Литература
27 Апреля 2022, 09:00

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

6 өлеш Тәслимәнең йокысы - йокы булмады. Төн буена нигәдер үрсәләнеп, борчылып, әллә ниткән ямьсез төшләр күреп бер йоклап киткәндәй булса, ул арада сискәнеп тагын күзләрен ачты. Авылдан әнисе биреп җибәргән дисбесен карават янындагы тумбочка ящигыннан кармаланып тартып чыгарды да, бала чактан хәтеренә сеңгән догаларны пышылдый башлады.

 Тәслимәнең йокысы - йокы булмады. Төн буена нигәдер үрсәләнеп, борчылып, әллә ниткән ямьсез төшләр күреп бер йоклап киткәндәй булса, ул арада сискәнеп тагын күзләрен ачты. Авылдан әнисе биреп җибәргән дисбесен карават янындагы тумбочка ящигыннан кармаланып тартып чыгарды да, бала чактан хәтеренә сеңгән догаларны пышылдый башлады.

Ләә илаһе илләә Аллаһу, Мөхәммәдин Рәсүлуллаһ, ләә илаһе илләә Аллаһу…., ләә илаһе илләә…., ләә илаһе… Догалар тәмам тынычландырды ахрысы, иртәнге якта бик матур гына итеп йоклап алды. Күргән төшен дә яхшыга юрап, Тәслимә яңа очрашуга зур өметләр баглап эшкә җыенды. 

Моңарчы әллә йокысыннан гел сул аягына басып торылганмы, Тәслимәнең иртәнге якта бер дә кәефе күтәренке булмый иде. Сатучы кызлар, күзләренә хәтле елмаю чаткылары чыккан "шеф" ларын яхшы кәефтә күреп, сайраша башладылар.

-Әй, Тәслимәкәем, хәерле көн! Бүген бигрәк матурсыз! Ял көнегез ничек узды? Сезнең аягыгыз җиңел инде, точканы ачарга өлгермәдем, бер сатып алучым килеп тә җитте.

-Миндә дә ассортимент кимеде. Танечка, кайчан яңа товарга барасыз?Заявкалар бик күп.

-Тәслимә апа, теге юлы алып кайткан костюмнарның кечкенәрәген сорыйлар, онытмагыз пожалуйста!

И, яратмый да инде Тәслимә апа дип эндәшкәннәрен. Нибары аралары  алты- җиде яшь кенә булса да, апа дип олыгайтып дәшуче кызга күзенең агы белән карап алды.

-Ул нинди апа  инде. Ничә әйттем. Юри, ачуымны китерер өчен әйтәсеңме соң син аны?

-Юк инде, авыл томанасы инде мин, шулай өйрәтелгән.Үзеңнән зурракларга апа дип хөрмәт белән дәшәргә.

- Син бит эт түгел, өйрәтелергә. Миңа ошамый апа сүзе. Башка ишетәсе булмыйм, кара аны.

Бер сәудә ноктасыннан икенчесенә товарлар алыштырып, урнаштырып, заказлар җыеп бетергәндә төш авышкан иде инде. Тәслимә үзенә бер затлы костюм, яңа туфли сайлап алды. 

-Әллә свиданиегә җыенасыңмы,Таня? Гомергә дә мондый киемнәр алганыңны күргән булмады. Может, кияүгә чыгасындыр, дип кызыксынучыларга, " әй, яшим, яшим. Дөньяның бер матурлыгын күрмичә гомерем узып китеп бара. Кичә үз-үземә, туктап көзгегә кара әле дидем. Аннан бер картаеп баручы чырайлы хатын карап торганны кургәч, куркып ук киттем. Булды, минәйтәм, кем өчен тырышасың? Булганына кәнагәть булып, яшәргә өйрән дидем. Кызлар, бүгеннән мин сезгә Танька, Таня , Таслимуш түгел, ә Тәс-ли-мә! "

Арт санын боргалап, кыланчыкланып алды да, машинасына утырып, таныш чәчтарашханәгә юнәлде. Ике айга бер мәртәбә кереп чәчен кистерүче Тәслимә монда да, бүгеннән үзгәрәм кызлар, минем чәчне иң последний мода буенча кисегез дип өздереп әйтте. Акчалы ханымның теләген чәч кисү остасы бик яхшы итеп тормышка ашырды, Тәслимә, көзгегә борылгач, үзен башта танымый торды.

-Дааа, кызлар! Беләсез сез кешене образга ничек кертергә! Ну, ничек уйлыйсыз, свиданиегә барырга буламы мондый причесон белән?

-Еще как! Сразу тотып кияүгә бирергә була! Чынлап, Таня, әллә свиданиегә барасыңмы?

-Никакуй Таня! Тәс-ли-мә! Минем исемем Тәслимә. Бүгеннән үз исемем белән генә эндәшегез, югыйсә, башка килмим. Үпкәлим.

Өенә кайтып, өс- башын алыштырып, каш-керфекләрен бераз буяп, төзәтенеп, алты тулганда  такси чакырып ресторанга юл алды.

Ресторан каршында чәчәк букеты тотып торучы Мәгьсүмне күругә күңеле кутәрелеп китте.

Җәяуләп Бауман буенча килер дип уйлаган Мәгьсүм арттан килеп, аркасына төрткәч, сискәнеп куйды. Артына борылып таныш түгел бер ханымны күргәч, извините пожалуйста, я вам наверное дорогу перегородил, дип акланып маташты.

-Сез, син нәрсә, Мәгьсүм! Мине танымаганга сабыштыңмы? Әллә башка берәүгә свидание назначать иткән идеңме?

-Тәслимәә?! Бу син что ли? Вот это даа! Үтерсәң дә танымас идем.

-Ошамыйммы? Китим, алайса?!

-Юк, юк! Ышанып бетә алмыйм. Син болай да бик матур идең. Хәзер сәхнә артисты кебексең. Менә бит хатын- кызның без белмәгән нинди серләре була! Ярар, монда такылдап торганчы, ресторанга керик. Мин өстәл заказать иттем. Әй, сиңа карап шаккаттым. Бу чәчәкләр сиңа,Тәслимә.

Тәслимәнең ир- егетләр кулыннан үз гомерендә беренче тапкыр чәчәкләр бәйләме алуы иде, сөенеченнән Бауман урамын яңгыратып, бу чәчәкләр миңа! Миңа бүләк иттеләр дип кычкырасы килде.

Ресторанның йөзләгән лампалар белән яктыртылган фойесын узып, заказлы дигән язу куелган өстәлгә таба атладылар. Аяк астындагы йомшак келәмдә Тәслимәнең биек үкчәләре батып- батып китә, залда талгын музыка җанны иркәли. Килеп утыруга, әллә каян гына официант егет яннарына килеп, меню папкаларын тоттырды. Мәгьсүм, Тәслимәгә җылы караш ташлап, җаның теләгәнен сайла, диде.

-Минем рестораннарда ашап йөргәнем юк инде. Токмачлы аш булса шул җиткән, дип, Тәслимә менюны ябып ук куйды.

-Алайса, мин заказ ясыйм. Тик ошамаса да, тәмле дип ашарсың, яме.

Заказлар әзер булганчы, ни сөйләшергә белми, сүзсез калдылар. 

-Эштә бик авыр булмадымы соң, дип Мәгьсүм Тәслимәнең кайда эшләгәнен белергә теләде.

-Мин бит сама себе хозяйка. Телим эшлим. Теләмим- ботны кутәреп диванда ятам. -Тәслимә үзен диванда, чыннан да бот кутәреп ятканын күз алдына китереп, көлемсерәде.- Ятарсың бар, бер көн ялда дә ял иткән юк. Бизнеста ял дигән сүз юк ул, дип  тагын эчтән генә уйлап куйды.

-Мәгъсүм, мине бер сорау борчый. Кичә син әйткән булдың инде, имеш ошаттым, йөрәгеңдә урын алдым дип. Дөресен әйткәндә, син бит мине кичә күрергә дә өлгермәдең. Нинди ашыгычлык этәрде сине бу адымга? Мөгаен, җитди сәбәп булгандыр. Тик торганнан чит хатын-кызга шулай дәшәргә.

-Бернинди сәбәп тә юк. - Мәгьсүм ялганымны күземнән сизмәсен дип, башын читкә борды. - Чынлап ошаттым. Сине күреп сөйләшәсем килде. Аралашасым килде.

-Ай-һай, алай гынамы икән? Сез бит ир-атлар ялгыз хатынны бер чакрымнан сизеп аласыз. Мине дә троллейбуста бер үзем утырып баргач, кулымда балдагым да булмагач, син ялгыз дип уйладың инде, әйеме.

-Балдагың юк идемени!-Марсель көлеп җибәрде.- Гафу ит инде, мин игьтибарсызны, күрмәдем шул,кулларыңа карамадым. 

Ул арада музыка вальс уйный башлады. 

Безнең заказларны китергәнче, бераз селкенеп алабызмы әллә? -Марсель Тәслимәне култыклап музыкантлар каршындагы бию мәйданчыгына юнәлде.

Сак кына итеп Тәслимәне биленнән алып, сүзсез генә әйләнә башладылар.

Мәктәптә чыгарылыш кичәсендә соңгы мәртәбә биегәне исенә төште Тәслимәнең. Ничә ел узып та киткән. Барлык классташлар да өйләнешеп, кияүгә чыгып беттеләр. Ә мин чит хатынның ире куенында ресторанда биеп ятам. Тәслимә читтән кемдер аны күзәткәнне сизеп алды. Кемнеңдер көчле күз карашы арка миен яндырып бораулый. Кем булырга мөмкин бу? Борылып карасам, Мәгьсумнән яхшы түгел. Гомеремдә беренче мәртәбә ресторанга килеп, танышларны очратсам , авылга гайбәте таралачак. 

Уйлап бетерергә дә өлгермәде, Мәгьсүм биленнән ныграк кысып бөтереп алып китте. Әллә дулкынланудан, әллә бик күптән мондый тизлектә әйләнгәне булмаганга ресторанның асты- өскә килгән кебек булып башы әйләнеп китте, бөтерелеп туктауга, хәле бетеп,  башын Мәгьсүмнең күкрәгенә терәде.

-Уфф, башым әйләнә. Әйдә, тизрәк утырыйк әле диюгә Марсель аны җайлап кына кочып өстәл артына алып барып утыртты. Ул арада официант өстәлне бизәп, ризык белән тутырып та өлгергән икән. Үтә күренмәле каклаган каз телемнәре авыздан сулар китереп тора, уртада эченә алма, ананас тыгып тутырылган тавык урын алган, ул казылыкларның төрле- төрле сортлары дисеңме, закускалар, салатлар, вазадагы җиләк-җимешләр ышыгында чиләктә шампан шәрабы шешәсе качып ята. Чәчәкле ваза артына кыйммәтле вино һәм коньяк шешәләре сыенган. 

-Туган авылларыбызны искә алып, авыл ризыгы ашыйк әле, әйеме,Тәслимә.  Син кайсы яктан? Мин үзем Казан артыннан.

- Син Казан артыннан булсаң, мин мич башыннан алайса!- Тәслимә сүзне уенга борды. Безнең якны тау ягы дип йөртәләр, ишеткәнең бардыр инде. Журналист кеше белми калмас тау ягын.

Мәгьсум, дөрес ишетәмме дигәндәй, Тәслимәгә карап куйды. -Ишеткәнем бар конечно. Кайсы тирәдә әле ул, онытылган инде. - Мәгьсүм хәйлә белән Тәслимәнең туган авылын белергә тырышты. 

-Алмаш дигән авыл. Ну, ансын белмисеңдер. Олы юл өстендә  түгел безнең авыл. Урманга сыенып утыра. Бик матур җирдә. Әллә ни киң булмаган инешебез дә бар.

Мәгьсүмнең бу хәбәрдән теле аңкавына ябышкандай булды. Белмәскә, әле ничек кенә белә ул Алмаш авылын! Ничек булса да Тәслимәнең авыл турында бар белгәнен сөйләттерергә, ә үземә икенче юлы авызымны чамалабрак ачарга кирәк.

Мәгъсүм кыстый- кыстый шампан шәрабы белән сыйлады, аннары, бу нәрсә инде, газлы су эчеп утырабыз дип, уймак хәтле генә рюмкаларга коньяк койды. Бераздан дәртле бию көе янгырады. Бию мәйданчыгында энә төшәрлек тә урын калмаган, ресторан кунаклары сыйланып, авыз чылатып өлгергәннәр ахрысы, һәркайсы селкенеп, ашказаннарын бераз бушатырга тырыша иде. Тәслимә тагын кемнеңдер аңа каравын тоеп алды. Бу юлы ул инде Мәгьсүмнән оялып тормады, ялт итеп үзен бораулаучы күзләргә таба борылды. Бик тә таныш кеше кебек булса да, Тәслимә бу кешене исенә төшерә алмады. Бераздан тагын борылып карады. Таныш түгел танышы, башын кагып исәнләшкән кебек итте. Музыка туктауга Мәгьсүм белән кулга-кул тотынышып урыннарына барып утырдылар.

-Ой, аякларым! Белсәң иде, мәктәпне бетергәннән бирле биегәнем юк иде бит минем. 

Мәгьсүмгә сораштырырга тагын җай чыкты.

-Шулаймы? Ничә ел узды икән инде, давай санап карыйк әле. Авылга кайткач клубта  биемисеңмени бер дә?

-Кайтканың бармы дип сора башта!  Елга бер-ике кайтам. Яз көне әнкәйгә бәрәңге утыртышып, өй юарга, көзен бәрәңге казыганнан соң тагын өй юарга, челтәр- пәрдәләрне юарга. Кая анда клубка чыгу ди! Чыкканым да булмады, чыгасым да килмәде. Анда бит хәзер 12- 15 яшьлекләр йөри. Минем кебекләр мал карый, бала үстерә, ир көйли.

-Ә син, Тәслимә, әллә кияүгә гел дә чыкмадыңмы? Шушы буй-сының, матурлыгың белән нүжәли кияудә булмадың?

- Миңа дигән кияү я тумаган, я туган да үлгән. Кеше ирләре белән йөрмәдем, үземә дигәнне Ходай бирмәде. Менә шул.- Тәслимәнең күзләре яшьләнде.

-Минем хатыным булырга теләр идеңме? Чык миңа кияүгә дисәм риза булыр идеңме?

-Сиңамыыы? Кит инде, җүләрләнеп утырма! Күреп торам бит синең гаиләң бар икәнен. Просто сиңа хатының туйдырган, разнообразие эзләп йөрисең. Или хатының санаторий я курортка киткән, шуңа курыкмыйча ресторанда чит хатын белән типтерәсең. Дөресме?

Тагын парлы бию көе уйный башладылар. Болар утырган өстәл янына яшен тизлегендә Тәслимәне күзәтеп утыручы ир килеп җитте, Мәгьсүм, рөхсәтме, дигән соравына җавап биреп өлгергәнче, Тәслимәне бармак очларыннан гына алып бию түгәрәгенә атлады.

Таза гына гәүдәле булуына карамастан бик оста биюче булып чыкты.Жилдән җитез итеп биеп кенә калмады, Тәслимәне дә кулларына кутәреп биеде. 

-Син әллә мине бөтенләй танымыйсынмы? Оныттыңмы? Без бит синең белән бергә институтта укый башлаган идек. Илгизәр мин, физкультуры факультетыннан, хәтереңә төштеме? Мин сине килеп керүгә үк таныдым. Телефон номерыңны бир әле. Бер очрашып сөйләшеп утырырбыз. Бу ир синең танышың гына ахрысы. Ирең түгел, точно. Көнләшә күрмәсен, озатам аның янына. Номерыңны бирергә онытма,яме, Тәслимә.

Тәслимә шаккатты. Менә бит кайда икән ул женихлар, дип көлеп тә куйды.

Ул биеп йөргән арада чәй  табыны әзерләгәннәр иде. Чәкчәк, бавырсак, кош теле, бармак буе гына итеп киселгән пироглар һәм Тәслимә моңарчы ашау түгел, күргәне дә булмаган әллә нинди затлы ризыклардан өстәл сыгылып тора.

Тәслимәгә Илгизәрнен очравы тынгылык бирмәде. Чынлап та институтка кергәч тә шушы егет аны бик якын иткән иде бит. Авылдан килгәндә осте- башы чып- чын колхозча иде инде Тәслимәнең. Чуар таплар төшерелгән болонья плащ, шундый ук куртка, аягында кожзаменитель итекләр. Группада аннан да начаррак киенуче кызлар булса да, күзләре матур итеп киенгән кызларга көнләшеп карый иде шул. Әнисенең ашарыңа гына тотарсың дип биргән утыз сумы да бетеп барган бер көнне, институттан  чыгуга аны Илгизәр куып җитте. Сөйләшә-сөйләшә тукталышка килеп җиттеләр, әмма автобус көтеп торганчы, дип, җәяүләп теркелдәделәр. Кибет витриналарын күзәтә- күзәтә бара торгач, Илгизәр берсенә кереп чыгарга тәкъдим итте. Хәзер дә Тәслимә аңлый алмый, тик нишләптер Илгизәр хатын-кызлар киемнәре бүлегенә таба китте һәм аны да үз артыннан әйдәде. Һич көтелмәгән хәл, Илгизәр Тәслимәгә зәңгәр күк йөзе төсендәге болонья плащ синең күзләрең төсле, киеп кара әле, килешәме икән, дип тәкъдим итте. Чынлап та, плащ нәкъ Тәслимә размеры иде. Илгизәр ике дә уйларга ирек бирмичә, плащ өчен үзе түләп, төргәкне Тәслимәгә тоттырды. Акчам юк, дип, Тәслимә каршы килеп маташса ди, мин бит армиядән соң. Так что миндә акча бер букча. Институтны тәмамлап, беренче зарплатаңны алгач түләрсең. Моннан унбиш ел элек булган хәлләр келт итеп Тәслимәнең исенә төште. Хәзер инде аның болонья плащ кына түгел, нинди кием кияргә теләсә шуны алып киярлек акчасы бар.

Бераз үземне рәткә китерәм дип, Тәслимә хатын кызлар бүлмәсенә юл алды. Иң беренче чиратта кәгазь кисәгенә телефон номерын язып кесәсенә тыгып куйгач кына җиңел сулап куйды, чәчләрен рәтләде . Илгизәрләр утыра торган өстәл яныннан узганда өстәлгә телефон номеры язылган кәгазьне куеп калдырды 

Мәгьсүм тәмам аптырады. Искитмәле хәл бит, аның хатыны Тәслимәнең авылдашы булып чыкты. Рестораннан  Мәгьсүм Тәслимәгә кунакка кайтты.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас