Литература
29 Апреля 2022, 07:20

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

10 өлеш. -Тагын компьютерга ябышкансың, кызым. Бар, урамга чыгып һава сулап кер. Син бит хәзер үзең өчен генә яшәмисең. Балага саф һава кирәк. Аңа развиваться итәргә кирәк, аңла инде. Гел урындыкка берегеп, өстәл тактасына кысылган корсагыңда аңа ничек үсәргә кирәк.

-Тагын компьютерга ябышкансың, кызым. Бар, урамга чыгып һава сулап кер. Син бит хәзер үзең өчен генә яшәмисең. Балага саф һава кирәк. Аңа развиваться итәргә кирәк, аңла инде. Гел урындыкка берегеп, өстәл тактасына кысылган корсагыңда аңа ничек үсәргә кирәк.

Әнисе көн саен кабатлый торган үгетләүләргә Ландыш колак та элмәде. Урыныннан торып тәрәзә каршында килде, юка челтәрне күтәреп, озак кына нидер уйланып урамга карап торды да, әнисенә эндәште.

-Әни, кем минем әтием?

Көтелмәгән сораудан Тәслимә дерт итеп китте, нерв җепләре шулхәтле тартылды ки, уң як күз тирәсе тартыла башлады. Эшкә чыгып китәргә җыенган җиреннән, юлын югалткандай бүлмә уртасында туктап калды, кулындагы муен яулыгын бер бөтереп, бер бәйләп, уңай җавап табарга тырышты.

-Ул юк бит инде кызым.- Тавышы нишләптер бик әкрен чыкты. - Нигә исеңә төште әле ул.

-Әни, минем әтине беркайчан да исемнән чыгарганым булмады. Син миңа аның турында сөйләмәсәң дә мин аны гел көтеп яшәдем. Менә килер, мине бик бәләкәй чагымдагы кебек кулларына күтәреп түшәмгә кадәр очырыр дип көттем. Детсадта башка балаларны әтиләре алырга килгәч, аларның әтиләренә, минем дә әтием бар дип, я ул врач, я ул летчик дип уйдырмалар сөйли идем. Концертлар куйганда мине күрергә әтием килер дип җырлаганда да, биегәндә дә ишектән күземне алмадым. Кыш бабайга хатлар яздым, әтиемне чакырып. Әни, тиздән минем дә балам туачак, әмма ул да минем кебек әтисез булачак бит. Ә мин алай булуын теләмим.- Ландышның күз яшьләре янаклары буйлап агып төште. Тәслимә, йөгереп килеп, кызын кочып алып, диванга утыртты.

-Кызым, язмышыбызга шулай язылгандыр инде. Синең әтиең Илгизәр. Илгизәр Сафиуллин иде. Сиңа өч яшь тулган көнне ул эшли торган химия заводында зур авария булды. Фаҗигале рәвештә әтиең вафат булды.

- Нишләп алайса минем документларда фамилиям Сафиуллина түгел. Әти исеме урынында озын сызык?

Тәслимә моннан уналты- унҗиде ел элек булган хәлләрне исенә төшереп башын түбән иде.

-Мин боларны сиңа сөйләргә тиеш тә түгел инде. Ана белән кыз арасында сер булырга тиеш түгел диләр. Тыңла, алайса, ләкин бүлдермә.

-Минем утыз яшемә җиткәнче, егетләр белән чынлап торып үбешкәнем дә булмады. Шулай  кыз көе картаеп барганда бер ир белән таныштык. Троллейбуста барганда күз карашларыбыз очрашты да инде. Ул гаиләле ир булып чыкты.  Тик хатыны психик авыру булып, аны даими торырга психиатриягә озатканнар. Бу ирнең биш яшьлек кызы бар иде. Әкренләп очраша башладык. Кызы Алтынай исемле иде. Бик мөлаем бала, аның белән дә тора- бара уртак тел таптык. Бергә торырга планнар кордык инде. Минем ул чакта бизнесым яхшы гына китте, квартира, машина да алган идем. Эшем бара, тормышым көйләнә, бала да әзер дип шатланып матур киләчәккә планнар корып яшәгәндә, бар да бетте, җимерелде.

-Ни булды, үлде мени?

-Бүлдермә, фикеремне чуалтасың.

-Ул ирнең, Мәгьсүмнең инде, күрше квартирада гына хатынының әнисе тора иде. Минем аның белән күрешкәнем булмады, я Мәгьсүм аңа мин килгәндә кермәскә дигәндер. Ә, үзем дә әйттем бугай әле шулай дип. Шулай да бервакыт без Алтынай белән шау- гөр килеп идәндә аунап уйнап ятканда бу әби үзенең ачкычы белән ачып керде Мәгьсүмнең квартирасын. Баланы шушы әбисе карый бит инде, шуңа ачкычы да үзендә. Мин торып утырдым. Аннары сикереп үк тордым да һушыма килә алмый авызымны ачып каттым. Ул да акаеп миңа карап тора.

Мәгьсүмнең тещасы безнең авылныкы, кычыткан Мәгьфурә тути булып чыкты. 

-Ә син белмәдеңме аларның сезнең авылдан икәнен.

-Каян белим ди. Мин үземнең кайда туып- үскәнне әйттем. Мәгьсүм- үзенекен. Авыл турында башка сүз дә булмады бугай .

Кычыткан Мәгьфурәсе бабаңны чүт әбиеңнән тартып алмады без бала чакта. Безне чүт ятим итмәде. Уу, ул чактагы елаулар! Ярый әткәй башын югалтып, безне ташлап чыгып китмәде. Урыны оҗмахта булсын. Шуның олы кызы Сабирасы Мәгьсүмнең хатыны булып чыкты. Миннән дүрт биш класска югарырак укыды. Менә шулай итеп безнең арада трещина барлыкка килде.

-Ә бала, Алтынай? Ул бит инде сине әнисе дип уйлаган.

-Юк, кызым. Ул әнисен белә иде, хәтта бик яхшы белә иде. Әни дигән сүздән, әни кешедән курка иде. Апа дип эндәшә иде. Әйе, мин дә ияләшә башлаган идем. Үзем бала табып үстермәгәч, мин ул хәтле авыр кичермәдем, дөресен әйткәндә. Өметем генә өзелде гаилә белән яшәргә.

Сабираның минем белән параллель класста авылның иң чибәр кызы дип саналучы Сания исемле сеңлесе укый иде. Чынлап та бер кашык су белән йотардай, көзге каршында гына тотардай матур иде ул. Чая, усал, матур, ну, аңгыра, укуда инде, укуда. Көч- хәл белән укуын бетерде дә, читкә туганнарына киткән диделәр. Без алар белән бер дә аралашмадык. Дошман күрә идек инде, чего скрывать. Вот шул Сания Украинада яшәгән, бала- чагасы булмаган, әллә язмышы шулай язылган булган, башта апасын  бар дип тә белмәгән Сания берзаман Казанга кайтып төшә. Мин әле Мәгьсүм белән араны өзеп тә бетермәгән идем. Әллә Мәгьсүм бер күрүдә гашыйк булган моңа, әллә әби кушкан боларны бала хакына. Белмим. Короче, Сания белән Мәгьсүм бик тиз уртак тел тапканнар, ул Саниянең авызына гына карап тора дип ишеттем. Йомшак характерлы иде инде ул, үз сүзен бастырып әйтергә курка иде.

-Балалары булганмы соң?

-Юк ахрысы. Алтынайның үзенең гаиләсе бардыр инде. Минем кызыксынганым юк. Кеше тормышы миңа нигә?

- Әтине каян эзләп таптың? Бу кеше минем әти түгел, димәк?

Тәслимә моңсу күзләрен кызына төбәп, юк, балам, син аныкы түгел, диде.

-Мин авылдан килгәч пединститутка укырга кергән идем. Ул чакта коммерческий вуз дигәнне ишеткәнебез дә юк. Авыл мәктәбендә татарча алган белемең белән я керәсең я юк инде. Мин укый башладым, шунда Илгизәр исемле егет белән таныштым. Дусларча гына йөрдек. Аннары юлларыбыз аерылды. Мин институтны ташлап бизнеска киттем. Баш- аягым белән базар хатынына , Тәслимәдән Таняга әйләндем. 

Мәгьсум белән танышкач, ул мине ресторанга чакырды. Гомеремдә беренче мәртәбә мин ресторанда булдым. Шунда, надо же, мине Илгизәр танып алды. Мин танымадым да. Телефонымны сорады. Еллар узып та ул шалтыратмады, мин дә онытып бетергән идем инде.

***

Төн уртасында нинди хайван шалтыратырга может?- Тәслимә кармаланып, мендәр астыннан телефонын тартып чыгарды.

-Алло! Тәслимә, синме бу?

-Миңа шалтыраткач, значит мин. Кем әле бу?

-Танымадыңмени?! Мин бит бу! Илгизәр!

-Ничего себе! Каян исеңә төшердең әле мине?

-Син нәрсә? Минем сине онытканым да булмады. Беренче очратканнан бирле.

-Шулайдыр шул, әйе, ышандым ди. То то гел шалтыратып торасың.

- Зинһар гафу ит, мин бит синең телефон номерын югалттым, анлыйсынмы?

- Бүген төн уртасында таптыңмы? Уф, Илгизәр, исерек булсаң ят та йокла, башымны катырма!

-Тәслимә, тукта инде, тыңлап бетер. Мин Германиядә химия промышленносте буенча халыкара симпозиумда. Ә өстемдә теге вакытта ресторанга кигән костюм. Костюмның кульяулык кесәсе төбендә кулга ниндидер кәгазь кисәге тиеп китте. Алып карасам, синең номер язылган кәгазь. Минем шатлыгым эчемә сыймый. Эх, алданрак тапкан булсам, сине дә үзем белән алган булыр идем.  Белсәң иде син минем йөрәгемдәге синең өчен сакланып та һаман әйтелмәгән җылы сүзләрне, сизсәң иде син күңелемнең сине күрер өчен талпынганын. Институтта беренче күругә үк кереп ояладың да күңелемә, чыгарып булмый инде сине аннан, Тәслимә.

Тәслимә сүзсез генә Илгизәрне тынлады, тавыш тынсыз гына күзләреннән яшьләре агып мендәрен чылатты.

-Ишетәсеңме мине, Тәслимә?- Илгизәр ярым пышылдауга күчте .

-Ишетәм, дип пышылдады Тәслимә.

-Мин сине яратам бит, Тәслимәә!

Тәслимә кычкырып елап җибәрде.

-Илгизәр, чакыр мине үз яныңа, мин гомер буема бәхетсез бер җан булдым. Башка болай яшәргә теләмим. Әйт, кайда чакырсаң, шунда барырга риза мин .

   Икенче көнне ул инде Илгизәр белән култыклашып Дрезден буенча сәяхәт итте. Биш көн буена бизнесен, квартирасын, кичәгесен, иртәгәсен, киләчәген онытып яратты һәм, яратылды. Тугыз айдан тупырдап торган кызы дөньяга аваз салды.

   Гаиләле иде Илгизәр. Хатыны, ике улы һәм кызы барлыгын Тәслимәдән яшереп тормады.  Тәслимә аннан артыгын өмет итмәде, вакыты һәм мөмкинлеге килеп чыгуга Илгизәр үзе шалтыратып килеп җитә иде. Шулай җай гына очрашып, яшәп ятканда тормыш Тәслимәгә тагын арты белән борылды. Илгизәр нәни кызын, сөекле Тәслимәсен калдырып, бик иртә бакыйлыкка күчте.

***

-Әни, ә аның балалары минем турыда белмиләр инде. Ә алар бит минем бертуган апа- абыйларым.

- Беләләр. Тик син тормыш башларга ашыктың. Боларны син унсигез яшең тулгач белергә тиеш идең. Әтиеңнең вафатыннан соң безгә аның юристы килде. Әтиең завод акцияләрен дүрт баласына, ягьни, сине дә исәпкә кертеп, васыятьнәмә язган булган.

Тәслимә йокы бүлмәсеннән кызыл папка күтәреп чыкты. Болар, кызым, әтиеңнең синең исемгә оформить ителгән квартира документы, саклык кенәгәсе, акцияләр барәбәренә синең исемгә бу көнгә кадәр счетыңа җыелган акчалар күләме язылган отчёт.

Ландыш әнисенең җилкәсенә капланып елап җибәрде.

-Гафу ит, әни. Мин дә үз балама шулай җавап бирерменме, кая минем әтием дип сораса.

-Кызым, зерә син Марсельнең телефонын алмыйсың. Син никадәр хаклы бу балага, ул да шулай ук хаклы. Син ни хәтле бурычлы булсаң, аны үстерергә, ул да шулай бурычлы. Уртага салып сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Мин ясаган ялгыш адымнарга басмаска тырыш, кызым.

АХЫРЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас