Литература
26 Апреля 2022, 11:00

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

5 өлеш -Кит инде, кеше ышанмас сүзне, чын булса да сөйләмә, диләр, Тәслимә! Шундый чибәр, мөлаем хатын-кызны кем генә үзенә пар итәргә теләмәс икән?  -Мәгъсүм, хәзер хатын -кыз саны ирләргә караганда биш тапкыр күбрәк диләр.  Каян барыбызга да ир җитсен шулай булгач? ! Менә син күңелемә хуш килдең дә бит,но сизәм,син гаиләле кеше.

-Кит инде, кеше ышанмас сүзне, чын булса да сөйләмә, диләр, Тәслимә! Шундый чибәр, мөлаем хатын-кызны кем генә үзенә пар итәргә теләмәс икән?  

-Мәгъсүм, хәзер хатын -кыз саны ирләргә караганда биш тапкыр күбрәк диләр.  Каян барыбызга да ир җитсен шулай булгач? ! Менә син күңелемә хуш килдең дә бит,но сизәм,син гаиләле кеше.

-Каян белдең инде минем гаиләм барлыгын? Бәлкем, юктыр?

-Баар! Төс-битең, кием-салымыңның пөхтәлеге әйтеп тора. Хатын кулы тимәгән ирләр әллә каян күзгә ташлана. Хет ничек ыспай киенергә тырышса да. Мин моны сиңа мастер профи буларак әйтәм. Эшең беттеме әллә?

-Юк, бетеп җитмәде әле. Тәслимәүү!

-Нәрсә, адаштыңмы әллә?

-Миңа әллә ни булды бит әле сине күргәч. Моңарчы мин,чынлап әйтәм як-ягыма каранмыйча, хатын-кызга игьтибар да итмичә яшәгәнмен икән. Бүген сине очратканнан бирле җаныма тынгы таба алмыйм. Тагын сине күрәсем, синең белән сөйләшәсем, күңелемне ачып саласым килә.

-Соң алайса син ничек өйләнә алдың?

-Тәслимәүү, мөмкин булса очрашып сөйләшик әле синең белән.  Син каршы түгелме?

-Юк, соң. Каршы түгел дә. Ну, семьялы ир белән ялгыз хатынның очрашуы әйбәт булырмы икән?

-Дөрес аңла,зинһар,  мин бит сиңа секс партнер булырга тәкъдим итмим.

Тәслимә бүлмәсен яңгыратып көлеп җибәрде.

-Отказать итмәс идем. Әле болай ачыктан-ачык ул турыда әйткәннәре юк иде миңа. Мәгъсүм,  син особенный булып чыктың.

-Иртәгә синең вакыт ягы ничек?

- Кичке дүртләргә бушыйм инде мин.

-Тәслимә, мин сине Татар ашлары йортында кичке сәгать алтыда көтәм. Зинһар кил, үтенечемне кире какма!

-Килештек. Ичмасам бер Казан ресторанында ашап кайтырмын. Шаяртам, ач икән дип уйлый күрмә.

Тәслимә, артына ут капкандай, сикереп торып, кием шкафын ачып ташлады. Аннан еллар буена элгечтә асылынып торган костюм, күлмәкләрен барлый башлады. Ярыйсы гына дип саналган киемнәр арасыннан ресторанга киеп барырга ярашлысын тапмады. Чынлап та, ниемә кирәк соң миңа яңа киеп дип, һаман акчасын бизнесын киңәйтүгә юнәлтеп, ул соңгы вакытта бер генә яңа кием дә алмаган иде. Алдан алганнары да очсызрак, әмма озаккарак җитсен дип алынган киемнәр. Тәслимә, уфылдап караватына утырды.

-Баш бәласе икән бу кием сайлау.  Иртәгә үземнең точкадагы затлы берәр котюмны кимичә булмас. Да, Таслимушка, йөрәгең сикерәме? Башың шаулыймы? - Тәслимә кием шкафы көзгесенә күз салды.- Кызый, чәчләреңне дә кыскарт. Бөтенләй үз-үзеңне карамыйсың. Ух, сине! - Үз шәүләсенә бармак белән янап, ниндидер җыр көйли- сөйли ванна бүлмәсенә китте. Ваннада болыт кебек күбек күпертеп, тәннәрен йомшартты, чистарынды, юынды да, сөлгегә уранып чыгып, тагын көзге алдына килеп басты. Сөлгесен чишеп җибәреп, яшьлек матурлыгын җуярга өлгермәгән буй- сынын игьтибар белән карап чыкты.

- Эх, матур бит, чукынчыклар, ә! Менә без монда дип башларын тырпайтып торалар! - Тәслимә туп- тулы түгәрәк имиләрен тоткалап, уйнап алды. Минем яшьтәгеләрнең, бала имезә имезә, капчык кебек асылынып төшкән инде алар. Ә минекеләр, ухх! 

Алдын- артын боргалап, бераз уйнаклатып торгач, пижамасын киеп, диванга барып утырды. Әллә нигә кәефе төшеп китте, телефонын кулына алып баскалап утырды да, мышык-мышык килеп елап җибәрде.

Озак итеп, тәмам күңеле басылганчы елады. 

Бала чагыннан алып бүгенге көненә кадәр тормыш арбасын берүзе тартуын, кешедән ким булмыйм дип, базар тормышында яшәвен, акча дип әлегә хәтле мәхәббәтен очрата алмавын, аның яшендәгеләрнең инде икешәр- өчәр бала үстерүләрен, дус хатыннарының бәхетле яшәвен- барысын да күз алдына китереп, үзен дөньядагы иң бәхетсез кешегә санап үкседе ул. Югыйсә, дус- ишләре, киресенчә аны араларында иң бәхетле кеше дип саныйлар иде. Үз тырышлыгы белән фатирлы булды, ни теләсә шунда барырга, ни теләсә шуны алырга акчасы бар. Өендә безнең кебек маңкалы балалары борчымый. Исерек кайтырмы, тавыш чыгарырмы, сөяркәсендәме икән дип , ир өчен борчыласы юк, дип, Тәслимәнең тормышына кызыгалар иде. Фатир сатып алып, кәттә ремонт ясаткан елларда Тәслимә үзе дә шулай дип уйлады. Әмма тора- бара өйнең ремонтына, җиһазларына күз күнекте. Ә менә фатир эчендәге үле тынлык аны баса башлады. Эштән кайтып, бераз ял итеп алганнан соң күңеле нидер  эзләде, аптырагач, бергә сәүдә итүче дусларына шалтыратып юаныч табыйм , вакыт уздырыйм дисә, тегеләре һәрчак балалары, ирләреннән бушый алмыйча, Тәслимәне тыңлау урынына, балаларының уңышлары белән уртаклаштылар, ирләрен хурлап хәлләре бетте.  Күп вакыт әңгәмә ахырына Тәслимә, Ник кенә шалтыраттым дип эчтән генә үкенә башлый иде. - Торалар да ирләрен хурлыйлар, торалар да ирләрен сүгәләр. Әйтерсең мин аларга ирләре турында белер өчен шалтыратам. Юуук, куып чыгармыйлар үзләре ирләрен, әле гүләйть итә башласалар, любовницалары белән сугышып, алып кайталар бит.  Миңа пычагымамы аларның  ирләре. Бүтән ни за что шалтыратмыйм, дисә дә, вакытын кая куярга белми аптырап, тагын шалтыратты.

Ландыш сүзсез генә Марсель артыннан иярде. Бу бандит ни эшләтер инде? Кичә әйткән сүзләрен онытса ярар иде,Ходаем дип, авыз эченнән генә әбекәе өйрәткән догаларны кабатлый- кабатлый, арт урам буйлап бара торгач, авыл яныннан агып ятучы инешнең биек ярына килеп җиттеләр. Марсель кызны кинәт кенә биленнән тотып  күтәреп яр читенә үк китерде. 

-Ыргытам бит хәзер биек ярдан. Сөякләреңне дә җыеп ала алмаячаксың. Ландыш, куркуыннан ачыргаланып кычкырып җибәрде.

-Курыкма, ыргытмыйм. Шаярттым гына.

-Дурак! Шулай шаярталармени! Ялгыш ычкындырып җибәрсәң? Я икебез бергә яр убылып төшеп китсәк?!

-О, ул вакытта без местный Ромео и Джульетта булачакбыз. Ландыш, әйт әле дөресен, син ничек курыкмыйча бүген клубка чыктың?

-Үзең әйттең бит, чык, дип.

-Син маладис! Кыю кыз икәнсең. Вот шул ягың ошады да инде миңа. Карале, әйдә ярдан аякларны асылындырып утырабыз.

-Ой, юк, юк! Куркам. Яр убылырга мөмкин.

-Убылмый ! Карап тор, менә ничек сикерәм, ә ул убылмый. Утыр әйдә, курыкма.

Ландыш куркудан калтырап бөгелеп киткән аякларын көчкә шудырып, Марсель янына тезләнеп  утырды.

-Бая әйтә башлаган идем, бүлдердең.

- Син нәрсә, әллә хәтерең беттеме, бүлдермәдем бит!

Кинәт колагына Зөмәйрә пышылдап, каршы дәшмә, дигән кебек булды. Ландыш, аптырап, як- ягына каранды.

Марсель сүзен дәвам итте.

-Монда, бу авылга килеп урнашканда, минем яшьтәге малайлар бер команда кебек иде инде. Яңа килгән малай буларак, мине үз араларына алырга теләмәделәр. Мин элек яшәгән районда бокска йөргән идем. Монда малайлар мине задевать итә башладылар. Аңлыйсың инде, сезнең мәктәптә дә яңа укучыга тест уздыралар, дәрестә түгел инде, мәктәп артында. Мин я изгой, я командир булырга тиешлегемне аңладым. Ягьни я бетәсең, я каласың. Берсенең танавына бирдем прием белән. Вәйт шул. Әти район милиция начальнигы. Миңа башка бәйләнүче булмады. 

-Ну и авылда бер бандит булып йөрисең инде. Әбекәйгә хәтле шулай ди.

Марсель башын артка ташлап озак итеп көлде.

-Әбекәең дә шулай диеме? Әйе, миннән барысы да курка!  Минем белән беркем дә бәйләнешергә теләми. Үз гомеремдә беренче тапкыр син минем яңагыма чалтыраттың. Күздән утлар күрендее. Ачу да нык килде. Сине болгап атардай булдым. Кайткач кына аңладым, вәйт шундый кыю кыз кирәк миңа! 

-Ә син миннән сорадыңмы соң, син кирәкме икән миңа?

-Кирәк,Ландыш. Сине башкалардан яклау, саклау өчен мин кирәк сиңа.

Ландыш, шаяртып, Марсельның жилкәсенә төртте.

-Әйй, нишлисең? Тау астына  мәтәлдерәсең бит.

- Әллә синдә дә курку хисе бармы,Марсель?

Марсель бераз дәшмәде.

-Бар. Мин әтинең ачуыннан куркам. Кечкенәдән үк әз генә тәртип бозсам да, уенчыкны- мазарны ватсам да гел карцерга ябып куя иде.

- Нәрсә соң ул карцер?

-Караңгы бүлмә. Темнушка инде. И курка идем шул бүлмәдән. Лутчы каеш белән ярсын иде. Ул бүлмәдә, әти йоклап киткәнче тора идем. Башта күпме торсам да күзләремне чытырдатып йомган килеш тордым, ачып карасам ниндидер кешеләр мине ашарлар кебек тоела иде. Үсә төшкәч тә, анда һава җитмичә башымны кысып, косасым килүгә курку хисе кушыла иде. Белмим, нишләп әти мине яратмыйдыр. Югыйсә, мин аның копиясе инде.

- Ә мин әтиемне бөтенләй белмим. Бик кечкенә чагымда бар иде кебек. Ләкин мин аны бөтенләй дә хәтерләмим.

-Булмавы яхшырактыр әле. Мин әтисез үссәм, бәлки бик акыллы тәртипле малай булган булыр идем.

-Кит әле, маменькин сынок булып үсәр идең! Мин әнидән әллә ничә тапкыр сорадым, кем минем әтием дип. Ул юк инде дип кенә җавап бирә иде.

-Ландыш! Ишеттеңме, инештә су анасы чумды.-Марсель елмаеп куйды.

-Нинди су анасы? Ул бит әкияттә генә була! Ялганлап утырма инде, Марсель!

-Чынлап. Тыңла әйдә. Сугыш вакытында авылдагы бар мужикларны да сугышка алып бетергәннәр. Монда гел әбиләр, апалар, кызлар гына калган. Көянтә- чиләкләрен асып, алар шушы инештән су ташыган. Ул чагында колонкалар да булмаган, өйләргә су да кертелмәгән булган. Карт әбиләр яшь кызларга әйтә торган булганнар. Кояш баеганнан алып, иртән таң атканчыга хәтле су алырга ярамый дип. Бер кыз, ну синең кебек примерно, яшьтә, көндез су алып кайтырга оныткан. Боларның өендә самавыр куярга да сулары калмаган. Әнисе моны ачуланган инде. Бу кыз көянтә- чиләкләрен алып инешкә киткән. Әнисе моның артыннан, барма, кояш баеды, ярамый дип артыннан йөгергән. Кызы инешкә су алырга дип чиләген тотып иелгән генә, шул минутта инештән нидер кызны тартып алган. Әнисе күреп калган югыйсә. 

-Шуннан?! Ой, үләм, ничек куркыныч!

Ландыш шуышып Марсельгә терәлеп ук утырды.

-Шуннан шул. Юкка чыккан. Күпме эзләсәләр дә таба алмаганнар, бер чиләге белән көянтәсе генә яр читендә калган. Айлы төннәрдә генә күренеп китә ул. Чын менә, валлаһи, билләһи. Мин күп мәртәбә яр башына утырып көттем инде. Менә сине көткән икән ул. Син килгәч, су коена башлады.

-Марсель, син мине юри куркытасыңмы соң? Киттек тизрәк бу тирәдән.

Ул арада суда тагын шапылдаган тавыш ишетелде. Ландыш куркуыннан сикереп торды. Марсель кочагын җәеп Ландышны кочагына алып, мин барында син беркемнән дә курыкма дип пышылдады, Ландышның битенә төшкән чәчләрен аралап иреннәренә үрелде. Малайларча кыюсыз гына башта борыныннан, аннары күзләреннән, битләреннән, кыяр- кыймас кына иреннәреннән упте. Ландыш өчен билгесез хис, тормышының моңарчы таныш булмаган яңа сәхифәсе башланды.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас