Ландыш капка белән веранда арасын әллә очып узды, Марсель төртеп җибәругә мизгел эчендә юк булды. Бары верандага кергәч, ишек яңагына сөялеп, иркенләп сулыш алды. Кем икән соң бу Марсель? Ни өчен ул шулхәтле кызды. Зөмәйрә әйткән бандит шул үземе икән әллә? Күкрәгеннән сикереп чыгардай булып типкән йөрәгенең ярсуын басарга теләп, кармаланып лампочканы кабызганнан соң, тумбочка өстәлдәге пыяла банканы күтәреп салкын сөт эчеп куйды. Алгы бүлмәдә йоклап яткан әбисен уятмаска тырышып, аяк очларына гына басып, түр бүлмәдәге караватка барып утырды. Анысы, сатлыкҗан кебек ныгытып шыгырдап, әбисенең сак йокысын качырды.
-Бәбкәм,Ландыш, синме? Кайттыңмы кызым? Тамагыңа ашамыйсынмы? Ачыккансыңдыр инде төн буе чабышып йөреп.
-Юк, әбекәй, нинди ашау! Мин йоклыйм инде.
-Йокла, бәбкәм, йокла. Карт кешенең йокысы кыска инде ул.- Әбисе юынгыч янына кунаклаган комганын шалтор- шолтыр китереп, су агызды, и, бәбкәм, безнең дә бар иде бит яшь чаклар, көлтә бәйләгән чаклар, дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә йомышына чыгып китте.
-Әбекәй, мине дә көт, мин дә синең белән!- Ландыш әбисе артыннан тышка атылды.
-Кызым, ай урагы бөтенләй кечерәйгән икән. Йолдызлар да тоныкланган. Яңгыр килә ахрысы. Хәерле булсын. Без яшь чакларда йолдызларга карап әллә нинди хыялларга бата идек. Ул чакларда сезнең кебек урам буйлап җегетләр белән кочаклашып йөрү дә юк иде. Иии, кая ул кочаклашу, бармак очы белән дә бер- беребезгә кагылмый идек. Ә үзебез аулак өйләрдә егетләргә атап кульяулыклар чигә идек. Аның бит әле безнең чорда төсле җепләре дә юк иде. Шулай да җаен таба идек инде.
Саф һавада күктәге йолдызларга карап бераз вакыт басып торгач, икесенең дә йокылары тәмам ачылды.
-Әбекәй, син шундый кызык итеп сөйлисең. Гел тыңлап кына торыр идем. Әйдә, эскәмиягә утырыйк та, яшьлегегез турында сөйлә әле. Минем бабыкай турында да беләсем килә.
-Һее, шулаймы, бәбкәм? Алайса, аска салырга теге кораманы алып чык, иркенләп таңны каршыларбыз.
Ландыш, ялт итеп кенә әбисенең камзулын, мамык шәлен култык астына кыстырып, кораманы кочаклап алып та чыкты. Әбисен киендереп, икәүләшеп мамык шәлгә төренгәч, әбисе сүз башлады.
-Без бит, балам, бөтенләй икенче төрле дөньяда яшәдек. Минем бала чагым ачлык- ялангачлыкта узды дисәң дә була. Минем әтиемнәр хәлле кешеләр булган, әмма совет власте килгәч, аларның бар булган терлекләрен, басу җирләрен, хәтта өйләрен, ат абзарларын талап алып, үзләрен мунчага куып чыгарганнар. Биш балалы гаилә ничек итеп анда сыеп беткәндер, үзем дә аңламыйм. Әтием инде җиткән егет булган, колхозга керергә теше- тырнагы белән каршы килгән, каядыр Пермь якларына, олы агайларына ияреп, урман кисәргә киткән. Урман кисүгә нык гәүдәле, көчле ир- атлар гына бара алган. Ул инде сиңа бакча башындагы шомырт агачын кисү түгел, колач җитмәслек чыршы-наратларны аркылы пычкы белән кисеп аударырга кирәк. Әтием бик тырыш, нык кеше булгандыр инде, урманнан ул хәйран гына акча белән кайткан. Шулай итеп, йорт тергезеп, гаиләләре белән мунчадан яңа йортка күченгәннәр. Ул чагында әюегет белән кызны гел әти- әнисе димләп өйләндерә торган булганнар. Әйттем бит әле, бабайлар хәлле булган, дип. Бабайның күрше авылда шулай ук уртача тормышлы дусты булган. Аларны нишләптер совет власте өеннән куып чыгармаган. Менә шул күрше авыл кешесенең кызын минем әтиемә димләп биргәннәр. Әнием, бик матур итеп чигә, бәйли иде. Әти белән әни, никах укытканчы, бер- берсен бер дә күрмәгәннәр. Шулай булса да бик мәхәббәтле тату яшәгәннәр. Тик бәхетләре генә кыска булган. Без, өч кыз, тамагыбыз ач дип тормадык, кечкенәдән колхоз басуында эшләп үстек Әни мине күлмәк итәгемнән кабык арбага бәйләп куя торган булган. Апалар бераз олыраклар, алар әнкәйгә булышканнар, мин шул арба янында мүкәйләп йөргән инде. Бик ачыгып елаганда әнкәй килеп имезеп киткән. Аның күкрәгендә сөте дә булмагандыр инде, ач бит әнкәйләр дә. Менә шулай бәбкәм, балачагым басуда җир тырмап узган. Аннары безгә өй эшләре, малларны карау, бакча үстерү кебек эшләр йөкләнде.
-Ә бабыкай, ул кайда? Ул эшләмәгәнме?
-Бабаңны сугыш башлануга фронтка алдылар, кызым. Ул сугышка киткәндә мин бишек баласы булган инде. Бабаң кырык бернең кышында һәлак булган. Мин сабый, әтине бөтенләй дә белмим. Ул чакта фотографиягә төшерүче дә булмаган бит. Әни бик матур итеп тасвирлап сөйли иде әти белән яшәгән чакларын.
-Әбекәй, ә син бабыкайга ничек кияүгә чыктың?
- Шуны әйтәм бит инде. Элек бит электр да юк иде.Утырмага бер- беребезгә бара идек. Кемнең җиделе лампасы, кәрәчине бар, шуларга. Әле култык астына бер- ике пүлән утын да тыгабыз. Чөнки кыш көне өй суына. Шулай җыйнаулашып бәйләм бәйлибез, җырлар җырлашабыз, кульяулыклар чигәбез.
-Ә егетләр? Кинода егетләр баяннарда уйнап кунакка килгәндә. Кызлар бәлеш пешереп торган дип күрсәттеләр.
Әбисе кеткелдәп көлеп куйды.
-Авылда баян уйнаганны хәтерләмим мин. Саратский гармун уйныйлар иде. Җегетләр җырлап киләләр иде инде. Качып кына, куыклы лампаның пилтәсен кысып куеп, тәрәзә бозын бармак башы белән эретеп, шул тишектән карый торган идек. И кызык тоела иде үзебезгә, җегетләрнең сызгырып җибәрүләре! Тәрәзәсе дә ике генә бит әле ул чакта, бер- беребезне этә- төртә күзәтә идек. Шуннан берәр шуграгы ишек шакылдата башлый. Без инде чыр- чу килеп качышабыз. Ул арада кайсысыдыр, кем анда дигән булып, өйалды ишеген ача да, егетләр өерләре белән кереп тула. Без, яшь кызлар, оялышып, сәке түренә сеңеп бетәбез. Сугыш вакытында тол калган яшь түтиләр, сазаган кызлар егетләр белән пышылдашалар, ишек алдына йолдыз санарга чыгып керәләр.
-Әбекәй, синең егетең дә бар идеме соң анда?
Әбисе тагын серле итеп көлеп куйды .
-Җегетем дип. Бер- беребезгә күз чите белән генә караштык инде. И оялдым күз карашларыбыз очрашкач. Аннары йөзек салыш уены уйный идек, җәза биреп беренче тапкыр аның белән ишек алдына йолдыз санарга чыктык .
-Әбекәй, ничек саныйлар соң ул йолдызларның? Аны санап бетереп булмый ла.
- И, бәбкәм! Йолдыз санау дигәннәре сөйләшергә чыгу ул. Шунда бабаң әйтте инде.
-Яратам дидеме?!
-Әллә тагын? Ул чагында яратам дип кычкырып әйтмиләр иде. Ярату ул бит йөрәк эчендә бик тирәндә саклана торган хис. Аны тышка чыгарып, кычкырып йөрсәң ул парга әйләнә дә юкка чыга. Яратуны күз белән генә әйтергә кирәк балам.
-Сезнең телевизор дә булмаган, ярату дә әллә нинди. Бик скучно булгандыр инде сезгә.
-Юк, кызым. Кешеләр бер- берсенә карата бик ихтирамлы иде. Егетләр кызларны саклап кына йөрде, кызлар да беркайчан да егетләргә авыр сүз әйтү түгел, лишний күтәрелеп карарга да ояла идек. Кичке уеннар оештыра идек, тансылар. Чишмә буенда очрашулар. Миңа калса, киресенчә, сезнең яшьлегегез кызык тугел. Телевизор, телефон дип шаккатасыз. Бер уен уйный белмисез.
-Күрәсеңме кызым, таң алсулыгы сизелә. Аллага шөкер, тагын яңа көн туа. Бәхетле, куанычлы көн булсын. Әйдә Өйгә керик, чәй куеп эчәрбез.
-Әбекәй, син белмисеңме? Марсель кем ул. Ну, Марсель дигән малай.
-Теге милиция начальнигы малаен әйтәсеңме әллә?
-Может. Мин белмим.
-Начар малай дип әйтәләр бугай аны, кызым. Сак бул. Кеше дөньяга туганда начар булып та, начар булырга теләп тә тумый дә бит. Әллә тәрбиясе дөрес булмый, әллә шундый иптәшләргә иярә, белмим, начар кешеләр бар дөньяда.
Тәслимә Мәскәүгә сәяхәтен бер Кытай сумкасы белән башлап җибәргән иде, әллә сату эшенең чын профессионалы булып чыкты, алып кайткан бер генә товары да сатылмыйча калмады. Бер сумка урынына икене-өчне, өстәвенә арба да өстерәп зәйран еллар таптады Тәслимә базар сукмакларын. Тора- бара чит ил паспорты алып, Польша, Болгария, Төркиядән товар ташыды. Сатылган товар акчасын тиененә кадәр санап җыеп барып, ниһаять бер бүлмәле фатирына сатып алу бәхетенә иреште. Базар юлында йөргәндә аңа гыйшкы аңлатучылар әз булмады. Дус кызларының ирләре дә күңел кылын тарткалап, йөрәк җылыларын тәкъдим итеп карады. Әмма Тәслимәнең йөрәгенә ачкыч яратырдай ир бөтенләй көтмәгән җирдә очрады. Базарның чираттагы ял көнендә шәһәргә чыгып, манзара кылып вакыт уздырып кайтырга дип троллейбуска утырды. Бер ике тукталыштан соң каршы утыргычка уртача яшьтәге бер ир кереп урнашты. Беренче карашка әллә ни чибәрлеге булмаса да , Тәслимә төшеп калганнардан түгел иде. Чигәләре бераз гына чалара төшкән, мөлаем йөзле күзлекле ирнең күз карашы Тәслимәнең йөрәгеңә үтеп керде. Моңа хәтле ир-атларга өстән генә карап йөргән Тәслимәгә әллә нәрсә булды. Тәрәзәгә караган булып, карашын тагын теге иргә төбәде. Янына килеп нидер әйтәсе, сөйләшәсе килде. Ничек кирәк алай үзәккә килеп җиткәнче түзеп утырды. Соңгы тукталышта төшәргә дип алгы ишек янына килеп басты.
Кемдер аның артыннан килеп, троллейбус тоткасына тотынган кулына сизелер-сизелмәс кенә кагылып, мине дә үзегез белән ияртегез әле, дип пышылдады.
ДӘВАМЫ БАР.
+19 °С
Облачно



