Тәслимә, артына борылып карамый гына, урам киң, адашырлык түгел, дип чыгарга җыенды.
Шулай да троллейбустан төшкәч, киемнәрен рәтләгән булып туктап калды, аннары Бауман урамына таба атлады.
-Мин дә шул якка бара идем, кара әле, юлларыбыз бер якка булып чыкты бит, дип теге ир- ат та Тәслимә яныннан атлады.
-Чапмагыз инде шулкадәр. Базарга бармыйсыз бит. - Базар сүзе Тәслимәнең йөрәген өтеп алды. - Таныш булыйк, мин - Мәгьсүм. Сезнең исемегезне дә белергә буламы, ә чибәркәй.
Моңа кадәр үз гомерендә чибәркәй дип эндәшкәннәре юк иде әле миңа. Әллә чынлап та чибәр күренәмме, ә абзый? - Тәслимәнең кәефе күтәрелеп, шаяртып сөйләшәсе килеп китте.
-Чибәр! Мин троллейбуска кереп утыруга Сезгә игьтибар иттем. Сезнең нурлы йөзегездән троллейбус эче балкып тора иде.
Тәслимә кычкырып көлеп җибәрде.
-Әйтәм, ут та яндырмаганнар иде, мин балкытканга булган икән. Менә бит, үзем дә белмәгәнмен. Тәслимәгә кушылып Мәгьсүм дә кеткелдәде.
-Я, исемегезне әйтегез инде. Бауман урамында адаша- нитә калсам, кемнән ярдәм сорап кычкырырмын?
-Ә сез ничек уйлыйсыз, миңа нинди исем килешеп торыр икән? Угадайте!
Мәгьсум исенә төшкән хатын-кыз исемнәрен атый башлады. Иң беренчесе, әлбәттә, хатыны һәм кызчыгы исемнәре иде.
-Әлфия? Алсу? -Тәслимә, елмаеп, юк дигәнне аңлатып башын чайкады.- Рәйсә, Зөлфия, Таңсылу, Рауза, ммм, тагын нинди исемнәр бар соң әле? И, мине интектермәгез инде, биреләм, мин проиграл!- Мәгьсум ике кулын өскә күтәреп туктап калды.
-Болары сезнең очрашып йөргән кызларыгыз, ә бәлкем, хатыныгыз, балаларыгыз исемнәредер инде. Я, ярар, әйтәм. Тәслимә минем исемем. Таслимушка, Таня дип тә йөртәләр урыслар.
-Исемегез чынлап та бик матур һәм ул сезгә килешеп тора. Только Таня түгел инде. Сез бит марҗа түгел.
Бу сузләрдән Тәслимә тагын көлеп җибәрде. Әйе, базарның бер башыннан икенчесенә Таслимааа, дип акырсыннар ди. Юк инде, пускай Таня дип йөртсеннәр, дип эченнән генә уйлап куйды.
Бер кибет ишеген дә ачмыйча, әкрен генә нидер сөйләшеп, Бауман буенча Кремльгә таба атладылар.
-Мәгьсүм, сез чынлап та ары таба да минем белән бармакчы буласызмы? Эш юктан монда килеп чыкмагансыздыр инде.
-Рөхсәт итсәгез, мин сезнең белән юлымны дәвам итәр идем. Минем эшем көтеп тә тора ала. Ә менә сез качарга мөмкин.
-Һии, кая качыйм инде мин. Бүген ял көне. Бик күптәннән үзәккә килгәнем юк иде. Өйдә утырганчы, бер җилләнеп кайтыйм дип уйладым. Ә сез?
-Мин, чын дөресен әйткәндә, минем эшкә баруым. - Мәгьсүм җиңен күтәреп, кул сәгатенә күз төшерде. Зыян юк, сезнең белән Бауман буйлап баруы минем өчен зур куаныч.
-Китегез инде, булмаганны сөйләмәгез.
-Чынлап! Мин көн саен диярлек бу урамнан узам, әмма менә болай итеп, ягьни ашыкмыйча гына, тарихи йортларның фасадларына соклана-соклана йөрүем беренче тапкыр. Эшкә чабасың, эштән чабасың. Шулай гомер уза да китә.
-Ә сез кайда эшлисез соң, гел Бауман буенча кайда эшкә барырга була?-Тәслимә аптырап як- ягына каранды. -Әллә банктамы? Юк, сез банк кешесенә
ошамаган. Тәәк, уйлап карыйм әле. Ресторан - кафе хуҗасы түгелдер инде? Кибет хуҗасымы я сатучымы? Ә, менеджер! Сез электроника сатучы менеджер- сатучы!- Тәслимә белдем бит дигәндәй, ак тешләрен елтыратып , Мәгьсумгә карады.
Әллә нишләп рәхәт иде аңа бу чит ир янәшәсендә. Тыныч иде. Озак итеп сөйләшәсе, култыклашып барасы дә барасы килде.
-Почти угадала. Тик син шушы урамдагы иң озын бинаны исеңнән чыгардың.
-Нинди бина ул, мин белми торган?
-Менә бит, каршыңда тора.
-Матбугат йорты. Син, ой, гафу итегез, сез язучы мени?!
-Бераз гына язгалыйм инде. Шунда бер клерк мин. Тәслимә, әйдә әле, сингә күчик. Сез дип сөйләшкәч, рәсми сөйләшү килеп чыга. Ә минем якын кеше итеп сөйләшәсем килә.
-Килештек. Димәк, бүген мин сезне, әәй, сине эшеңә озатып куйдым. Чират синдә кала Мәгьсүм!
- Тәслимә, тагын кайчан очраша алабыз. Минем сине югалтасым килми. Телефон номерыңны бирсәң шәп булыр иде. Тәслимә берсүзсез Мәгьсумгә телефон номерын атады. Бераз Матбугат йорты каршында басып торгач, Тәслимә саубуллашып, Кремльгә таба, Мәгьсум эш урынына китте.
Бер- ике бинаны узуга, Тәслимә кремльгә бару ниятеннән чыгып, кайту ягына борылды.
Әллә ничек рәхәт булып китте. Гаиләсе бармы, юкмы, әллә аерылган ирме, берсе дә аның өчен кызык түгел иде. Шушы, бер мәртәбә троллейбуста күзгә- күз очрашкан ир, Тәслимәнең ташка әйләнгән күңелен эретеп җибәрде. Дөресрәге, аның күңелендә моңа кадәр билгесез хис барлыкка килде. Моны ул үзе ни дип тә әйтергә белмәде. Туктаусыз кулына телефонын алып, шалтыратулар юкмы икән дип тикшерде, тавышын иң көчле диапазонга куйды. Аптырагач, сумкада ятып ишетелмәс дип, кесәсенә тыкты. Кайтышлый кибеткә кереп, үз гомерендә авыз да итеп карамаган затлы ашамлыклар сатып алды. На всякий случай алыйм әле дип, бер шешә коньяк белән вино да алды. Кибетнең төпсез пакетында төрле җиләк- жимешләрдән башлап, кызыл уылдыкка хәтле бар иде. Көч- хәл белән күтәренеп кайтып килүче Тәслимәне күреп, күршесе сорау бирмичә булдыра алмады.
-Күршекәем, нихәл? Әллә кунаклар көтәсеңме? Бу хәтле ризыкны бер башың гомердә дә ашап бетерә алмассың. Если что, уземне чакырырсың, помогу, дип авызын җырды.
Тәслимә, әйе, диюдән уза алмады, тизрәк ишеген ачып, бу гайбәтче күршедән арынасы килде.
Юынып алгач, тагын телефонына күз салды да, йөрәгем басылмасмы дип, балконга чыгып басты.
Кичке шәһәрнең үзенә генә хас матурлыгы, серлелеге бар. Урамнардан ташкын кебек агучы машиналар, багана башларындагы эшләпәле яктырткычлар, әле генә караңгылыкка төренгән йорт тәрәзәләренең бер бер артлы яктырулары, болар барысы да Тәслимәгә әкият кебек тоела иде.
Хәтерли әле ул үзенең ааылдагы бала чагын, бик яхшы хәтерли. Авыл урамнарына баганалар утыртып, өйләрендә беренче тапкыр Ильич лампасы балкыганда ул үзе дә беренче сыйныфта укый иде. Бөек Октябрь революциясе көнендә авылларына шундый яктылык килгәч, бар халык шундый сөенгән иде. Әтисе дә лампочка яктысы астына басып хәйран вакыт тел шартлатып шаккатып торган иде. Каян, ничек шушы нәзек кенә чыбык аша ут килергә мөмкин дип, күрше агайлар белән дә әңгәмә корганнары хәтерендә. Тик ул Ильич лампасы бик тынгысыз булып чыкты. Тәслимәнең дәрес әзерләргә утырганын гына көтеп торгандай итә дә шалт сүнә торган булды. Тәслимә әнисе белән икәүләшеп, лампочкага ян инде, ян инде, дип бик нык үтенеп ялварсалар да, күп вакыт өзеклекләр тәүлекләргә сузыла иде.
Өй эчендә ниндидер шыгырдаган тавыш ишетеп Тәслимә колагын сагайтты. Аяк очларына гына басып, ишек янына килде дә көлеп җибәрде.
-И мин тиле баш. Әллә чынлап теге кешегә гашыйк булдым инде. Ашамлыкларымны да урнаштырмаганмын, шешәләр, әле сез монда шаулашып утыртасызмени? А ну-ка марш кухняга, дип үзенә-үзе сөйләнеп пакетын бушата гына башлаган иде, телефоны шалтырады.
Кулындагы коньяк шешәсен кулына тоткан көе залга йөгерде. Диван култыксасындагы телефонын алып, тыны бетеп кнопкасына басты.
-Тәслимә!
-Әйе.
-Хәерле кич! Комачауламадыммы? Ни эшлисең?
-Хәерле кич, юк, комачауламадың. Берни дә эшләмим.
-Сулышың капкан. Әллә һаман урамдамы син?
-Юк, кухняда продуктларны урнаштыра идем. Телефонга йөгереп чыктым.
-Тәслимә, телефон аша сораганга үпкәләмисеңме?
-Нәрсәне?
-Син берүзең яшисеңме? Әллә гаилә беләнме? Сораганга ачуланма яме.
-Минем кемгә кирәгем бар. Бер үзем әкрен генә картаеп ятам менә.
Тәслимә авызы әйткән сүзләрне колагы ишетерлек хәлдә түгел иде. Кычкырасы, барысын да шушы иргә, хәзер үк ярып саласы килде аның.
Кичкә хәтле Ландыш Зөмәйрә аша авылдагы барлык егетләргә, кыз- кыркынга читтән торып характеристика алган иде инде.
-Марсель белән саграк кылан. Җаена торсаң песи кебек ул. Каршы дәшсәң, нервысы котыра. Ул авылдагы барлык кызларны да озатып чыкты инде.
-Сине дә озаттымы?!
-Озатты! Аның озатуы, дурак бит ул!
-Тимәдеме соң сиңа. Ул бит миңа үрелә башлады.
-Мин аңа сразы әйттем. Тиеп кенә кара, әтиеңә әйтәм,дидем. Әтисе аның ваабщеее. Мине бер- ике озатып кайткан булды. Клубта кылтая инде башкалар алдында. Мин тегеләй иттем, болай иттем дип сүз чыгара. Аңа беркем дә ышанмый, но бәйләнергә куркалар. Әтисе аркасында инде. Тизрәк армиягә олакса иде дип йөрибез.
-Миңа хәзер ни эшләргә. Ул миңа янады бит.
-Пүчтәәк! Ул бит үзе куркак җан. Син аңа каршы дәшмә. Елмайган бул, көлгән бул ул сөйләгәндә. Ул авызына карап торганнарны ярата.
Кич кызлар клубка бераз соңрак барырга булдылар. Бакчаларга сулар сибеп, вак- төяк эшләрне караштырып, клубка барырга чыкканда, күктә ай калыккан иде инде.
-Зөмәйрә, авылда шундый бер сәерлек бар. Сез клубка барабыз дип төн уртасында чыгып китәсез. Үзегез клубта кино да карамыйсыз. Кызлар бер почмакта, егетләр я урамда, клуб янында, я икенче почмакта өелешеп тора. Музыка уйнаса да танцыга чыкмыйсыз. Ник алай ул. Бу бит инде почти шәһәрдәге ночной клуб.
-Безгә ошый. Без бит бер- беребез белән сөйләшкән булып егетләрне күзлибез. Алар безне.
-Ә яктыда я көндез очрашып сөйләшергә ярамыймы?
-Ярый,Ландышкаем, пажалысты гына. Төннең үз правиласы бар бит. Акыллы кеше көпә- көндез үбешеп утырмый инде. Мәхәббәт караңгылыкны ярата. Әй, син бит әле бала чага! Ну, почти, бала чага. Шуңа да аңламыйсың.
Көлешә- төртешә клубка килеп җитүгә караңгылыктан сызгырган тавыш ишетелде.
-Ландыш, мин киттем. Мин әйткәнне онытма.
Зөмәйрә төн караңгылыгына кереп югалды.
Клуб ишеген атлап керим дигәндә генә, кайсыдыр егет Ландышка аяк чалды. Көтелмәгән бу хәлдән Ландыш абынып ике адым чамасы алга, клуб эченә атылып, куллары белән кемгәдер килеп тотынды.
-Ну бу шәһәр кызлары! Егетләр муенына үзләре килеп асылына!
Егетләр шушы хәлдән кызык табып, шаркылдый башладылар.
Арадан берсенең кемгәдер дөпелдәтеп китереп суккан тавыш ишетелде.
-Син нәрсә минем кызга аяк чалдың,ә? Хәзер измәңне изеп атам бит. Аякларыңны сугып сындырганны көтәсеңме?
Марсельның акырганына каршы дәшуче булмады. Ул , алдагы көнне берни булмагандай, Ландыш янына килеп, ничава, ул үзенә тиешлесен алачак әле. Мин моны болай гына калдырмыйм,дип һавада йодрык селкеде.
-Әйдә, матурым, монда бу селәгәйләр янында торганчы, саф һава сулап кайтыйк.
Ландыш, куркудан калтыраган кулларын кая куярга белмичә, Марсель артыннан иярде.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.