Литература
27 Апреля 2022, 13:00

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

7 өлеш Бу билгесез тойгы күпме дәвам иткәндер, Ландышның куллары ирексездән өскә күтәрелеп, Марсельның муеныннан кочаклады. Рәхәт иде аларга бер берсенә сыенып кочаклашып торуы. Икесенең дә тәне ут кебек кызышты, Марсель иреннәренә үрелгән саен Ландышның йөрәге табан астына төшеп эреп юкка чыкты.

Бу билгесез тойгы күпме дәвам иткәндер, Ландышның куллары ирексездән өскә күтәрелеп, Марсельның муеныннан кочаклады. Рәхәт иде аларга бер берсенә сыенып кочаклашып торуы. Икесенең дә тәне ут кебек кызышты, Марсель иреннәренә үрелгән саен Ландышның йөрәге табан астына төшеп эреп юкка чыкты. Аһ, татлы иде үбешүләре, аһ, үбешеп туймаслык иде кайнар иреннәре. Якында гына кемнәрнеңдер тыелып кына пышылдашканнары, сөйләшкәннәре дә аларны бер- берсеннән аера алмады. Гүя алар бар галәмдә бары тик икесе генә.  Ул арада суда тагын нык итеп шапылдаган тавыш ишетелде, Ландыш бу юлы бигрәк куркып, Марсель, әйдә кайтыйк, әбекәй ачуланыр, дигәч, берсүзсез кыз артыннан иярде. Калай әтәч булып кыланып, һәркемгә бәйләнергә җай эзләгән Марсельны алыштырдылармени?!

Читтәрәк, олы тирәк ышыгында пышылдашучы яшь парлар  да, кара әле бу Марсельгә, чынлап гашыйк булдымы икәнни Ландышка, дип аптырап артларыннан карап калды. Клубта, я яшьләр җыелган җирдә Марсель һаман да үзен башкалардан  өстен итеп күрсәтергә тырышса да, Ландышны күрүгә аны гүя алыштырып куялар иде. Хәтта  кызның әбисе дә егетнең уңай сыйфатларына игьтибар итте. Бер көнне оныгы белән икәүләшеп мунчага дип кайтартылган утынны ташып- өеп ятканда, авыл буйлап Марсельның тыр-пыр матаенда чапкан тавышы ишетелде. Моңарчы Ландышны озатканда да капканың эчке ягына аяк басмаган егет, урамдагы утын өеме янында матаен сүндереп, берни булмагандай, кочагына утын әрдәнәләре күтәреп, ишек алдына узды.

-Исәнме, әбекәй. Куып чыгармыйсыңмы, дип елмаеп кызның әбисенә сүз катты.

-Ярдәм иткән кешене куып чыгарганым юк иде әле. Нишләп бөтен кеше эштә вакытта үрдәк-казларны куркытып, урам буйлап матаеңда чабасың син ?

-Соң, әбекәй, матай чабар өчен бит инде. Без Ландыш белән… 

-Марсель, телеңә сабышма, ярдәм итәм дисәң, давай ташы!- Кызның  тавышы шактый усал яңгырады.- Әбекәй! Ә син бар кереп ял ит, чәй куй. Без үзебез ә дигәнче ташып бетерәбез. Бар, бар, өйгә кер.

Яшьләрнең аерым калырга теләүләрен аңлап алган әбекәй, серле генә елмаеп, өйгә узды.

-Хәере белән булсын инде. Безнең яшьлектә егетләр кызның кулын сорарга килгәнче, капкадан узмыйлар иде. Хәзер кызлар да икенче, егетләр дә үзгәрде.- Әби, тәрәзәдәге челтәр аша яшьләрне күзәтте. - Бик тәртипсез, бер бандит үсә, диләр иде моны, алай бик мәгьнәсезгә ошамаган тагын. Бер Аллам, үзеңә тапшырдык инде, оныгымның мәхәббәттән башы әйләнеп, намусын гына югалтмасын. Намусны югалтсаң, аны эзләп табып булмый. Ә кара билгең гомерең буена артыңнан калмаячак, Аллам сакласын.

Яшьләрнең аяклары да тиз йөгерә, телләре дә тиз такылдый инде. Ярты сәгать узгандырмы, юкмы, капка төбе ялт итеп калды. Чәчелгән йомычкаларны әбисе таз алып чыгып, берәнтекләп җыеп чыкты.

-Монысы мунча тергезеп җибәрергә, балалар. Һәр нәрсәнең кадерен белеп яшәргә кирәк. 

       Марсельләргә утыны дисеңме, тормыш өчен башкасы дисеңме, машина белән кайта, аны җәһәт кенә әтисе кул астында эшләүчеләр урнаштырып та куя, шуңа күрә әбинең тезләнеп йомычка җыюы сәер тоелды. - Тагын бер машина утын кайтартырга ярамыймени? Болай интекмәс идегез, диюенә каршы, әби авырткан билен язгалап, торып басты. - Тырышып тапкан малның бөртеге дә кадерле була бәбкәм. Безгә артыгы кирәкми, булганына шөкер итә белергә кирәк. Ярар, әйдәгез, монда тел чарлап тормагыз. Өйгә кереп, чәй эчегез. Тамагыгыз кипкәндер.

Әбисе кай арада өлгерткәндер, өстәл уртасындагы бер өем коймак бик тиз генә юкка чыкты. Әбисенең рөхсәте белән Ландыш та Марсельның матаена утырып кизләүгә китте. 

Авылдан хәйран гына еракта, бөдрә  таллар ышыганда ике торбадан агып ятучы чишмәгә суга хәзер бик сирәк йөриләр. Бишекле мотоциклы, я башка техникасы булганнар элек колхоз фермаларында сөт ташый торган флягаларга тутырып алып кайталар кайтуын, әмма карт- коры әби-чәбиләргә чишмә суын сагынып кына искә алырга калды. Шуңа да әбисе Ландышка биш литрлы пластмасс савыт китереп тоттырды.

-Дару урынына гына тотармын, балалар, су алып кайтырга оныта курмәгез, дип озатып калды.

Килеп җитүгә тез тиңентен үскән болын печәненә аудылар. Андагы хуш исне әйтеп- аңлатып кына да бетерерлек түгел. Кечкенә бала- чагалар кебек мүкәләп тә йөрделәр, аптырагач, куышлы уйный башладылар. Тирә- якта сандугач сайрауларына, ара- тирә куаклыктан очып киткән кошларның канат тавышы гына кушыла, тирән якта бал кортлары, төклетура, шөпшәләр безелдәшеп оча, күбәләкләр куыша. Ландыш, житез кәҗә бәтие кебек бик озак Марсельгә тоттырмады. Инде тотам дигәндә генә гел Марсельның кул астыннан шуып чыкты. Марсель самими кызны хәйлә белән генә җиңеп буласын аңлады. Шул минутта ук, аһ,дип ыңгырашып, үлән өстенә тәгәрәде, үзе көлеп җибәрмәскә тырышып, битен кулы белән каплады.

Бер мәлгә аптырап калган Ландыш, ни булды,дип куркып, аны- моны аңламыйча, Марсель янына чүгәләде.

-Елан чакты бугай. Аягымны тешләгәндер. Үләм хәзер, Ландыш, бәхил бул дип, егет кул астыннан ыңгырашты.

Ландыш, елан дигәч, башта куркуыннан сикереп торды, аннары, кайсы аягыңны чакты, үлмә Марсель, мин синсез нишлим, дип еламсырый ук башлады.

Марсель торып утырып, чалбар балагын төзәткәләде. 

-Чакмаган бугай, эзе мазары күренми. Әй, бу бит кычыткан икән, кычыткан чаккан мине, дип, сизмәстән Ландышны кочагына алды. Әле генә шок хәлендә булган Ландыш, Марсельның назлары эчендә эреде, көн саен озын- озак итеп үбешүдән күпереп авыртып торган иреннәре белән үзе дә Марсельне иркәләде, колак эчләренә җылы тынын өреп, Марсельне кытыклады, колак алкаларын тешләп- тешләп, аның саен Марсельне азындырды. Марсельнең бар тәне җәя кебек киерелде, эченең аскы өлешен кату алды, ул үз- үзен белештермәс хәлгә килеп җитте . Тирә- яктагы кошлар сайравы да, Ландышның иркә тавышы да тоныкланды, ул ашыга- умыра Ландышның эчке киемнәрен салдырды, үзе бертуктаусыз ыңгырашты, Ландыш, Ландыш, дип кабатлады. .. Ландыш эчендә бик каты авыртудан күзләрен ачып, кычкырып җибәрде. Хәзер, хәзер, дип ыңгырашучы Марсельны танырлык түгел иде. Маңгай чәчләре тирләп  чуалып беткән, ярым ачык авызы белән көч- хәл тын ала, бөтен тәне дер- дер калтырый. Моңарчы дус- ишләреннән ишеткән, әмма икесе дә татып карамаган бу тойгыны берничек тә аңлатып булмый иде.  Бер мизгелдә икесе дә гүя ниндидер сикертмәдән югарыга, күккә очтылар. Марсель белән Ландыш өчен бу минутта бар дөньясы казалып китсә дә барыбер иде. Марсель Ландыш янына үлән өстенә тәгәрәде.

-Минем сиңа хәтле беркем белән дә булганым юк иде. Рәхмәт, Ландыш, дип, кызның кофта эченнән төртеп торган күкрәкләренә үрелде.- Болар хәзер минекеләр инде, син минеке. Без мәңге бергә булырбыз, дип тагын Ландышны назлый башлады. Авыртуын басарга тырышып, Ландыш аның ирегенә бирелде. Ничә сәгать алар шулай иркәләнеп, рәхәт чигеп яткандыр, икесе дә калтыраган, арган гәудәләрен көч- хәл белән җирдән аерып, баклашкага чишмә суы тутырып, салкын чишмә суы белән юынып, өс- башларын бераз тәртипкә китереп, кайтырга кузгалдылар.

    Җәйге каникуллар да ахырына якынлашты. Ландыш белән Марсель иптәшләре, дус- ишләре янында үзләрен берни булмагандай тотарга тырышсалар да, тизрәк икесе генә аулакта калу юлын эзләделәр. Печәннәре чабып алынган болыннарда кибән эчләрендә, ерак басуларның аулак урыннарында, инеш- күлләрнең куе агачлар ышыгында мәхәббәт уены уйный торгач, Ландыш үзендә сәер тойгылар сизде. Иң беренче итеп ашау ризыкларының исе- тәме үзгәргән кебек тоела башлады, аннары күңеле болганды. Әбисе сизә күрмәсен дип, аның белән бергә ашарга утыруларын киметте.

Сизмиме соң әби кеше? Аяк атлауларыннан ук, беренче көненнән үк  сизгән иде дә соң? Тик нишли ала ул, мәхәббәткә каршы торырдай нинди көче бар аның? 

-Кызым, Ландыш, турыдан әйткәнгә ачуланма. Синең авырың юкмы? Марсель белән бик еракларга китеп көне буена олагасыз. Кайда ни эшләп йөрисез сез?

-Әбекәй, син нәрсә. Все нормально. Иртән иртүк ашыйсым килми. Соң кайтканга йокым килә, шул гына.

-Алдарсың мине, әйе шул. Ике көн инде лапаска кереп укшыганыңны сизеп йөрим. Юкка түгел бу, бала, бер дә юкка түгел. Теге Марсель белән синең хәлне,ә? Әниең каршында мин ничек дип җавап бирермен? Ничә әйттем, намусыңны сакла, дидем. Их, бала, бала.

Әбисе күз яшьләрен озынча япкан яулык очы белән сөртә- сөртә табын көйләде.

-Әниеңә шалтыратып, тиз генә кайтып җит диген. Озакка сузылырга ярамый. 

Ахрысы иртәнге ашын да ашап тормаган, капка төбендә матай пырылдап туктаган тавыш ишетелде.

-Әбекәй, мин киттем. Ашыйсым килми! Кайткач ашармын,  дип Ландыш өстәл артыннан сикереп торып урамга атылды.

-Туктагыз! Марсель кер әле монда дип, әбекәйнең тәрәзә кагып кычкыруын җил алып китте.

-Аулакка барып җитүгә, Марсель кызны коча- иркәли башлады. Әмма Ландыш аны көч белән этеп җибәрде.

-Марсель, мине тошнить итә, ашый алмыйм. 

- Нәрсәдер ашап отравиться иткәнсеңдер. Минем дә булганы бар.  Марсель тагын кызга үрелде.

-Кил инде. Беләсеңме ничек сагынганымны? Көчкә түзеп килеп җиттем. Ландыш, дим, мучать итмә инде, шартлыйм бит хәзер. Ирләргә тыелырга ярамый, син шуны беләсеңме? 

-Син мине аңламадың что ли? Мин сиңа әйтеп торам тошнит дип. Наверное я забеременила. Әби сизде инде. Нишлибез, Марсель?

-Белмим. Зөмәйрә нәрсә диде, аңа әйттеңме?

-Син совсем чтоли того? Нишләп аңа әйтим. Мин синнән сорыйм бит.

-Ну мин хатын-кызның ул ниен каян белим? Ну, аборт ясатырга кирәк значит.

-Син нәрсә? Ул бит синең балаң. Может малаең или кызың. Аны син үтерергә кушасыңмы?

-Мин бит әле армиягә дә бармаган. Кая безгә бала? Яңадан, өйләнешкәч тә булыр әле. Орлыгы еракта түгел.- Марсель сәер итеп көлеп куйды. - Кил инде, минем чыдыем беткәнне көтәсеңме? Марсель талап дигәндәй Ландышны чишендереп, үз теләгәненә иреште.

Бу юлы мәхәббәт уены талаш- үпкәләш белән тәмамланды.

Тәслимәгә әнисе ниләр сөйләгәндер, әмма анасы кызына авылда ләм- мим дәшмәде. Казанга кайтуга  гинекологка алып китте. Авыры өч айга якын дигәч, Тәслимә әздән генә ушын югалтмады, тик үзен кулга алып, кызына каты бәрелмәде. Нишлисең бит, без күрәсене башкалар күрми. Күрәләтә сабый җанын кыеп булмый. Ялгыш адым ясалган инде аны төзәтү мөмкин түгел. Түзәрбез, бергәләп үстерербез, дип кызын кочты. Әмма күз яшьләрен тыя алмыйча үкседе. Кызым да минем язмышымны кабатлармени дип сүзсез генә елады да елады.  Ландышны әнисе кичке мәктәпкә күчерде. Дус кызларыннан, яраткан класс җитәкчесеннән аерылгач Ландыш бөтенләй үзгәрде. Дус кызлары белән аралашуын туктатты, көннәр буена интернетта нидер карап, уйланып утыра торганга әйләнде. Авылдан китәр алдыннан, алар Марсель белән очрашып сөйләшә дә алмадылар. Марсельның телефон аша сөйләшергә тырышулары да аның ачуын китерде, ул аны "кара исемлеккә" кертеп, телефон шалтыратуларын туктатты. Әтисенә Ландышның аннан авырга калганы билгеле булса, ни көтәчәген Марсель чамалый иде. Шуңа да, аңа авыл гайбәте килеп җиткәнче, күзенә бик күренмәскә тырышты. Гомердә булмаганны, бакчада агач төпләрен казып, түтәлләрне чистартып, төрле хуҗалык эшләрендә әнисенә ярдәм итеште. Билгеле, әнисе аның шәһәрдән җәйге каникулна кайткан кыз белән бик яратышып йөргәнен чамалый иде. Улының үз эченә йомылып, өй тирәсендә маташуына кызның кайтып китүен сәбәп итте. Сагына, юксына, дип уйлады. 

Көннәрдән беркөнне Марсель әнисенә, әгәр мин армиягә киткәнче өйләнсәм, әти ни дияр икән дип сүз башлады.

-Син нәрсә,Марсель! Ушыңа кил. Нинди өйләнү ул. Әтиең икебезне дә бәреп үтерәчәк. Әле укыйсың бар, профессия алырга кирәк. Беренче мәхәббәт барыбызда да булды инде ул. Тик тормыш корыр өчен төптән уйлап эш итәргә кирәк. Ә ул кыз, беренче мәхәббәтең, синең яшьлегеңнең бизәге булып күңелеңдә саклансын. Әтиеңә бу турыда сүз ката күрмә ишетсен колагың! 

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас