Литература
19 Апреля 2022, 11:00

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

13 өлеш -Илдус, Илдус дим! -Сәрмәдия таныш тавыш иясенең җилкәсенә сак кына кагылды. - Илдуус, бу мин бит Сәрмәдия. Син нәрсә, бөтенләй бернәрсә курмисең что ли? Мине дә танымадыңмени? Илдус, классташ! Тор! Нишләп бу хәлгә калдың?

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮКҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК
ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

-Илдус, Илдус дим! -Сәрмәдия таныш тавыш иясенең җилкәсенә сак кына кагылды. - Илдуус, бу мин бит Сәрмәдия. Син нәрсә, бөтенләй бернәрсә курмисең что ли? Мине дә танымадыңмени? Илдус, классташ! Тор! Нишләп бу хәлгә калдың?

-Әә? Кем дисең? Сәрмәдия? Юк. Сәрмәдия Казанда. Авылда Сәрмәлияләр юк, алдашмааа! - Илдус бармагын селкеп, Сәрмәдия белән килешмәвен аңлатырга теләде.

-Кит инде, эчәм дигәч тә, шундый хәлгә төшкәнче кем эчә инде. Тор әйдә, Илдус. Кеше көлдермә!

-Кеше?! А кайда монда кеше? Мин кеше күрми монда. Менә бер малайны күрәм, әнисе итәгенә ябешкән, әйеме. Кая, бир бишне абзаңа. Җегетләрчә күрешик әле.

Илдус Сәрмәдиянең улына таба чүгәләгән җиреннән кулың сузган көе мәтәлеп китеп җиргә ауды.

-Әй Аллам! Ник кеше көлдерәсең? Тор! Тор дим мин сиңа! - Сәрмәдиянең ачулы усал тавышыннан нидер исенә төшкәндәй Илдус яткан җиреннән як- ягына каранды.

-Һее, Сәрмәдия кычкыра бугай. Кая ул, кая минем Сәрмәдиям? - Илдус дүртаякланып торып басмакчы булды. Сәрмәдия кулындагы сумкасын улы Иреккә тоттырып, тузанга батып беткән Илдуска торып басарга ярдәм итте.

Як- якка чайкала- чайкала- басып торучы Илдус тагын кызарынып шешенеп беткән күзләрем белән Сәрмәдиягә текәлде.

-Әллә син чыыыын- лап та Сәрмә...Сәрмә...дияме? Төшә курәмме соң мин? - Илдус башын чайкап, тагын Сәрмәдиягә дәште. - Синме бу, классташ? Үтермә, бир миңа бер чултилек. Башымны төзәтим дә, сөйләшербез. Мин… мин бит … мин ...Их, аңлый алмадыыың, аңлый алмадыыың, яратуымныыы аңлый алмадыыың. - Илдусның сакал-мыек Басып бетергән, кояшта каралып беткән яңаклары буйлап жре- эре күз яшьләрне тәгәрәде. - Ачуланма инде мине, Сәрмәдия…Үзем гаепле, мин генә гаеплеее, мин генә дурак булдым. Сәрмәдия, бир инде бер чикүшкәлек акча, үтермә мине.

-И, Илдус, Илдус! Сине, батыр йөрәкле спортсменны, депутат, уңган колхозчыны да аракы шулай егар икән. Ышанып булмый моңа. Үз күзләрем белән күрмәгән чагында, әнкәйләр хатта язганнар иде дә ышанмадым. Юк, әле дә үземә үзем ышана алмыйм.

Әнисенең исерек абзый янында озак торуына улы көйсезләнеп, ә без кайчан инде мороженое алырга керәбез. Минем пес итәсем дә килде. Әйдә инде киттек , дип, әнисен тарткалый башлады. 

-Илдус, мин улым белән кибеткә кереп чыгам. Син кушканны да алырмын, алай бик эчәсең килгәч. Но мин сине болай калдырмыйм. Юк, што син! Илдус мондый хәлгә калырга тиеш түгел, һәм мин бар көчемне, тырышлыгымны куячакмын сине бу сазлыктан чыгару өчен.

Сәрмәдия кибеттән кирәк- яраклар, мороженоелар һәм бер шешә аракы да алып, тагын Илдус каршына килеп басты. Сәрмәдиянең кулында аракыны күргәч, Илдусның авызы ерылды.

-Хе-хе-хее, вот син кеше ичмасам! Монда авылда миңа берсе дә сукыр бер тиен дә бирмиләр. Исәнләшмиләр, урамның икенче ягыннан урап узалар. Ә бит мин атаклы агроном. Депутат! Санламыйлар! Ә син санладың! Маладис,Сәрмәдия! Кая, бир, авыз суларын агызма инде.

-Ә, Илдус, монда түгел только. Аракы минем сумкада була, ә син, эчәсең бик килә икән, минем арттан иярәсең. Безгә кайткач эчәрсең.

Нишләсен инде алкаш. Шешә бөкесенә карый- карый төкреген йота- йота әвеш- тәвеш атлап  Сәрмәдиягә иярде.

Кызының айнымас Илдусны ияртеп кайтуына өйдәгеләр бик гаҗәпсенде. Әнисе өйгә алып кермә, бар- бар дип бакча ягына ишарәләде. 

Сәрмәдия, Илдуска аракы салып биргәнче, аны култыклап ишек алдындагы юынгыч янына алып килде дә өстенә башта бер чиләк  салкын су койды. Кинәт сипкән салкын судан Илдус айнып киткәндәй булды. Өйдән бер чиләк җылы су алып чыгып, башын битен, биленә кадәр тәнен шампунь белән юындырып, энесенең коры, чиста футболкасын кидерде. Илдуска, кырынмаган булса да бераз кеше төсе кереп китте. 

Ирек тә бу таныш түгел абзый яныннан ерак китмәде, юынганын да, киенгәнен дә игьтибар белән күзәтеп утырды. Әнисе бакча өстәленә ризыклар чыгарып куйгач, олы кешеләр сыман, беренчеләрдән булып, кашыгын тотып, эскәмиягә кунаклады. Әнисе кырыс тавыш белән, бар син уйнап ал, малайлар олы кешеләр сүзен тыңлап утырмыйлар дип куып төшерсә дә, ерак китмәде.

Сәрмәдия, Илдусның каршына итле аш тәлинкәсен этебрәк куйды.

-Илдус син ашап эч. Мин сине исертер өчен алып кайтмадым. Сөйләшик, ни булды синең белән? Ни эшләп бу көнгә төштең?

Өч рюмка аракы эчеп, аш та ашап алгач,Илдуска бераз хәл кереп китте.

-Мин бит, Сәрмәдия, сиңа гашыйк идем. Хәзер дә гашыйк. Юк, син авызыңны ерма. Исерек Илдус сөйләми сиңа бу сузләрне, сине гомер буе яратып та, мәхәббәтен аңлата алмаган Илдус сөйли.

Исеңдәме, безнең соңгы очрашу? Ресторанда?! Син инде хәтерләмисеңдер дә. Ә мин хәтерлииим. Барысын да, сүзен сүзгә хәтерлим. Синең авырлы икәнеңне күргәч, мин ничек сөенгән идем. Син аны сизмәдең дә, күрмәдең дә. Аның әтисе кем дигәч, син түгел дип йөземә бәреп әйттең. Ләкин син алдаша идең. Әйе, Сәрмәдия, син бит мине алдадың. Синең күзләрең дөресен сөйләде, ә телең ялган сөйләде. Хәтта миннән туарга торган баланы да син миннән яшердең. Аңа хәтле мин әле бәлкем миңа карата тырнак очы кебек булса да яратуың бардыр дип ышанып йөргән булсам, шул көнне минем өчен бары да бетте.

Илдус, тагын сал инде, дигәндәй Сәрмәдиягә ялварып карады. Сәрмәдия тагын бер рюмка салып бирде.

-Ә син бит беркайчан да минем тормыш белән кызыксынып та карамадың. Юри дә…. Ничек яшим мин. Хатын белән араларыбыз ничек. Кызларым…. Минем дә йөрәк ике түгел иде бит. Хатын белән яратышып өйләнешмәдек. Сине кулымнан ычкындырганымны аңлагач, миңа барыбер иде инде. Тора бара яратылыр дип уйлап, икебез дә ялгышканбыз. Зәйтүнәне начар хатын димим мин. Но аның да күңел миндә түгел иде. Тора бара бөтенләй сурелде. Икебез дә квартирантлар кебек яши башладык. Мин беркайчан да аерылу турында сүз кузгатмадым. Балаларым, кызларым- күз нурларым бар бит, алар хакына утны- суны кичәргә дә риза идем. Әмма сине очратканнан бирле миңа әллә ни булды. Җир йөзенә мин дә үземнең яратырга һәм яратылырга килгәнемне аңладым. Син миңа һава кебек, су кебек кирәк булдың. Синең белән очрашырга теләүләремне гел ниндидер сәбәпләр табып, кичектереп килдең. Мин инде сөяркәң бардыр дип тә уйлыйм башладым. Әмма йөрәгем барыбер бергә булачаксыз дип ышандыра иде. Чын әйтәм. Син, булды бу, тагын исерде, дип карап утырасың инде, әйеме. Юк, Сәрмәдия, башыма бераз китсә дә, сүзләрем, фикерем айнык.

Син бит миннән открыто баш тарттың. Белсәң иде минем ничек кимсенгәнемне. Шул көнне гомеремдә беренче тапкыр эчеп исердем. Күпме эчкәнемне, кайда эчкәнемне дә хәтерләмим. Шул көннән башлап минем тормыш учагым сүнде. Болай да пыскып та яна алмаган учак көлгә әйләнде. Хатын да, балалар да эш тә, - берсенен дә кызыгы да, тәме дә, яме дә калмады. Иртән торуга тизрәк эчәргә һәм исереп онытылырга. Балалар мәктәпне бетерүгә Казанга чыгып тайдылар. Зәйтүнә дә алардан калмады. Ул да рәхәт күрмәде инде. Исерек ир янында кайсы хатын рәхәт күрә ала? Ярый әле рәтле чагымда Казанда квартира алып калдырдым. Хет балаларым урамда калмады. Зәйтүнә дә үзенә яр тапкан дип ишеткән идем. Тапсын. Аның да бәхетле булырга хакы бар.  Менә шулай упкынга тәгәрәдем инде. 

-Син бит ир кеше. Әти кеше. Разве син уйламадың кызларыңа мондый әти белән оят дип. 

-Калдыр, Сәрмәдия! Мин аларны үстергәндә мондый түгел идем бит. Мине сүгеп кенә тәртәгә кертеп булмый инде.

-Илдус, син баланың үзеңнеке икәнен аңлагач, ник настаивать итеп, үзеңнекендә тормадың соң? 

-Ии,Сәрмәдия, Сәрмәдия! Насильно мил не будешь, диләр. Сезне, хатын- кызны җиңеп буламы соң? Үз кирегезгә катасыз бит сез! …. 

Син мине гафу ит, мин китим инде, әниең дә әнә, берничә тапкыр чыгып, урап керде. Безнең утыруны өнәми, ахрысы. 

-Илдус, минем сүзем әле бетмәде. Миңа синең белән бер темага бик нык сөйләшәсе бар. Тик бүген түгел. Иртәгә. Зинһар эчмичә кил. Уртага салып сөйләшербез.

Илдус урыныннан кузгалып, капканы ябып чыгып китугә, ишек алдында уйнап утырган Ирек әнисе янына йөгереп килде.

-Әни ул абый кем?

-Әтиең ул, улым. Әтиең...

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас