«Ана дөньядан үтсә, ата урыска әверелә», – диюләре дөрестер, күрәсең. Мансур белән сөйләшәсе булыр, кызны әбисенә кайтарсын. Болай барса, бала харап булачак. Аннары әтисенең исенә төшерергә кирәк әле, беренче сентябрь җитә», – дип уйлап куйды Хәят. Тик сөйләшергә өлгерә алмады...
Айзадә әтисе кайткан көнне үзләренә чыгып китте. Кыз аны өзелеп сагынган, өстәвенә тиздән беренче сентябрь җитәчәген исенә төшерергә кирәк иде. Казанга кайтып киемнәр алырга вакыт җитте. «Югыйсә иң матурларын алып бетерерләр», – дип уйлады Айзадә. Ул өйгә килеп кергәндә, барысы бергә җыелып, әтисе алып кайткан акчаны санап утыралар иде. Кызга әтисеннән башка күтәрелеп караучы да, игътибар итүче дә булмады.
– Нихәл, кызым? – дип, әтисе аны кочагына алды.
Айзадәгә шулкадәр рәхәт булып китте. Аңа әтисенең әллә кайчаннан шулай якын, җылы итеп дәшкәне, иркәләгәне юк иде.
– Әти, әнә никадәр акча алып кайткансың! Миңа мәктәпкә барырга әйберләр алырга кирәк. Әйдә, иртәгә Казанга кайтып киләбез, – диде кыз, әтисенең күзләренә карап.
– Әйе, кызым, бик кирәк, – диде әтисе. – Кибетләргә әниеңне дә алып чыгарбыз.
Айзадәнең «әниең» дигән сүзне бик әйттерәсе килми иде, үз әнисе үпкәләр кебек тоелды аңа. Шулай да кыз дәшмәде.
Гөлназ апа ипләп кенә акчаларны сумкасына салып куйды да әтисе белән Айзадә янына килде.
– Мансур җаным, – дип дәште ул йомшак кына итеп, кыска итәк астыннан күренеп торган шәрә ботларын аңа терәп үк куеп. – Кредитка алган акчаны түләргә кирәк булуын үзең дә беләсең. Миллион ярымлык нинди матур машинада йөрисең. Ралинәдән калган күпме кием-салым, букча, китаплар ята. Алар барысы да – акча. Айзадәгә шуларны юып, үтүкләп кидерермен. Акча санаганны ярата, юкка сарыф итеп бетермик.
– Беренче сыйныфка барганда, яңадан киенсен, дигәнием. Бала күңеле сынмасын инде, Гөлназ.
– Мондый тәртипсез баланың булуыннан булмавы артык. Тәрбия күрмәгән инде. Хатының да бигрәк пешмәгән булган. Аба-а-у!
Әтисе дәшмәде. Айзадәнең күзләренә яшь тулды, ул елап, Хәят апасына йөгерде.
– Хәят апа, Хәят апа! Алар, алар... – дип, үксүеннән сүзен әйтә алмыйча торды күрше апасына сарылган кыз. Аппак исә куе йоннары белән аларның аякларын сыпыра, арлы-бирле йөри иде.
– Ни булды, балам, кем тиде? – диде Хәят апа, борчылып.
– Гөлназ апа, портфель дә, киемнәр дә алмыйбыз, Ралинәдән калган искеләрне юып бирәм, ди. Минем аның киемнәрен киясем килми, мәктәпкә үземә алган яңа формадан барасым килә.
– И бала! Борчылма... Берни дә эшләп булмый. Менә пенсиям килсә, үзем алып бирермен. Кушып җибәрергә әзрәк маям да бар иде. Кызым, син елама әле, яме. Бу арада кәефем китебрәк тора.
Хәят апа, Айзадә белән Аппак чыгып киткәч, Мансур белән сөйләшергә ниятләп, алар йортына таба атлады.
Ул кергәндә, күршеләре чәйләп утыра иде. Мансур торып басып, Хәят апага өстәл яныннан урын тәкъдим итте. Гөлназ күтәрелеп тә карамады.
– Мансур, әгәр мөмкин булса, чыгып кер әле, – дип сүз башлады күрше апа. – Үзең белән генә сөйләшәсе сүзем бар иде. Авырып торам, Казанга илтеп кайтмассыңмы икән дигән идем. Булнискә бармыйча узмас, ахры. Быел, никтер, тынгысызрак булды, җәем дә көйсезрәк узды.
– Ярар, Хәят апа, алып барып кайтырмын, – диде Мансур. – Хәзер чәемне генә эчеп бетерим дә.
– Машина су салып кына йөрми бит ул, хәзер бензин кыйммәт, – дип сүзгә кушылды Гөлназ.
– Курыкма, бензин хакын артыгы белән түләрмен, моңарчы кеше хакына кергәнем булмады, хәләл көчем белән гомер иттем, – диде Хәят апа һәм, Мансурга рәхмәт әйтеп, бакчасына таба атлады.
* * *
Хәят апасы, Айзадәне дә машинага утыртты. Исәбе банктан пенсия акчасын алу һәм кызны киендерү иде. Ул берочтан, юлда барганда, Гөлназ белән Ралинәнең Айзадәне ничек кыерсытуларын сөйләргә, Мансурны бу хатынның нечкә күңелле кызга әни була алмавына төшендерергә дә ниятләде. Тик сүзен башлап өлгермәде, ир аны кырт кына туктатты:
– Хәят апа, син инде безнең тормышка кысылма. Үзең бала таба алмагач, Гөлназдан көнләшәсең. Айзадәне дә безгә каршы котыртып, тормышыбызның ямен җибәрдең. Минем хатыным – дөнья бәһасе кеше! Синең кысыр булуыңда безнең гаебебез юк! Айзадә дә сезгә башка кереп йөрмәс! Югыйсә кызны бөтенләй бозып бетердең...
Тормышта күпне күргән Хәят апа кинәт әйтелгән бу кадәр нахак сүзләргә шаккатып калды, алардан качарга теләгәндәй, ике кулы белән башын кочып утырды; күз аллары караңгыланды. Авыр сүзләр гомер кояшы баюга таба баручы хатынның йөрәгенә пычактай кадалды. Кеше шул дәрәҗәдә мәрхәмәтсез һәм мәгънәсез була ала икән, дип уйлады ул. Мансур мондый түгел иде ләбаса. Иң рәнҗеткәне «кысыр хатын» дигән сүз иде. Ире дә гомере буе шулай дип теңкәсенә тиде. Әгәр ятимлектә кадерсезләнеп үсмәгән, салкын тидермәгән булса, бала тапмас идемени ул?! Хәят апа агарынып килде дә, бөтен тәне йомшап, Айзадә өстенә авып төште. – Әти, әти, нишләттең Хәят апаны?! – дип кычкырып җибәрде кыз. – Хәят апам, ач күзеңне! Үлмә! Мин хәзер синсез нишләрмен?!
Мансур тиз генә машинасын хастаханәгә таба борды. Тик соң иде инде. Инфаркт, диделәр...
Айзадә әтисе белән бакчага өч көннән соң гына кайтты. Хәят апасының бакча өе тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган иде. Болай да кечкенә генә йорт тагын да мескенләнеп калган кебек тоелды. Хәят апасы утырткан кашкарыйлар, чәчәк атса да, моңсуланып, сулып утыра, бәрхет чәчәкнең нәзберек таҗлары да көз киләсен сизепме, башларын игән.
Аппак Айзадәне ике аягына басып кочып алды. Битләрен, кулларын ялап, сагынуын белдерде.
Айзадә әтисе белән өч көн бер авыз сүз сөйләшмәде. Казанда вакытта әтисе: «Әйдә, кибеткә кереп, киемнәр алыйк», – дип, сәүдә йорты ишек төбендә машинасын туктаткан иде, кыз нәни куллары белән автомобиль тотынгычына чытырдатып ябышты. Әтисе аны берничек тә куптарып ала алмады. Айзадә инде еламый иде. Бакча өйләренә дә керәсе итмәде, Аппагы белән урманга таба киттеләр.
Мансурның гомер булмаганча, көне буе башы авыртты. Бакчага кайтып җиткән мәлдә авырту шулкадәр көчәйде ки, чигәләренең, баш чүмеченең кысуына түзәр әмәле калмады. Ирнең машинадан чыгып, бер-ике адым атлавы булды, ул чалгы белән чапкан үлән кебек җиргә ауды.
Машина тавышы ишетеп чыккан Гөлназ Мансурны, күршеләре белән бергәләп күтәреп, өйгә алып керде. Аның сул аягы һәм кулы салынып төшкән, теле дә аңлап булмаслык дәрәҗәдә көрмәкләнгән иде.
Айзадә белән Аппак икәүләп эт оясына кереп берегеп ятты. Август аеның төннәре салкын иде. Ике үксез бер-берсен җылытырга тырышты. Аннан-моннан гына такталар каккалап ясалган оя тишекләреннән җил өрә, инде ничә көннәр юньләп ашамаган, эчмәгән Айзадә салкыннан бөрешеп килде, бөтен тәне авыртып калтыранды. Кызның хәлен сизгән Аппак аның әле бер, әле икенче ягына чыгып, җылытырга тырыша, битләрен ялый, аяклары белән коча иде.
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина-Морат