Литература
25 Апреля 2022, 07:00

ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП

1-2 өлешләр Зөмәйрә, күршегә җәйге каникулга ялга кайткан Ландышка, сиздермичә генә керфек сирпеде. Авылда шулай бит инде ул, кунакка берәр кыз кайтса, барлык яшь егетләр шуңа гашыйк була. Кем булуы да, кем кызы икәне дә мөһим түгел, тик кайткан көнне үк кунак кызны озата алган егет, калганнардан үзен бер баш өстен итеп тоя. Әле аның шунысы да бар, моңа хәтле кача- поса булса да озатып йөргән кызың бөтенләй истән чыгып китә. Ландыш, алдан сөйләшеп куйганча, ялт итеп урыныннан сикереп торды да, кәҗә бәтие ишеккә ташлангандай, урамга атылды. 

Зөмәйрә, күршегә җәйге каникулга ялга кайткан Ландышка, сиздермичә генә керфек сирпеде. Авылда шулай бит инде ул, кунакка берәр кыз кайтса, барлык яшь егетләр шуңа гашыйк була. Кем булуы да, кем кызы икәне дә мөһим түгел, тик кайткан көнне үк кунак кызны озата алган егет, калганнардан үзен бер баш өстен итеп тоя. Әле аның шунысы да бар, моңа хәтле кача- поса булса да озатып йөргән кызың бөтенләй истән чыгып китә. Ландыш, алдан сөйләшеп куйганча, ялт итеп урыныннан сикереп торды да, кәҗә бәтие ишеккә ташлангандай, урамга атылды. 

Бала чагында җәй саен каникулларын авылда уздырса да, бизнес белән шөгыльләнүче әнисе соңгы елларда чит илдә ял итүне кулайрак күрде. Элегрәк эх, авылның су буйларыннан бер урап кайтырга, чишмәләре төшемә керә, әнкәемне зерә сагындым дип күз яше түккәнен бөтенләй онытып җибәрде. Алай гына да түгел, кесә телефоныннан әнисенең хәлен белергә дип шалтыратулары да сирәгәйде. Әнисе , аптырап үзе шалтыратканда, я, ишетмәдем бит, я, эшемнең бик тыгыз чагы иде дип, аклану юлын эзли. Ландышның берничә мәртәбә,  әбекәйне сагындым, авылга кайтыйк инде, диюенә каршы, ни калган анда? Җыен карт-коры, сөйләшергә кеше дә юк бит анда дип, кырт кисте. Әллә эшләре кыекка китә башлады, кем белсен, Тәслимә, тугызынчы сыйныфын тәмамлауга Ландышны авылга озатырга булды.

Ландыш әтисен бөтенләй дә белми. Бик бәләкәй чагында кемнеңдер аны үчтеки-үчтеки итеп түшәмгә хәтле сикерткәнен хәтерли үзе, әмма аның йөзе, буй- сыны бер дә хәтеренә сеңмәгән. Әтисе булдымы ул кеше, анысын да тәгаен генә белми. Тәслимә берничә тапкыр гаилә кору теләге белән танышып караса да, ул ирләр характерына туры килмәдеме шунда, ел тулганчы, талашып- сугышып, дигәндәй әнисе аларны куып чыгара торды. Яше иллегә таба барса да көязлеген югалтмыйча, үз- үзен бик карап,  тәрбияләп торгангадыр инде, Тәслимәгә утыздан артыкны биреп булмый иде. Тора- бара аның күңеле ир-атка карата бөтенләй сүрелде, үзе баш-аягы белән бизнесына чумды. Башта Кытай сумкасы өстерәп, алыпсатар һөнәрен үзләштерсә, тиздән сәүдә ноктасы ачып җибәрде. Сатучылар санын да елдан ел арттыра барып, шәһәрнең һәр районында үз сату урынын булдырды. Хәзер инде, аны, кайчандыр җилкәсенә Кытай сумкасы аскан, кулына ике тәгәрмәчле арба тарткан Тәслимә белән чагыштыра торган да түгел. Сусылланып пешкән  чия төсендәге ялт иткән машинасыннан ашыкмыйча гына чыгып, нәзек биек укчәләрендә биеп кенә атлап килуче  ханымга ир- атлар гына түгел, хатын кызлар да кызыгып карап калалар иде. Һее, белә ул үзенең бәһасен, бик яхшы тоя ул арттан карап калучыларның күз карашларын. Тәслимә, сер бирмә, борылып карама. Сиңа дигәне монда йөрми, дип үзалдына серле елмаеп, үзенең сатучыларын барлап, керемнәрен тикшереп, яңа товарларга заказларын җыеп тагын шулай, бераз гына масаебрак, китеп тә бара. Ландыш, кайвакытта әнисе белән сәүдә үзәкләренә барса да, тизрәк Макдональска таю ягын карый. Яратмый ул сәүдә эшен, әнисе күпме генә, мин мәңгелек түгел, бу бизнесны син дәвам итәргә тиеш дип әйтеп торса да, күңеле ятмый булгач ятмый инде.

Тәслимә үзе дә тумышы белән сәүдәгәр түгел иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, педагогия институтына укырга керде. Тик замана кинәт үзгәреп, илнең асты-өскә килеп, ашарга да, транспортка да акчасы җитми башлагач, укуын ташлады. Дөресрәге, башта ял көннәрендә, аннары каникулында базарда сату итүче бер чуаш хатынына ялланып, канцтоварлар сатты. Хуҗа хатын, саткан акчаның ун проценты синеке дигәч, байыйм икән дип, бик куанган иде дә, әмма вак төяк шырдым- бырдым сатып баю түгел, ач каласын атна узгач кына аңлады. Кышкы салкында дер- дер калтырап, күшеккән куллары белән тиеннәрне санап, алга барып булмасын белгәч, икенче сәүдәгәргә ялланды. Монысы конфет- прәнник, төрле тәм-том сатучы иде. Анда да озак эшли алмады Тәслимә, чөнки кәгазь тартмалардагы товарның күләме, нишләптер, накладнойда күрсәтелгәннән ким чыгып, Тәслимә кесәсенә керергә тиешле акчалар да, киредән хуҗа хатын кулында калды. Ачык салкын һавада торып, битләре кәшәләп беткән, ашказаны суырып- суырып ашау таләп иткән кыз, күз яшьләрен тыя алмыйча, хуҗа хатынны каргап, тулай торакка юл алды. Вахтада утыручы Соня түти, сине комендант көтә дип, бүлмә ачкычын да бирмичә, комендант янына кертеп җибәрде. Институттан чыгарылган студентлар исемлеген кулына тоткан комендантны күрүгә, Тәслимәнең тез буыннары калтырый башлады. Ирексездән, бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Салкыннан җылы бүлмәгә кергәч, үч иткәндәй, борыны да туктаусыз ага башлады.

-Тукта әле, елавыңнан. Ни булды сиңа. Нишләп укуыңны ташладың?

Тәслимә үз-үзен кызгануданмы , җавап та бирерлек түгел иде. Агып торган борынын, аптырагач, куртка җиңе белән сөртеп, тагын да ныграк үкседе.

Ниһаять, кыз тынычланды. Акчам юк, стипендия алмыйм, әниләр ярдәм итә алмый. Монда туганнарым да юуууук, дип тагын елап җибәрде.

Комендант , кызның хәлен яхшы аңлый иде, тик тулай торакка бушаган урыннарга урнашырга теләгән студентларны кая куярга белми аптыраган башын тотып уйга калды. 

-Аңлыйм мин сине. Бу авырлык бер сиңа гына килмәде. Ил белән бөтенебезгә дә авыр хәзер. Укуыңны ташлавың дөрес түгел, ничек тә түзәргә иде сиңа. Дөнья гел болай гына бармас , рәтләнер.

-Юк, укуга тәмам күңелем сурелде. Үземне җәмгыятьнең кирәксез кешесе итеп тоя башладым. Базарга эшкә чыккан идем, анда да алдадылар, акча бирү урынына, өстеңә чыкты диделәр.- Тәслимә тагын сулкылдый башлады.- Ипи алырга да акчам юк бит минем! Кушать хочу, а кушать нету у меня ничего .

-Син болай бөтенләй җебеп төшмә. Алда нинди тормыш көтмәс, гел шулай балавыз сыгарсыңмы? Мин бер кешегә шалтыратып алыйм әле. Син тик кенә утырып тор. Мышкылдама. Ул елакларны, гомумән, күз яшен яратмый.

Зөмәйрә Ландышны култыклап, урам уртасыннан, багана башындагы лампочка яктысыннан күләгәрәк якка тартты.

-Хәзер өерләре белән йөгереп чыгачаклар. Кулыңны ычкындырма. Син әле артыңнан кем киләсен белмисең. Араларында настоящий бандит та бар.

Ландыш Зөмәйрәгә ныграк сыенды. Арттан тиз- тиз атлап килгән аяк тавышлары ишетелде. 

-Алда тыкрык. Шунда кереп качабыз.- Зөмәйрә әйтеп бетерергә дә өлгермәде, каршыларына, алар кереп качарга теләгән тыкрыктан ике егет килеп чыкты. Зөмәйрәне йөри торган егете Илһам кочып алды. Ул арада Ландышның чәрелдәп кычкырган тавышы ишетелде.

-Курыкма, мин сине ашарга җыенмыйм. Озатып кына куясым килде.

-Кит моннан. Мине озатырга кирәкми. Зөмәйрәә!

Тилеме син! Авылны уятасың бит. Вәйт, псих!

-Нәрсә дип миңа бәйләнәсең? Җибәр дим мин сиңа.

-Бар. Мин сине тотмыйм бит. 

Ландыш аптырап калды.

-Куркаам. Хәзер ничек әбекәйләргә кайтам инде мин? Зөмәйрәә!

-Китте ул. Егете белән китте.

-Ә мин? Нишләп мине калдырып китте соң ул?

-Ландыш, бу бит авыл. Авылда кем курка инде, ике урам, өч тыкрык.

-Ә басулар, ә су буе, ә зират? Монда бөтен җирдән шүрәлеләр, җеннәр килеп чыгар кебек.

-Уф, үләм, егерме беренче гасыр хәзер, ау! Нинди җеннәр? Нинди шүрәле? Аха-ха-ха!

-Көлмәле син. Син кем соң?

-Минме? Марсель. Таныш булыйк.

-Мин Ландыш. Уфф, куркыттың син мине.

-Нәрсә, шушы тыкрык башында төн чыгабызмы әллә? Әйдә, авылны күрсәтәм сиңа. Аннары озатып куярмын.

Монда фәләннәр тора, тегендә фәләннәр, дип, һәр өйдә яшәүчеләргә кыскача характеристика бирә- бирә авыл башына килеп тә җиттеләр.

-Ә менә монысы безнең авыл зираты инде.- Марсель кызны шаяртырга теләп, уууу, дип улап җибәрде. Ландыш куркуыннан, үләм, коткарыгыз, дип чытырдатып Марсельгә ябышты.

-Кем йөри анда төн уртасында? Мәрхүмнәрне тынычсызлап. А ну-ка сыптырыгыз моннан! 

Карангылыктан ишетелгән тавыштан Ландыш инде чын-чынлап куркуга төште.

-Марсель, бу зират иясеме? Киттек тизрәк. Минем йөрәгем шартлый хәзер куркудан. Уффф, Аллакаем, мәңге башка клубка бармыйм.

-Ии, бигрәк куркак куян икән бит син. Гел чыр-чыр кычкырып торасың. Нинди зират иясе булсын. Зират янындагы өйнең хуҗасы Рафил абый бу. Зиратка терәлеп торалар, бер өрәк тә күргәннәре юк әле.

-Барыбер куркыныч инде. Авыл бигрәк караңгы. Бары тик ай яктысы белән йолдызлар гына яктырта монда. Аяк астын да күреп булмый.

Шулай диюгә Ландыш абынып китеп, әздән генә барып капланмады.

Марсель аны тотып кына калмады, кочагына алып, күкрәгенә кысты.

-О, синең йөрәгең чынлап та чыгып китә язган бит.- Марсель кытыршы куллары белән күлмәк аша Ландышның күкрәкләренә үрелде. Көтелмәгән хәлдән Ландыш айнып киткәндәй булды һәм кизәнеп торып Марсельның яңагына сылады.

Комендант кем беләндер башта бик рәсми төстә, аннары ягымлы гына итеп, бераз шаярта төшеп сөйләшә башлагач, Тәслимә дә колагын шомартты.

-Килештек, алайса. Тәртипле инде, аның өчен үзем отвечать итәрмен. Я, ярар, телефон аша күп бытылдама. Калганын күрешкәч сөйләрсең.

Сөйләшеп беткәнне аңлатып, телефон трубкасын куйгач, телефонга җиңелчә сугып куйды.

-Әллә нәрсә уйлап утырма. Бу минем якын дустым. Безнең гаилә дустыбыз. Кавказ кешесе, Зураб исемле грузин. Колхоз базарын кулында тота. Иртәгә  син аның янына барырсың. Ул сиңа эш белән ярдәм итәр. Алдашып, урлашып эшләмәсәң, аякка басарсың. Әмма кыек эшеңне сизсә, бетереп атачак, кара аны. Нормально эшләүче сатучыларга тулай торак та табып бирә. Тагын шуны исеңдә тот, син чибәр, яшь, ә Кавказ ир- егетләре синдәйләрне бик тиз кармакка каптыра. Аның тәмле теленә алданма, күзеңне ачып, башың белән уйлап эшлә. Сине пока тулай торакта калдырып торам, но үзең дә эзләштер торыр урын.

Тәслимәнең шатлыгыннан тагын күз яшьләре идәнгә тәгәрәде.

-Аңладым. Рәхмәт сезгә. Иртәгә эшкә чыгам. Обязательно чыгам, дип канатланып вахтер янына булмә ачкычын алырга йөгерде.

-Кая чабасың? Ипи алырга да акчам юк дидең бит үзең. Кер әле кире.- Тәслимә кире комендант бүлмәсенә керде. - Менә сиңа бер мең сум акча. Бурычка бирәм. Беренче акча алу белән кертеп бирерсең. Онытма только.

Тәслимә, комендант ханымның үзенә карата эшләгән яхшылыгына бик рәхмәтле булса да, акча алырга яхшысынмады.

-Юк, рәхмәт, алмыйм. Аны бит кире бирәсе була. Минем әле бәрәңгем, макароным, маем бар. Ашарга пешерәм дә иртән дә нык итеп ашап китәм. Колхоз базары ярты сәгатьлек юл инде ул. Җәяү барам мин анда, рәхмәт, алмыйм, дип баш тартты.

-Ярар, алайса, үзеңә кара. 

Тәслимә бүлмәсенә кергәч тә шатлыгы эченә сыймады. Тиз генә бәрәңге чистартып, таба тутырып бәрәңге кыздырды, өстенә бер олы суган турап салды. Чәйнек тутырып чәй кайнатты. Бәрәңге кызган арада бүлмә буйлап бөтерелеп вальс биеп алды. Ул арада бүлмәдәш кызлары да шаулашып кайтып керделәр.

-О, наша Таня картошку пожарила! Ммм, как вкусно пахнет дип, тиз генә өстәл янына җыелдылар. Тулай торакта шулай бит инде, табаңны үзең ялтыратырга өлгермәсәң, башкалар да ач чыпчыклар кебек, җимле урынга җыелалар. Баштагы мәлне Тәслимәнең пешеп чыккан ашын да, кыздырган бәрәңге, макаронын да кәструле, табасы- ние белән уртак кухнядан чәлүчеләр булды. Ашны пешерергә куйганда кухняда беркем дә булмый. Бүлмәңә керә- чыга ашарга пешерәсең, бераздан тулай торакта авыздан төкрекләрне агызырлык тәмле аш исе килә башлый. Авыл ите белән пешкән аш исе. Әле кайвакытта әзрәк каз ите дә кушып җибәрелгәне була. Кайнап утыручы кәстрүлдәге топ- тонык шулпаның өстендә май элпәсе аппетитны тагын да ныграк китереп елкылдый. Бәрәңге, кишер- суганы пешеп, вермишель кайнап чыгуга, ашың ташымасын дип, газын кысасың да, өстәл өстендә урын көйләргә дип, бер мизгелгә бүлмәңә керәсең. И, бетте инде! Бер ишек ачылган- ябылган, аяк атлаган тавыш ишетелмәсә дә, син чыгуга, плитә өстендәге ашлы кәструлең юкка чыга! Әйе, әйе, ашы, ите белән. Бүлмә ишекләренә шакудан файда юк, ачсалар да аннан аш исе килми, әмма берникадәр вакыттан синең буш кәструлең янәдән плитә өстендә пәйда була.

Бер таба бәрәңгене өчәүләшеп ялт итеп куйдылар. Чәйне кызлар алып килгән варенье белән тәмләп эчкәннән соң Тәслимә шатлыгын кызлар белән бүлеште.

-Танюш, син сак бул, ул грузиннар бер генә итәкне дә күтәрми калмый, диләр. Мин алардан вообще куркам. 

-Син нәрсә, торгаш булып китмәкче буласыңмы! Ә укытучы булам дигән хыялыңны аяк астына  салып таптадыңмы? Мин ни за что торговляга бармаячакмын.

Булмәдәш Ирина белән Гуля берсен- берсе бүлә- бүлә нинди профессия яхшы, кем дөньяда иң бәхетле дип бәхәсләштеләр, ахырдан үпкәләшеп беттеләр. Тәслимәнең, кызлар, бәхәсләшмәгез.  Мин гомер буена базарда сату итәргә җыенмыйм. Үз эшемне ачып җибәрәм дә, укырга керәм. Менә күрерсез, әле мин зур начальник булачакмын. Миңа ишекне шакып, Можно, Таслима Зуфаровна?, дип кенә мөрәҗәгать итәчәксез. Кызлар, хыялларга бирелеп көлештеләр. Алда безне нинди тормыш көтә икән дип уйлаштылар. Тәслимә, миңа иртүк торып эшкә барасы дигәч, утны сүндереп, йокларга яттылар.

Марсельнең күзләреннән очкыннар күренде. Моңарчы күренмәгән хәлдән, башта шок хәлендә калды. Тик, мизгел эчендә, кәефе кинәт үзгәреп китеп, ул Ландышны чәченнән умырып тотты.

-Син,кызый, кемгә кул күтәргәнеңне беләсеңме?  Мин- Марсель! Аңладыңмы, Мар-сель! Син Зөмәйрәдән сора, кем ул Марсель, дип. 

-Җибәр, зинһар. Үзең гаепле! Ник миңа кул сузасың. Мин кыз кеше.

-Төкерәм мин синең кызлыгыңа. Иртәгә клубка чыккач, аңларсың минем белән шаярырга кирәкмәгәнен. Бар, сыптыр, әбиең яныңа. Ишетсен колагың, иртәгә клубка чыгасың.

Марсель район милиция бүлеге җитәкчесе малае. Әтисен моннан биш ел элек житәкче итеп кайсыдыр бер районнан билгеләгәч, гаиләләре  башта район үзәгендә дәүләт фатирында яшәде.  Бер ел узуга район үзәгеннән биш кенә чакрым ераклыкта булган авылга әтисе патша сарае хәтле итеп ике катлы йорт төзеп куйды. Авыл клубының нәкъ каршысында урнашкан ул йортны авылга килүче- кайтучылар,күпчелек очракта контора яки берәр оешманың идарәседер дип уйлап ялгышалар иде. Тугыз- ун яшендә чит авылга килеп төпләнгән Марсель мәктәп бусагасын атлап кергән көнне үк сугышып кайтты. Дөресрәге, классташ малаеның борынын җимерде. Килгән кешене башта гаепләмиләр бит инде . Монда да шулай булды. Ят баланы кагалар, авылныкылар үз итми, дип, аны класс җитәкчесе дә яклап чыкты. Мәктәп директоры районны дер селкетеп торган милиция полковнигына ничек итеп сезнең улыгыз хулиганлана, тәртип боза, дип әйтергә җөрьат итсен?! Усә барган саен Марсельның шуклыклары арта торды. Үзеннән берничә яшькә зуррак малайларны туплап,кечкенәләрне кыйнау, талауны оештырды. Гомумән, халык арасында Марсельне "теге бандит" дип кенә йөртә башладылар. Әмма малай, тәмам кысадан чыгып, зур башбаштаклыклар кыла башлагач, әтисенә дә улынын тәртибе турындагы хәбәрләр килеп иреште. Хатыны Роза улына күптән инде кул селтәгән иде, чөнки әтисенең әнисенә карата булган мөнәсәбәтен күреп үскән бала аны чүп урынына да күрми иде. Әйе, Саттар Сабирович, эшендә бик принципиаль булса, өендә формасын салып ташлауга мыжгак, вакчыл, бәйләнчек ир иде. Өстәвенә көн дә бер яртыны бушатып, кичкә җәнҗал чыгармый туктамый. Хатынын беркайда да эшләтмичә, бәйдәге эт кебек өйдә тотуы, кеше белән аралаштырмавы да үзенең мин- минлеген күрсәтү өчен кирәк иде. Марсельның кыек эшләрен ишетеп кайткач, улын каеш белән ярып, караңгы бүлмәгә ябып куйса, кич буена хатынының миен "ашады". Ул әшәке сүзләрнең өч- дүрт катлылары да калмады, Алласын да, мулласын да, хатынының бөтен нәсел- нәсебен хурлап, яманлап, исереп йоклап киткәч кенә, Роза улын "домашний карцер"дан чыгара алды. Шундый мөхиттә тәрбияләнгән малай начар сүзләрне дә су сеңдергән мамык кебек, күңеленә җыеп барды, әмма анасына карата барыбер миһырбансыз булды.

Зураб утыз биш- кырык яшьләр чамасындагы ир булып чыкты. Тәслимәне, якын туганын каршылагандай, елмаеп, кочагын җәеп каршы алгач, кыз шомланып куйды.

-Дарагая Танэчкэ! У меня самое доходное мэста. Будэш фрукти таргавайт. Харашо продаш- харашо получэш. Ысматри, не прогадай, покупатилий сазывай.

Таня-Тәслимә сату алу нечкәлекләре турында инструктаж узганнан соң, эшкә кереште. Чират торып алучылар булмаса да, сату яхшы барды. Зураб көн дәвамында берничә мәртәбә янына килеп, кызык сүзләр сөйләп, күңелен дә күтәреп китте, ашыкмыйча- җайлап кына сату ит дип, кичкә хәтле китеп барды.  Җиләк- җимешләр күзгә күренеп кимеде, астагы тартмада акчалар күзгә күренеп артты. Базар ябылыр алдыннан, әллә каян гына Зураб килеп чыгып, көнлек табышны санады һәм Тәслимәнең эшеннән бик канәгать калды.

-Ти, красависса, умэеш таргавайт. Пакупатили  чуют, гдэ хараший прадавис. Эта твой аванс, Завтра приходи, дип Тәслимәнең кулына күпмедер акча кыстырып озатып җибәрде. Кулындагы акчасын бияләе эчендә дә кулыннан ычкындырмады Тәслимә. Учындагы кытыршы кәгазь акча кулын кытыклап, аны бүлмәсенә ашыктырды. Бары тик эчтән ишекне бикләп куйгач кына бияләй эчендә тирләп йомарланып беткән биш йөзлекне сак кына алып, озак итеп кулы белән шомартып, шкафтагы киемнәре арасына эчкә үк яшереп куйды.

-Бу минем маям булсын. Шушы акча өстенә кат- кат тагын өстәлсен, дия- дия тынычлап ашарга әзерли башлады.

Салкын кышның  иртә караңгылана торган көннәре дә инде артта калды. Урамнар, парклар тоташ кар белән капланган булса да һавага яз исе керә башлады. Парк аша узганда песнәкләрнең җыр сузуларын, чыпчык төркемнәренең чыр- чыр килеп сугышуларын карап күңелен юатты. Мая акчасына янына көн саен яңалары өстәлде. Тәслимә ашарга да акчасын бик сак тотты, кибеткә керсә дә күзе төшкән ризык тирәсеннән тизрәк китәргә тырышты. Кинога, концертка барулар турында да бөтенләй онытты. Зураб Тәслимәнең кылларын тартып- тартып караса да, кыз бирешмәде комендантының кисәтүен истән чыгармады. Аптырагач, Зураб кызга тулай торактан аерым бүлмә тәкъдим итте. Әмма аның бәясе нинди булачагын, базарда сату итеп шомарган кызлар Тәслимәгә бик ачык итеп аңлаттылар.

-Барыбер үзенекен итәчәк. Бирмәсәң, башкалар аша бозачак. Сак бул. Ул сиңа үз татарыбыз түгел. Алай- болай булса, койрыгын сыртына салачак та Грузиясенә таячак. Эзлә аннары син аны, дип кисәттеләр. 

Яз тулы көченә җиргә аяк басуга, Тәслимә, Зурабка зур рәхмәтләр әйтеп, үз бизнесын булдырырга теләвен белдерде,  һәм булган акчаларын төйнәп, үзе яшендәге берничә кыз- кыркын белән Кытай сумкалары төяп, Мәскәүгә товарга дип чыгып китте.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас