Яшь кешенең организмы, ничек кенә булмасын, яшәү өчен көрәшә. Марсель да бик озак больницаларда ятып, коры сөяккә калып булса да, үз аякларында өйләренә кайтып керде. Әнисенең көн- төн кайгыртулары, әтисенең кирәкле даруларны җир астыннан да табып алып кайтулары ярдәм иттеме, җәй уртасында ул инде карт бабайлар кебек какча гәүдәсен эссе кояш нурларында җылытырга дип, бакчадагы ял итү почмагына чыга башлады. Тамагына дә ярыйсы гына ашый башласа да, тәненә ит кунмады, төннәр буена корык- карык килеп ютәлләве дә бетмәде. Анасы бу хәлгә аптырап, теге Казан өстерәлчегенең әбисе бозым ясамадымы икән дип иренә ычкындырды. Ул әбигә, ни пычагыма синең малаең кирәк булсын диюгә, алай димә әле син. Имеш ул кыз Марсельдән бала тапкан, дип әйтеп ташлады.
Бу сүзләре ишетүгә Саттар Сабирович утырган урыныннан сикереп тә торды, олы йодрыгы белән өстәл тактасын ярырлык итеп китереп тә сукты. Остәлдәге чынаяклар, кәефсезләнеп, зырылдап, сикереп куйды.
-Анаңны фәлән итим! Нинди бала? Син, мокыт тәре, нәрсә сөйлисең? Күрсәтермен мин сезгә бала! Көн буе эшсезлектән интегеп кояшта күт кыздырып ятасың. Ул малайны кем карарга тиеш иде, ә? Сиңа әйтәм түгелме, сарык?! Шул чикерткә хәтле малаеңны да карый алмагач миңа ни хаҗәтемә син? Машина чакыртам да үзеңне психушкага озатам хәзер!
Саттар Сабировичның акыруы өч кат пыялалы тәрәзә аша да урамга ишетелде, ахрысы, алар яныннан атлап баручы бер пар тора салып йөгерергә кереште.
Әтисенең акырганын ишетеп яткан Марсель дә бакчадан кайсы якка чыгып сызсам котылып булыр икән дип план корды. Җитешә алмады.
-Марсель! Живо ко мне!- дип әтисе акырды.- Тааак. Давай, выкладывай. Кайда иснәндең ул сучка белән? Кайда бала ясадың? Хәзер шунда алып барып җирен авызыңа тутырам, сабакыы!
-Әти, юк бернинди бала да. Әни нәрсә ишеткәндер. Мин аны узган җәйдән бирле күргәнем юк. Сөйләшмибез дә. - Марсельнең куркудан тезләре калтыранып бер- берсенә бәрелде. Болай да авыруы аркасында саргайган йөзе агарынып китте. Курку баскан күзләрен әтисеннән алырга куркып магнитланган кебек басып тора бирде.
- Хәвеф! Югал күз алдымнан. Ә син нәрсә терәлеп каттың? Тай моннан!
Роза куркуыннан, бөгелә төшеп ишеккә таба китте. Курка иде шул Роза иреннән.
Аһ шул яшьлектәге ялгышуы! Дәфтәр бите генә түгел шул, ертып алып атып булмый. Никләр генә шул чакта дус кызы белән авылга кунакка кайткандыр? Ник кенә шул кичтә Ниязны очраткандыр? Ник?Ник? Ник дигән сораулар гомере буенча Розаны эзәрлекли, шул бер кичтә ялгышып кына, уйнап кына, шаярып кына аунаганнар иде бит югыйсә чишмә янында. Аннан балага узармын дип башына да килмәде шул Розаның. Алай гына да түгел Саттар белән загска гариза да биргәннәр иде бит инде. Бу очракны Роза Марсель үсеп җитә башлагач кына исенә төшерде. Кечкенә чакта әтисенә ошаган бала, балигь булуга Ниязга ошады да калды. Ире моны күреп тә игьтибар итмәдеме, кечкенәдән үк Марсельгә карата коры булуы, улының үзенеке түгел икәнен аңлавыннанмы, Розага бусы мәгълүм түгел иде. Улын алып, иреннән каядыр ераккарак китеп яңа тормыш башлауны ул күз алдына да китермәде. Үзе дә интекте, улы Марсельне дә газап- җәберләүләргә дучар итте.
Марсельнең армиягә китеп котылырмын, яңадан бу йортка аяк та басмамын дигән хыялы да военкомат ишеген ачып керүгә үк челпәрәмә килде.
-Энекәш, син армия хезмәте өчен НЕ ГОДЕН. Үпкәләрең, бөерләрең эштән чыккан. - Комиссия рәисе, аның папкасын диккать белән укып чыкты да,- даже, һе-һе, уенчыгыңның да рәте беткән. Бала да ясый алмаячаксың, так что, ике атнадан хәрби билет алырга килерсең. Авыруларга сразу бирәбез без аны, дип озатып чыгарып җибәрде.
Башына таяк белән ордылармени! Менә сиңа мә! Димәк, мин уже кеше түгел. Бушка ипи ашап ятучы гына.- Марсель үзен дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп тойды. Авылга кайткач та, өйгә кереп тормыйча, үзенең яраткан урыны, яр башына барып утырды. Озак кына су агышын күзәтеп, суда сикерешкән балыкларны карап утыргач, Ландышка сөйләгән риваяте исенә төшеп көлеп куйды.
-Ә ул ышанды бит тәки. Эх,Ландыш, Ландыш. Син нишлисең икән хәзер? Берәр җирдә укыйсындыр инде. Егетең бардыр. Кияугә чыгарсың инде. Мине әллә кайчан оныткансындыр инде. Онытмаенча, прастуй авыл малае бит мин.
Марсель тәмам тынычланып су буеннан кайтырга кузгалды. Тыкрыктан узганда койма аша кемнәрнеңдер сөйләшкәнен ишетеп туктап калды. Кызык булып китте Марсельгә.
-Әйе, дускаем, ул миңа үзе телефоннан әйтте. Таныштырдылар, диде. Тиздән, әллә Хабаровск дидеме, шунда, Находка дидеме инде, кыскасы, ниндидер диңгез буендагы шәһәргә китәбез, диде. Теге егет әти-әнисе белән диңгез янындагы "закрытый город" та яши икән. Монда татар кызына өйләнергә дип кайткан Боларга пропуск ясатканнар. Тиздән китәбез, диде.
-Менә бит ничек. Без монда егет таба алмый картаябыз. Ә аны бала белән кияүгә алалар. Да ещё диңгезгә алып китәләр. Круто! Мин дә отказать итмәс идем . Женихлар гына юк.
Марсель Зөмәйрәнең тавышын танып алды. Кем турында сүз барганны беләсе килеп койма башына үрмәләмәкче булды.
-Тише. Кеше бар что ли?
-Кем булсын анда кычыткан арасында. Авылда кеше хәзер урамга да чыкмый бит инде.
-Әйтмә инде. Әллә ничек, вапше кызык түгел, әйеме Зөмәйрә. Кара әле, кызый, теге Марсель ни хәлдә икән ул. Күргәнең бармы аны?
-Юук, каян күрми ди. Ул чирләп ята бугай бит. Аларга кем керсен. Әтисе гестапо, әнисе надзиратель.
Кызлар көлешеп куйдылар.
-Мескен. Даже жалко. Калай әтәч кебек клубка килеп керер иде, мактанчык. Кикриге, суга баткан әтәчнеке кебек, тиз шиңде. Тагын көлештеләр. Сүзләре башка темага күчкәч Марсельгә тыңлап торуның кызыгы калмады. Өенә кайтып, ашап- эчте дә башыннан ук юрганын бөркәнеп урынына менеп ятты.
***
Әллә бала, әнисенә ошап бик тыныч булды. Әнисенең куе сөтен, имиләрен нәни куллары белән сөя сөя имә дә, тулган ай кебек елмаеп, авызыннан кубекләр чыгарып, нидер әйткән кебек кылана. Урынына яткызып, бераз бәпләп алсаң, шул елмайган көе йоклап та китә. Йокысы туйгач, хәбәр сала салуын, озаграк янына килми торсаң, түшәмне күтәрердәй итеп кычкара да башлый. Кулга алып бер- ике үчтеки итеп өскә чөйсәң, тагын тешсез авызы ерылып китә. Ландыш улына Марат Марселевич дип исем кушты. Атасы исеме урынында үзенең таныклыгындагы кебек сызык булса да, дөресен курсәтергә булды. Тәслимә дә кызына каршы килмәде. Гомумән, оныгы туган көннән ул бик нык үзгәрде. Бердән, күзгә күренеп яшәреп китте, күзләрендәге "вечный" моңсулык юкка чыкты, кая барса да иң беренче сүзе, "безнең Марат" тан башланды. Коллегалары һәм сатучылары, үзләре дә кубесе оныклары булса да, аның сөйләгәнен булдермичә тыңларга өйрәнделәр. Моның үзенә күрә сере бар - Тәслимә бонус рәвешендә аз- маз премия өсти иде. Көннәрдән беркөнне бер "точка"сында сатучы янында утырган бик чибәр бер егетне күреп ушы китте.
-Тәслимә, ачуланмагыз инде. Бу минем племяннигым. Кунакка кайтты да, өйдә беруземә күңелсез дип минем белән килде. Бераз утырыр да шәһәр карарга китәр. Берәр татар кызы белән танышып, өйләнергә тели. Ә мин каян алыйм аңа татар кызы? Көне буена монда утырып?
-Алай икән. Кәләш эзли инде, алайса. Аны бит таптың да ди, характеры ничек була бит. Белмәгән кешене әйтәм. Кулы эш беләме? Гаиләсе нинди?
-Бик дөрес, Тәслимәкәем! Белмәгән кешене димләргә дә куркыныч. Энем эчми, тартмый, Ерак Көнчыгышта диңгезче. Чит илләргә йөзә. Характеры менә дигән. Ә хатын табуы авыр ди. Вакыт та юк ди, аннары, ул яктагы хатыннар акча белән бозылып беткән ди. Их, минәйтәм, менә сезнең Ландыш кебек кыз очраса иде дим.
-Ә Ландышка ни булган?- Тәслимә сатучысына усал караш ташлап алды.
- Юк, берни дә булмаган. Риза булмас шул танышырга дип әйтүем.
- Ник? Бәлкем танышыр? Бер ялгыш аркасында минем кебек гомерен ялгыз үткәрмәс инде. Мин алай булуын теләмим.
Кыскасы, Ландыш белән Азатны таныштыруны кичектермәскә кирәк дип уйладылар һәм бик хитрый план кордылар. Ландышның бала белән прогулкага чыккан вакытын Азатка хәбәр итеп, урамда очраштырырга. Планнары алар уйлаганнан да кызыграк килеп чыкты. Бала коляскасының бер тәгәрмәче, һич уйламаганда , күчәре сынып читкә тәгәрәде. Аны- моны уйламаган Ландыш, чөйлеккән коляска өстенә чүт егылмады. Кинәт нык селкетүдән бала куркып уянды. Өч аяклы коляска алга тәгәрәргә теләмәде. Коляска арбасыннан улы Маратны кулына күтәреп, тәгәрәгән тәгәрмәчне алырга иелгән Ландыш нык кына итеп башы белән каядыр килеп бәрелде. Каядыр дигәне, билгесез егетнең башы булып чыкты. Икесенең дә маңгайлары күбереп кызарып чыкканны күреп, икесе дә пырхылдап көлеп җибәрделәр.
-Гафу итегез, нык бәрелдем бугай, диде Азат.
-Киресенчә, сез мине гафу итегез. Минем маңгай таш ахрысы, дип җавап бирде Ландыш.
-Азат,- Азат танышырга кулын сузды. Аннары тәгәрмәчне кулына алып күчәренә утыртырга җай эзләде. Әмма болай гына урамда ясап булмаячагын аңлап, инструментлар кирәк булачагын әйтте.
-Ландыш + Марат, диде кыз да.-
Гомеремдә беренче тапкыр тәгәрмәче чыгып очты. Хәзер прогулкага да чыгып булмас инде. Марат көннән- көн үсә, кулга кутәреп йөрергә авырая.
-Мин дә күтәреп карыйм әле. Авырмы икән чынлап та, дип Азат Ландышның кулыннан баланы алды.
Башта чит кулларны тойгач, авызын бәлшәйткән кыланган иде дә, күккә чөйдергәч, авызы колагына җитте бәләкәчнең. Тешсез авызыннан шатлыгыннан селәгәен агыза- агыза елмайган, көлгән булды сабый. Ландыш колясканы подьез төбенә китереп җиткергәч, рәхмәт әйтеп саубуллашып кереп китмәкче иде дә, егетнең ихлас елмаюы, бала белән кайнашуы күңелен эретте, бераз йөреп килик диюгә, сүзсез генә риза булды. Менә шулай итеп, очраклы гына маңгайны маңгайга бәрүдән һич көтмәгәндә яңа гаилә барлыкка килде.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.