Литература
28 Апреля 2022, 07:00

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

8 өлеш Ресторандагы шау-шу, музыка артта калды. Башын коньяк, шампан шәрабе пары каплаган Тәслимә башта ук Мәгьсүмне кунакка чакырам, ни булса шул булыр дип уйлаган иде дә, тик еллар буена үзенең һәр адымын алдан исәпләп куярга өйрәнгән гадәте, ашыкма, җанкисәккәем, егетне бераз сынарга кирәк дип пышылдаган кебек булды.

Ресторандагы шау-шу, музыка артта калды. Башын коньяк, шампан шәрабе пары каплаган Тәслимә башта ук Мәгьсүмне кунакка чакырам, ни булса шул булыр дип уйлаган иде дә, тик еллар буена үзенең һәр адымын алдан исәпләп куярга өйрәнгән гадәте, ашыкма, җанкисәккәем, егетне бераз сынарга кирәк дип пышылдаган кебек булды. Белә инде ул үзен, яше барган саен ир- ат затына тагын да таләпчәнрәк караганын да белә. Аның яшендәгеләргә күбрәк сөяркә итеп караганнарын да бик белә. Я булмаса аерылып, торыр урыны калмаган ирләр ятак бүлешергә теләгәнен дә яхшы аңлый.  Ә менә нибары ике тапкыр күрешкән, баш түбәсе ялтырый башлаган Мәгьсүм аннан ни өмет итә икәнен аңлый алмады. Хатыны бар икәнен инкарь итмәде, аерылдым да димәде, әмма шул ук вакытта кияүгә чыгу турында сүз башлады. Хикмәте, моның сере нәрсәдә икәнен бик беләсе килсә дә, такси шоферы алдында сораулар биреп Мәгсүмнең башын катырмады.

-Мин кайтып җиттем, Мәгьсүм. Кич миңа бик ошады, рәхмәт сыйлауларыңа, дип машинадан берүзе генә төшеп китмәкче булды.

-Тәслимә, тукта инде. Мине кунакка чакырмыйсыңмени? Бераз сөйләшеп утырыр идек. Ресторанда сөйләшеп булмады бит.

Тәслимә, йөзенә бераз ризасызлык билгесе чыгарган булып, соң бит инде, синең дә хатының көтәдер. Гаиләгездә низаг купмасын тагын дип төрттерде.

-Хатыным юк шул. Хатын булса мин болай йөрмәс идем әле.

Бу сүзләрдән Тәслимә әллә нишләп китте. Аерылганмы, әллә, Ходаем, үлгәнме? Мин дә тере җүләр, кешенең авырткан җиренә тиям икән бит. - Минем дә йокы да качты. Күп ашагач йоклап та булмас. Керим дисәң, керик алайса, рәхим ит.

Ишектән керүгә, Мәгьсүм җиһазларның зәвыклылыгына, фатир эченең бизәлешенә шаккатып, тел шартлатты.

-Гафу ит, Тәслимә. Мин ялгыш кердем ахрысы. Мин китим лутчы, дип, аягындагы туфлиләрен дә салырга өлгермичә ишеккә борылды.

-Мәгьсүүм, ни булды болай бик тиз. Нәрсә ошамады?

-Юк, юк, Тәслимә! Барысы да ошады, просто супер. Әмма бу миңа туры килми, ягьни мин бит бай түгел. Байлар кебек фикер дә йөртә белмим, бай була да алмадым, булырга тырышмадым да, дөресен әйткәндә. 

- Нинди байлык! Бу мы байлык, Мәгьсүм? Болар бит буш куык кына. Айлар, еллар, дистә еллар буена урыныннан да кузгатылмый торган, беркемгә дә, хәтта үземә дә кирәге бер тиен булган җиһазлар! Алып куелдылар да торалар инде. 

-Шулай дә син бик мул тормышта яшисең икән шул. Ә мин бит сине троллейбуста күргәч тә гап- гади ханым дип күз алдыма китердем. Бай тормышта яшәүче хатыннар ирләрен кол кебек күрәләр, командовать итәләр . 

-Ә, ну-ка, сал әле ботинкаларыңны! Бу нинди ишек төбендә сөйләшеп тору, бала- чага кебек!- Тәслимәнең тавышы бөереннән чыкты. Чишен, кулларыңны юып чык. Мин чәй куеп җибәрәм.

Мәгьсүм бүлмәгә узып чын күннән эшләнгән йомшак кәнәфигә утырды, дөресрәге, батты. Кәнәфинең баш куйгычы, култыксалары назлы хатынның йомшак куллары кочаклаган кебек булды. 

-Мәгьсүм, кухняга чык! Чәй әзер,- Тәслимәнең тавышы бу юлы иркә хатыннарныкы кебек чыкты. 

Өстәл өстендәге нигьмәтләргә күз салгач, Мәгьсүм тагын аптырап, Тәслимәнең күзләренә карады.

-Син кунаклар көтә идеңме? Мин чынлап та комачауламадыммы сиңа? 

-Юк дидем бит инде. Чынлап, беркемне дә көтми...идем. Дөресен әйтимме? Кичә синең белән очрашкач, җырдагыча,  бәлкем, бер шакырсың әле ишегемне, дип уйладым. Сине көттем. Керерсең дип өмет иттем.

-Рәхмәт, ышанычыңа. Тәслимә, минем синең белән ачыктан-ачык сөйләшәсем килә. Син кияүдә түгел бит, шулаймы? 

Тәслимә, әйе дигәнне аңлатып, баш какты. - Балаларың да юк бугай. Һәрхәлдә бала- чага киеме дә, уенчыгы да күзгә ташланмады.

Ә мин - өйләнгән ир. Әмма хатыным юк.

Тәслимә аптырап, үзе дә сизмәстән, ничек инде, бар һәм юк. Кая соң ул, - дип сорады.

-Минем хатыным авыру. Ул психоневрологик диспансерда. Башта баладан соң депрессия диделәр. Дәвалана торган саен, чире, киресенчә , көчәйде генә. Кызыбызны тиктомалдан кыйный, рәнҗетә, чеметеп тәннәрен күгәртеп бетерә башлагач, тагын больницага салдык. Врачлар соңгы диагнозында, тирә- яктагыларга зыян салу куркынычы көчле дип, даими шунда торырга билгеләделәр. Кызыбыз Алтынайга биш яшь тулды. Әни сүзен әйтергә дә курка ул хәзер. Гомумән, хатын- кызлардан бик курка  Балабыз өчен бик борчылам. Мин үзем ничек тә яши алам, әмма баланы барыбер ана назыннан мәхрүм итәргә ярамый. 

-Ә хәзер кайда соң ул бала? Әнисе янына алып барганың бармы? Бәлкем рәтләнеп китәр әле әнисе?

-Алтынай әбидә яши. Хатынның әнисендә. Болай минем белән яши. Әбигә калдырыштырам инде вакыт- вакыт. Балага уңайлы булсын, дип, әбигә үзебез яшәгән йорттан бер бүлмәле фатир сатып алдым. Әби авылда тора иде. 

-Әнисе янына баргач бала ничек тота соң үзен?

-Алтынай тыныч кына утыра инде минем кочакта. Әнисе, күземә күрсәтмә карачкыны, дип ачулана.  Баланы кулына алып, сөю түгел, борылып та карамый. Имеш, шушы бала гаепле барысына да. Соңгы арада Алтынайны алып бармый башладым, Алла сакласын.

-Менә сиңа мә. Гафу ит, Мәгьсүм.

- Ни өчен?

-Мин синең турында икенче фикердә идем. Хатыныңнан ялкып сөяркә эзлисең дигән уй да керде башыма. Мондый ситуацияне күз алдыма да китерә алмадым, гафу ит, яме. Шуның өстенә ресторанга чакырып, күпме акчаңны исраф иттең. Баштан ук проблеманы әйтәсең калган.

-Эшләп торам бит, Аллага шөкер, кытлык кичермибез. Синең кебек яшәмәсәк тә, тормыш алып барабыз. Зарланырлык түгел.

-Мәгьсүм, менә син әйтәсең, синең кебек түгел дип. Ник сорамыйсың, кем булып эшлим, кайда укыдым, гаиләм, балалар турында.

Эчемдә җыелганны бер кешегә дә сөйләргә яратмасам да, ярар, хәерле булсын, сиңа сөйлим. Авылда үскән бала буларак, беләсең инде кием- салым, мөмкинлекләрне ул чактагы. Институтка кердем, ашарыма ризыгым, кияремә киемем булмагач, укуымны ташлап базарда сатарга ялландым. Аннары бурычка акча алып, үз эшемне башладым. Әйтергә җиңел, егермесе дә тулмаган, авылда туып үскән,Казанны да мәктәпне бетергәч кенә күргән кыз балага арба тартып Мәскәү базарыннан товар ташу җиңел булгандыр, дисеңме?! Аннары Польшадан, Болгариядән, Төркиядән. Тиенләп җыеп, булсын дип тырыштым. Ашамадым, киенмәдем, квартира дип хыялландым. Квартира да алдым, Аллага шөкер, соңрак машина да алдым. Матур итеп  ремонт ясаттым. Ә ул арада гомерем дә узып барганын уйлап та карамадым. Уйлый башлагач шаккаттым- дусларымның барысы да бала-чага үстереп ята, ирләрен кочаклап йоклый. Кайберләре икешәр- өчәр тапкыр кияүгә чыккан. Ә минем өйдә - бушлык. Син дөрес әйтәсең, бала- чага киеме дә, уенчыгы да юк. Некому покупать, некому играть!-

Тәслимәнең күзләренә яшь тулды. -Син минем күңелемнең нидер эзләп, шушы бушлыктан чыгып качкан көнендә очрадың. Дөресен әйтим, кичне икенче төрлерәк уздырырбыз, дип күз алдына китергән идем. Тиле хатын! - Тәслимә башын тәрәзәгә таба борып, елмаеп куйды.

-Тормыш итү һәркемгә дә катлаулы инде. Менә син базарда йөреп тә эчкечелеккә бирелмәгәнсең, маладис. Кое төбендә төшү озак түгел, аннан чыгу юлы гына булмаска мөмкин.

-Ә, юк, мин андый "подругаларны " якын  китермәдем. Җенем сөйми эчкән кешене. Мәгьсүм, тагын бер кат гаиләңә әйләнеп кайтыйк әле. Алтынай әбисендә дисең бит.

Мәгьсүм, Тәслимәне бүлдереп, сөйли башлады.

-Алтынай әбисе янында. Тик әбиебез картайды. Җитмеш биштә, бик еш авырый. Ул үзе әйтә, кияү, болай ярамый. Син баланы әниле итәргә тиеш дип. Бала үз әнисен дә белсен, тик ул әни тәрбиясен дә алсын дип әйтә. Алтынайның киләчәге турында кайгыра инде. Баласы булган хатын да алырга риза идем мин үзем. Тик, күңелем кабул итсен дидем. Күп хатыннарны читтән күзәттем, берсе дә күңелемне кузгата алмады. Ә менә син...Сине күргәч, мин әллә нишләп киттем. Сине бик күптәннән беләм кебек тоелды. Күргәнем бар кебек сизендем. Белмим инде, син нинди хисләр кичергәнсеңдер минем белән танышкач.

-Мин дә шулай булдым шул. Болай троллейбуста күптән утырып йөргәнем юк иде.  Синең күз карашың белән очрашкач, эчтә, күкрәгемдә ниндидер дулкынлану хисе туды. Тагын сиңа карадым, авызым ирексездән ерылды. Күземне синнән алгач та, тагын карасын иде, дип теләдем. Синең карашыңны очратып, әллә нинди хыялларга бирелдем.

Мәгьсум әлегә хатынының Тәслимәләр авылыннан икәнен әйтергә базмады, куркытырмын дип уйлады. Төн буена бер- берсенә эч серләрен сөйләп, яшьлекләрен искә алып, әллә ничә кат чәй яңартып утырып таң аттырдылар. Тагын күрешеп, бер- берсен яхшырак белергә кирәк, дигән фикергә килеп, Мәгьсүмне озатканда иртәнге бишенче киткән иде инде. Шалтор- шолтыр итеп Тәслимәнең тимер ишеге ачылган тавышка күрше фатирның "глазогы" ялтырап куйды.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия  Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас