Литература
28 Апреля 2022, 11:00

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

9 өлеш Көннәр, айлар  бер-бер артлы үтә торды, күрше хатынның кызыксынуына да чик куелды. Башта күбрәк телефон аша булган сөйләшүләр йөрәкләр арасына да сизелер-сизелмәс  җепләр сузып, ныграк төенли барды.

Көннәр, айлар  бер-бер артлы үтә торды, күрше хатынның кызыксынуына да чик куелды. Башта күбрәк телефон аша булган сөйләшүләр йөрәкләр арасына да сизелер-сизелмәс  җепләр сузып, ныграк төенли барды. Моңа кадәр бала- чага тәрбияләмәгән, алар белән аралашуны да иптәш хатыннарына барган чагында, о, как выросла, привет, ни хәлләр, матуркай, дип эндәшеп балаларга шоколад-йомырка я булмаса сок ише тәм- том тоттырудан ары китмәгән Тәслимәне, хатын- кыз затыннан курка торган Алтынай белән очрашу куркыта иде. Мәгьсүм, әби алдында яхшы түгел бит, мин баланы калдырам да чыгам да китәм, чыгам да китәм синең яныңа, әйдә барыйк инде дип бик чакыргач, Тәслимә, балага уенчыклар, тәмлүшкәләр  алып, танышып кайтырга булды. Тик Мәгьсүмгә бер шарт та куйды. Мин килгәндә синең тещаң кереп йөрмәсен. Мин бала белән танышырга барам. Бу очрашуларның ахыры ничек буласын үзебез дә белмибез. Шуңа күрә, әби белән дә танышырмын, тик соңрак.

Билгеле, Мәгьсүм ике куллап риза булды. Акыллы иде аның тещасы, артык сораштырмас, кирәкмәгән җиргә тыгылмас, алай икән, һее, алаймы, дип үзалдына әкрен генә нидер пышылдап йөри. Кияве бер хатын белән таныштым, Алтынайга ошаса, кушылмакчы булабыз дигәч тә, алаймы, һее, ярар алайса, кереп йөдәтмәм, баланы кирәк чагында үзең кертерсең дип ризалашты. Тыштан ризалашса да бәгырен кисеп алган кебек булды инде. Ризалашмый хуты юк шул, үз балакае җүләрләр йортында булгач, бала турында кайгыртырга кала. Шулай да Киевта яшәүче кияүдәге иң кече кызына шалтыратып, Мәгьсүм кияүнең икенче хатын алып кайтырга йөргәнен сөйләргә онытмады.

    Мәгьсүм пыр тузып ашарга пешереп, кызы Алтынай раковинада чәй чынаяклары  юып яткан чакка туры килде Тәслимә. Мәгьсүмнең йөрәге ярылырдай булып тибә башлады, ә әбисен сагынып өлгергән Алтынай, әби килде, дип ишеккә беренче булып чапты. Кызым тукта әле, бәлкем әби түгелдер. Безгә бәлки кунак килгәндер дип сөйләнә-сөйләнә йозакны ачты.

-Мин ялгыш кермәдемме икән? Алтынай дигән матур кыз бар дигәннәр иде миңа. Ул шушы йортта яшәмиме икән?

Алтынай, чит хатынны күреп, атасының бот артына качып, ике аяк арасындагы ярыктан Тәслимәне күзәтте.

-Ә кем әйтте сезгә?- кыз тагын башын яшерде.

- Ммм, кыш бабай әйтте. Әйе, әйе, кыш бабай.

-Алдалыйсың. Алдалалга яламый!

-Алдамыйм. Честное пионерское!- Тәслимә аптырап Мәгьсүмгә төбәлде. 

-Кыш бабай әле килмәде. Ул сине беләме?

-Белә, белә! Менә шушы бүләкләрне Алтынай дигән матур кызга тапшырырсың диде.

Алтынай, кызыксынып пакетка таба муенын сузды.

-Кызым, кунак апа буш кул белән килмәгән, кыш бабайдан бүләкләр китергән. Әйдә, апаны кунакка чакырыйк. Кунак кешене ишек төбендә тотмыйлар, кызым.

Алтынай дәшмәде, әтисе артында торуын белде.

-Тәслимә, сал киемнәреңне. Мин ашарга пешереп ята идем. Залга уз, бераз ял ит. Мин хәзер.

Алтынай, әтисенең аягына тотынган килеш кухняга таба китте, Тәслимә бүлмә буйлап чәчелгән уенчыкларга басмаска тырышып залга узды. Балалы өй шундый була инде дип уйлап куйды да, диванга утырды. Диван җәймәсе астында калган ниндидер уенчык яман сызгырып җибәрде.

-Әтии! Ул минем уенчыкны ала!

-Алмый кызым, апа син таратып ташлаган уенчыкларны җыештыра торгандыр. Безнең квартирада тәртип ясыйдыр ул.

Тәслимә, Мәгьсүмне ишетеп, тизрәк тезләнеп идәннән уенчыкларны җыештырып урталыкта яткан пакетка тутыра башлады. Ишек яныннан аны күзәтеп торучы Алтынай, йөгереп килеп я бер уенчыгын, я икенчесен алып, әтисе янына йөгерде.

-Пакетка тутылып алып китәмм диде.

-Кем сиңа алай дип әйтте?

-Ул!- Алтынай бармагы белән төртеп, зал ягына күрсәтте.

-Апа сиңа бер нәрсә дип әйтмәде бит, кызым. Ник алдашасың әле? Нинди зур кызым минем, ә үзе алдакчы икән.

-Әйдәле без дә ярдәм итик уенчыкларны җыярга. Аларны әбиең көне буена да җыеп бетерә алмый, арып бетә.

-Мин дә алыйм. Әти, кая кыш бабай җибәлгән бүләкләл? Ул яшелдеме?

-Яшермәдем, Алтынай! Син бит минем яныма да килеп карамадың. Пакетны да алмадың. Әллә кире кыш бабайга илтеп бирәсе булырмы?

Алтынай, әйе, дип баш какты.

-Алтынай, Тәслимә апаң аны каян тапсын хәзер. Кыш бабай башка балаларга бүләкләр тапшырырга киткән бит.

- Ә син каян беләсең?

-Нәрсәне?

-Аны?

Алтынай Тәслимәгә төртеп күрсәтте. Мәгьсүм хатасын аңлап Тәслимәгә карап, каш сикертеп куйды.

-Ә, Тәслимә апаңнымы? Беләм, ә, юк , белмим, бөтенләй белмим мин аны.

Мәгьсүм буталып бетте, шулчак, Ходайның рәхмәте белән Тәслимәнең ишек төбендәге тумбочка өстендә калган телефоны шалтырады.

Алтынай йөгереп барып телефонны алып Тәслимәгә сузды да тагын әтисенә сыенды.

Кызым, апага сөйләшергә комачауламыйк, әйдә кухняга, без синең белән чәй әзерлик. Кунак апаны чәй белән сыйларбыз.

-Анналы  ул китәме?

Мәгьсүм кызын кочаклап битеннән үпте дә, и кыргый куяным минем, ник куркасың син. Ул бик яхшы апа. Менә күрерсең, ул сине, син аны яратырсың. Бераз ияләшергә генә кирәк.

-Киләкми. Мин аны ялатмыйм. Алтынай әтисен муеныннан кысып кочаклады. Ул арада Тәслимә дә кухняга узып, суыткычка терәлде.

-Алтынай, сиңа ничек рәхәт әйеме, әтиең  кулларында. Ә менә мине беркем дә кочакламый. Беркем дә үпми дә,яратмый да.

-Синең кызың кайда?

- Юк шул минем кызым. Улым да юк минем. Бәлкем син минем кызым булырсың?

-Мин әти кызы. Әйеме, әти.

Алтынай бераз ачыла төште. Күчтәнәчләр белән чәй эчкәч, тагын залга чыгып утырдылар. Тәслимәгә мондый тормыш сәер тоелды. Гаиләле дус хатыннарның тормышларыннан зарлануын аңлаган кебек булды. Уйнат, җый, пешер, ашат, ю, йоклат. Шушымы инде гаилә тормышы дип уйлап алды.

Алтынай, күпме генә Мәгьсүм белән Тәслимә хәйләләп  якын китерергә тырышса да, хатын янына килмәде. Тәслимә бераздан китәргә җыенганны күргәч, бала елмаеп җибәрде.

-Әти, ул китә,- дип сөрән салды.

Мәгьсүм ишек төбендә, беренче катта подьезд ишеге ябылган тавыш ишетелгәнче моңсуланып басып торды.

Ирләр еламый, алар корыч кебек диләр. Ничек кенә елыйлар әле корычтай ирләр дә. Кайберләре алларына килгән авырлыкны күтәрә алмыйча шартлап сыналар, кайсыберләре черек агачка, ягьни бер файдасыз  исереккә әйләнә. Мәгьсүм дә дивандагы кечкенә мендәр белән битен каплап озак итеп елады. 

Аның елавыннан сәерсенгән Алтынай, әтисен башыннан сыйпап, әтисе аңа әйткәнчә,  я елама, син бит минем бердәнберем, дип, диванга менеп әтисен аркасыннан кочты.

-И, кызым, кызым. Минем бәхетле булырга хакым юкмы соң әллә? Мин бит әти генә түгел, ир кеше ,

кызым.

-Нәлсә  ул ил кеше,әтием?

-Күп белсәң тиз картаерсың. Әбиең кебек. Әйдә, өстәлне җыештырыйк. Иртәгә миңа эшкә, сиңа садикка. Кайчан өйрәнерсең икән "р" хәрефен әйтергә, ә кызым?

 Алтынай да "ил кешене" әбиемнән сорармын дип, курчагын кочаклап йокларга ятты. Мәгьсүм дә, телефоннан шалтыратып сөйләшүнең бүген мәгьнәсе юклыгын аңлап, утын сүндерде.

     Тәслимә, машинасын кабызды да, руль өстенә башын салып уйга калды. Кирәкме соң миңа бала? Әллә шушылай ялгыз картаерга насыйпмы миңа? Мин генә түгел бит дөньяда ялгыз хатын. Юк, ахрысы, мин инде бала табып үстерү яшеннән чыкканмын бугай.  Тыныч башым, тәмле ашым, дип, башкаларныкына кызыкмыйча яшәгәнчә яшәргә кирәк инде. Ә кызы, Алтынае, бигрәк сөйкемле. Хитрый тагын үзе. Бер сөйдертмәде дә, чукынчык. Я, Аллам, минем бәхет йолдызым күкләрнең ничәнче катында икән? Ник ул мине таба алмый? 

Тәслимә машинаның алгы тәрәзәсе аша күк йөзенә текәлде. Тик шәһәрнең аллы- гөлле яктырткычлары, баганалардагы лампочкалар яктысында күк йөзендәге йолдызлар күренми иде.

    Берничә көннән Мәгьсүм кичкырын кызын җитәкләп үзе килде. Мондый очрашуны Тәслимә дә, бала да көтмәгәннәр иде, билгеле.

-Мәгьсүүм, син?! Сез?! Нишләп шалтыратып әйтмәдең? Давай, керегез, кер! Чишенегез, узыгыз! Каушап төшкән Тәслимә тегендә- монда эленгән кайбер киемнәрен җыя башлады.

-Алтынай, туңмадыңмы, акыллым? Хәзер чәй кайнатам. Кая әле, нинди вкусняшкалар сине качып көтеп тора икән монда дип шкаф тумбочкаларын актарып , өстәлгә конфетлар өеп куйды.

-Мин конфетлал ашамыйм. Болай да әби булдым инде, менә кала, дип тешләре төшкән авызын ачып Тәслимәгә күрсәтте.

-Шулаймени? Синең яшьтә бөтен кешенең дә тешләре шулай коела да аннары өр-яңалары үсеп чыга.

-Ә безнең әбинен тешләле стаканда үсә. - Тәслимә көлеп җибәрде. - Чынлапмы?! Ә мин тагын теш врачына йөргән булам, теш куйдыртырга дип. Стакан гына кирәк булган икән.

-Син ачуланма инде, тик торганнан килделәр дә керделәр дип. Мин шундый бестолковый кеше инде. Җебегән дип әйтимме? Менә Алтынай белән саф һава суларга чыктык та, нишләп кунакка барып кайтмаска дип уйладым. Ачуланмыйсыңмы? 

- Нишләп ачуланыйм. Хәзер аш салып җибәрәм. Берүземә ашарга пешерергә иренеп тора идем.

Зал ягыннан килеп чыккан Алтынай аптырап Тәслимәгә карады.

-Ә сезнең уенчыклалыгыз кая?

-Уенчыкларым юк шул, акыллым.

-Мин беләм! Сезнең уенчыклалыгыз юк, шуңа сезнең кызыгыз да юк. Әйеме, әти!

-Кызым, мультиклар карыйсынмы? Тәслимә апаң сиңа хәзер телевизорны җибәреп бирә.

-Әти, әйдә өйгә кайтыйк. Монда кызык түгел. Уйналга дуслал да юк, уенчыклал да юк.

-Ә син куышлы уйный беләсеңме?

Алтынай юк дип башын чайкады. Догонялка? Беләсеңме? Әйдәгез догонялка уйныйбыз.

Өчәүләшеп пыр тузып, карават диван өсләреннән сикереп, шуышып, өстәл астыннан мүкәләп, хәлдән тайганчы, караңгы төшкәнче уйнадылар. Аннары өчәүләшеп арып-талып, тирләп- пешеп киң караватка хәл алырга сузылып яттылар.

-Апа! Без әтием белән тагын килелгә можномы? Тагын уйнал идек.

Мәгьсүм кызына сиздерми генә Тәслимәгә күз кысып, кулын сыйпап куйды.

Аларны озаткач Тәслимә көзгегә күз салды. Көзгедән бит очлары алланган, күзләре янып торган, авызы ерык шат хатынны күреп,  битләрен тотып- тотып карады.

-Рәхәтме, Тәслимә? Вәйт снятие стресса булды бу! Көзге яныннан китәргә дә өлгермәде, ишектә кыңгырау чылтырады.

-Күрше, сездә нинди погром булды ул? Җир тетри дип тордым. Әллә минәйтәм, сиңа нападениемы дигән идем, карыйм, теге вакытта килгән мужик бала җитәкләп чыгып бара. Семейный чтоли?

-Күршекәем, әйе! Күңелең булдымы? Мине тикшергәнче, син лутчы үз тормышыңны кара инде яме.

Тәслимә, күршесен ишеге белән этеп дигәндәй чыгарып, бикләп куйды да ваннага су җыеп, йөгереп, сикереп, шуышып арган тәнен яздырырга дип күбекле суга чумып, хыялларга бирелде. 

***

Хатынының бертуган сеңлесе Киевта  кияүгә чыгып яшәгәнен белә иде Мәгьсум. Тик ничә ел бергә яшәп, сеңлесенең кунакка кайтканын, дөресрәге күргәне дә юк. Әнисе белән сирәк- мирәк телефон аша сөйләшүләрен санамаганда, аралашып яшәмиләр иде. Әнисе аша, апасының психоневрологик диспансерга урнаштырылуын белгәч, ул уйга калды. Берничә мәртәбә никахсыз кушылып та карады, тик, әллә җүнле ирләр туры килмәде, әллә характерлары, озак тора алмады берсе белән дә. Болардан бала тапканчы дип, бер- ике тапкыр аборт ясатып котылды, соңрак балага узганы да булмады. Әнисе өчен Киев дигәннәре, башкаладан хәйран ерак урнашкан хутордагы бер хибара иде. Очын- очка көчкә ялгап  яшәп яткан сеңелнең башында идеаль план туды. 

-Апа психушкада, ире нормальный кеше, әнинең әйтүенчә, обеспеченный, кызны барыбер әни карый. Мужикны, квартираны кулдан ычкындырмаска. Әни белән ныгытып сөйләшергә, аңлатырга. Племянница чит кеше түгел. Үсәр ике арада. На чуртыма мин бу алкаш хахулларны ашатып ятам монда? Җитте! Булды! Кайтам! Родина- мать зовет! Шундый "изге" планнар" белән Мәгьсүмнең балдызы чиректән ярты стакан самогон коеп, авыз кырыеннан агыза- агыза эчте дә сало кисәге чәйни- чәйни телефонга үрелде.

-Әнни! Сәлам! Миндә идея туды.Нинди Идият! Идея!!!! Тыңла мине. Мәгьсүмгә никакой икенче хатын алдырмыйбыз. Үзем кайтам. Әйе, вот шулай! Минем родной племянницам бит ул. Син кияүне әзерлә. Әйе. Чит кеше диген, баланы барыбер яратмаячак, диген. Сөйләшергә син мастер. Миңа номерын бир булачак минем женихның. Хәзер шалтыратмыйм. Мин үзем беләм, кайчан шалтыратырга, нәрсә дияргә. Минем мужик? Нинди мужик әни. Мин берүзем. Мин эшсез, ач, ялангач монда. Эш юк, шахталар эшләми, ягарга күмер дә, утын да юк. Әни, коткарсаң син генә коткара аласың мине. Балдыз мышык-мышык елап җибәрде...

Кайсы ана, хәтта юлдан язган баласын да коткарырга теләми инде. Тугыз ай буе күтәргән, үзе ашамаса да баласы тук булсын дигән, төннәр буе керфек какмыйча үстергән төпчеген коткару, бәхетле итү өчен Ана барысына да әзер иде.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия  Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас