Марсель авылдан китәргә карар кылды. Әнисе улының бу карарын бер дә өнәмәде. Бу хәлеңдә ни эшкә урнаша, ни укый алмассың, утыр әйдә өйдә генә дип карышып маташса да, әтисенең, барсын, үзенә ипи алырлык, тамак туйдырырлык акча эшләп карасын әле, аннары белер ата- ана кадерен дигән сүзләреннән соң Казанга китеп берәр җиргә урнашмакчы иде дә, милиция начальнигы булып эшләүче әтисе район үзәгендәге бер оешмада эш белешкәч, шунда барып урнашты. Эше йортларга ремонт ясаучы предприятие эшчеләренең эш сыйфатын тикшерү, төрле эш кораллары, буяу, измәләр белән тәэмин итүдән тора иде. Бер дә кызыгын тапмады Марсель бу эшнең. Күңеле Казанга ашкынды. Бер ел чамасы эшләп, кесәсендә шактый гына акчасы барлыкка килгәч, өйдәгеләргә әйтеп тә тормыйча, эшеннән чыгып, Казанга китте. Әйе, көтеп торалар ди сине колач җәеп, эш әзерләп. Районда әтисенең дәрәҗәсе аркасында эшле һәм акчалы булса, Казанда кайсы гына оешманың ишеген ачса да, диплом сорап, булмагач, ишеккә күрсәттеләр. Җәяүләп Казан урамнарын таптап, аягындагы кроссовкаларының табаны тишелеп чыкканчы ике айлап вакыт үтте. Ниһаять, Марсельгә дә көзге сүрән кояш елмайды, аны бер копицентрга эшкә алдылар. Эше авыр түгел иде, көне буена компьютер, принтер, сканер аша документлар чыгару, фотоларга заказ алу. Ике ай буе кайда туры килә, шунда кунып йөри торгач, торак мәсьәләсе дә хәл ителде, копицентр урнашкан бинага ишек алды себерүче дворник кирәк иде, шунда урнашты, шул ук бинада аңа икегә өч метрлы бүлмә бирделәр. Шушы бүлмәне алгач кына әнисенә шалтыратып, бар да яхшы, үземнең бүлмәм бар, аерым яшим, эшем дә бик ошый дип шатлыгы белән бүлеште, тик булмә өчен ишек алды җыештырырга урнашуын әйтеп тормады.
Казан урамнарын манзара кылып йөргәндә, Ландышны очратмаммы дигән уй башына еш килде. Тик аның йорт адресын да, гомумән, авылдан киткәннән соңгы хәлләрен бөтенләй белми иде. Вакыт узган саен Ландыш образы да онытыла башлады. Марсель нинди дә булса уку йортына кереп берәр белгечлек алырга кирәк дигән ният белән, документларын тотып Казан энергетиклар техникумына юл алды. Колагына тыккан наушникларында акырган музыкага бирелеп, юлны тиешсез урында аркылы чыкканда әздән генә машина астында калмады. Машина чиелдап бот төбендә туктагач кына, наушникларын ычкындырып, машинага таба борылды. Сусыл чия төсендәге машина руле артында утыручы Тәслимә ушына килеп, машинасыннан сикереп тә чыкты, Марсельне курткасыннан эләктереп тә алды.
-Шушы акайган күз аркасында, чүт авария ясамадым, дип, милициягә хәбәр итәргә җыенды.
-Апа, зинһар гафу итегез. Мин гаепле, тик җибәрегез зинһар, техникумга документлар тапшырырга бара идем, милиция чакырмагыз, апа!
-Томана! Юл йөрү кагыйдәләрен дә белми торган диванамы син? Яңа авылдан чыктың что ли? Бир монда документларыңны!
Марсель берсүзсез документларын Тәслимәгә сузды.
Паспортын ачып карауга, Тәслимәнең күзләре шар булды. - Марсель. Алмаш авылыннан. Син Алмаштан мени? Син кем малае?
-Мин, ни, минем әни Роза исемле. Сез белмисездер. Без бит күченеп килдек.
Марсель ни эшләргә белми, бер урында таптанды.
-Роза? Роза...Белмим шул. Ә әтиең?
-Әти Саттар Сабирович. Ни инде, районда милиция начальнигы.
-Әә, егеткәй, вәйт каптың тык каптыың? Менә ичмасам очрашу бу!
Марсель, Тәслимәнең кинаяле сүзләреннән берни дә аңламыйча, аптырап тик басып торды.
-Мине танымыйсың да белмисең дә инде син, шулаймы? Һе, кая танырга?! Бәлкем Ландыш дигән кызны да белмисеңдер син,ә?! Әллә белеп тә оныттыңмы?
-Ландыш?! Ландышнымы? Юк, апа, онытмадым. Беркайчан да онытасым да юк. Ул бит минем беренче мәхәббәтем.- Марсель пышылдауга күчте. - Һәм соңгы мәхәббәтем дә.
-Ә нишләп соң алай булгач, син аңа бала ясадың да качтың? Ник роддомга килмәдең,ә?
-Апа, нинди бала? Мин бит белмәдем.
-Ә, белмәдеңмени?! Ландыш сиңа әйтмәдеме ул турыда. Ә син үзең догадаться итмәдеңме, кызлар белән йоклагач бала ясалачагын,ә?!
-Апа, чынлап белмәдем. Дөресрәге, башта Ландыш авылда әйтте, косам дип. Мин ашап агулангандыр дип уйладым. Аннары ул может авырлыдыр дигәч, мин безгә иртә әле дидем бала алып кайтырга.
-Иртә! Бала ул иртәсен кичен көтеп тормый, тугыз ае тулуга синнән сорап тормый, туа . Син беләсеңме соң малаең бар икәнен. Белмисең. Бер проблемасыз рәхәт тормышта яшәп ятасың. Яттың, тордың, эш бетте. Әле ярый машина туктарга өлгерде, гомерлек җәфа булыр идең безгә. Мә документларыңны. Олак күз алдымнан.
Тәслимә, машинасына утырып, кузгалам дигәндә, Марсель машинаның ишегенә чытырдатып ябышты.
-Апа, туктагыз! Китмәгез! Ландышны мин күрергә тиеш. Без аңлашырга тиеш. Кайда минем улым? Минем аны күрәсем килә. Апа, зинһар, телефонын булса да бирегез!
-Ландышны, улыңны күрергә телисеңмени?! Пожалуйста! Адресын да бирә алам. Тик акчаң җитәрме икән барып житәргә? Беләсеңме кайда яши алар? Находка дигән шәһәрне ишеткәнең бармы? Менә шунда синең улың, ишеттеңме? Әтисе, әнисе белән рәхәтләнеп диңгез буенда яшәп яталар. Эзләп тә маташма. Ул ябык шәһәргә синең кебекләргә юл ябык . Телефонын бирмим. Ни к чему.
Тәслимә выжылдатып егет яныннан узып китте. Марсель, кая барганын дә онытып, күз карашы белән машинаны озатып калды. Бераздан исенә килеп, техникумга таба атлады. Башына иң беренче килгән уе, улы турында булды.
-Мин әти кеше. Военкоматта синең балаң булмаячак, диделәр. Димәк, мин өлгергәнмен әти булырга. Улым, улым. Мин сине күрергә тиеш. Мин тәрбияләргә, устерергә тиеш сине. Кара әле, улымның исемен дә сорамадым, тинтәк , дип авыз эченнән кабатлады.
***
Азат, чынлап та бик игьтибарлы, тәрбияле егет булып чыкты. Очрашуга килгән саен, Ландыш үзе генә чыкса, кая Марат, ансыз беркая дә бармыйбыз дип, баланы һәрчак үзләре белән алып йөртте. Бала уянуга, аны коляскасыннан кулларына алып уйнатты, бала белән чөкердәште, тезләренә куеп сикертте. Аның балага карата булган эчкерсез мөнәсәбәте Ландышның күңелендәге салкын бозны эретте. Моңарчы бала арбасын тартып, җиргә карап уйланып йөрүче яшь хатынның йөзенә елмаю кунды, күзләрендә сөю утлары кабынды. Өч ай дигәндә, Азат белән Ландыш бер- берсеннән башка яшәүне күз алдына да китермиләр иде инде. Казан ЗАГСында язылышып, матур гына кичә оештырып, яшь матур гаилә бик озын юлга кузгалды. Тәслимә кияве белән кызына күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышса да, күп елаудан шешенеп кабарган күз кабаклары, кызарган күзләре аның күңеле тыныч түгеллеген сөйли иде. Ерак юлга бердәнбер баласын озаткан аналар гына аңласа аңлый алыр Тәслимәнең хәлен. Аэропорттан ул ничек кайтып кергәнен дә хәтерләми. Бушап калган өй эчендә үле тынлык. Анда санда эленеп калган Маратның бәләкәй ыштан- кулмәкләре, уенчыклары гына монда куптән түгел бәхет яшәгәнен аңлата иде. Тәслимә кызын, оныгын сагынып, үксеп елап җибәрде. Тынычланып, күңеле бушанып калгач, телефоныннан оныгының фотоларын кат- кат карап юанды. Ярар, балаларым, берүк бәхетле булыгыз. Мин монда елап сезнең күңел тынычлыгыгызны алмыйм әле. Аралашып торырбыз. Кияү диңгезгә киткәндә Ландыш бала белән монда кайтыр, дигән уйлар белән йокыга ятты.
***
Казаннан Новосибирскига, аннан Влаливостокка самолеттан самолетка күчә- күчә, ниһаять, ябык шәһәр Находкага килеп җиттеләр. Азатның әти- әнисе зур букетлар, баланы алып кайтырга җайлы булсын дип кул бишеге дә алып килеп, каршы алдылар. Ни хикмәт, ул көнне дә, соңыннан да Ландышның үткәне, баланың әтисе кем икәнлеге турында сорашулар булмады. Азатның әтисе дә гомере буе диңгездә су асты хәрби кораблендә йөзгән, әнисе хәрбиләр частендә телефонистка булып эшләгән. Әллә шәһәрнең ябык зона булуы аркасында, монда кешеләр бер- берсенә карата үтә дә итагатьле , игьтибарлы кебек тоелды Ландышка. Шәһәрне өч яктан Япон диңгезе уратып алган, сопкалар, таулар, диңгез култыклары, бухталар, томан эченнән әкияти куренешләр хасил итүче күлләр, болар барысы да Ландыш өчен могҗиза иде. Азатның диңгезгә чыгу көне якынлашкан саен Ландыш аны тагын да ныграк яратуын тойды. Материкта яшәүчеләр өчен башка сыймаслык көн, ярты елга сөйгәненнән аерылу көне килеп җитте. Яр буенда халык ташкыны. Һәр диңгезчене озатырга гаиләсе, туганнары, якыннары җыелып, аңа исән-сау әйләнеп кайтуын теләп озатып кала. Әледән әле яңгыраган темлоход, корабль гудоклары Ландышны сискәндереп җибәрә. Азат Маратны кулыннан да төшермичә, әле әнисен, әле Ландышны кочып үбә, әле Маратны корабль янына ук алып барып, аның нәни бармаклары белән диңгезгә төртеп күрсәтә- күрсәтә нидер сөйли. Тагын гудок бирделәр. Бу юлы озак итеп, озын итеп. Азат Маратны әтисе кулына тоттырып, Ландыш белән әнисен кысып кочаклады.
-Әни, син диңгезче хатыны. Синең гомерең моңарчы диңгездән әтине, соңрак мине көтеп узды. Хәзер синең яныңда минем сөеклем хатыным Ландышым бар. Сезгә бергә- бергә җинелрәк булыр. Мин сезне барыгызны да бик яратам. Тизрәк әйләнеп кайтуымны теләп торыгыз, дип, Азат , күзләреннән чыккан күз яшьләрен яшерергә тырышып, барысын да кочаклап үпте дә корабльгә таба атлады.
Әй авыр да булды инде Ландышка бу ярты ел! Башта матур дип сокланган табигате дә күзенә ямьсез булып куренә башлады, кайнанасының гел елмаерга, ярарга тырышуы да ачуын китерде, тәпи йөреп киткән улының гел әбисе белән бабасы янында мәш килүе дә җенен котыртты. Өйдә тавыш чыгармаска тырышып, бүлмәсенә кереп бикләнеп, сәгатьләр буена түшәмдәге бер ноктага карап ятты. Шунда гына ул диңгезче хатынының никадәр сабыр, хәтта ваемсыз булырга тиешлеген аңлады. Ничек кенә булмасын, беренче аерылу срогы да ахырына якынлашты, шәһәр су асты корабле коллективын каршы алырга әзерләнде. Причаллар тәртипкә китерелде, һәр багана башыннан күңелле музыка яңгарады. Урамнарда очраган һәркемнең йөзендә бераз гына серле, шул ук вакытта шатлыклы елмаю җәелеп ята иде. Өйләрдә төрледән- төрле ризыклар әзерләнде, гаиләләрдә шатлыклы ыгы- зыгы башланды.
Корабльдән төшүче диңгезчеләр арасыннан Ландыш Азатны бик озак аерып таный алмады. Бердән, корабль унбиш катлы йорт биеклегендә, икенчедән барысы да чибәрләр, төп- төзләр, җитмәсе бер үк төрле формадан. Һәм барысы да кемгәдер кул болгый. Ландыш, Маратны кулына алып, бераз гына алгарак килеп басты. Траптан төшүче Азат аларны күрүгә, шатлыктан, Ландыш, я здесь дип кычкырып кул болгады. Ярты ел буена әти кулында сикермәгән Марат, кулга алуга, бабасына , коткар мине, дигәндәй,кулларын сузды. Аһ ты, мой маленький хулиганчик, от папы к деду убегаешь?! Не отдам, я тебя никому не отдам дип, баланы үбә, кытыклый башлады. Янына сыенган Ландышын кочаклап иреннәреннән озак итеп суырып үпте, аннары гына бераз читтәрәк ирен култыклап басып торучы әнисен һәм әтисен кочып алды.
-Мамочка, здравствуй, милая. Как же я соскучился по вам. Как здоровье, мама? Батя, здравствуй дорогой! Ну как вы тут справлялись без меня? Не ругались, не дрались?
-Нам драться и ругаться незачем. Ландыш просто молодец. Ей конечно впервой такая долгая разлука. Но она справилась, молодец. Мы рады твоему выбору и внуку тоже. Вот надеемся, нам Ландыш ещё и внучку подарит. Дай Бог.
Шулай бер- берсен бүлдерә-бүлдерә, бер темадан икенчесенә күчеп сөйләшә торгач, өйгә дә кайтып җиттеләр.
Алда Азатның алты айлык ялы. Картлар чит илгә ял итәргә, ә яшьләр Татарстанга кайтып кунак булырга җыендылар.
Ахыры бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова.