәлгә юкка чыкты. Кабат- кабат очрашып, үткәннәрне искә алып, ун яшен тутырган Маратның туган көненә Марсель дә чакырылды. Хикмәти хәл, Марат аны әллә кайчаннан белгән кебек кабул итте, тик әле аңа Марсельнең үз әтисе икәнен белергә иртәрәк иде. Унсигез яше  тулып, армиягә хәрби диңгез флотына хезмәте итәргә киткәндә генә Ландыш улы белән ачыктан-ачык сөйләште.

Марат, акыллы бала иде.

-Әни, мин әллә кайчан белдем инде аның минем әти икәнен. Фотоларга карасаң, мин бит аның копиясе. Бер дә борчылма. Бар кешенең дә ике әтисе булмый әле. Ә минем бар. Һәм мин аларның икесен дә яратам дип, Марсель белән Ландышны кочагына алды.

 

Тәмам.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас