Литература
19 Апреля 2022, 07:00

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

12 өлеш Сәрмәдия түр почмактагы аулак өстәлне бронировать итте. Моннан тәрәзә аша килеп туктаган машиналар дә ачык күренә, Аккош күле дә каршыда гына. Меню папкасын актарып , үзе ашарга теләгән ризыкларны искәртте дә, официант кызга, минем киләсе кешем бар, соңрак заказ бирербез, ә хәзергә газсыз минераль су гына китерегез дип, тагын тәрәзәдән олы юлга текәлде. 

Сәрмәдия түр почмактагы аулак өстәлне бронировать итте. Моннан тәрәзә аша килеп туктаган машиналар дә ачык күренә, Аккош күле дә каршыда гына. Меню папкасын актарып , үзе ашарга теләгән ризыкларны искәртте дә, официант кызга, минем киләсе кешем бар, соңрак заказ бирербез, ә хәзергә газсыз минераль су гына китерегез дип, тагын тәрәзәдән олы юлга текәлде. 

Кайчан гына әле ире белән шушы юлдан иренең авылына кайтып йөриләр иде. Ә үзләренең юл уңаенда гына булган шушы матур бинага бер мәртәбә дә туктап та караганнары булмады, нәрсә моннан килгән шашлык исе әле берничә чакрым озатып барса да. Хәзер, ул чакта шашлык кайгысы булдымы соң бездә? Тулай торактан кызлар- егетләр җыелышып кырга чыга идек тә кирпечләр тезеп, я шунда сосискилар, я кибет шашлыгы кыздыра идек. Егетләрнең курткалары, я башы эшләгәнрәк кызларның узләре белән алып чыккан одеаллары өстенә ярымятып төрле кызык сүзләр сөйләшеп, анекдотлар тыңлап күңел ачулар!  Ә мондый рестораннарга байлар һәм начальниклар гына йөри дип уйлап ялгышканбыз бит без. Әгәр япь- яшь кызлар сыра чөмереп, шашлык ашап утыралар. 

   Сәрмәдиянең үтереп ашыйсы килеп китте. Официантны чакырырга дип кулын гына сузуы булды, ресторан каршына выжыллат Илдус машинасы килеп туктады. 

-Һее, женихмени, ап- ак күлмәктән, галстук- күбәләк таккан костюмы да бик килешле, аягындагы туфлиләре кояш нурларын чагылдыра. Сәрмәдия Илдусны баштанаяк тикшереп чыкты. Арткы утыргычтан зур чәчәкләрнең бәйләме алып, ресторанга таба атлавын күргәч, Сәрмәдия корсагын бераз җыеп яшерергә тырышып, муенына салган озын шарфигын алга тартып куйды. Артка таба бөгелгән билен турайтмакчы булып, җилкәләрен кыймылдаткалады. Аның кыбырсуыннан, тыныч кына яткан сабые да ныгытып тибенеп алды. Баласына җайсыз булуын аңлар, хатын тагын бер якка янтаеп утырырга мәҗбүр булды.

Ярымкараңгы залга Илдусның күзләре беравык ияләшә алмый торды. Ул як- ягына каранып ничә ай буена түземсезләнеп көткән Сәрмәдиясен эзләде. Ниһаять, Сәрмәдия аңа кул изәп, үз янына дәште.

Дулкынланудан сулуы капкан Илдус атылып дигәндәй, Сәрмәдия янына ашыкты һәм бер мәлгә аптырап сүзсез калды.

-Илдус, сәлам, Классташ! Утыр әйдә! Мин сине тәрәзәдән күреп алдым. Бу почмак күзәтүчеләр өчен махсус булдырылган ахрысы. 

Сәрмәдия Илдусның йөзенә чыккан аптырауны сизмәгән дә кебек булды.

-И...исәнме, Сәрмәдия! Мин сине гүпчим дә танымадым бит. Вот так вот новость.

Илдус кулындагы букетын тоткан көе Сәрмәдиядән, бигрәк тә аның корсагыннан күзен алмады.

-Син бик ашыгасыңмы әллә, Илдус?

-Юк,юк, ашыкмыйм! Ә, ни, Сәрмәдия, бу сиңа!- Илдус букетны Сәрмәдиягә сузды.

-Ай, рәхмәт, дускаем. Карале, сине көтә- көтә ачыгып беттем инде мин. Шашлык ашыйбызмы? 

Илдус тагын Сәрмәдиягә текәлде.

-Ә сиңа шашлык ярыймы соң?

- Башы белән генә ымлап, корсагына күрсәтте.

-Миңа пока барысы да ярый. Син үзеңә сайлап ал инде.

Официант килеп заказларны кабул иткәннән соң сүзсез калдылар.

-Илдус, мин сиңа чын- чынлап бик тә рәхмәтлемен. Син булмасаң, мин даже белмим, ничек авырлыкларны җиңеп чыгар идем. Бик озак көттерергә туры килде инде, ачуланма берүк. Главное, соң булса да уң булсын, диләр. Ниһаять мин дә ьурычымнан котылам. Беләсеңме ничек авыр икән ул бурыч бирү! Алганда сизелмәде дә, бармак араларыннан аккан су кебек акты да бетте. Ә бирәм дигән саен килә дә чыга бер проблема, килә дә чыга.

Илдус ниндидер уйга баткан көе, Сәрмәдиягә туры карамыйча әллә тыңлады аны, әллә юк. Ишетте дә кебек, ләкин бер сүзе дә баш миенә барып җитә алмады.

-Минем сиңа бер генә соравым бар, Сәрмәдия. Кемнеке?

Илдус тагын башы белән Сәрмәдиянең корсагына ымлады.

-Ничек инде кемнеке? Минеке! Шәхсән минем үземнеке!

-Аңлашылды анысы? Әтисе кем? Минекеме ул?

Илдусның борчылуы йөзенә чыкты.

-Син ни сөйлисең, Илдус! Причем тут ты!? Юк,курыкма да, борчылма да! Бала синеке түгел. Ишетәсеңме! Синеке түгел.

Илдус дәшмәде. Шашлык китерделәр. Сүзсез генә, бер- бересенә карамый гына тамак ялгадылар.

-Аһ, тәмлеее! Әллә кайчаннан күңелем теләп йөри иде. Тәки җитештем,Аллага шөкер.- Сәрмәдия балага узгач калынаеп киткән иреннәрен салфетка белән сөрткәләде, чигә чәчләрен тарткалап, тут төшкән битен капларга тырышты.

-Кемнеке?

-Илдус, син минем дустым. Сиңа аның кем булуы барыбер тугелмени. 

-Юк. Минем беләсем килә. Ник син минем белән очрашырга теләмәдең? Ник суздың? Сөяркәң бар икәнен ник миннән яшердең?

Бу юлы Сәрмәдия дәшми калуны хуп күрде.

-Сәрмәдия, мин бит синең яныңа безнең киләчәк тормыш юлыбызны бергә үтү турында сөйләшергә дип килгән идем.

Хатын белән аралар суынды. Әй, аның кайнар  чагы булмады да инде.

-Ташла инде һаман шул бер сүзеңне. Илдус, мин сине һәрчак дус итеп саныйм. Теләсәң, абыем дип санарга да риза. Ләкин безнең уртак тормышыбыз булуы мөмкин түгел.

-Тукта әле, туктап тор. Ә син миңа шалтыратканда нинди тугыз ай турында әйттең,ә?  Ызначит, син миннән авырлы булгансың булып чыга түгелме соң?

- Тугызынчы дигәнмендер. Очрашуыбызга дидем мин, хыялый! 

Соң, шулай булгач. Тугыз ай икән, димәк, бала миннән.

-Саташма, Илдус! Әйттем бит, баланың әтисе бар, ләкин ул син түгел! 

-Нишләп алайса сине кияүгә алмый ул? Ник кияүгә чыккач тапмыйсың балаңны,ә?

Илдус ышанырга да ышанмаска да белмичә төпченеп аптыратып бетерсә дә, Сәрмәдия сер капчыгын чишмәде. Телефонына сигнал килеп иреште, Сәрмәдия телефонына күз салды.

-Дускаем, очрашуыбызның  төп сәбәбе бурычымны кайтарып бирү иде. Чын дөресен әйткәндә, синең белән соңгы тапкыр очрашып утырасым килде. Бала тугач, әллә ни очрашуларга йөреп булмас, баланың әтисе дә каршы килер. Чын куңелемнән рәхмәт сиңа. Менә акчалар, санап ал. Акча санаганны ярата. - Сәрмәдия сумкасыннан китап чыгарды һәм китап эчендәге конвертны ачып курсәтте.

-Ышанам мин сиңа, Сәрмәдия. Илдус конвертны алып санап тормыйча, костюмының эчке түш кесәсенә тыкты. Үзе күзләрен мөлдерәтеп Сәрмәдиягә текәлде.

-Теге вакытта үпкәләткән булсам, кичер мине. Акча турында шалтыратуымны әйтәм. Сине күрер өчен сәбәп таба алмаганга шулай дип шалтыраткан идем. Их, Сәрмәдиякәй, нүжәли инде мин сине мәңгелеккә югалттым. Яшьлек мәхәббәтемне кабат таптым дип артык сөенгәнмен, ахрысы. Кичер, зинһар, мин сине башка шалтыратып аптыратмам инде. Китим мин, алайса.

Илдус, капылт кына урыныннан торды да йөгерә- атлый рестораннан чыгып китте. Сәрмәдиянең Илдус, тукта бер минутка дип кычкырырга теләвен тулгак авыртуы басты. Авыртуы бераз басыла төшкәч кайнанасының телефонына шалтыратты.

-Әнкәй, зинһар бар эшеңне ташлап безгә килеп җит. Света өйдә берүзе, мин больницада. Тиз кил, әнкәй, тиз бул.

-Анпичу ни булды дип сорарга да җитешмәде, тагын авырту башланды, Сәрмәдия ничек тә булса машинасына утырып өенә кайтып җитү турында уйланды. Баскыч янына җитугә авырту тагын да көчлерәк булды, ахрысы, Сәрмәдия чүгеп үк куйды. Аны бар стойкасы артында сату итүче кыз күреп, йөгереп чыкты, вам помочь, скорую вызвать, дип сорады. 

-Мне бы до машины дойти. Может поможете. А там я успокоюсь и сама потихонечку доеду.

Сатучы кыз култыклап машинасына кадәр алып чыгып, утырырга ярдәм итте. Машинасының утыргычын яткырып, бераз тын алгач, Сәрмәдиягә җиңел булып китте. Авыртуы басылган кебек тоелып, Сәрмәдия өенә ашыкты. Көч- хәл белән, үрмәләп дигәндәй, фатирына кереп җитте. 

-Кызым, Светочка! Мин больницага китәм, яме. Анпичу әбиең килә синең янга. Тиздән сиңа братик алып кайтам. Матур гына торыгыз әбиең белән, дип, бала тудыру йортына алып барасы кием- салымнары салынган сумкасын ишек янына алып барып куйды да, скорый чакырды.

Ике тәүлек дигәндә генә дөньяга улы туды. 

-Әй улыкаем, бик авырлык белән тудың. Бар авырлыгың шунда калсын, тормыш юлың җиңел булсын дип теләде Сәрмәдия, акушер ханым баласын күкрәгенә салгач.

***

Рестораннан чыгуга, Илдус машинасын кабызып, тәгәрмәч астыннан ут чыгарып, олы юл буйлап чапты. Кая чаба, кемнән кача, ник чаба, ул үзе дә аңларлык хәлдә түгел иде. Машинасы Идел ярына килеп терәлгәч кенә ушына килде. Ничә сәгатьлек буе кулларын руль өстенә куеп, суга текәлеп, уйга батып утыргандыр,кем белсен. Тәмам караңгы төшкәч, фатирына кайтып, ләх булганчы эчеп исерде. Шул көннән башлап, гаиләләрендә тыныч тормыш бетте. Илдусның эчми кайткан көне балалары өчен бәйрәмгә әйләнде. Бәхетсез, күңелсез яшим дип йөргән Зәйтүнәнең дә тормышы сериаллардагы тормышка ошап калды. Аерылу турындагы уен онытып, ирен туры юлга бастырырга тырышты. Моңарчы сүгенеп тә карамаган Илдус хәтта хатынына кул да күтәргәләде. Хатынының кешеләрдән оят, туктат эчүеңне диюенә каршы, син ни аңлыйсың соң, томана, дип мыскыллады.

Әти- әнисен, хатынын, балаларын кара кайгыга салып көн саен эчүләре яхшыга алып бармады, аның башта депутат мандатын алдылар, соңрак агрономлыгыннан да кудылар. 

Илдуска барысы да барыбер иде. Иң мөһиме иртән каян дә булса баш төзәтерлек дарулык акча юнәтү. Балаларының кесәләреннән пирожкига, вак- төяк алырга дигән акчаларын  урлаулар, хәтта өйдән хатынының яңа халатын сатарга дип күршеләренә кутәреп керүләр, барысы да булды. Биш ел буена атнаны, көнне, айны аермыйча эчте Илдус. Олы кызлары урта мәктәпне тәмамлап, икенчесе тугызны бетерүгә туган йортларын калдырып, Казандагы фатирларында китеп урнаштылар. Илдусның эчүеннән, сугышуыннан тәмам туеп,Зәйтүнә дә Илдуска кул селтәп, Казанга күченде.

     Биш яшьлек улын җитәкләп лесхоз  урамыннан атлаучы Сәрмәдия аны танымады. Кибет янына чүгәләгән ир бер чултилек акча сорагач, таныш тавыш ишетеп, аптырап туктап калды.

-Син кем? 

-Какой разница? Бирәсеңме? Бирмәсәң, пошла отсуда.

-Тукта әле. Әллә Илдус инде?

Сәрмәдия иелеп, атна- ай буе кырынмаган, юынмаган, исләнеп беткән иргә таба иелде.

Ир балалар күтәреп, Сәрмәдиягә карады, күземә куренә, ахрысы, дип, үзалдына кулларын бутады.

-Кит, заразы, Сәрмәдиякәем булып күземә куренә башлады. Кит дим, кииит!...

Дәвамы бар. 

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас