Актүшнең ярасы әкренләп төзәлде. Айзадә дә, күбрәк Хәят апасы янында чуалып йөри-йөри, үз хәленә ияләшә төште. Әтисе икенче эшкә керде. Хәзер аны кыз атналар буе күрми. Алагаем зур машина белән ерактан – чит илләрдән товар алып кайта ул. Гөлназ апаның кәефе бик шәп.
– Мансур акчаны көрәп ала, – дип, күрше-күләнгә мактанып та алгалады. Ул Айзадәне «күрми» дә, аңа игътибар да итми. Күрше-тирәләр дә кызның яңа әнисен нигәдер өнәп бетермәде. Хәят апасы кереп:
– Гөлназ, балага тырнак белән дә чиртәсе булма! Әгәр шушы ятимне рәнҗеткәнеңне сизсәк, ни эшләтергә белербез, хокук органнарына ук хәбәр итәрбез, – дип, ныклап әйтеп чыкты.
Гөлназ апа күршеләренә кереп-чыгып йөри торган сукмак янындагы ишекне дә такта белән кадаклатып куйды. Ә әнисе исән чагында алар күрше-тирә белән күңелле итеп аралашып яшиләр иде. Шул вакытларны исенә төшерде Айзадә. Их, күңелле чаклар иде ул! Тәмле ризык пешерсәләр, бер-берсен чәйгә дәшәрләр яисә «Авыз итегез әле» дип, өйләренә кертерләр иде. Җәйне, сөйләшеп-гәпләшеп, киңәшләшеп, тату бер гаилә булып уздыра торганнар иде.
Беркөнне Айзадә йокысыннан ниндидер ят тавышка уянып китте. Актүшнең оясын Хәят апаларының сарае янына күчергәннәр иде. Шуннан чыелдаган авазлар ишетелә. Кызчык йокы күлмәгеннән генә, артсыз башмаклар киеп, сарай янына йөгерде. Иртәнге салкынча һава аны чиркандырып җибәрде. Мул итеп чык төшкән үлән яфраклары кояш нурлары яктысында төрле төсләргә кереп җемелди. Әйтерсең, кемдер җиргә асылташлар сибеп чыккан. Шушы матурлыкка хәйран калган кыз Актүшкә күз ташлады һәм шатлыгыннан кулларын чәбәкләп куйды. Эт сузылып яткан да яңа туган көчекләрен имезә. Эт балаларының икесе үзе кебек кап-кара, берсе ап-ак.
– Нинди матурлар! – диде кыз, шатланып. – Ә синең исемең Аппак булыр, – диде ул, ак көчеккә карап. Актүш балаларын ялый, ә үзе: «Күрәсеңме?» – дигәндәй, Айзадәгә карап-карап ала.
– Актүшкәем, рәхмәт сиңа! Булдыргансың! Мин сиңа балаларыңны үстерергә ярдәм итәрмен, – дип, кыз этнең башыннан сыйпады. – Әйдә, син көчекләреңне ашат, җылыт. Мин дә туңдым, бераз өйгә кереп ятып торам, – дип, бакча өенә таба йөгерде.
Йокысыннан уянуга, кызчык тагын көчекләр янына ашыкты һәм гаҗәпләнүдән баскан урынында катып калды: Аппак юк! Актүш үзенең ике баласын тәпиләре белән кочкан да күзләрен йомып ята.
– Актүш, Аппакны кая куйдың?
Кыз этне башыннан сыйпап уятты. Ул исә, берни булмагандай, чем-кара күзләре белән Айзадәгә карады да «Ник миңа тиясең?» дигән кыяфәт белән ваемсызланып ята бирде. Кыз уйга калды. Көчеккә кем тигән? Кем эше булыр бу? Айзадә шунда Ралинәнең сүзләрен хәтерләде. «Мин аның балаларын да үтерәм», – дигән иде бит ул. Йөрәгендә – таш, күзләрендә яшь иде Айзадәнең. Хәят апасы янына йөгерде.
– Аппакны үтергәннәр! – дип кычкырды Айзадә, елый-елый.
– Нинди Аппак? Кем үтергән? – дип аптырап калды Хәят апа. Ул әле Актүшнең көчекләр алып кайтуы турында белми иде.
Кыз аңа хәлне аңлатып бирде. Алар икәүләшеп эт янына чыктылар. Әмма Хәят апа көчекләргә әллә ни сөенмәде.
– Бу җан ияләрен кая гына куеп бетерербез инде? – диде ул уфтанып.
– Монда ап-ак төстәгесе дә бар иде. Аңа мин «Аппак» дип исем куштым. Шунысы юк.
– Күзеңә күренгәндер, балам! Шул арада кая китсен ул? Ралинә дә тимәгәндер. Иртүк монда кереп йөрмәгәндер. Алар йокыдан да уникедә генә тора бит. Аннары... Эттән алып кара син баласын! Ул аны беркемгә дә бирми бит. Ак көчекне төшеңдә генә күргәнсеңдер... Әйдә, эткә ашарга бирик. Ачыккандыр, – дип, Хәят апасы Актүшкә кичтән калган ашны салып бирде. Зур гына кисәк ит тә өстәде. – Комачауламыйк инде, иркенләп сыйлансын! – дип, кызны өенә алып кереп китте.
Айзадә уйга калды. Аппак бар иде ләбаса. Төшендә түгел, өнендә күрде ул аны.
Кызчык иртәнге чәен эчте дә күрше кишәрлекләр тирәсеннән Аппакны эзләргә чыгып китте. Аның ап-ак йонлы җансыз гәүдәсен козгыннар чукыйдыр кебек тоелды. Айзадә үзе белгән барлык ташландык кишәрлекләрне, елга тирәләрен әйләнде. Тик Аппак күренмәде. Кыз сусап, әлсерәп кайтып кергәндә, әтисе машинасы янында кайнаша иде.
– Әтием кайткан! Мин сине бик сагындым!– дип, кыз аны кочаклап алды. – Кайчан кайттың? Бу юлы бигрәк озак йөрдең, син киткәнгә ун көн узды.
– Мин төнлә кайттым. Син нигә Хәят апаңда кунып йөрисең? Кешедән яхшы түгел. Үз өебез бар бит...
– Әти, Актүш өч көчек алып кайтты. Икесе үзе кебек кап-кара, берсе ап-ак. Агы төнлә югалды. Әтием, әйдә икәү эзлик әле.
– Эт эзләп кенә йөрисем калды инде. Ул гарип этеңне күптән аттырырга кирәк. Артын сөйрәп йөрмәсен.
– Син аны үзең гарипләдең бит. Ул андый түгел иде. Аппакны да синең кызың үтергән...
– Телләшеп тор әле... Йә сугып җибәрермен... – диде әтисе, усалланып.
Кыз йөгереп, Хәят апасының бакчасына кереп китте, эт оясы янына килде. Көчекләр, юантык тәпиләренә басып, алпан-тилпән килеп йөрмәкче була. Әниләре борыны белән төрткәләп, аларны үзеннән ерак җибәрмәскә тырыша.
«Ак эт, чыннан да, булмаган, ахры, югыйсә Актүш үзен алай тыныч тотмас иде», – дип уйлады Айзадә. Төш күргәндер инде.
Айзадә белән Хәят апа көн саен кич җиткәч, елга тирәләрендә, урман яннарында йөреп кайта торган булды. «Сәламәтлеккә бик файдалы», – ди күрше апасы. Ул еш кына үзенең ятимлектә үткән бала чагын искә төшерә. Аның бер көйгә, салмак кына тавыш белән сөйләгәнен ярата Айзадә. Җәй көнендә алар бер-берсенә шулкадәр якынайдылар, сер сөйләрдәй дуска әверелделәр.
Ә беркөнне Айзадә Сәйдә әбисенә хат язды.
Дәфтәр битен «ДӘҮ ӘНИ! Яратам, кил, кил, кил, кил! Айзадә» дигән сүзләр белән чуарлады. Аннары хатны конвертка салды да тышына «Татарстан, Алансу, Сәйдә әбигә» дип язып куйды һәм Казанга кайтучы таныш апасына биреп җибәрде. Тик кыз Татарстанда Алансу дигән авылларның берничә икәнен белми иде шул.
Беркөнне Хәят апасы белән борылыштагы чүп-чар өеме яныннан үткәндә, кыз иртәнге таныш тавышны ишеткәндәй булды. Айзадә туктап калды. Нәзек кенә шыңшу тагын кабатланды. Эңгер-меңгер вакыт булса да, чыбык-чабык, пластик шешәләр арасында нәрсәдер кыймылдаган кебек тоелды. Кыз якынрак килеп караса, анда Аппак авызын кыймылдатып, ашарга имчәк эзләп ята.
– Хәят апа, мин Аппакны таптым! – дип, кичке һаваны ярып кычкырды Айзадә. – Ник монда ятасың син, Аппак? Ничек килдең? – дип, көчек белән өзгәләнеп сөйләште, аны куенына кысып сөйде, яратты. Ак аю баласын хәтерләткән нәни көчек тә, җылы тапканына сөенеп булса кирәк, кызга сыенды. Бу хәлне күзәтеп торган Хәят апа да аптырап калды. «Кара әле, бу бала белеп сөйләшкән икән. Ак көчекне дә төшендә күрмәгән. Тик нишләп монда ята соң бу эт баласы?» – дип уйланды ул.
Алар Аппакны алып кайтып, әнисе янына салдылар. Әмма Актүш, көчекне күргәч, ырылдап куйды, аңа аркасы белән борылып ятты, имәргә дип үрелгән баласын аяклары белән читкә этәрде. Көчек әнисенә сыенырга теләп килә, ә тегесе үзенә якын да җибәрми. Әйтерсең ул аның баласы түгел.
– Кара син аны, үз баласын кабул итә алмый. Кызым, ул аны имезмәс инде. Әйдә, өйгә алып керик тә авызына кашыклап сөт салыйк. Ачтан үлмәсен, – дип, Хәят апа Аппакны өйгә алып керде, Айзадә дә аннан калмады. Хәят апа көчекнең авызын ачтырып торды, Айзадә аңа кашыклап сөт салды. Эт баласы башта тончыккан кебек итенсә дә, соңрак төшенде булса кирәк: сөтне тәмләп эчә башлады. Тамагы туйган көчек кызның куенында изрәп йоклап та китте.
Айзадәнең Актүшкә ачуы килде. Ничек була инде бу: ике кара көчекне ярата, ә агын чүплеккә илтеп аткан...
– Хәят апа, ник алай кылана ул Актүш? – дип сорады кыз, аптырап. – Шунда Аппак үлгән булса...
– Аңламассың хәзер кешеләрне дә, этләрне дә... – диде Хәят апасы, авыр сулап. – Дөньясы буталды. Әмма хайваннарда бала аралау – бик сирәк күренеш. Иртәгә кибеттән имезлек алып кайтырбыз. Карап торып, җан иясен ачтан үтереп булмас.
Әтисе Айзадәне эзләп кермәде. Ике үксез, бер-берсенең җан җылысына сыенып, тирән йокыга талды.
Аппак Айзадәдән бер адым да калмады. Алар агылый белән тагылый кебек гел бергә йөрделәр, күрше апасында бергә йокладылар. Хәят апа, баланың йөрәк ярасы бераз төзәлмәсме, дип, сүз әйтмәде. Аппакны, зур тазга бастырып, шампунь белән юып торды, өйгә кергәндә дә, тәпиләрен чистартырга дип, ишек төбенә савыт белән су, чүпрәк куйды. Айзадә, көчекнең тәпиләрен башта юа, аннары коры чүпрәк белән сөртә торган булды.
Айзадә бәхетле иде. Актүш кенә Аппакны янына китермәде. Аны күрү белән ырылдап, көчекне читкә куды. Әйтерсең лә ул аңардан тумаган, аны кемдер Актүш янына китереп аткан. Тора-бара ул ике баласы белән бөтенләй юкка чыкты. Бакчалар янында кыргый этләр йөри башлаган, көн саен шуларны аталар, дип сөйләүләре хак булдымы, Актүшнең тавышы да ишетелмәде, үзе дә күренмәде. Хәят апасы: «Аңа баласының рәнҗеше төште, – диде. – Халык телендә шундый сүз бар: имештер, ана баласын имезмәсә, аңа сөт рәнҗеше төшә икән. Күрәсең, хактыр».
Айзадә этне кызганса да, баласын кыерсытканга, аңа ачуы да килә иде.
– Бәлки, ул исәндер әле, Хәят апа. Аппак монда булгач, башка җиргә күчеп киткәндер яисә аны берәрсе үзенә алгандыр. Акыллы эт иде бит ул, – дип, уйлары белән бүлеште.
* * *
Август ае килеп җитте. Иртә өлгерә торган әнис алмалары инде кызарып алланды, көннән-көн тәмләнә барды. Антоновка дигәне генә тешне камаштыра. Бакча тирәсендә үсә торган каен, тупыл кебек агачларда сирәк кенә сары яфраклар күренгәли башлады.
Сул як күрше кызы Камилә дә Айзадә белән бер яшьтә иде. Алар еш кына икесе бергә уйныйлар. Камиләне мәктәпкә барырга биштәр, форма, китап-дәфтәр алырга дип, Казанга алып кайтып киттеләр. Айзадәнең дә җете кызыл яки яшел төстәге бизәкле биштәр, матур кызыл куртка, тышына малайлар, кызлар төшерелгән дәреслекләр күз алдына килде. Ул төннәрен шулар турында хыялланып ята торган булды, әтисе аны да Казанга алып кайтыр дип көтте. Хәят апасы Айзадәнең күңеле күтәрелә башлавына сөенде. «Мәктәпкә баргач, балалар белән аралашып, тагын да ачыла төшәр, иншалла, – дип уйлады ул. – Бигрәкләр сөйкемле бала инде, бәхете генә була күрсен!» Тик үзенең генә бу арада кәефе юк: еш кына кан басымы күтәрелә, башы авырта. Инде үз өйләренә атнага бер генә, Хәят апасы кушканга гына кереп чыга торган бала, миңа ул-бу була калса, нәрсә эшләр, дип тә кайгыра иде.
Мансур көне-төне эштә. Ул хәзер бөтенләй үзгәрде, Гөлназ сүзеннән чыкмый. Ә хатынга бары тик акча гына кирәк. Бакчаларын билчән, алабута, ромашка, сарут, тузганак басты. Орлыклары җитешеп, күрше кишәрлекләргә дә сибелде. Колакларына унар, борынына икешәр боҗра тагып, чәчен шәмәхә төскә буятып йөрүче Ралинәләре көне-төне тимер тавышлы музыка акырта, ул мәхшәр Мансур өйдә чакта гына тынып тора. Гөлназ үзе дә, Ралинәсе дә Айзадә һәм Хәят апа белән шундый дорфа сөйләшәләр, башка күршеләрне дә санламыйлар.
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина-Морат