Яшьлек мавыгуы гына булгандырмы, Ландышның бәбиләү вакыты якынлашуга, Марсельнең шалтыратулары бөтенләй сирәгәйде. Дус кызы Зөмәйрә дә аның турында артык сүз сөйләргә теләмәде. Сагынуларын, алдануын, горурлыгын аска салып, әллә үзем шалтыратыйммы дип берничә тапкыр телефонын кулына алса да, соңгы минутта барыбер тукталып калды. Ул елны кыш иллә дә салкын булды, җитмәсә ноябрь башында ук салкын бураннарын тузгытып, әче җилләрен сызгыртып, килеп тә җитте, шатырдатып бар дөньяны кар- бозга күмеп тә куйды. Корсагы борынына терәлә язган Ландыш февраль азагындагы көчле бер буран көнне ничек гинекологка күренергә барып кайтырга инде дип уйланып утырганда телефоны шалтырады. Авылдан әбекәе икән, хәл белергә шалтыратуы. Гадәттә әбисе Тәслимәгә шалтыратып, сөйләшеп бетерер алдыннан гына, телефонны Ландышка бир әле ди торган иде.
Аны- моны сораштыргалап, авыл хәлләрен сөйләп бетергәч, әбисе бик көрсенеп кенә аңа зур яңалык җиткерергә булды.
-Бәбкәм, син ишеттеңме соң әле? И, ишеткәнсеңдер, Зөмәйрә әйтми калмагандыр инде.
Нәрсәне, әбекәй?- Ландыш әллә куркып, әллә ишетәсе хәбәрнең эчтәлегеннән калтыранып куйды.- Әбекәй, нинди хәбәр дисең, аңламадым.
-Нинди дип, сине алдап качкан Марсельне әйтәм инде. Меә аңа да Аллаһе Тәгалә җәзасын биргән.
-Ни сөйлисең, әбекәй? Марсельгә ни булган?- Ландышның куркудан эче суырылып авыртып куйды.-Айй! Әйт тизрәк, аааййй!
-Ник кычкырасың? Бәбәйләмисеңдер бит? Син өйдәме, әллә бүлнистәме? Әниең кая, тагын эштәме әллә?
-Әйе, аайййй, әбекәй эчем, эчем! Марсель! Әнииии! Әниии!
-Бәй баланың тулгагы башланган ахрысы, ә анасы өйдә юк.- Авылда әбекәйнең телефонын сүндермәгән килеш үзалдына сөйләнүе ишетелде.- Тапкан Марселе дә суга батар вакыт. Шушындый буранда балык тотам дип кем йөри инде, җә.
Тулгагы тынып торган арада Ландыш әнисенә шалтыратып хәлне анлатты. Тәслимә мин кайтып җиткәнче ятып кына тор, скорыйны үзем чакырам дип кайтырга чыкты.
Әбисеннән җүнле аңлату ишетмәгәч, Ландыш, түзмәде, Марсельгә шалтыратты.
Марсельнең телефонын әнисе алды.
-Кем әле бу? Әә, Ландышмени? Гафу ит, сеңлем, безнең заманда кызлар егетләргә тагылмыйлар иде. Киресенчә, егетләрне ялындырып йөртә идек. Үз- үзеңә хөрмәт дигән төшенчәне истән чыгарырга ярамый.
-Апа, мин аңарга тагылырга да, баламны аңа тагарга да җыенмыйм. Марсельнең хәле ничек дип белергә генә теләгән идем.
-Белергә тели, имеш. Синең аркада шулай булды да инде, синең белән чуалганнан бирле гел шул су буена китте дә югалды, китте дә югалды. Әтисе дә әйтеп торды, тимә снегоходка, барма беркая да дип. Тыңламады. Күз ачмаслык буранда балыкка дип чыгып китте. Кар астында елганың юка бозлы җире булган, шунда чумып балакаем, чүттән генә үлемнән калды. Синең белән танышканчы шаян, шук бала, синең аркаңда коры сөяккә калды.
Марсельнең әнисе телефон аша сулкылдап Ландышка шуларны җиткерде дә, - тагыласы булма, безнең балага, ишетсен колагың. Тагын бер шалтыратканыңны ишетсәм, атасына әйтеп, торган җирегездән кудыртырга да күп сорамам, дип телефонны сүндерде.
Кайгыдан күзе күрмәс, башы эшләмәс булган ананы да аңлап булыр иде дә соң, тик Ландышның, сөеклесе суга баткан дигән сүзләрне ишетүгә тулгагы отыры көчәйде. Ярый әнисенең башы эшләгән, үзе кайтып җиткәндә подьезд янына килеп туктаган ашыгыч ярдәм машинасын күрүгә кар өеменә абына- сөртенә подьездга таба йөгерде.
-Доктор, мин монда. Хәзер ишекне ачам, тизрәк, тизрәк, дип ашыгып, лифтны да көтмичә баскычтан квартирасына чапты.
Бер ун минутка соңга калсалар, белмим, хәлләр ничек булып чыгар иде. Доктор тиз генә бала тудыру йортына шалтыратып, йөкле хатынны алып барып җиткереп булмаячак, баланы өендә кабул итәргә әзерләнәбез,дип хәбәр итүгә, Ландыш тагын тулгактан авырый башлады.
Аның аһылдаган, иңрәгән тавышына бу өйдә моңарчы бер дә яңгырамаган ят, әмма, барысы өчен дә шатлык куаныч алып килгәндә нәзек кенә тавыш ишетелде.
Өй эчендә бала елады. Якты дөньяга ул әнә шулай итеп беренче авазын салды. Тышта улаган буран да, вентиляция аша ишетелгән җил дә бала тавышын ишетеп туктап калгандай булды.
-Нишләп авызларыгызны ачып каттыгыз? Әни кеше, улыгызны күкрәгегезгә куегыз. Я, карагыз әле, менә нинди баһадир таптыгыз бит, маладис. Ә хәзер, киттек больницага. Алданрак хәстәрен күрәсегез калган, алданрак.
Докторның сүзләренә каршы Тәслимә дә, срогы буенча сигезенче мартларга гына табарга тиеш иде әле ул, дип куйды.
-Ханым, срок ул якынча дигәнне аңлата. Баланың бүген дөньяга киләсе килгән, әйеме , егет?! Әтисенә бәйрәмгә бүләк инде бу. Бүген бит безнең бәйрәм, халыкара ватанны саклаучылар көне, гади генә әйткәндә, ирләр бәйрәме. Вот әтисенә икеләтә бәйрәм бүген, ә.
-Әтисе юк аның. - Ландыш елап җибәрмәс өчен йөзен читкә борды.
-Сез нәрсә? Сеңлем, бу уегызны хәзер үк башыгыздан алып ташлагыз. Шушындый егетне сезгә бүләк иткән ир ул баланың әтисе. Бала, дөресен генә әйткәндә, иң беренче чиратта әтинең көчле кулларына, әнинең назларына мохтаҗ. Баланы ата назыннан мәхрүм итү ул бала өчен гомерлек җәза. Сез үзегезне түгел, баланы бәхетсез итәчәксез.
Ул арада баланы да, Ландышны да чистартып төреп, носилка белән ашыгыч ярдәм машинасында бала тудыру йортына алып та киттеләр.
Тәслимә шатлыгын уртаклашырга дип авылга әнисенә шалтыратты.
-Әнкәй, котлыйм, оныкчыгың туды. Малай алып кайтты Ландышың. Мин дә әби булдым, әнкәй, дип шатлыклы күз яшьләрен сөртә- сөртә әле генә булып узган вакыйганы әнисенә сөйләп аңлатты.
-Балакаем, минем сүзләр аркасында иртәрәк тапты инде ул. Мин жүләр, таптым сөйләргә сүз. Ул Марсель миңа ни пычагыма кирәк булды инде, җә?
-Анламадым, әнкәй, нинди сүз ул?
-Әй, Марсельнең суга батып чүт үлмәве турында инде.
-Әстәгефирулла, ни булгааан? Сөйлә әле бутамыйча гына, ашыкмыйча гына, әнкәй.
-Баткан, теге олы тәгәрмәчле матай белән карда чабалар бит әле, шуның белән инеш өстеннән чапкан. Кар астында боз юка булган. Матае әйләнеп капланган, нык тирән җир булмаган үзе, тик барыбер бик озак чыга алмаган. Шуышып чыгарга хәле беткән, куллары бозга ябышып каткан. Ярый яшьләр кышкы буранда да тау башында йөриләр икән. Башта матаеның тавышын ишеткәннәр. Боз ватылган тавышларны ишетеп, матай тавышы тынуга көч- хәл белән көрт ерып барып җиткәннәр берәүләр, тик тартып чыгара алмаганнар. Телефоннарыннан шалтыратып авылдан таяклар, такталар алып килергә кушып кешеләр чакырып, чыгарганнар. Хәле бик начар, бар әгьзаларына дә салкын тигән дип, Казанга ук алып киткәннәр. Анасы янында саклап ята икән. Имансыз бала, безнең Ландышкаебызны бәхетсез итте.
-Әй, әнкәй, алай димә берүк. Исән- сау терелсен. Ландыш та табар, исән булсак, үз бәхетен. Кемгә дә үз баласы бик кадерле.
-Тәүбә, тәүбә. Әйттем исә кайттым. Миңа нәрсә, ашыйсы ашым ашалган, яшисе елым яшәгән. Исән булсын. Кызым, бәләкәчкә нинди исем сайладыгыз соң?
-Әнкәй, баланың әти- әнисе исән. Мин кысылмыйм. Үзләре сөйләшерләр.
Әнисенә тыныч картлык, саулык таләп Тәслимә телефонны куйды да пыр тузып оныгы янына барырга әзерләнә башлады.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.